Ык ярында.

Spread the love

5
(2)
Примерное время на чтение статьи 0 минута

Ык ярында.

Зифа талларыңа сыендым да,

Талгын суларыңда юындым.

Сандугачның сихри аһәңендә

Шәфакъ нурларында коендым.

Талларыңнан күз яшедәй тамчы

Үләннәргә тама тып та тып.

Камышлыкта оя кора кошлар,

Ерак-ерак җирләрдән кайтып.

Чәчәкләр дә күз кызыша әнә,

Бер-берсенә серле эндәшә.

Курай моңы белән тургай җыры

Җиһан булып яңгырый янәшә.

Тирәкләрне дәртле тирбәндереп

Иркә җилләр килеп уйнаклый.

Шушы хозурлыкта ялгыз күке

Сагыш тулы җырын кабатлый.

Яралы җан бары табигатьтә

Дәва таба ала икән лә.

Әнкәм назын,җылы сулышын тоям

Шушы Ык ярына киләмдә.

Насколько публикация полезна?

Нажмите на звезду, чтобы оценить!

Средняя оценка 5 / 5. Количество оценок: 2

Оценок пока нет. Поставьте оценку первым.


Spread the love

Рубрики

Архивы

Подпишитесь на нашу рассылку

сколько Вам лет

Просмотреть результаты

Загрузка ...

Октябрь 2026
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031  

0 Комментариев

Оставить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

 

Не копируйте текст!