Примерное время на чтение статьи 1 минута
Килен кайта диеп иртүк торып,
Камыр куйды,җыйды өйләрне.
Шулпа салды,мичкә бәлеш тыкты,
Уйлап куйды матур сүзләрне.
Килен кеше-һич тә ким түгел ул
Бар да булсын чиста,тәртиптә.
Һәр бианай олы кунак төсле
Киленнәрен бит шулай көтә.
Искитмәле берни дә юк монда
Әле кайтып “бәхетле” итсә…
Кайтмый калып күршеләр алдында
Йөз кызартып,оятлы итсә…
Шушы хакта уйлап Мәчтүрәттәй
Мең кат капка төбен әйләнде.
Кайтты килен шпил үкчә кигән,
Мәчтүрәнең теле бәйләнде.
Тырнаклары бөркетнеке кебек,
Каш-күзләрне карага буяп.
Кредит акчасы да түләнмәгән,
Язда гына алдык бит туйлап.
Кайарада шәһәр кешесенә
Әйләнгән бу түбән оч кызы.
Яшь тә бара диеп алды улы
Тулып узгач инде утызы.
Команданы бирә һич тартынмый
Мәчтүрәдә бар шул сабырлык.
Чистартырга бер дә яратмыйм ди,
Үзем яратам ди чисталык.
Түр башына менеп кунаклады,
Утыра телефон актарып.
Кырык төрле эш кырылып ята,
Мәчтүрәттәй йөри аптырап.
Әңкәйләрдә әзрәк хәл алыйм ди,
Ял кирәк ди килен кешегә.
Шәһәр тормышында йончыдым ди,
Исе китми бианай эшенә.
Ашап туйгач өстәлендә җыймый
Килен китте алып малаен.
Мәчтүрәттәй ушы китеп калды,
Аңлый алмый замана җаен.

0 Комментариев