Примерное время на чтение статьи 10 минуты
Азамат белән Люция кунак каршылау мәшәкатенә чумганнар. Хуторда тын.Бакча артындагы күлдән кармакларын күтәреп мәңге айнымас Огорков кайтып бара.Анда-монда шабашка эшләп тапкан акчасын эчеп бетергәч, шулай күл балыгы белән туклана башлый ул.Огорковлар башындагы Настя самогон сатып хутордагы исерекләрның соңгы тамчы каннарын эчә.Нишләсен,аңа да яшәргә кирәк бит.Ә Азаматка тирә-як хуторлардан да өстәл-урындык ясатырга килүчеләр булып тора.Ярый бәхетләреннән, килеп урнашу белән Люциягә үзәктәге балалар бакчасында эш табылды.Иш янына куш дигәндәй,аның хезмәт хакы янына Азамат тапканнар ярап тора.
Люция кухня ягындагы мичне акшарлап,йорт диварларын агартырга кереште. Таңнан торып кәҗәләрен күлнең аргы ягындагы агачлыкка илтеп кайткач тотынган эше һич карышмады,инде соңгыларын җиңеп килә.Гадилә килүгә матур булсын,чиста булсын дип тырыша.Азамат та, Люциядән дә алда торып чыккан иде,мастерское тирәләрен,мал-туар яшәгән җирләрне ялт итеп куйды.Ул да иртәнгелекне ашамый азаплана.Сәгать унберләрдә Гадиләне Руднянский автобусы алып килергә тиеш.Автобус килешенә олы юлга да чыгасылары бар.
Балалар бүлмәсеннән иң зур оныклары Зөлхүмәр күренде.Йөзенә сибелеп төшкән чәч учмаларын аралап әбисенә килеп сыенды:
-Әбием чәй эчәсем килә,-диде ул чем кара күзләрен угалап.
-Хәзер бәбкәм,син бабаңа эндәшә тор,мин өстәл әзерлим.Бабаң да,мин дә чәйләмәдек әле.Бергә утырырбыз.Туганнарың йокласын.Бүген безгә кунак апа да килә бит,онытмаган булсаң...-диде Люция оныгын сөеп.
-Апаны каршы алырга мин дә барам әбием.- диде кыз кызыксыну катыш сөенечле күзләрен әбисенә төбәп.
-Туганнарыңны кем карый син безгә ияреп йөрсәң?..Олы кыз әби-бабайга ияреп йөрми инде ,син монда каласың кызым,-диде ул кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп.-Олы юл әәәнә кайда гына .Без бит озак тормыйбыз.
Бала ишек төбендәге үкчәсе сытылган башмагын элеп бабасы янына ашыкты.
Бигрәкләр дә зур сынау бирде шул ходай аларга.Волгоград якларына килеп яшәрбез дип ,ике ятып бер төшләренә да кермәгән иде югыйсә.Урыс кавеме арасына ничек килеп эләккәннәрен үзләре сизми дә калдылар.Үз халкың кайда,шунда яшә икән ул.
Үзбәк илендә дөньялар болгана башлагач,аларның телен су урынына эчкән,шунда туып үскән Люциянең ышанычы бар иде:безгә тимәсләр дигән иде ул .Азамат та газ бүлү оешмасында инженер кеше шау-шуларга катнашмый,тыныч кына эшләп йөрде.Һәрдаим үзбәк халкына ихтирамын күрсәтеп,аларның җаена гына торды.Әмма бердәнбер көнне аларның икесен дә эштән кыскарттылар.Җитәкчелекнең бу адымын гаилә башлыгы шундук аңлады:
-Вакыт җитте Люция!- диде Азамат.
-Неужели безгә дә тиярләр?Минем туган җирем бит бу Азамат.Атам-анам монда күмелгән.Йа раббым!-дип сыкрады хатыны.
Азамат эшнең бик җитди икәнен чамалый.Әмма өмет дигән нәрсә аларны соңгы чиккә тикле ташламады.Эштән кыскартылгач урам чатында гына яшәүче татар гаиләсе Мөхәммәтҗан әкәләргә еш кына кагыла торган булып китте ул:
-Мөхәммәтҗан әкә,ни эшләргә булыр икән?- дип киңәш-табыш итеп карады.Әмма яше җитмешкә якынлашып барган Мөхәммәтҗан аңа төпле генә киңәш бирә алмады.Барган саен:
-Минем тамырлар шушы үзбәк халкы белән чәбәләнеп беткән бит инде,нишләтсәләр дә кузгалыр исәбем юк.-диде.-Аллаһыбыз ике халыкка да уртак,Аллаһтан курыкмасалар кизәнеп карасыннар,- дип пошаманын яшерергә тырышкандай итенде.Икесе дә ,бу вакытлы саташу узар дип үз-үзләрен ышандыргандай сөйләнделәр.Ә үзбәк халкы көннән көн кыюланып чит милләтне үз җиреннән куалый торды.Кайдадыр урысларны урам уртасында тотып тукмадылар,кайдадыр өйләреннән мәҗбүри чыгарып,гомер буе тапкан малларын таладылар.
Өметләрен челпәрәмә китереп сентябрьнең яңгырлы бер көнендә аларның да урам як тәрәзәләрен коеп ташлар яуды.Бу соңгы шешнең тулып тишелүе иде.Алар тырмашып күтәргән нигезләреннән нәрсә ала алалар, шуны машинага төяделәр .Хәлләрен аңлап, күршеләре Атаморатның хатыны-кырым татары Гөлбахор яшереп кенә Люциянең уч төбенә бер кәгазь кисәге сонды.Ул арада колагына пышылдап өлгерде:
-Барыр җирегез юклыгын беләм.Шушы адрес буенча барыгыз.Бушап калган йортлар бар икән анда.Юк дигәндә шунда урнашырсыз.-диде.Шул адрес буенча, таралып яткан совхозның бер бүлекчәсенә килеп егылдылар.
Монда чакрымнарга сузылган кырлар,буш җирләр.Уйдык-уйдык урыннарда кәрлә агачлар ,куаклар.Аның каравы матур күлләр күп .Ә күлләре балыклы.Ил таркалып кайсы кая китеп беткәч бушаган бу өйне бернинди каршылыксыз аларга бирделәр.
-Хуш киләсез!-дип каршы алды аларны совхоз җитәкчесе.-С чем можем, поможем.Эчеп йөрүчеләргә,лодырьларга йодрыгым каты минем.-диде.
Хуторның исеме дә күңелгә ятышлы-Калачи икән.Бүлекчәдәге утыз ике йортның җидесендә генә тереклек итеп яталар.Сигезенче булып менә алар килде. Совхозда эшләрдәй кеше таба алмый интеккән җитәкче уллары Айрат белән Алмазга совхозның исән калган малларын ышанып тапшырды.Хезмәт хакы түли алмаса да,килү белән сатып алынган кәҗәләренә җитәрлек ризык биреп куандырды.Кош-корт асрап,кәҗә савып җай гына яшәп киттеләр.Килеп кергән өйләрен җылытыр өчен кирпич сорап баргач, анысына да ярдәм кулы сузды.Азамат бар осталыгын җигеп өйгә мич чыгарды.Моны күреп, кем ничек җылыну җаен тапканнар, Азаматка үтенеч белән килә башладылар.Ул аларга да,түли алганнарыннан хезмәтенә хак алып,түли алмаганнарына бушлай мич чыгарды.Бергә яшисе ызандашлар бит,ярдәмләшеп яшәү кирәк дип берсенең дә гозерен үтәми калмады.Заманында гөрләп торган хуторның совхоз салып биргән йортлары яртылаш җимерелгән,хуҗалары нигезләрен ташлап каядыр таралышкан,һәрбер өйгә тоташтырылган газ торбалары сүтелеп металлга тапшырылган,проект буенча төзелгән асфальт юллары чокылып беткән,мәһабәт мәдәният йорты моңсуланып кычыткан-алабута арасында утыра.Совет халкының матур киләчәге өчен төзелгән һәмма нәрсә хуҗасыз һәм мөшкел хәлдә.
Баш очыбызда түбәбез бар диеп сөенештеләр.Азамат үзләренә бирелгән йортның койма-киртәләрен тотты,капканы матурлап бизәкләде,Тәрәзә йөзлекләре дә бу йортта кулы оста кеше яши дип ерактан балкып тора.Совхозның бу бүлекчәсенә сирәк кагылган җитәкче боларны күреп исе китте.Кичләрен күл буенда баян тавышы ишетелгәләде.Хутордагы берән-сәрән кешеләр Азамат янына төшеп утыра башладылар.Сөйләшү-аралашу илдәге күңелсез вәзгыять хакында гына булса да,күзләргә нур иңгәндәй,өмет чаткылары кабынгандай була.Җитәкче кеше дә бүлекчәгә визитын ешлатты.
Шулай җай гына яңа җирдә яшәп киткәч,Азамат белән Люцияне кара кайгы тагын сыгып салды.Үзбәкстанда яшәп калган кызлары Гөлназ турында җан өшеткеч хәбәр килде.Ана күңеле сизә диләр.Хактыр!Һич кенә дә кызын калдырасы килмәгән иде Люциянең.Муеныннан кочып аерыла алмый елады .Соңгы тапкыр кочагына алуы булган шул.Тимер юл вокзалында кассир булып эшләгән кызлары сәер рәвештә поезд астына эләккән.Кызларын җир куенына тапшырып ,оныкларны алып кайтканда иң кечкенәсенә ике яшь тә юк иде .Ә бүген үзләренең төпчекләре Айратның кырыгы.Егерме биш яшьлек өрлектәй егет урыс зыяратына җир астына кереп ятты.Уллары совхоз малларын көткәндә суга батып үлде.
Азамат белән Зөлхүмәр керүгә өстәл әзер иде.Күптән түгел генә газиз балаларын югалткан Азамат белән Люция хәл кадәренчә кунакны каршы алырга йорт-җирне әзерләделәр.Люциянең уңган куллары кунак-төшем өчен ризыкны мулдан хәстәрләде.Ул яктан хатыны булган аның.Элеккеге хатыныннан туган,күз күрмәгән кеше дип тормый,Гадиләне җиренә җиткереп каршы алырга әзерләнә.
-Чәкчәгем-төшем әзер,чәлпәгем дә бик уңды,фасоль белән тәгаенләгән салатымны да турап холодильникка тыктым,болгатып өстәлгә чыгарырлык итеп,-дип кунак өчен әзерләгән ризыклары турында Азаматка сөйләп алды Люция-гаеп-кыегы гына булмаса ярар иде.Ул яклардагыча ук булмас инде булуын,әмма ләкин шартына китерергә тырыштым инде диде ул чәй эчкәндә.
- Ярар ,синең һәр ризыгың тәмле була,беренче генә көн кунак каршы алмыйсың.- дип хатынын тынычландыргандай сөйләнде Азамат.Шулай да үзенең күңелендә шикле борчылу үтмәде.Чәй эчкәндә дә борчылганын сиздермәскә тырышса да,хатыны аның күңел халәтен барыбер тоя:
-Борчылма картым,бар да яхшы булыр!-дип Люция дә ирен тынычландырырга тырышты.Азаматның күңелендә үз уйлары кайнаша.Кызы аерым яшәсә дә,үз каны .Күрешү,аралашу мизгеле барыбер булырга тиеш бит.
-Дулкынлану бар инде Люция.Бик күп гомер узды бит.Кызым миннән башка үсте.Барысын да уйлыйм.Әбисен дә күрми калды.Ичмасам каберен дә күрә алмый,җәсаде ерак Үзбәкстанда калды.-диде ул үрсәләнеп.
- Анысы шулаен шулай, ә мин анда калуына шөкер итәм Азамат,минем ата-анам янында,мөселманча җирләнде...-дип кинәт тынып калды.-Менә улыбыз Айрат кына..,-диде Люция яшенә тыгылып.Аннан йөзен алъяпкыч итәге белән каплап калтыранган куллары белән чәй өстәлен алгаларга кереште.
Аның болай да Айрат улын җир куенына салганнан бирле тамагыннан ризык үтми.Яңа гына җир йөзендә яши башлаган өч газиз баласының икесе җир куенында бит хәзер.Соңгы елларны кара кайгы аларның өстенә зур тизлек белән ябырылды.Берсеннән айнып өлгермиләр,икенчесе сагалап тора да,алдагысыннан да,ачырак итеп китереп бәрә.Сабыр итүләре бик авыр,бала кайгысы иң авыры,иң ачысы шул.
Түрдә зурларның сөйләшүен тын гына тыңлап, чәй эчеп утырган Зөлхүмәр әбисенә карап:
-Әбием тагын елама инде,кичә син бит башка еламыйм дидең-дип яшь белән тулышкан күзләрен сөртеп алды.
-Булды балам,бетте, еламыйм.-диде Люция тиз генә яшен сөрткәләп,эч,тыныч кына эч чәеңне.Аннан иренә:-Алмаз янына әнә теге алкаш Топоровны куйганнар.Айдан артык кеше эзләде ,таба алмагандыр инде.Бу малаең да эчеп үлмәс дигән ышаныч юк.Хәзер генә юньле кеше исәбеннән йөргәч тә,синнән күчкән азгын сыйфат инде ул.Бәгыремә төштең бит эчеп.Инде шул малайларыңа йогып калды.-диде кайгыдан өзгәләнгән хатын.
Бәлки бүген,шушы минутта болай тугарылу кирәк тә булмагандыр да,күз яше буадай акты да китте шул,аңа ияреп күңелдәге ачу да кузгалды.
Бер башлагач Люция туктый алмый ирен чукыды:
-Эч серләрем сыя торган кызым бар дип сөенеп яшәгәндә,анысын да ходай миннән күпсенде.Бөртекләп җыйган тормышның рәхәтен күрә алмый монда килеп баш төрттек.Син баштан- аяк гөнаһка чумган ир артыннан мин күрмәгәнемне күрәм.-диде ул тагын мышкылдап.
Ир дә таштан яралмаган.Гаиләгә килгән кайгыны ул да хатыны белән тигез күтәрә.Аның да нервлары корыч түгел.
-Я ярар чәпчемә!Сабый хакында онытма!- дип оныгы ягына ымлады.- Көне ул түгел.-диде Азамат төксе генә.
-Көне ул түгел!.. Көне кайчан иде соң аның?
-Инде картаеп беткәч әллә ниләр чокып чыгарма,-дип ир өстәл яныннан ук кузгалып чыгып китте.
-Әле чокысаң бик күп ул.Ярый гарип малаең үлеп китте.Кызыңа синең исемнән мин хат язып ятканны әле ул белми.Синдә бит бала кайгысы булмады,эчү кайгысы гына булды.Хәзер борчылып йөргән буласың да...Гадилә килү синең намусыңны кузгатты шул.Балалар үсәләр шул алар.Эчеп йөргәндә эзләп килер дип уйламадың .Ни уйлап киләдер бит әле.-дип үзалдына сөйләнеп калды хатыны.
Болай да янган йөрәген телем-телем телгәләде.Азамат ирексездән чыгып, карашын бакчаның аргы почмагындагы бәрәңге сабакларына текәде.Үткән гомерне искә төшерәсе килми шул.Матур яшәлмәгәнен вакыт үткәч кенә чамалыйсың икән.Их!Бәхетле кеше туган туфрагыннан аерылмый инде ул. Монда килеп борын төртер идемени?
Туган туфрак,туган туфрак!Туган туфрагында бәхет бар идеме соң? Булгандыр. Әмма ул бәхетне Азамат күрә белмәде.Адәм баласы гомере буе бәхетен эзли.Әмма нәкъ үзенең бәхетле минутларын гомере үтеп артына борылып карагач кына күрә.Ә шул вакытта нигә күрми ул аны?Нигә бер ярдан икенче ярга бәргәләнә?Буыннан буынга бер үзгәреш юк.Шул ук.Тагын шулай бәхет эзләү кабатлана.Бәхет эзләп күпме хата ясыйлар.Әле гомер шул хаталарны төзәтәм дип,әле бәхетне бүтән тарафлардан эзләргә кирәк икән дип тагын да зуррак гөнаһларга бата да,артына борылып карый.Әнә бит бәхет шунда булган ич!Ул бит артта,хаталар арасында күмелеп калган. Бу язмыш диюләредер инде.
Ул күңел төпкеленнән актарылып чыккан уйларын куалап кабат бакча өстеннән карашын йөртте.Август ае көйдерәсе һәмма нәрсәне өтеп бетерде.Бакчадагы бәрәңге сабаклары шиңеп, кибеп беттеләр.Тирә-яктагы үзәннәр саргаеп,урыны-урыны белән кара көеп,шәрәләнеп калган,Басулар чәчелмәгән.Анда үскән чүп үләннәрен ут төртеп яндырып котылу чарасын тапканнар.Күл тирәли үскән камышлар гына яшел.Үзбәкстан һавасына күнеккән кешеләр андый гына хәлләргә түзәләр,ләкин Волгоградтан сатып алып зур-зур яркалар утыртып, чыпчык башы кадәрле бәрәңгегә күңел һич тә риза түгел.Еллык ризык күчеп кайтканнан бирле шулай куандырмый. Бер начарның бер яхшысы дигәндәй,аның урынына көнбагыш шәп үсә.Май сыгып куаналар.
Йокыдан уянган Гөлфруз белән Раушанны ашатып-эчертеп,бер кат күңелләрен күргәч, әби белән бабай олы юлга чыгарга җыендылар.Әбиләре балаларның өчесен дә бакчадагы күләгәгә чыгарып,тагын бер тапкыр күлгә таба төшмәскә дип нәсихәт укыды:
-Зөлхумәр,кара аны,туганнарың күлгә таба бармасыннар,син олы кыз!-диде.Олы кыз диюе дә бала җаваплылык сизсен дип кенә әйтүе инде ,мәктәпкә дә кермәгән кыз әбисенә ярдәмче булырга тырыша анысы .Үзләре өйдә кия торган киемнәрен рәешнекенә алыштырып әкренләп кузгалырга булдылар.Дөнья хәлен белеп булмый автобус иртәрәк тә килеп җитәр.
Азаматны тынгысызлык ташламады.Кызы килүе сөенеч булса да, хатыны әйткәндәй,ул нинди уйлар белән килә?Юлга чыгар алдыннан телефоннан сөйләшүдән генә берни аңлап булмады.Утыз алты ел гомер узып киткән.Алар Актирәктә аерылышканнан бирле бер тапкыр да күрешмәделәр.Зөбәрҗәт белән кызы артыннан Үзбәкстанга килгәч,хәтта Гадиләне дә күрә алмады.Баламны күрәм дип килеп,шунда эшкә урнашып калды.Аннан Люцияне очратып,тормыш коргач,очрашу насыйп булмады,кызы Зөбәрҗәтнең әнисендә үсте.
Люция белән уңай гына яшәп китсәләр дә,гел ал да гөл генә булмады.Һаман да шул Азаматның мут холкы,бәйсез тормышка ашкынган күңеле Люция күзаллаган тормыштан ерак йөрде.
-----------------------------------------------------------

0 Комментариев