Гадилә-өченче кисәкнең бишенче өлеше.

Spread the love

5
(2)
Примерное время на чтение статьи 4 минуты

Гадилә.

Өченче кисәкнең бишенче өлеше.

Кызларының Ташкентның педагогия институтын бетереп кайтуы әти-әнисенә зур сөенеч булды.Муллаханның укыган,дипломлы белгечләргә ихтирамы аеруча зур.Аның кара сугыш заманында үткән бала чагында ничек итеп бер кисәк ипи табу кайгысы ,тамак кайгысы уку турында уйларга урын калдырмады.Үзенең бөтен теләге-баласын укыту иде,ул һәрчак шуңа омтылды.Ә кызы әтисенең куанычы булып мәктәптә дә әйбәт укыды.Бүгенге көннәр дә ата кеше өчен бәйрәмгә тиң иде. Балкып сөенеп йөргән әтисе аны бакчага дәште.Ябалдашларын киң җәеп үскән шәфталу агачы төбендә дәстархан көйләнгән.
Әтисе табигый газ промыселендә мастер булып эшли.Бик ашыгыч кына аның үзен чакыруы гаҗәберәк тоелса да,әйләнеп сәбәбен сорап тормады кыз.Җәһәт кенә чыгып,әтисеннән читтәрәк кенә урын алды.Әнисе кечкенә чәйнектән пыялаларга чәй койды.Муллахан алдындагы чокырдан ашыкмый гына чәй йоткалап алды да,сүзне ерактан уратып интекмәде,турыдан башлады.
Люциянең әти-әнисе шушы Үзбәкстанда туып үскән татарлар,төп чыгышлары башкорт ягыннан.Үзбәк халкының гореф-гадәтләрен ихлас хөрмәт итеп яшәсәләр дә бердән-бер кызларын үз кешеләренә бирәселәре килә иде.Баксаң,”үз кеше” табылган икән бит.Промыселга каяндыр бер яшь егет эшкә килгән.
-Килеп урнашуына ярты еллап бар инде,-дип сөйләп китте әтисе-Эшкә дэ булган,сүзгә дә оста.Синең кебек институт бетермәсә дә,төзүче һөнәренә техникум белеме бар.
Аның йөзендә канәгатьлек чаткылары биешеп алды.Ул сүз сөрешен ашыктырмый гына тагын пыяла төбендәге яшел чәен уртлап алды.
Кызы әтисенең тел төбен аңлап алган иде инде. Ул аны тыңлап торды да:
-Әти,мине әллә шул егеткә димләмәкче буласыңмы?-дип елмаеп куйды.-Белемен дә белешкәнсең.
Муллахан кызының сүзне җитдигә алмаганын чамалап:
-Димләвен димләмәсәм дә,бу ялда аны үзебезгә кунакка чакырырга исәпләп,синең белән киңәшмәкче идем.Бәлки килешеп китәрсез,сөйләшеп,аралашу начар түгел бит.Син нәрсә әйтерсең икән диюем, кызым?-диде ул җай гына.
Институтта аларның факультетында егетләр күп түгел иде.Ә читтәге егетләр белән аралашырга Люция укуын бик яратып укыды.Буш вакыты һәрчак түгәрәкләр,өстәмә шөгыльләр белән яки китапханәдә утырып узып китә иде.Инде яше дә бара.Әтисенә дә ул үз күңелендәгесен ачык итеп әйтте:
-Ярар әти,танышу әле кияүгә чыгу түгел.Чакыруыгызга мин каршы түгел.Кеше карбыз түгел бит,эчен ачып карап булмый.Тормыш күрсәтер алдагысын.-диде.
-Я рабби кызым,сүзең дөрес!-дип аны әтисе хуплап алды.
Муллахан Азаматтагы аралашучанлыгын,ачык күңеллеген,кулының теләсә кайсы эшкә ятып торуын ошатты.Аның алма кебек кызына менә дигән пар дип уйлады ул.
Ял көнне өйләдән соң аларга килешле генә киенгән ,аксыл чәчләрен кыска иттереп алдырган,күз карашларыннан шаян очкыннар сирпелеп торган бер егет килде.Егетне әтисе чыгып каршы алды.Алар бераз гына гәпь корып утырганнан соң,бакчадан Муллаханның көр тавышы яңгырады:
-Кая әңкәсе,табынга чаклы безгә чәйне яңартып чыгар булмаса.-диде.Әнисе үзенә җитди эш тапкан булып чәйне Люциягә чыгарырга кушты.Чакырылган кунак килгәнен белгән хәлдә кыз җиңел матур күлмәген киеп,күз төпләренә беленер-беленмәс кенә сөрмә тартып алар янына поднос күтәреп чыкты.Азамат шундук кызга күтәрелеп карады.Кара чәчләрен икегә үреп салган,колак очларына кечкенә энҗе кашлы алкалар таккан Люция нәрсәсе беләндер Зөбәрҗәтне хәтерләтте.Каратут йөзле, тулышып өлгергән шомырттай кара күзләрен озын керфекләре астына яшереп караган кыз бик чибәр иде. Люциянең исәнмесез дигән сүзенә башын җиңелчә генә иеп җавап бирде ул.Ә хәйләкәр Муллахан кунакның кызын ошатуын шундук сизеп алды.Эчтән ниндидер бер тантана белән канәгатьлек кичереп утырды.Алланың амин дигән чагына туры килеп килешеп китсәләр, һич начар булмас иде дип уйлады ул.Шушы беренче күрешүдә үк алар арасында ниндидер күренмәс җепләр бәйләнеше булып алгандай булды.Кызы чибәр Муллахан әкәнең дип уйлап куйды Азамат.Әмма да ләкин беренче караштан ук кызны ошатуның сәбәбе,аның кайсыдыр бер ягы Зөбәрҗәткә тартым булуында булгандыр.Югыйсә Зөбәрҗәт җирәнгә якын,сары чәчле,зәңгәр күзле.Ә бу кыз аның нәкъ киресе-каратут йөзле,чем кара күзле.Ә охшашлык бар!Бу минутта Азамат бөтен дөнья мәшәкатеннән аерылып шуларны чагыштырып утырды.
Кунак белән кичке аш тыйнак кына,матур гына үтте .Кыз күңеленә Азамат салып киткән очкын көннән көн дөрләде дә дөрләде.Дөрләп кенә калмады,ялкыны гашыйк кызның күз карашларына нур булып кабынды.Кунак егет килеп киткәннән соң кызында башланган үзгәрешне Муллаханның үтә дә сизгер җаны бик тиз аңлады.Ул озак та тормый туган- тумачаны чакырып тагын бер тапкыр Азаматны дәште.Бу юлы егетне баяны белән чакырды.Татар моңнарына күмелгән бу мәҗлестә егет йөзек кашы булып балкыды.Ә бөтен барлыгы белән Азаматка гашыйк булган Люция аның янында бөтерелде.Муллахан туган-тумачага Азаматны мактады:
-Егет мировой!-дип баш бармагын өскә чөйде-Эшне дә сытып эшли,коллективның йөрәге.-диде.-Инженер Ефимов зур өметләр баглый,егетне алга таба да укытырга генеральный белән үзем сөйләшәм ди!-дип лаф орды.
-Ул көнне Азамат белән Люция бакчада таңга кадәр сөйләштеләр.Азамат берни дә яшермәде:
-Мин хатыным һәм кызымны эзләп килгән җирдән эшкә урнашып калдым.-диде ул Люциянең үзең турында сөйлә әле дигән тәгъдименә.Кызга бу көтелмәгән яңалык иде.Ул бермәл тынып калды.Бу хакта әтисе дә белми торгандыр.Белсә бердәнбер кызының язмышын өйләнгән кеше белән бәйләү турында уйламаган булыр иде.
-Әле сез аларны тапмадыгызмы,ничек югалтыштыгыз соң?-диде кыз тагын да ныграк гаҗәпсенеп.
Азаматның язмышындагы бу вакыйгаларны чит бер кешегә сөйләү түгел,исенә дә төшерәсе килми дә соң…
-Менә шулай килеп чыкты Люция,хатыным кечкенә кызымны алып әниләренә кайтып китте,аннан озак та тормый Үзбәкстанга чыгып киткән.Миңа адрес бирүче юк .Уртак танышлар аркылы шушы якта икәнен генә чамалап килгән идем,ә ул менә кияүгә дә чыгып куйган.-диде
-Ә кызыгызны күргәләп торасыздыр бит?
-Кызым хатынымның әнисе белән калган шул.-диде ул уфтанып.Ә улы хакында авыз ачып бер сүз сөйләмәде.
Мәхәббәт дигәннәре кемнәрнең генә башын-күзен әйләндерми.Үсмер кыздай гашыйк булган Люция магниттай аңа тартылды. Ә Азамат матур кызлар янында ут күбәләгедәй уйнаклауның ни белән бетәсен башыннан кичергән кеше,аңа өметләндереп бер генә кәлимә сөю сүзе дә әйтмәде.
Соңыннан билгеле булганча Азаматның гаилә хәле әтисе Муллаханга яңалык булмаган икән:
-Минем бабайның ике бичәсе булган.Ике бичәгә 13 олан тәгәрәшеп үскәннәр.Аннан килеп ир-ат ул чыгып китеп капка баганасы күмелсә, егеткә әйләнә дигән сүз дә бар.Моның соң,аерылган хатында калган бер бала.Аның нәрсәсе сине куркыта,хатыны инде икенчегә чыккан.-дип вакыйганы сыйпап куйгандай итте.Баштан-аяк гыйшык утында янган Люция дә әлләни уйлап интекмәде.Әмма әнкәсе балам ялгышасың,юньле ирдән хатын качмый дип еландай телләрен чыгарып ялынды.Азамат белән язмышын бәйләгәненә һич кенә дә үкенмәде кыз,ул вакытта аның күзенә ак-кара күренмәде шул.Чөнки ул аны яратты,акылын җуяр чиккә җитеп яратты.Иренең эчеп бәгыренә төшкән чакларында да аерылу хакында уйламады.
Азамат белән Люциянең күрешүе изге сәгатькә туры килде.Тагын ярты елдан алар чәчләрен чәчкә бәйләделәр.Иң сөенгән кеше-Муллахан булды.Бердәнбер кызы өчен җанын да жәлләмәгән ата кеше үз кәвеменә кызын бирүне мәртәбә санады.

Насколько публикация полезна?

Нажмите на звезду, чтобы оценить!

Средняя оценка 5 / 5. Количество оценок: 2

Оценок пока нет. Поставьте оценку первым.


Spread the love

Рубрики

Архивы

Подпишитесь на нашу рассылку

сколько Вам лет

Просмотреть результаты

Загрузка ...

Август 2026
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

0 Комментариев

Оставить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

 

Не копируйте текст!