Примерное время на чтение статьи 0 минута
Язларымда гына калам димә,
Минем белән әйдә көзләргә.
Син бит миңа көзләремдә кирәк
Моңсу көзләремне бизәргә.
Язларымда гына калам димә,
Көзләре дә матур гомернең.
Бу җиһанга килгәч әйдә бергә
Җимешләрен күрик көзләрнең.
Язларымда гына калам димә,
Көзләрнең бит татлы җимеше.
Язның гөлен,көзнең җимешләрен
Күрер өчен яши бит кеше.
Ну кызый,булдырасыңда бит үзең!
Рәхмәт
тагын яз