Примерное время на чтение статьи 33 минуты
Челтер-челтер,челтер-челтер.
Бу чишмә җыры.Карт каенның каралып торган ,зур-зур ташларны аралап җир күкрәгенә кереп кадалган тамырлары арасыннан кысылып чыга да, сөенә-сөенә чишмә ага.Аның саф көмештәй тамчылары сикерә-сикерә чуер ташлар өстендә биеп алалар,аннан берсен берсе куып яшел кыяклар арасына кереп качалар.Һәркөн шулай чишмә шаян тамчылары белән кояшның беренче нурларын сәламли.Чишмә дәртләнеп җырлый:
-Челтер-челтер,челтер –челтер.Саумы кояш!
-Аллага мең шөкер!Үзең ни хәлләрдә чишмә?Төннәрең имин уздымы?
-Төнем бик мату-у-ур узды-ы-ы коя-я-яш!Челтер-челте-е-р.Урман кошларының яңа туган сабыйларына бишек җыры көйләдеееем.Төнге аудан кайтучы җәнлекләр суымны эчеп хушландылар,адашкан юлчы тавышымны ишетеп юлыыын дөресләде.Җиһанда иминлек кояш!Җылы нурларыңны жәлләмә.Дөньяга яңа туган сабыйга да,өшәнгән тәненә синең нурларыңнан шифа өмет итүче картларга да,җир йөзендәге һәр тереклеккә мәрхәмәтеңне мул итеп бир. Кешеләр бер-берсенә изге уйда булсыннар.Яратылып,сөеп,сөенеп яшәсеннәр!Челтер-челтееер!
Авылның аргы башындагы урман чишмәсе кояш белән сәламләшкәндә,таң сандугачы кыяр-кыймас тәүге авазын салганда карт каенга башын салып,балачактан күңеленә изге бер аһәң булып сеңгән чишмә җырын тыңлап байтак утырды ул.Күптән,бик күптән монда килгәне юк инде Зәрифәнең. Әнә әнисе белән карап ,тәрбияләп үстергән чыршы посадкасы.Бармак башы кадәр чыршы үсентеләрен урманчы Латыйптан алып берәмтекләп кадерләп утырттылар.Җәй буе шушы чишмәдән су ташып сиптеләр.Болай да кып-кыска тоелган балачакның яртысы шул чыршыларны карап үтте.Хәзер ,әнә ерып чыккысыз кара урман булып утыралар.
Зәрифәнең яшь элпәсе каплаган күзләре ирексездән шул якка төбәлде . Аңа нәни генә чебиләгән аяклары белән, тузгак чәчле,томрап торган чем кара күзле кызчык шул сөңгедәй башлары белән төпсез күккә ашкан чыршылар арасыннан чыгып килгән кебек тоелды. Әнә ул биек булып үскән ромашка ,кыңгырау чәчәкләрен аралап килде дә,ак томан булып чыгып килүче кояш нурларында тирбәлде .
-Әңкәй,мин чишмәгә төшәм әле.
-Озак йөрмә.Әнә Гүзәлия баш та күтәрми эшли.
-Гүзәлия алҗымаган ул,аның әнисе әкрен йөри.Син бит тиз-тиз барасың да,мин килеп җиткәнче алҗыйм.
-Бар ,бар телеңә салынма,тиз йөр.Анда төлке балалаган,күп такылдап торсаң…диде әнисе.Зәрифәгә җитә калды,сикергәли-сикергәли чишмәгә җитеп килгәндә кире әнисе янына уктай атылды.Чишмә тибеп чыккан тауның икенче ягында,тамырлары белән актарылып ауган каен төбендә төлке оялаган дигән иде әтисе.
-Әнкәй чынмы,үзең күрдеңме?-диде кызчык гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып.
-Күрдем шул,өч баласын ияртеп чишмәгә су эчәргә төшкән иде- диде әнкәсе исе китмичә генә. Әйтерсең,көн саен булып тора торган гап-гади бер хәл турында сөйли.Кызчыкның кызыксынуы чиктән ашты.Шул төлкене ничек күрергә?Әле үзе генә түгел,кеп-кечкенә балалары да бар ди бит.Әнкәсе баш күтәрми кечкенә чыршы үсентеләренең төпләрен тиз-тиз йомшарта,аның кәтмәненә күз дә иярми.Ә Зәрифәнең күңелендә теге төлке балалары.Ничек шуларны күрергә?Ул әнкәсе янында торган кәтмәнне алды да,бер эз белән посадкаларының өске ягында эшләп яткан Гүзәлияләр тарафына карап , чыршы үсентеләренең төпләренә бәргәли-бәргәли менеп китте.Әнкәсенең”әйбәтләп тәрбияләсәң,матур булып, тиз үсеп китәрләр” дип кызыксындырган кечкенә чыршыларның,төлке балалары янында бер кызыгы да калмады.Берүзе генә баруы шөлләтә,Гүзәлиягә әйтсәң,тучны барачак.Әле күптән түгел генә аларның бакчасында,карлыган төбендә яткан резина кисәгенә җыелган суны эчеп торган керпе балаларын күрсәткән иде ул аңа.Шыпырт кына карап тордылар аларны.Керпе балалары да бер ни булмагандай кечкенә телләре белән ялмана-ялмана эчтеләр дә ,койма ярыгыннан басуга чыгып киттеләр.Монысы инде керпе генә түгел.Зәрифәнең төлкене әлифба китабында гына күргәне бар.Ул көнне алар Гүзәлия белән көне буе төлке балаларын сагаладылар,әмма күрә генә алмадылар.
Чишмә тавышы шул кызчыкның челтерәп көлүедәй назлы,самими булып колак яфракларын иркәли.Зәрифәнең тозлы яше тып итеп кул аркасына тамды.Балачакның мәңге онытылмас хәтирәләрен саклаган бу чишмә .Бик күрәсе килде шул, шушы балачак чишмәсен.Чишмә чакырды аны,төшләренә кереп чакырды.Һәр туган көннән могҗиза бөркелеп торган сабыйлыкның,хыялларга бай яшьлекнең һәр мизгеле шушы чишмә,шушы олы ялан белән бәйле бит.Әбәткә дип тыккан ипиләрне чишмә суында чылатып ашаулар күңелнең иң кадерле җирендә үз урынын биләп тора. Үз куллары белән утыртып,тәрбияләп үстергән агачларны күреп әсәрләнде ул.Чыршылардан ерак түгел олы яланның кыл уртасындагы туплау имәннәре кичә генә күрешкән танышлары кебек үзгәрешсез тоелды аңа. Һәммәсе дә үз урынында,исән-саулар.Ул аларны иң якын танышларыдай берәмтекләп карап,яратып чыкты.Шул имәннәр төбендә көтүгә чыккан саен учак тергезеп ашарга пешерүдән каралып торган учак урынын гына затлы келәмдәй чәчкәле үлән үсеп тигезләгән,ә болай,нәкъ элеккечә.Күп еллар үтсә дә,имәннәрнең ботаклары киң җәелеп,кәүсәләре юанаюдан башка әллә ни еллар үзгәрешен тоймады .Олы ялан авызыннан зур гәүдәле тук сыерлар,сарыклар салмак кына килеп туплау имәннәре төбенә урнашыр кебек.Буй җитмәс үрләргә үрелеп,аяусыз тормыш белән көрәшеп гомер үтеп киткән.Аның шаһиты булып чәчләр агарган да,күз төпләренә җыерчыклар яткан.Ә чишмә,олы ялан күңелдән китмәгән,алар белән бәйле хәтирәләр җете төсләр белән күңелгә чигелеп калган.Күпме талпынды ул шушы балачак эзләрен сагынып.Җае чыкмады.Үпкәсе ялкынсынып хастаханә ятагында аңына килә алмый ятканда күптән гүр иясе булган әнкәсе:”бар,ул кулларыңны,битләреңне чишмәгә төшеп ю,атаң күрсә ни әйтер”,дип шелтәләде аны.Авыр чирдән айныганда үзәкләрне өзеп күз алдына чишмә килде .Үз –үзенә:”бу чирдән терелү белән,аякка басу белән барам”дип сүз бирде.Ходай каршында үзенә сүз бирүе аманәт булып ишетелгәндер,күрәсең.Тиз генә бара алмады шул.Бик ашыгыч кына авылына кайткач,бер сәер хәлгә тап булды Зәрифә.Йомышын йомышлап авылдан чыгып барганда,аны-моны уйламый түбәноч чишмәсенә кагыласы итте.Әйләнеп чыгып юл читендә калдырган машинасына кереп утыргач,бернинди каршылыксыз келт итеп кенә кабына торган машина тынсыз-өнсез утыруында булды.Ачкычны бер борды,ике борды,юк.Нинди генә юлларда,нинди генә хәлләрдә дә югалып калмаган Зәрифәнең йөрәге “жу” итте:”аманәткә хыянәт өчен бу,олы ялан чишмәсенә бармаган өчен”,диде ирексездән ачынып.Очраган юлдашлар белән машинасын этеп кабызып кайтып җиткәч,хет бер тапкыр кәҗәләп карасын,шушы көнгә кадәр гөрләп эшли карлыгачы.Сәер хәлләргә очрап торасың,вакыты белән һәммәсенең чишелеше табыла,әмма бу вакыйгага Зәрифә таба алмады:бу бары тик балачак чишмәсенең –олы ялан чишмәсенең үпкәләвеннәндер диде.Күңелендә оешкан шушы төер белән кара көзләрне үткәреп кышларга керде,язда да бара алмады.Хыялланып көткән изге сәяхәткә менә бүген,җәйнең кыска таңы атканын көтмичә,офык читенә алсулык иңә башлау белән чыкты.Изрәп йоклаган авылны буйдан- буйга үтеп,тәрәзәләренә такта кадакланган,тирә-ягын чаган басып киткән туган йорт янында бер генә мизгелгә туктап торды.Кычыткан баскан сукмактан ишегалдына үтте дә,өй эченә керә алмады:анда күршеләр бозауларын япкан булдылар.Туган йорт белән күрешергә өметләнгән яралы йөрәк,ачытып авырта башлады.Зәрифә газ педален төбенә кадәр басып,машинасын бар көченә үкертеп барганын олы ялан ягына чыга торган басу капкасының баганасы турысында гына абайлады.Бала чактан үрнәк солдат кебек төпә-төз басып тора торган капка баганасы да ярты юлны каплап кызганыч кыйшайган иде.
Чишмә суында бит-кулларын чылатты Зәрифә.Тел төбендә сакланып калган татлы суны учына алып озаклап эчте.Һай бу чишмә суларының тәме!Кояш нурларын мулрак сипте.Алар яфраклар арасыннан кыюланып кереп чишмәнең көмеш тамчылары белән уйнадылар.Урман җанланды.Кояш нурларының мәрхәмәтле җылысыннан урмандагы мең төрле кошлар уянып үзләренә генә хас җырларын суздылар.Кошларның сихри аһәңеннән,чишмә суының тылсымлы шифасыннан аның инде ничә еллар тоташ йончыган,хәлсезләнгән тәнендәге һәр күзәнәгенә сихәтле яшәү суты сеңде.Ул үзен яңадан,икенче кеше булып тугандай хис итте.Инде менә ничә еллар күңелен изеп,аңын томалап торган авыр уйлар томандай таралган кебек булдылар.Ул җиңеләеп,иңсәләрен турайтып кояшка таба борылды.Аның кояш нурлары иркәләгән йөзенә сизелер-сизелмәс сөенечле елмаю кунды.Алга таба яшәргә,бернигә карамый яшәргә!Әнисе аңа:”кызым,җир йөзендә яшәү- газап ул дия иде”.Бу сүзләрнең мәгънәсен яши-яши генә аңлады ул,чынлап та шулай.Әмма шул газапны ул өч баласы хакына кичерде.Монысы өчен һич үкенми.Хезмәт хакы ашарга җитмәгән айларда балаларын ач итмәс өчен кан тапшырып очын очка ялгады.
Сәфәреннән Зәрифә канатланып,икенче кеше булып кайтты.Иртәгә аңа эшкә Әлмәткә китәргә кирәк.Менә инде ул бишенче елын Әлмәт юлын таптый.Туксанынчы елларда болганган тормыш әле һаман бер якка юл ярып рәтләнеп китә алмый.Ул елларның шаукымы һәр гаиләгә шыксыз канаты белән җилпенеп,үзенең өшеткеч тынын өрде.Ир белән хатын аерылды,бала ата-анасын рәнҗетте,чүплектә ташландык сабыйлар күренү барлыкка килде.Замананың аяусыз җиле Зәрифәне дә кирәксез бер дүнгәләк сыман һич кызганмый болгап интектерде.Ул чакларны искә төшерсә,чәчләре үрә баса.Инде аллага шөкер дип әйтеп өлгермәде,балалары үсеп җитте.Бала ул тездә чакта сөйдерә,тездән төшкәч көйдерә диләр бит картлар.Шул тездән төшү вакыты көйдереп кенә калмый,ачы газапларга салды.
Зәрифә өенә кайтып керүгә өстәлдә кызы тарафыннан ашык-пошык кына сызгаланган язу ята иде:”Мин ныклап уйладым инде,юлга акча әзерли тор”.
Ул язуны кире урынына куеп киемнәрен алыштыра башлады.Аның күңелендә ниндидер аңлаешсыз халәт уй-хисләрне тәртипкә салырга кирәк.Мондый хәлдә әллә ни майтарып булмас,иң яхшысы аз-маз бакчада селкенергә кирәк.Алайса ничә көн инде чүп утарга кулы җитми.Ә Гөлназы имтиханга әзерләнүне сәбәп итеп бакчага чыгып та карамый.Ул арада капкадан кызы килеп кергәне күренде.Керә-керешкә:
-Сәлам әни!-диде дә,өстәлгә күз ташлады.-Блин ,ашарга берни юк мени?Ну вот,тиз генә капкалыйм да чыгам дигән идем Вадимга.
Ул ризасыз гына әнисенә карап алды.
-Алай бик ашыксаң,әйдә тиз генә әзерләп алыйк.Мин дә яңа кайтып кердем бит,-диде Зәрифә , суыткычтан кичтән пешкән ашны алып газ плитәсе өстенә куйды.Ипи белән пычакны кызына тоттырып үзе салат ясарга кереште.
-Кызым,язуыңны укыдым да, бик ашыкма әле син.Керү имтиханнары башланыр алдыннан гына китәрсең.Вакыт бар бит.-диде Зәрифә.
-Минем тизрәк китәсе килә.Бер кызык та юк бит монда.Анда шәһәр,күпме яңалык,цивилизация!-дип туралган яшелчәләрне берәм-берәм турсайган авызына озата торды әнисенең киңәшен ошатмаган кыз.-Туйдым мин бу хәерчелектән,ничек син шуны аңламыйсың?
-Ну,кара инде алайсаң.Соңыннан үкенерлек булмасын.Терсәк якын ул.
-Кадый заман әйтемнәрен кабатламасаң да була.Әни син акча ягын гына кара .Калганын мин үзем белермен.-диде кызы илтифатсыз гына.
-Эштәге берәүдән сорап торган идем инде акчаны.Сменадан кайтканда алып кайтырмын.- диде Зәрифә сабыр булырга тырышып.-Хатаны эшләгәндә тиз лә ул,төзәтүе генә ай-һай авыр шул.
Ул арада түр тәрәзә ягында мотоцикл үкерткән тавыш ишетелде.Кызы баскан килеш кенә чәен йотты да ,өстендәге киемен җиңелчә күлмәккә алыштырып чыгып китте.
Гөлназ белән әтисе янына китү-китмәү хакында ярсулы-давыллы сөйләшү моннан берничә ай элек тә булган иде инде.Ул вакытта Зәрифә кызына анда китсә зур ялгышлык ясаячагын күп мәртәбәләр тукып та сеңдерә алмады,ә кызы аңа күңеле рәнҗерлек авыр сүзләр әйтте.Зәрифә аңа үпкәли алмаса да,ул сүзләр онытылмыйча ,хәзер дә бәгырен көйдереп торалар.Баласының мәктәпне бетереп,үзе беренче башлап ясаган адымының ялгыштан башлануын теләми иде әни кеше. Иренең,кызының холык-фигылен яхшы белгәнгә ,баласының бу адымын ялгыш буласын чамалый.Әйтеп-әйтеп тә ышандыра алмагач,ул сыкрап кына риза булгандай булды.Моннан унбиш ел элек аны өч бала белән язмыш кочагына калдырып марҗа итәгенә тагылып чыгып киткән иргә ул берничек тә,кызының язмышын ышандырып тапшыра алмый.Әмма алга таба институтта уку теләге көчле булган кызын аның, күп акчалар чыгарып укытыр мөмкинлеге юк,ә әтисе булдыра аламы,юкмы аны өметләндергән.
Иртән тавык-чебешләрен караштырып эшкә барырга дип юлга чыкты.Вакытында барып җитү өчен алтынчы яртыдан да калмый барырга чыгарга кирәк.Җәй айларында еракка эшкә йөрүнең бер кыенлыгы да юк.Юллар яхшы,талгын гына сибәләгән җәйге яңгыр астында күтәрелеп килгән иген басулары җете яшел булып офыкка кадәр сузылган.Юл буенда тупыллар инде дүрт елдан артык Зәрифәне иртән хәерле юл теләп озаталар,икенче көнне иртән хәерле иртә дип ,сөенешеп каршы алалар.Машинасы гына чыгымламасын.Булды инде дүрт ел буена,әллә ниләр күрде:котырган бураннарын да,минут эчендә машина тәрәзәсен сылап киткән карлы-яңгырларын да,юлда ватылып калулар,кырык градус салкында машина кабыза алмый изаланулар.Адәм баласы һәммәсенә дә чыдый икән.Кемгә үпкәләргә белми иде Зәрифә.Өйдә өч ир-ат булганда мәңге утырмыйм руль артына дип йөргән Зәрифәдән язмыш сорап та тормады:утыртты.Җиде –сигез мең кеше яшәгән район үзәгендә кыскартылуга эләккән бер Зәрифәгә эш табылмады.Ике тапкыр керде дә район башлыгына эш сорап,Әлмәттән күршеләренә кунакка кайткан танышлары сүзе белән эш эзләп шунда китте.Озак интекмәде,бухгалтер кешене товар-транспорт идарәсенә диспетчер итеп алдылар.Өч көнгә бер тәүлек буе эшлисе эшкә сөенеп ризалашты ул.Хәзер барысын да уйлап,уйларында уелып китә:өчле-тугызлы гына йөргән ока машинасына утырып сиксән чакрымлы эшенә барып җиткәнче ничә тапкыр дөнья белән бәхилләшә иде микән ул.Гыйфриттәй,алагаем дәү машиналар узып киткәндә аның котыйчык кадәр генә” ока”сы бөтен гәүдәсе белән селкенеп,юл читенә очып төшәрдәй булып калтыранып кала иде.Ә Зәрифә,мескен үзе аклы-күкле булып рульгә чытырдап ябыша,әйтерсең,ул коткару түгәрәге.
Иртән Әлмәткә үзең генә барсаң өйдә кырыкмаса кырык эш белән ничек хәл итәргә белмәгән бик күп проблемаларның очына чыгарга була .Бүгенге “баш авыртуы” аның кызы-йөрәк парәсе.Бер-бер артлы туып, исәеп килүче улларын әтиләреннән ничек тә аермас өчен соңарып кына тапкан баласы ул.Әмма әтиләре капкага каратып җигеп куелган зәһәр аттай ажгырып йөрде-йөрде дә,ике улын гына түгел,алмадай кызын да калдырып чыгып югалды. Сыкрап-сыкрап кына балалар өчен җибәргән алимент акчасыннан тыш,ярты тиен дә файда күрмәде ул аннан Зәрифә.Балаларны аякка бастырганда, ничек кенә авыр булмасын, бер чакта аларга әтиләрен хурлап бер кәлимә сүз әйтмәде .
Гөлназы аның тирә-якта бер чибәр.Кызы бу хакта бик яхшы белә.Чибәрлек ярты бәхет дисәләр дә,аның акылны ала торган гадәте дә бар шул.Кечкенәдән һәркемнән яратып, соклану сүзләре ишетеп үскән бала ,инде үсмерлек чорын үтеп гүзәлләрнең гүзәле булып җитлекте.Күпереп торган чем кара чәчләр,озык керфекләр арасына яшерелгән серле күзләр,тулып пешкән чиядәй иреннәр арасыннан энҗе бөртегедәй ялтырап китүче тешләрен күрсәтеп бер елмаюын күрер өчен әллә ниләр бирергә риза авыл егетләрен санга да сукмый ул.Фәкать түбән урамнан прокурор малае Вадимга гына якты йөз күрсәтә.Анысы да Вадим ошаганнан түгел,аның текә мотоциклы кызыктыра кызны.Ул Гөлназга мотоциклын йөртергә рөхсәт итә.Холкы белән әтисенә киткән Гөлназ. Кечкенә чагында болай да курчактай баланы Зәрифә үзенчә,матур итеп киендереп йөртә иде.Аңа һәрчак ни кисә дә килеште.Ә кыз кыл урталай ярып, янып торган ике кызыл тасма белән үреп салып йөргән чәчләрен алтынчы классны бетерү белән кистереп атты. Матур тыйнак күлмәкләрне кыска итәк,сылашып торган джинсы чалбарга алыштырды.Ни гаҗәп,Гөлназга алар да бик килешле булып,болай да матур гәүдәсен тагын да өзеп куйды. Чын артистларга хас челтерәвек тавыш,мизгелен тотып алып кыланып боргалану, тот та артист итеп сәхнәгә менгер.Артист булуын теләмәде аның Зәрифә. Юк,артист булып меңәрләгән күзләрне иркәләп озак йөри алмас иде ул,аның замана шаукымына иярепме,юрист буласы килде.Әни кеше кызының бу гамәлен биш куллап хуплады.Әмма очын очка чак ялгап яшәгән Зәрифәнең юристлар әзерли торган уку йортына таба борылып карарга да җае юк.Кешеләрдән ишетеп тора бит:бик әйбәт итеп уку өстенә саллы гына сумма да кирәк дип.Укуын булдырды анысы кызы.Соңгы вакытларда әтисе белэн якынаеп киткән Гөлназның өмете бары әтисендә иде.Миннәхмәтнең холкын белгән Зәрифәнең бик ышанып та бетәсе килми.Ул иренең ялган авторитет яулау максатыннан ярты сүзенә су кушып сөйли торган гадәтен яхшы белә,әмма өч яшеннән бирле бер генә тапкыр да күрмәгән әтисенә чын күңелдән ышанган баланың ничек итеп канатларын өтәсең инде.Ә бәлки чынлап та , эчке эшлэр бүлегендә эшләп,шуннан ялга чыккан Миннәхмәт бердән бер кызына ярдәм итә алыр дигән өмет чаткысы да лепердәп ала,әмма дөрләп китә алмый шул.Ни генә булса да,Зәрифәнең Гөлназ кызыгырлык бүтән варианты юк.
Зәрифәнең күзенә ярты юлны үткәнен күрсәткән таныш юл билгесе чалынды.Ул уйларыннан арынып ,алдагы куркыныч юл киселешендә тизлекне алыштырды.Яңгыр көчәеп бара иде. Эшкә барырга чыккан саен берәр пассажир булмасмы дип тукталыш яныннан үтәргә гадәтләнгән Зәрифә бүген үзе генә бара.Юлаучы утыртып барсаң,беренчедән озын, талчыктыргыч юлны кыскартып ,сөйләшеп барырга иптәш була,икенчедән иш янына куш дигәндәй,утырып барган кеше азмы-күпме юл хакы калдыра.Җитмәүчелек белән көрәшеп,һәр тиенен санап өч бала үстергән ялгыз хатынга юлдашлар калдырган ул ипилек-сөтлек акча да зур ярдәм булып тоела.Заманасы шундый бит,типсә тимер өзәрдәй ирләр дә эш таба алмауданмы,әллә шәһәргә кеше йөртүне табышлы кәсеп дипме,махсус шуның белән шөгыльләнәләр.Әле беркөнне генә почтальон хатын сөйләп торды,Казанга баручы ике таксист тукталышта канга батып сугышканнар ди,минем клиентны алдың дип.Сугышып ятулары күңелсез гамәл булса да,аларны гаепләми Зәрифә.Һәммәсенең гаиләсе бар ,ә гаиләне туйдыру йорт хуҗасы өстендә. Аның Миннәхмәтенә генә гаилә,балалар күтәреп бара алмаслык йөк булып тоелды.
Ире белән яратышып кавыштылар алар.Туган авылында зоотехник булып эшләп йөргән Миннәхмәтнең район үзәгенә йомышы еш төшә иде.Урта мәктәпне бетереп ашханәдә табак-савыт юучы булып эшләгән Зәрифәне килгән саен ашарга керүче Миннәхмәт башта абайламады да.Ә Зәрифә аның нечкә матур йөз чалымын,килешле гәүдәсен күзләп өлгергән иде инде.Миннәхмәт ашханәгә кергән саен ул үзе дә сизмичә чәч төпләренә кадәр кызара,һәм зал ягына чыкмаска тырыша иде.
Яңа ел алдыннан хуҗалык җитәкчесе Шәйгардан абыйсы белән район җитәкчесе җыйган киңәшмәдән соң кереп озак кына сыйланып утырдылар Миннәхмәтләр.Ашханәнең склад ягы ишегеннән җыйнак кына гәүдәле бер хатын аларга Шәйгардан соравы буенча алъяпкычы белән каплап нечкә муенлы графин чыгарды.Графин сыеклыгы башка киткәч аз сүзле,авылдашлары тарафыннан “үгез муен”дип исем бирелгән төптән юан Шәйгардан абыйсы сүзчәнләнеп китте:
-Менә,син егет кисәге,әйт миңа,ни дип син зоотехникка укыдың?
Күп сөйләшми,кирәкле сүзне җелегеңә оста итеп кенә үткәрә белә торган рәистән,теләсә нинди хәлдән дә шома гына чыга белгән, мондый сорау көтмәгән Миннәхмәт тотты да күңелендәген ярып салды:
-Соң,нишлисең инде,якын тирәдә башка уку йорты булмагач?Еракка китеп укырга кесә сай.Ярый әле ул техникум бар,ярты район шул уку йортының дипломын кесәсендә йөртә бит.-диде.
-Ту-ту менә.Ничә ел хөкүмәтне алдап укып яттың да,эшләмисең син дәлше.Кәнишне син тырышасың,әйтергә кирәк ,булдырасың.Әмма дә ләкин мәҗбүри эшләргә тиеш срогыңны бетерү белән таясың син. –диде хуҗалык рәисе кесәсеннән чиста кулъяулык чыгарып тирләгән маңгаен сөртте.Шул арада алар яныннан поднос күтәреп Зәрифә узып китте дә,тәрәзә янындагы өстәлдән савыт-саба җыя башлады.Рәиснең күз карашы Зәрифәгә төште.-Әнә, күрәсеңме менә бу сабыйны,аның да эш урыны бу түгел.Монда башка кеше эшләргә тиеш,ә ул менә монда эшләп йөри.Иске Сарыштан Сәрмәдиянең бердән бер кызы ул.Укуын читтән торып укырга күчте дә ,яман чирдән интегүче әнисен карый.Көн дә районга төшеп йөри.Бик акыллы бала.
Беренче тапкыр шул көнне ныклап күзәтте аны Миннәхмәт.Ничек моңа кадәр күрмәгән ул бу кызны!Бит алмалары сизелер-сизелмәс алсуланган ап-ак йөзле,чем кара чәчле,нечкә билләре өзелеп торган кыз ,чын татар кызларына хас гүзәллеккә ия иде.Күрәсең,аның бер үлчәмгә зур халаты,маңгаена төшереп кигән калфагы бу матур сыйфатларын күзгә ташландырмыйдыр.Шул көнне Зәрифә Миннәхмәтнең күңел түренә сораусыз-нисез кереп урнашты.Урнашты да, бүтән чыгарга уйлап та карамады.Миннәхмәт тә аны чыгару ягында түгел иде.Минут саен тыйнак елмаеп ул аның күз алдына килә дә баса, килә дә баса.Миннәхмәт уена килгәнне озак сузарга өйрәнмәгән:яңа елларны ничек кирәк алай уздырып,керәшен салкыннарын үткәргәч, Зәрифәне күрү максаты белән район үзәгенә төшеп китте.Исемен дә белмәгән кызны билгеле инде,ашханәгә эзләп килде.Ашхәнәнең аулаграк почмагында кызның гадәттәгечә поднос күтәреп залга чыкканын көтеп байтак утырды ул,әмма кыз күренмәде.Ашханәдә эшләүчеләрдән сорарга дип торып баскан иде,тукталып калды:кем дип сорарга соң? Исемен белми бит.Миннәхмәтме соң инде,юк кына нәрсәгә аптырап калучы?Барды да аш бүлеп торучы зур калфаклы,симез хатыннан туп-туры:
-Апа җаным, Сәрмәдия апаның кызы кая?Нәрсә булды ,бер дә күренми бүген.-дип сорады.Калфаклы күзен күтәрми генә аңа :
-Укуы башланды бит,сессиягә китте”дип симез гәүдәсен җайсыз кыймшатып җавап бирде.Миннәхмәтне билгеле,бу җавап кына канәгатьләндермәде:кая китте,кайда укый соң ул?-дип төпченде.Шунда гына калфаклы игътибарын Миннәхмәткә юнәлтеп:”Сәрмәдия кызы икәнен беләсең,кайда укыганын белмисең”дип ирен чите белән елмайды.Аның күз карашы Миннәхмәтне үтәли тишеп үтте.” Ул чибәрне күзләүчеләр күп егет,ашык,йоклап калма!”дигән кебек булды Миннәхмәткә.
Алай да Миннәхмәт Зәрифәне тиз генә очрата алмады әле.Кыз сессиясен төгәлләп кайту белән әнисен алып Казанга чыгып китте.Көннән көн чире ныграк көчәйгән әнисен саклап ятты ул.Казаннан инде әнисе үз аягы белән кайта алмады.Кара кайгыларга уралып,газиз кешесен югалту авырлыгыннан күзен күтәреп тә карый алмаган кызга Миннәхмәт чын-чынлап таяныч булды.Шулай кайгы сөременең иң куерган чагында килеп керде ул кызның тормышына.Иң якын кешесен югалткан күшеккән күңелгә ,аны аңлардай бер җан иясе кирәк иде.Үзе дә сизмәстән Миннәхмәтне көтеп йөри башлады кыз.Миннәхмәт ул яктан бик сизгер булды:кызга юату сүзләрен җайлап әйтә белде.Әнисенең кырыгы якынлашкан көннәрдә мәхәббәт бөреләнде.Ныклап танышуларына ел тулмады,алар өйләнешеп тә куйдылар. Миннәхмәт зоотехник дипломы белән районның эчке эшләр бүлегенә эшкә урнашканда, Зәрифә дә үзе эшләгән ашханәдә кассир булып эшли башлады. Матур уйлар,якты өметләр белән тормыш башлаган чаклары булган шул.
Ярты юлны узып текә тауны менгәч юлда машиналар бермә-бер арта.Бу юл чатында берничә юнәлештән шәһәргә эшкә баручылар өстәлә.Яңгырның да туктар исәбе күренми.Зәрифә уйларыннан бүленеп бар игътибарын юлдагы вәзгыятькә юнәлтте.Ул болай да инде ничә еллар шушы юлны таптый.Һәр юл чатын,һәр юл билгесен яттан белә.Алда сибәләгән яңгыр тамчыларын чистартып баручы пыяла чистарткычның җитез хәрәкәтләре арасыннан 70 ле саны куелган юл билгесе шәйләнде.Зәрифә җай гына тормоз педаленә басты.Педаль бик җиңел генә басылды.Машина тизлеген киметмәде.Ул шикләнеп тагын басты.Әмма машина тизлеге шул килеш калды.Зәрифәнең йөрәге” жу” итеп башына кан йөгерде.Әллә тормоз эштән чыкканмы?Ул өченче тапкыр кабаланып ,ныклап басты.Бу юлы педаль тиешенчә басылды.Зәрифә җиңел сулап куйды.Кан качкан йөз чалымы көзгедә чагылып китте.Ялгышкан гына икән.”Ходаем үзең сакла”диеп пышылдады аның иреннәре.Юлда үткән һәр сәгате аның кырыс имтихан кебек бит.Инде иллегә якынлашканда руль артына утырган хатын руль боргалап,юл билгеләре укудан башканы белми ич.Никләр алдарак өйрәнмәдем микән машина йөртергә,үзем ремонтларлык итеп өйрәнеп бетәр идем инде дип, юлда ватылып калган чакларда ничә тапкыр үкенде ул.Күңелен шик корты кимергән Зәрифә таудан төшкәндә педальне кирәкмәсә дә тагын бер сынап карарга булды.Педаль тагын бернинди каршылыксыз бушлыкка эләкте.Бу юлы Зәрифәнең күз аллары караңгыланып мие томаланды,ул чын-чынлап хафага төште.Исән-имин чакта туктарга дип өметләнеп йөргән хатын тагын бер кат дөнья белән саубуллашырга әзерләнде.Үзең генә үлдең дә котылдың булса бер хәл дә соң,ике улы инде башлы-күзле,кызы да мәктәп яшеннән чыгып килә.Авырлык килгәндә таянырга әле әтисе исән-сау.Ә менә аның аркасында башка бер кешенең гомере өзелсә,аның иң аянычлысы,Зәрифәне иң куркытканы шул.Аннан әле үзе исән калган очракта да,берәр текә генә түрәнең кәттә машинасын сыдырып үтсә,болай да очын очка ялгап яшәгән ялгыз хатын аны түләр өчен чәче белән җир себерсә дә җиткерә алмас.Нигә бу кадәр аяусыз итеп сыный соң аны тормыш?Нинди зур гөнаһы бар соң аның,кем каршында гаепле соң ул? Юлда машиналар бик күп булмаса да,әле барып җитәргә хәйран ара бар.Хәвеф-хәтәрсез барып җитәргә бернинди ышаныч юк.Күпме тәҗрибәле шоферларның тормоз аркасында килеп чыккан күңелсез вакыйгаларга тарыганын ишеткәне бар аның.Аңа бу хәлдә ходай гына юлдаш,уяулыкны югалтмаска һәм җебеп төшмәскә.Тәгаен генә нишләргә кирәген белми ул.Ике куллап рульгә чытырдап ябышкан Зәрифә күзләрен алдагы машинага төбәгән.Аңа якынлашмаска тырышып бара.Дистанция сакланган очракта да,икенче бер ашыгучы машина арага кереп эшне бозмас дигән ышаныч бер генә мыскал да юк.Уйга килгән алга килми каламы соң ул.Шул ара чыелдап кычкыртып Зәрифә алдына бер чит ил машинасы килеп керде.Зәрифә илереп кычкырып,чытырдатып күзләрен йомды.Тимер шартлап сынган,пыяла ватылган тавышлар булырга тиеш кебек тоелса да ,ни гаҗәп, ишетелмәде.Аяк-куллары сынып,җаны күккә ашарга тиеш бит!Ул күзләрен ачканда арага кергән чит ил машинасы каршы як юлга чыгып аның алдыннан барган машинаны да узып бара иде инде.
Урманны чыгып,озын тауны төшеп барганда томандай аклыкка төренгән шәһәр күренде.Шәһәргә кереп ике километрлап араны узса,ул эш урынына килеп җитә.Өмет чаткысы ябышып каткан баш миен аз гына булса да кыймылдатып җибәргәндәй булды.Шәһәргә җитү белән җайлап машинаны туктатырга дип җайлы туктау ысулын уйлый башлады.Ара якынайган саен теге чаткы зурайган кебек булды.Баш мие бары тик шул хакта гына уйлады. Хәвефсез генә машинасын туктата алса,эшкә җәяү дә барып җитә,яки ул эшли торган җиргә баручы машиналарга кул күтәрсә,туктарлар иде.Күңелне җылытып алган өметкә тормышның бүтән факторлары каршылык ясый.Шәһәргә кергәндә үк светофор тора.Үч иткәндәй анда кызыл ут янды да ,алда барган җиде-сигез машина бүленеп туктап калды.Алдагы машинага барып бәрелү ап-ачык.Зәрифә ярсый-ярсый тормоз педаленә баса башлады.Секунд саен ара якыная. Инде бернинди өмет тә калмаган педаль бик җиңел хәрәкәтләнә иде.Шулчак Зәрифә машинасын уң якта гравий,каты таш түшәлгән юл читенә алды.Уң тәгәрмәчләр берничә метр араны хәйран гына тирән урыннан авышып бардылар да,читтә яткан таш өстенә менеп тизлекне киметтеләр.Мескен Зәрифә кабина эчендә иләктәге ондай уңга-сулга чайкалды,үрле-кырлы сикерде.Рульне кысып тоткан куллары аклы-күкле төскә кергән иде.Ул туктап торган машиналарны уң яктан узып светофордан уңга борылды.Бу очракта моннан да уңышлы алым юк иде.Сүнгән машина бернинди каршылыксыз,хәвеф-хәтәрсез үз җаена,алда торган калку урында тизлеген тагын да киметеп әкрен генә барды, барды да туктагандай итте.Зәрифә тиз генә сикереп төшеп тәгәрмәчләр астына кулына эләккән ачкыч ише әйберләрне кыстыргалады.Беркемгә дә зыян салмаслыгына ышаныр өчен машинасын әйләнеп тирәләп йөргән Зәрифәнең колагына кемнеңдер өзек –өзек тавышы ишетелде….Остановка не положенном месте….Зәрифә калтыраган кулларын җайсыз гына чалбарына ышкый-ышкый ,аңлаешсыз күз карашы белән тавыш килгән якка күтәрелеп карады.Аның каршында чигә тирәсенә ыспай гына кулын сузган тәртип сакчысы килеп баскан иде.Зәрифә аның сөйләп бетергәнен көтте дә:
— Акыллым мин шушы минутта бәлки мәңгелеккә күзләремне йомасы булганмындыр..,белмим,бәлки бик зур авариядән берничә кешене саклап калганмындыр,сез мине гафу итегез,минемчә иң дөрес юл шулай булгандыр.-дип тормоз педален егеткә күрсәтте.Тәртип сакчысы сүзне бик озынга сузмый гына Зәрифәнең машинасын тагын да читкәрәк алырга булышты.
——————————————————
Чыгарылыш кичәсе җиткәнче поездга билет алып куйган иде инде Гөлназ.Ул түземсезлек белән китәр көннәрен санады.Зәрифә кызының ашкынуын бер дә өнәми.Бер-бер артлы туган ике улының чыгып китеп Чаллыга урнашуларын ул моның кадәр авыр кичермәде.Әллә кыз баланы үз яныннан җибәрү шулай кыен,әллә моңа кадәр шаулап –гөрләп торган йортның тынып калуын уйлап шулай өзгәләнә күңеле.Атна азагында оныкларын төяп уллары кайтыр кайтуын,әмма Гөлназның чит бусага төбендә таптануын күңеле кабул итә алмый шул.Әтисенә бөтен барлыгы белән ышанган Гөлназ әнисеннән күргән кадер-хөрмәтне,яклау-саклауны,аннан да күрә алыр микән соң?Кызы алда ни күрәсен белми ашкына.
Зәрифә тулы тәүлек эшләп кайтып кергәндә кызы әле җәйрәп йоклый иде. Ул юынып алып чәй куеп җибәрде.Кызы белән үткәрәсе санаулы сәгатьләрне уйлап җай гына аңа эндәште:
-Кызым тор инде,бәхетеңне йоклап үткәрмә.-диде ул йомшак кына түр тәрәзә янында йоклап яткан кызына.-тор,мин кайттым.Әйдә, чәйлап алыйк.Өйдә чәй эчүне сагындым.-диде.
Зәрифәнең әнисе дә :иртә торган балаларга фәрештәләр бәхет өләшә дия торган иде.Ул да кызына һәрчак әнисенең шул сүзен ишарәләп ала.
Гөлназ ике тапкыр эндәштермәде.Күзләрен ачып әнисен карады да,иркәләнеп киерелеп алды.
-Ә мин синең кайтканыңны сиздем әни, эндәшүеңне көтеп яттым.-диде кыз шукланып.
-Минем кичә машинам ватылды, тагын ходай саклады инде.Эштәге теге керәшен егете Володя ясап бирде машинаны,алланың рәхмәте.-дип сөйләнә-сөйләнә куе итеп чәй пешерде Зәрифә.
-Нәрсә булган машинаңа?
-Һай кызым,мин шуны беләмме?Володя күрсәтте машина күчәренең тәгәрмәч тирәсеннән ниндидер тормоз сыекчасымы,маймы,ниндидер караңгы төстәге сыекча агып чыккан.Я, ярар аңа минем баш җитми.Ярый ул бар әле,нишләр идем.-дип кызын чәй эчәргә кыстады Зәрифә.Иртәгә аның кызын кичке поездга илтәсе бар.Бүгенге көн юлга дигән әйберләрен әзерләп,киемнәрен хәстәрләп үтәр инде.Әле үзенең йоклап, ял итеп тә аласы бар.
Китәм дип очынып йөргән Гөлназ соңгы көнне уйчан йөрде,моңсу гына түр тәрәзәдән күренеп торган өчнарат тауларына төбәлеп тын гына торды.Ахрысы, әнисе ял итәргә яткач,шыпырт кына чыгып,Вадимга шалтыратты:
-Вадим минем әйләнеп кайтасы җирем бар иде.Ты понимаешь о чем я?-диде .Телефоннан Вадимның ризалык белдергән тавышы ишетелде.Гөлназ өйдә кия торган халатын җиңел аксыл кофтага һәм чалбарга алыштырган арада мотоцикл килеп туктаган тавыш ишетелде. Кыз Вадимны капка төпләрендә калдырып ялгызы гына башаклары тулышып килгән бодай кыры буйлап ерактан куе яшел төстә бөдрәләнеп торган әрәмә ягына карап элдерде.Җәйге шаян җил аның каска астына тәртипләп тыккан чәчләрен йолыккалап уйнады,күңелгә балачактан кереп оялаган татлы,үзгә басу исе, җир исе гәүдәнең һәр күзәнәгенә тулып рәхәт итеп иркәләде.Гөлназның күңелендә моңа тикле булмаган,беркайчан да кичермәгән яңа бер хис ургылып чыгып күзләренә яшь китерде,тамагына төер утырды.Бу аерылу минутларының якынаюын кисәтә иде.Кыз мине көткән ышанычлы терәгем-әтием бар,мин укырга керәм дип сөенеп йөреп ,якыннарыннан,дусларыннан,кечкенәдән уйнап үскән Ык буйларыннан аерылуга әзер түгел иде.Бу таныш булмаган аерылу хисе-яңа хис ,кинәт-көтмәгәндә килеп,бөтен эчке дөньясын бөтереп-бутап атты аның. Укытучыларның олы тормыш юлына басасыз дип сөйләүләре аның миенә менә хәзер генә барып җитте.Шушы мизгелгә кадәр алар сөйләгән сүзләр ниндидер бер мәҗбүри сөйләнергә тиеш әзер нотык кебек кенә тоелган.Бу җиһанның бик күп нечкәлекләрен аңламаган икән бит ул. Ул Ык тугаеның төрлечә чәбәләнеп беткән сукмакларын сайлап тормыйча,әле берсеннән,әле берсеннән барды.Ниһаять үзе ялгызы гына булырга яраткан исемсез төнбоеклы күл буена килеп чыкты.Күл өсте эре-эре төнбоеклар, сары чәчәкләр белән тулган.Монда искиткеч, тиңдәшсез матурлык хөкем сөрә.Гөлназ ике дә уйламый мотоциклын шунда сүндерде.Күл язын Ык елгасының тулып ташуыннан үзенә көч алып кала да,аннан соң җәй көне яуган яңгыр сулары исәбенә тыныч сулыкларны үз итүче су кошларына оҗмахтай яшәү урыны хасил итә.Алар монда үзләре яраткан һәр төрле тәгамне табып,куе камышлар арасында балалар үстереп яшәп яталар.Бу тирәдә киң алдырып аккан ярсу Ыкның аргы ягында урнашкан Күгәнәк авылы тулы канлы тормыш белән яшәп ятса да, төнбоеклы күлгә аның бер зыяны да юк.Ул авылның адашкан сыңар каз-үрдәге дә монда ук килеп күлнең тынычлыгын боза алмый.Ә бәлки авылның әтәч тавышлары,кичке якта көтү кайткан тавышлар ,ерак басудагы техника гөрелтесе үзенә генә хас әкияти төсмер бирә.
Кыз күңелендә туган уйлар,борчулар белән күлгә текәлде.Тирә-ягындагы үзгә тормыш аңа комачауламый,ә бәлки аның кузгалган күңеленә дәва гына бирә кебек.Ул бер ара ярсулы күңел хисләрен тезгенләгәндәй булды һәм җай гына алдагы тормышын күз алдына китерде.
Менә ул Вадимның әтисе кебек дипломлы ,закон сагында нык торучы җитди белгеч булыр.Әле ул кем буласын,судьямы,прокурормы,адвокатмы булыр,белми хәзергә.Әмма гаделсезлеккә,законсызлыкка,җинаятьчелеккә каршы көрәшәчәк.Вәлинур Хафизович мин дә юристлыкка укырга барам дигәч,ирен читен кыйшайтып:сезнең кебек закон сакчылары ләүкә астындагы гөмбәләр кебек үрчи инде,дип мыскыллады бит.Шул сүзенә бигрәк гарьләнде кыз.Аның чиста куллы адәм түгел икәнен бөтен Акчишмә белә.Әмма бөтенесенең теле йозакта.Ә каян килгән аңа шул тикле акча,ике катлы итеп өй салырга?Утырып йөргән машинасы гына фәлән миллион сумлык.Күрше урамдагы эш урыныннан да җәяү кайтмый,мыш-мыш килеп ишелеп машинасына чыгып утыра.Хатыны-Рәфия апа үз гомерендә бер көн эшләмәгән кеше.Ә Гөлназның әнисе балаларын ач-ялангач итмәс өчен җан тартышып тырмаша.Ул да дипломлы белгеч ,үз эшен җиренә җиткереп эшли торган кеше.Башка чагыштыру кирәк тә түгел.Аларның икесенең эшләгән акчаларын чагыштырып карасаң,Вәлинур Хафизович аның әнисеннән 7,8…10 тапкыр артык эшләгән булып чыга.Бер тәүлек эчендә әллә ниләр кыланып эшләсә дә андыйны булдыра алырлык түгел,тәүлектә 24 сәгать кенә бит.Закон сагындагылар үзләре тәртип бозганда,каян килеп башкалардан конституция белән расланган законны үтәтә алсыннар алар.
Уйларын бүлеп телефоны шалтырады.Мотоцикл тавышына суга чулт-чулт коелышкан күл бакалары кабат ярга чыгып күңелле генә сайраша башлаганнар иде,телефон тавышына тагын сагаешып тынгандай иттеләр.
-Кызым иртәгә юлга чыгасың бар,озаклама.-диде әнисе.Тәүлек буе эшләп кайткан әнисе кай арада черем итеп,инде аякка да баскан.
====————————————————————————
Алар вокзалга барып җиткәндә Мәскәү поезды килеп җиткән иде.Әнисе Гөлназны ул утырасы өченче вагон төбенә кадәр озата барды,вагон төбендә соңгы киңәшләрен бирде.Әнисе белән аерылышу авыр булса да,Гөлназ барыбер шат иде.Укырга китү әле ул мәңгегә аерылышу түгел,кайтып- китеп йөрер,телефон бар хәл белешергә. Зәрифә күз яшьләре аша елмаерга тырышып кызын кочаклап үпте:
-Бар кызым,ак юл сиңа.Һәммәсе дә уң булсын.Мин сиңа һәрчак теләктә булырмын.-диде.Кызының могҗизалар тулы киң җиһанны колачлау теләге көчле булса да,соңгы минутларда әнисеннән аерылу да,барыбер авыр булды.
-Әни,борчылма,барысыда әйбәт булыр.Мин бит үз әтием янына барам.-диде Гөлназ да әнисен тынычландырып.Үзе менә тамам,менә тамам дип бөялгән күз яшьләрен озын нәфис бармаклары белән сөртеп алды .Ә Зәрифә:
-Бар,бар.Поезд кузгалганчы әйберләреңне әйбәтләп урнаштыр.Яхшы юлдашлар насыйп итсен ходай!-диде дә Гөлназны кертеп җибәрде.Үзе поезд кузгалып киткәнче урыныннан кузгалмады.Ә битләре буйлап яшь бөртекләре акты да акты.
Шәфәкъ кызыллыгына күмелеп, еландай боргалана-боргалана алдагы куе яшеллеккә кереп йотылган поезд артыннан озак,бик озак карап торды Зәрифә.Аның бәгыреннән нәрсәдер өзелгәндәй булды.Әйтерсең,җан өшеткеч ,котсыз ялгызлык аны шушы минутта ук урап алды.Ул көн кызуы сүрелеп тә бетмәгән килеш, туңып,калтыранып алды.Уйларыннан айнып китеп тирә-ягына күз салганда, перронда беркем калмаган иде инде.Зәрифә авыр адымнар белән вокзал бинасын аркылы чыгып машинасына таба юнәлде.
Адәм баласы ни өчен яши бу җиһанда?Зәрифә дә туды ,үсте,тормышка чыкты,тырыша-тырмаша балалар үстерде.Бердән бер көнне күзләрен киңрәк ачып тирә-ягына караса, ис китмәле хәл:болын кадәр өйдә бер үзе калган.Ә янында куркыныч күзләрен акайтып ялгыз картлык ыржаеп карап тора.Баксаң,балалар үсеп таралышкан,гомернең иң матур чагы-балалар үскән чак булган икән.Ә ул шул матур мизгелләрне сыңар канат булып, җан-фәрманга тырышып, газизләренең үсеп җитүен дә күрми калган бит. Шушы минутта ул үзен дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп хис итте.Аңа керәшен егете Володя каешыңны алыштырасың бар,юлга чыкканда запас каеш ал дип кисәткән иде.Ул кибеткә барып машинасына каеш алырга кирәген акылы белән аңласа да,соңга калынды.Аңа бу минутта бөтен нәрсә барыбер иде.Нигә шунда туфан калкып ,дөнья бетми.
Шәһәрне чыгып,уңга борылгач,тукталышта бер хатын-кыз шәүләсе гәүдәләнде.Ул тынгысызланып йөренеп тора.Күренеп тора,ашыга.Кичке якта ул якка кайтучы машиналар китеп беткән дә, барасы җиренә бара алмый калырмын дип борчыла ахры.Зәрифә җай гына аның янына килеп туктады.Хатын чибәр йөзен киң җәеп:
-Апаем,Җәйләүкыр чатына кадәр генә ал,зинһар,-диде.Зәрифә үз уйларын читкә куеп,хатынга :
-Утырыгыз.-дип ,үзе белән янәшә утырырга урын күрсәтте.Хатын җитез генә кереп утырды да сөйләнә-сөйләнә башындагы чөеп куйган яулыгын салып кулына тотты.Ул карап торышка Зәрифәдән бер ун-унике яшькә өлкәнрәк.Зәрифә аны үз авылларындагы Кәтибә апасына ошатып күз төшереп алды.Әмма хатын аңа таныш түгел иде,мәгәр,ике тамчы су кебек охшаш иде ул.Шундый ук чибәр,ачык йөз,икегә аерып үреп,артка пөхтә генә итеп өеп куйган ,чигә турысыннан бәс кунган,шомырт кара чәчләр.Зәрифәнең күңелендә авыр уйлар әкрен генә тарала башлагандай итте.Була бит шундый кешеләр:аңа карыйсың ул синең иң якын кешең кебек тоела, аңа күңел тартыла,аның белән сөйләшәсе килә.Була шундыйлар, карау белән күңел кайта.Бу хатында ниндидер тарту көче бар.Аның тормышның ачысын-төчесен күреп сызылган җыерчыклары да,йөзенә күркәм бер бизәк булып ятканнар.
-Соңга калгансыз,җитмәсә берүзегез.-диде Зәрифә хатынга.
-Әйе шул,апаем.Шулай килеп чыкты инде.Улларымның зурысы чит шәһәргә командировкага киткән,ә кечесе кичке сигезгә эшкә кереп китә.Аны борчып тормадым.Килгәнемне хәбәр дә итмәдем.Ә килүемнең сәбәбе: иремнең балалары миндә иде, каникул бит.Шуларның зурысының теше сызлый башлады,рәхмәт төшкере.Ә безнең авылда әле аның теш врачы түгел,фельдшеры да юк.Менә төнгә кергәнче шуларны илтеп кайтам.Врачка алып барырлар да,теләсәләр тагын кайтарырлар,-диде хатын берни булмагандай. Зәрифә билгеле,берни аңламады.Ул гаҗәпләнеп хатынга карады:
-Ничек инде ул ,иремнең балалары?-диде .Хатын Зәрифә аңламаган вәзгыятьне гади генә итеп аңлатып бирде.
-Апаем тормыш бу.32 ел яшәп балалар үстергәч,ирем икенче яшь хатынга чыгып китте.Хатыны үзеннән егерме яшькә яшь,кияүгә чыкмый картаеп барган кыз булган.Хатын-кызны үзең беләсең бит инде.Бала тудырып,бала бакмагач,нинди хатын-кыз инде ул.Бер-бер артлы ике кыз табып куйган.Менә шул балалар,рәхмәт яугырлары,бик яратып минем янга кайтып йөриләр.Берсе өченче классны бетерде,кечесе беренче классны.-дип шаккатырды хатын Зәрифәне.Зәрифә ни дияргә белми бер тын телсез калды.Хатын Зәрифәнең гаҗәпләнүен үзенчә аңлап, сөйләвен дәвам итте.-Шәһәр җирендә җәй көннәрендә авылдагы кебек рәхәт,иркен түгел бит,безнең авыл кечкенә булса да матур,тыныч.Зур сулыклар юк.Рәхәтләнәләр,минем белән тавык-чебеш карыйлар,җиләк-җимеш җыялар.
-Ирегезнең бу гаиләсе белән аралашып яшисез алайса?-дип сорады Зәрифә
-Әйе.Бер өйрәнгәч,әллә ни уйламаска тырышам.-диде хатын.Ул арада Җәйләүкыр чатына килеп тә җиттеләр.Хатын рәхмәтләрен укып машинадан төшеп калды.Зәрифәнең колагында хатынның ягымлы тавышы ишетелеп торды әле.Менә бит кемнәрдә нинди язмышлар икән.Зәрифәләрнең язмышы да аларныкыннан әллә ни аермалы түгел кана.Кызын җиде ят тупсасына китте дип кайгыра,анда бит аның әтисе,Алла да бала баккан хатын-кыз .Аның кызын да кагын-сугын китермәс әле.Зәрифәнең өшегән җанына әкрен генә җылылык үрмәләде.
Зәрифә юл оңгай Имәнле тау авылына әнисенең туганнарына кереп чыгарга уйлады.Саҗидә әбинең һәрчак кулы җиңел,догалары кабул була.Олы максат белән,олы юлга чыккан кызы исән-имин барып җитсен дә,теләкләре тормышка ашып укырга кереп,Зәрифәне сөендерсен.Шулай дип хәер биреп чыгарга ниятьләп, юл буйлап утыртылган каеннардан соң уңга борылды.
Бу авылга сирәк килә Зәрифә.Якын туганнар инде үлеп беткән.Чыбык очы булса да “канкардәш” дия иде әнисе. Асфальт юлдан күтәртелгән таш юлга чыккач,машина баруын акырынайтты,сызланып-сыкранып бара башлады.Ни булса да ике чакрым ара ерак түгел.Әмма Зәрифәнең күңеленә тынычлык иңәр.Догалы юл барыбер уң булыр әле алла теләсә дип өметләнде ул.
Саҗидә әбинең әнисе Мосаллиха әбине дә хәтерли әле Зәрифә.Берберсенә бәйләнеп күңеле әллә кайларга китте.
Унынчы сыйныфны бетерәсе язда ахирәте Гөлсөя белән шул әби янына килделәр алар.Мосаллиха әби аларга фал ачты.Таушалып ,кыршалып беткән калын гына китапны ачып Зәрифәгә ,укуыңны яхшы бетерәсең,аның файдасын күрерсең,өч бала үстерерсең диде.Зәрифә ул чакта бу сүзләргә ышанып җитмәде,мәгәр дөрескә охшап тора.Шуның белән бетте мени?Ә алдагы гомер кая?Нишләп Мосаллиха әби калганын әйтмәгән?Калган гомергә кем фал ачар?
————————————————————————————————
Көне буе борчулы, мәшәкатьле чабулап йөрү үзенекен итте.Зәрифәнең төнге йокысы йокы булмады.Тәрәзәдә аз гына яктылык шәйләнү белән күздән йокы качты.Таң йокысы урынына убылып башка уй тулды.Ул уйларның күңелгә ятышлысы Зәрифә ише гомере буе иртәгәге көн өчен алдан кайгыручыларга сирәк килә инде ул.Ә шулай да аның балалар үстергәндә үткәннәргә үкенергә вакыты да , теләге дә булмагандыр.Гаҗәп хәл,соңгы бала канат астыннан очып китү белән Зәрифәнең башында үткән гомергә ревизия башланды.Офык читендә таң сызылу белән башта мыжгыган уйлар ,ни өчендер үткәннәргә очты.Әнисе аңа һәрчак:кыз бала әнисенең язмышын кабатлаучан инде,ялгыз тормышлар насыйп итмәсә иде ходай сиңа,ялгыз тормышлар бик кыен бит,дия иде.Әтиләре бик иртә китте,бердәнбер абыйсы туган ояда бик озак юанмады.Әллә әнисенең сүзләре дөрескә чыкты:бүгенге көндә Зәрифә бу түп-түгәрәк дөньяда үзен япа-ялгыз хис итә.Иртүк күңел төшенкелеге,елак хисләр һәм коточкыч ялгызлык.Алты яшендә әтисез калып ,әнисе канаты астында ятимлекне сизмәгән иде ул
.Зәрифә өзелеп кызыннан хәбәр көтә.Ни генә булсада, шалтыратырмын,диде бит кызы.Ул түзмичә инде берничә тапкыр телефоннан кызы номерын җыйды.Әмма баскан саен телефоннан бернинди хиссез хатын-кыз тавышы:абонентны тоташтыру мөмкин түгел ,ди.Я ходаем, андый вакытны башка да гел юньсез уйлар гына килә бит.
Бертуктаусыз чинашкан чебиләренә бакча башыннан үлән җыеп бәйләде дә,көне буе бакчада чүп утады Зәрифә.Янган йөрәкне басарга ярсып-ярсып эшләде.Ябалдашларын киң җәеп үскән карт алмагачта кошлар кайнашты.Иртә-кич берөзлексез һаваны ярган карлыгачлар көн уртасына таба тынычландылар.Көн үзәгенә таба Зәрифә дә алҗыганын сизде.Гел бер халәттә эшләүдән кәкрәеп каткан билен озаклап язды.
Гөлназны әтисе Мәскәүдә үк каршы алды.Фотографияләрдән күреп күнеккән әтисенең йөзен Мәскәүнең меңәрләгән халык болганган вокзалында танып алу да әллә ни авыр булмады.Аерма бары тик бәс кунган чәчләрдә генә иде.Ә йөзләрендәге еллар салган җыерчыкларны кыз әтисенең күкрәгенә капланып бер тын торып, күтәрелеп карагач кына күрде.
Воронежга килеп төшкәч, үзе белән үрелеп урнашкан Отрадное бистәсенә алар бер сәгатьләп кайттылар.Монда ак кирпечтән салынган гап-гади ихаталы өйләр, бер-берсенә ике тамчы су кебек ошаганнар.Бары тик койма-капкаларда гына аерма бар.Һәр ихатада диярлек җимеш агачлары,умарталар күзгә ташлана,чәчәкләр матур таҗларын күтәрә алмый кояшның эссе нурларында әлсерәп утыралар.Әтисенең машинасы бистәнең үзәк урамыннан аз гына барды да, сулга борылып тар тыкрыкка керде.Шәһәрдә яшәячәкмен дип,төнге клублар дип хыялланган кыз үзләренең Акчишмәсеннән дә кайтышрак бистәгә килеп эләкте.Ишегалдындагы атынгычта җай гына тирбәнеп утырган Алланы күргәч,Гөлназ куырылып куйды .Алланың тишәрдәй булып төбәлгән күз карашы кызны үтәли тикшерә иде.Ул ирексездән беренче эш итеп, кечкенә чагында әтисен алардан аерып алып чыгып киткән, бу үз-үзенә нык ышануы йөзенә бәреп чыккан,юынылган,кипкән агачтай,шыр сөяк хатынны әнисе белән чагыштырып карады.Чагыштыру бер генә дә аның файдасына булмады:җирәнгә тартым сары чәче дә,кара карандаш белән буялган зәңгәр күзләре дә, гади генә киенгән,тыйнак кыяфәтле авыл хатыны сурәтен тоныкландыра алмый иде .:
-Здравствуйте тетя Алла!Я Гульназ .-дип ул кулын аңа сузды.Алла ашыкмыйча гына тамагын кырып,Гөлназның сузылган кулын кысты да:
-Не тетя Алла ,а Алла Степановна!-дип төзәтте.Кыз бер мизгелгә югалып калды.
Әтисе аның чемоданнарын күтәрешеп кереп,ул яшәячәк бүлмәгә урнашырга булышты.Бу хәйран гына зур бүлмәнең түшәмнәре биек,зур ике тәрәзәсе бакча ягына караган,Өйдәге бар иске стильләге җиһазлар шушы бүлмәгә тутырылган.Гөлназ күз алдына китергәнчә булмаса да,әллә ни өмет итмәгән авыл баласына рәхәтләнеп яшәргә була.Бүлмәнең тәрәзә каршында карт сәрби агачы бүлмәгә рәхәт күләгә биреп утыра.Аның хуш исле,шәмәхә чәчәкләрен кыз яратты. Акчишмәдә андый агачлар үсми.Сәрби дигән ,июнь аенда ук күзгә бик ташланмый торган вак,сары чәчәк ата торган кәкре-бөкре кәүсәле бер куак үсә үсүен,әмма ул бу агачка һич тә ошамаган.Күрше Саһира әбинең алгы бакчасында үскән ул куакны ел саен аның тыңлаусыз кәҗәсе җәй буе рәхәтләнеп ботарлый.Бәлки ул шуңа да матур булып иркенәеп үсеп китә алмый торгандыр.Бу икесе ике төрле куакның берүк исем йөртүе гаҗәп тоелды кызга.
Бүлмәдә Гөлназдан башка Алла Степановнаның бер як гәүдәсе параличланган әнисе Тамара Максимовна да ята.Аның сөйләшүен Алла Степановна гына аңлый.Гәүдәсе үтә юан булгач ул бары тик ятып торуны гына хуп күрә.Ашау,әйләнеп яту һәм тагын башка йомышләрын кеше ярдәме белән генә башкара.Әтисе белән Алла Степановна Гөлназ килү хөрмәтенә кичке ашны бакчадагы беседкада әзерләделәр.
Беседкадан ерак түгел,күл җәйрәп ята.Күлне матур камышлар каймалаган.Урыны-урыны белән ирекле рәвештә үскән карлыган куаклары күренә.Ә күлнең аргы ягында көнбагыш басуы.Гөлназ килү белән Алла Степановнаның әтисенә “Миша,Миша”дип эндәшүенә гаҗәпләнеп кенә туктаган иде,инде күлнең аргы башыннан берәү:”Михаил Харитонович”дип әтисе белән исәнләште.Алла Степановна кереп киткәч Гөлназ:
-Әти ,хотя бы фамилияң үзеңнекеме соң синең?-дип көлде.-ООО ,Харитонович!
Башта ,килгән мәлләрдә Хөрмәтуллин фамилиясеннән кыенсып йөргәнен исенә төшереп Миннәхмәт елмаеп кызына карады.
-Фамилиям үземнеке пока,ну шулай да эштәге үз кешеләр анысын да Хурма дип кенә җибәрәләр.Отставкага чыккач аграр университет биләмәләрендә сакчы вазыйфасын башкарам мин.- диде.
-Без- Хөрмәтуллиннар!- диде кыз йөзенә канәгать кыяфәт чыгарып.-Акчишмәдә фамилиямне әйтергә туры килсә, син Зәрифә кызымы әллә?- дип сорыйлар кайбер өлкәнрәк кешеләр. Ә Алла Степановна синең фамилияне алдымы соң?
Миннәхмәткә бу сөйләшү көтелмәгәнрәк тоелды,әмма җавап та бирмичә кала алмый иде.Хатынының берничә ел гына Хөрмәтуллина булып йөргәнен Гөлназга аңлатып тормады.
Алла белән алар начар яшәмәделәр.Воронежга кайткач көне-сәгате белән ике бүлмәле фатир ачкычы тоттырделәр,икесенә дә эчке эшләр бүлегендә эш тәгъдим иттеләр .Ел саен ялга бардылар,чит илләргә күрше авылга баргандай гына йөрделәр.Үзенең Хөрмәтуллин фамилиясен биргән Алланың улы Славик күп вакыт хатынының әти-әнисендә булды.Миннәхмәтләр белән яшәгәндә салам чәчле,һәрнәрсә белән кызыксынучан малай аны әтисе итеп күрде.Һәр сөенечен Миннәхмәт белән бүлеште,борчуларын аңа сөйләде.Гомер үтә-үтә әкренләп Славикның башбирмәс холкы баш калкытты.Миннәхмәтнең үзенә беркем түгеллеген үсмер чагында ук аңлаган бала фамилиясен ,паспорт алганда беркем белән киңәшмичә бабасының Никитин фамилиясенә алыштырып кайтты.Бер караганда,шул вакытта ук наркотиклар белән дуслашкан үсмернең бу адымын Миннәхмәт хуплады гына.
-Юк,ул Никитина.-диде.
Хөрмәтуллин фамилиясеннән Алла Степановна да ,аның себергә китеп гаип булган малае Славик та баш тартты.
Шәһәргә барам дип бик күп нәрсәләргә өметләнеп, атлыгып килгән Гөлназ бистәдә яшисе булса да,укуына Воронежга йөриячәкмен дип үз-үзен тынычландыргандай гына булган иде,документларын уку йортына тапшырып кайту белән кинәт кенә,әтисе белән Алла Степановнаның Испаниягә ялга китәселәре билгеле булды.Ә Гөлназ ятакка беркетелгән Тамара Максимовна белән икәүдән-икәү каласы икән.Анысын кыздан сорап та тормадылар:Алла Степановна Гөлназга авыру әбине ничек-ничек карарга икәнен аңлатып күрсәтмәләр дә бирә башлады.Аңа өстәп әле кыз бакчадан җиләк-җимешләр җыеп кайнатма-компот ише әйберләр дә ясарга тиеш икән.Бушаган арада бакчадагы түтәлләргә су сибү дә аңа каласы ди.Менә килеп капты кызый!Эчке эшләр бүлегендә әйтер сүзен боерык рәвешендз генә җиткерергә гадәтләнгән полковник ханым,боларны боерганда Гөлназга күтәрелеп тә карамады.Ә Алла Степановна чыгып киткәч,әтисенә ризасызлыгын сиздерә башлаган кызны әтисе,”яшәгән җиреңнең үзгә тәртипләрен кабул итү мәҗбүри инде “дип кулларын гына җәйде.Майор Миннәхмәт үзеннән югары чиндагы Алла Степановнага сүзсез буйсына ахры.Гөлназга буйсынмау мөмкин түгел иде.Ул хәзер укуга керү бәрабәренә бу боерыкны һичбер каршылыксыз үтәргә тиеш.Утырып җылыйсылары килде Гөлназның.Аларның тагын бөтен бүлмәләрне дә бикләп китүләре дә горур кызның мин-минлегенә тиде.Моңа тикле әнисе әзерләгәнне ашап кына яшәгән кыз,әле көнгә ике-өч тапкыр ашарга да әзерләргә ,үзе ашый алмаган карчыкны калаклап ашатырга да тиеш.Аның бөтен йомышын башкарырга,көн-төн карчык белән бергә булырга.Исләрең китмәле!Моңа ничек чыдарга?Әнисенә бу турыда җеп очын да белгертмәде ул.Югыйсә аның һич тә җибәрәсе килмәде бит.”Әтиеңнең холкын белмисең син,ул үз рәхәте өчен туган анасын да сата торган кеше,башкалар салган күкәйгә кыткылдарга ярата “диде.Менә әнисенең сүзен җөпләү өчен чыннан да бер мисал.Ул чит илдә ял итеп кайтсын өчен Гөлназ монда хаста әбине карап интегә.Тамара Максимовна Гөлназны гел күз уңында гына тота.Аз гына күзгә-башка күренми торса,хәзер тавыш бирә башлый.Төннәрен борыласы килеп кычкыра башласа,кыз куркып уяна.Көнгә бер мәртәбә телефоннан әнисе белән сөйләшеп күңелен тынычландыра:бар да әйбәт әни,керү имтиханнарына әзерләнәм ди.Әлбәттә әнисе сөенә,кат-кат үгет-нәсихәтләрен җиткерә.
Әтиләренең кайтыр көненә өч көн вакыт калды.Ничек түзәргә?Иртәнге якта Тамара Максимовнаның керләрен юды да,кибеттән әйләнеп кайтырга әзерләнде кыз.Бүгенге төне әллә нишләп бик тынгысыз булды Тамара Максимовнаның .Иртәнгелекне ашагач,бераз тынычлап ятып тора әле.Башта Гөлназның пешергәнен яратмый ,борын җыерып яткан булды .Инде ничек кирәк алай ашатып, җимешле чәй белән бастырып куйгач,күзләрен йомып онытылды.
Көн бүген дә кыздыра.Монда да Испаниядән ким түгел югыйсә.Бакча артындагы күлдә рәхәтләнеп коен .Юк,ни өчендер аларга Испания кирәк булды.Ике атна гомере хаста карчыкны көйләп үтте Гөлназның.
Кибеткә җитәрәк биек тимер капкалы өйдән Гөлназ белән бергә документлар тапшырганда танышкан Даша килеп чыкты.Гөлназга шул арада бик рәхәт булып китте.Бу билгесез бистәдә бер якын танышы бар икән ләбаса.Әтисе аңа “мин пенсиягә киткәнче эшләгән бүлектәге,начальнигым-Николай Гаврилович,оныгы Дарья дип таныштырган иде.
-Привет Гуля!
Аны килү белән Гуляга әйләндергәннәр иде инде.Әтисе Даша белән таныштырганда да Гөлнаәзның исемен Гуля диде.Сап-сары алгы чәчләрен кыйгачлап кискән Даша түше иероглиф белән тулган футболка белән шорте кигән,аягында пляж тапочкие.Ничә көннәр ятакта яткан карчык белән генә аралашкан Гөлназ Дашаның очравына бик шат булды.Ул аны иң якын танышын очраткан кебек кочаклап алды.
-Привет Даша!- диде Гөлназ чын күңелдән сөенеп.Даша да аралашучан кыз икән.Кызлар бик озак гапләштеләр.Күбрәк сүз укуга керү,уку турында булды.
-Мин һич тә кайгырмыйм,-диде Даша-Мине бабам барыбер кертәчәк.Аның связьләре күп.Мин бары көн саен бистәдән ничек йөрермен дип кенә кайгырам.Мәктәпкә дә ике коннең берендә соңга кала идем.- диде көлеп.
-Бергә йөрербез Даша,мин сиңа йоклап калырга ирек бирмәм,минем ул мәсьәләдә практикам зур.Мин инде хәзер ике атналап йокламыйм.-диде Гөлназ кулларын җәеп.
-Нишлисең төннәр буе?Кавалерың тынгысызмы әллә?-дип күзләрен кыскалап көлде Даша.
-Ну да, кавалер сиңа.Алла Степановнаның чирле әнисен калдырып киттеләр миңа.Үзләре Испаниядә гулять итәләр.
— Ооо боже!Как на это согласилась?
-Как согласилась.Кем миннән сорап торган соң?
-Давай бүген дискотекага барабыз.Безнең компаниядә нормальный егетләр бар.Үкенмәссең.-диде Даша.
Алар кич күрешергә сүз бирешеп аерылыштылар.
Күрәсең булса ,күркә талап үтерә икән ул.Күпкә түзгәнне аз гына түзәсе булган югыйсә.
Кыскасы,Тамара Максимовна Гөлназ дискотекада чакта борылып ятам дип,ятагыннан егылып, кул башын сындырып хастаханәгә керделәр.
Кайтып керү белән ни булганын аңлаган Алла Степановна ишеккә күрсәтеп бер генә сүз әйтте:
-Вон из моего дома!-диде.
————————————————————————————-
И ,бу билгесезлек!Әй бу көтүләр!
Утларга сала!Утлардан ала да,суларга сала.Түзсәң түзәсең,түзмәсәң юк.Җәяүләр чыгып чабардай булды Зәрифә.Гөлназны сүгүдән ни файда?Көнгә бер шалтыратырсың,теләсә кемгә шалтыратып акчаңны бетермә дип кат-кат кисәтелгән кызы буген икенче көн тавыш-тыны юк:шалтыратмый.Киткәннән бирле көндә шалтыратып хәбәрләшеп торган баланың телефоны башта чакырып тавыш бирсә,инде бөтенләй тынды.
Зәрифәнең кулы эшкә бармады:әле бер эшкә тотынды,эле берсен кузгатты.Тагын күпме көтәргә!Көтү хисе аны гомере буе талкый.Миннәхмәт чыгып гаеп булган көнне төне буе күз керфеген дә какмый көтеп утырды.Икенче көнне дә,өченче көнне дә…Ел буе көтте.Капкага кемдер килеп кагылса да,җил килеп япса да…Ул Миннәхмәтнең менә шулай бер сәбәпсез, берни аңлатмый чыгып китүенә берничек тә ышана алмады.Бары тик көтте генә.Гомере көтеп үтте шул.Күзләре олы юл ягында булды,күңеле һәр үтеп киткән машинаның туктап Миннәхмәтне төшереп калдыруын теләп көтте.Шулай яши-яши бу көтү халәте ниндидер бер ачы каргыш кебек тоела башлады.Каргыш ук булмаса да үпкәләүче ,рәнҗүче булды шул аңа.
Рәнҗеш!Әллә шул Дамирның рәнҗеше шулай яшәтәме аны?Ә менә Зәрифә Миннәхмәткә берчакны да рәнҗемәде.Бары көтте генә.
Кинәт башына килгән шушы мәгънәсез фикер бала йоннарын кабартып,чигәләренә кайнар кан бөркеде хатынның. Я, алла гомер көзенә якынлашып ятканда да үзен Дамир алдында гаепле саный бит.Гаебе бар димәк! Яраткан шул аны Дамир,яраткан.Ә ул Миннәхмәтне яратты.Ничек сатлыкҗанны яратып була?Яратып көтте микән соң ул аны?Әллә балаларның әтисе балалар белән яшәргә тиеш дип узен-узе алдап көтте микән?Миннәхмәтне көтеп яшәгәндә,Дамирның рәнҗешле йөзе Зәрифәнең күз алдында һәрчак томанлы пәрдә артында чагылып ала иде.Миннәхмәткә-балаларының әтиләренә тугрылыгын саклап,ул пәрдәне берчакта да ачарга теләмәде Зәрифә.
Үскәндә үзеннән өч яшькә зур күрше егете Зәрифәнен иң якын ярдәмчесе,кирәк чакта җан сакчысы кебек булды .Тыныч холыклы,коңгырт күзле,сүзләрен һәрчак үлчәп сөйли торган төпле акыллы күрше егетен Зәрифәнең әнисе бик якын итә иде.Нинди генә эшкә тотынса да ярдәмгә Дамирны чакырды.Дамирны абыйсыдай якын күргән Зәрифә аның үзенә булган хисләрен беренче кат егетнең армиягә китәчәге билгеле булгач белде.Аңа кадәр күпме генә аралашып яшәсәләр дә сөю-ярату хисләрен,егет-кыз мөнәсәбәтен ачыктан-ачык сиздермәсәләр дә,бер-берсенә тартылу,якын итү юк иде дип тә әйтә алмаслар иде.Беренче булып мәхәббәтен Дамир әйтте.Язгы салкынча кич дәресләрен әзерләп бетереп клубтан урап кайту нияте белән урамга чыккан Зәрифә,әллә махсус көтеп торган,әллә очраклы гына юлыккан Дамирның тыкрык буенда каршысына килеп чыкты:
-Их ,Зәрифә,сиңа сүзем бар иде.Нәкъ вакытында очрап торуың әйбәт булды әле .-дип сүзен башлады курше егете.Зәрифә дә егетнең мөһим сүз башлавын сизенгәндәй туктап егеткә карады.Дамир ышаныч белән мөлдерәп карап торган кызны назлы бер җылылык белән күкрәгенә кысты.Кыз тәне буйлап үткән калтыравыкны тоеп суырылып егетнең кочагында эреде.Кайнар иреннәр беренче тапкыр шул төндә кушылдылар.Дамир армиягә киткәндә көтәрмен дип озатты кыз.
Көтүләр булмады шул.Яратып,өзелеп көткән солдат хатларының җылылыгын әнисенең газаплы авыруы,газиз кешесенең үлем ачысы тоныкландырдымы, кыз илереп ялгыз җанына бер терәк эзләде.Миннәхмәт кызның тормышына шул вакытта килеп керде.Мосаллиха әбисе фал китабын ачканда бу өлешләрен әйтмәде шул.
————————————————————–
Акчаны Зәрифә Воронеж тимер юл вокзалының касса төбендә генә санасы итте.Ашамый-эчми кайткан очрак та да Казанга тикле юлга алтмыш сум җитми.Әле Казаннан Акчишмәгә кайтасы бар.Инде нишләргә?Ашыйсы килү табигый халәт.Үч иткәндәй аның тирәсендә үзе кебек яшь җиленчәк урын алган.Поезд җай гына кузгалып китте.Юлга җыенганда да поездга соңармыйм дип капкаларга алу онытылган.Бер егет әнә,пластик шешәдән туктаусыз су эчә.Аның янындагы кыз да,ике күзен вагон тәрәзәсеннән алмый гына кул астындагы сумкасыннан кечерәк кенә төргәк чыгарды да,ипи телеме белән колбаса ашый башлады.Монда мул куллы авыл апалары юк шул,сумкасыннан юлга тыккан тавыкны тартып чыгарыпк кыстый-кыстый юлдашларын сыйларга.Гөлназ өзелеп тамагы ачуын ничек басарга белми,өске каттагы урынына менеп,күзләрен йомды.
Мәскәүгә якынлашу ниндидер бер җиңеллек бирсә дә,(син нәрсә,башкала вокзалында бер үзең йөреп кара)билетка дигән акчаның җитмәве генә бу тойгыны кара төскә төрде.Ничек кенә уйламаска тырышса да,ул күңелсез мизгел барыбер якынлашты.Поезд әкрен генә шуышып килеп Мәскәү вокзалында туктады.Гөлназ эчтән генә язмышын каргап башкала вокзалына аяк басты.Кесәләреннән,сумкаларыннан һәр тиенен барлап җыеп,учына кыскан Гөлназ вокзалның әле бер ягына чыкты,әле бер башына барып төртелде.Кайнап торган башкала вокзалында билетка җитмәгән алтмыш сумны сорап торырдай бер кем юк.Билет кассасы төбендә хәйран гына таптангач, алтмыш сум акчаны аңа Казанга кайтучы фәкыйрь генә киенгән,ак сакаллы бер бабай бирде:
-И-и-и,балам.Юлга чыкканда ни карадың микән?Шулай инде бу яшьләр, алдын-артын карамый ашыгалар.Дөньяны барыбер куып тотып булмый ул кызым.Ничә сум җитми дидең әле?
-Алтмыш сум бабай.Син начар уйлама инде бабай,мин аны сезгә барыбер кайтарырмын.Мин,мин андый түгел,бабай.-дип өзгәләнде кыз.Мәрхәмәтле бабайга күтәрелеп карап,күзенә тыгылган яшьләрен сөртеп,тамагындагы төерен җайсыз гына йотып җибәрде.
-Ярар,ярар.Төрле чак була балам.Мөселман кешесенә ярдәм кулы сузу саваплы гамәл ул.Алтмыш тәңкә каян килеп кая китмәгән.Савап булсын.- дип акча букчасыннан алтмыш сум санап Гөлназга сузды.Ике көн буе тамагына тәгам ризык капмый,Казаннан өенә кайтып җитәр өчен вокзал буфетында эшләүче хатынга өр-яңа җылы кофтасын билетка җитәрлек хакка калдырып Акчишмәгә кайтып егылды ул .
0 Комментариев