Примерное время на чтение статьи 0 минута
Бер моң яши
Бер моң яши миндә һич өзелми
Кайчагында агыла җыр булып.
Һаваларны яра яшен кебек,
Күзләремдә чагыла нур булып
Былбыл җырына кушыла таңда,
Җанда ташый гел сагыш булып.
Бәгырьләрне айкап йөри дә ул,
Керфегемә куна яшь булып.
Матур хыяллардай офыкларга
Ашкына да кайта кайтаваз.
Бәргәләнә,өзгәләнә,әйтерсең лә
Яраланган ялгыз киек каз.
Бабамларның йөрәк ярасыннан
Кан саркыган кебек сулкылдый.
Бүген тагын тарих кабатлана
Улын көтә ана,җан елый.
0 Комментариев