Примерное время на чтение статьи 1 минута
Алтмышынчы елда туганнар без,
Коммунизм булды кыйблабыз.
Атеистлар идек,инде хәзер
Кул күтәреп дога кылабыз
Октябрятлар булдык,пионерлар,
Комсомоллар идек һәммәбез.
Илебезне сөйдек чын йөрәктән
Калкан булды безгә илебез.
Тәрбиянең бирде иң асылын,
Хөрмәтләде һәрчак зурларны.
«Яшь буынга -иң яхшысы, диеп
Яктыртты ул барыр юлларны.
Социализм гөрләп чәчәк атты,
Булмады бит ярлысы, бае.
Кыен чаклары да булгандыр,шәт
Һәр заманның да бит үз җае.
Барыр юллар аңлаешлы иде,
Барып җитеп кенә булмады.
Челпәрәмә килде бер мизгелдә
Өмет тулы тормыш корабы.
Кыргый җәмгыятьнең канат җиле
Өтеп алды әхлак ,намусны.
Кыйбласын югалтып абынганнар,
Адашканнар инде соң азмы?
Максатлары изге,ачык иде
Социализм дигән дәвернең.
Киләчәге нинди булыр икән
Бу бездән соң килгән кәвемнең.
Ымсындыргыч коммунизм таңы
Атасына күңел ышанды.
Күрше хәлен күрше белми хәзер,
«Шөкер» дигән сүзләр онтылды.
Мин диндә,дип түбәтәй кияләр,
Хатын арты хатын алалар.
Аңлашылмый безгә бу җәмгыять,
Безгә ят шул, мондый йолалар.
Байлык диеп күзе тонган кемсә
Уңга-сулга бакмый,чабулый.
Андыйларга никтер юл ачылган
Тарта-йолка,урлый ,ялганлый.
Алга таба тормыш нинди булыр?
Бер ходайга бары билгеле.
Күз яшеннән аралармы берәү
Тузгытылган күчтәй бу илне?

0 Комментариев