Примерное время на чтение статьи 0 минута
Кеше гомере бигрәк озын,
барасы да барасы.
Кеше гомере бигрәк кыска,
каш белән күз арасы.
Яши торгач күпне күрдек,
күрдек агын,карасын.
Сиздермичә дә бәйләдек
Җаныбызның ярасын.
Күрдек дусның хыянәтен,
Дошманның да төрлесен.
Юлдашларның ияртмәдек
Күңелләре керлесен.
Аттан ала да туа ул,
аттан кола да туа.
Арыш чәчеп,кибәк суккан
вакытлар да күп була.
Һич сыкранмый үтә белдек
фани дөнья казасын.
Бай туганның тупсасына
егылырга язмасын.
Үкенечләр булды инде,
Җыйдык савапларны да.
Кичерергә туры килде
Вөҗдан газаплары да.
Картларның акылы белән
Яшьләрнең дәрт-дәрманы.
Туры килгән чакта гына
тартып була дөньяны.
Ходайның рәхмәте белән
Җитте инде көзебез.
Соңгы сулышка җиткәнче
Кызармасын йөзебез!

0 Комментариев