Примерное время на чтение статьи 0 минута
Карурманда үксез бала
КҮКЕ ТАВЫШЫ.
Бәгырьләрне тетрәндерә
Күке тавышы.
Берәр аңлаучы бармы соң
Аның сагышын.
Баласын югалткан күке
Шулай моңлана.
Газизкәен сагынып
Ул газаплана
Чит-ят ояда.
Чит-ят кулга калдырган бит
Аны шул ана.
Никадәр моң-сагыш сыйган
Күке тавышына.
Бәгырьләрне телә кайгы
Төшсә башыңа.
Ташлап китеп бер калдыргач
Башка кулларга.
Урман –кырларны яңгыратып
Нигә еларга.
Балаң да синең шикелле
Шул юлдан китәр.
Ул да сабыен синең күк
Бәхетсез итәр.
Кайчакларда хаталарны
Ясыйбыз белеп.
Күке кычкыра һәр таңда
Үзәкне өзеп.
0 Комментариев