Гадилә 2 дәвамы.

Spread the love

5
(1)
Примерное время на чтение статьи 47 минуты

            Гадилә төнне керфек тә какмый үткәрде .Әнә офык ягы күзгә күренеп яктыра.Кояш бер яктан керде,икенче яктан чыга да башлады.Синең белән без дә йокламыйбыз дип утырган дуслары Гүзәлия белән Камилә,әнә берсе диванда,берсе караватта, яту белән йоклап та киттеләр.

                Җәйгә чыккач,өч чакрым ераклыктагы туган авылына бертуганы белән күрешергә,ата-анасы каберен зыярат кылырга бара торган Гайникамалттәй башка елларны Гадилә янына кунарга Әмин карчыгын калдыра иде.Быел үзен зур кыз итеп саный башлаган Гадилә,бик ышандырып күрше кызлары белән кунам диде.Гайникамалттәй башта карышып маташты:                

               Әкрен генә авыл җанлана.Авылның әле бер башында ,әле бер башында кешеләрнең сөйләшкән тавышлары,сыер мөгрәгән тавышлар ишетелде,Түбән очта Закир абзый тракторын кабызды.

                -Бәй,мин сине уята алмый интегермен инде дип иртәрәк тә кергән булам,син эшеңне бетереп тә куйгансың бит кызыкай.-диде күрше апасы.

                   -Иии,үскәнем,йоклыйсың калган.Уяткан булыр идем әле.Мәктәп бүлгән чөгендереңне дә бетерәсең бардыр бит.

                    Түбәночтан чыбыркы шартлаган тавышлар ишетелде.Гадилә сарыкларны чыгарып, усаллыгын басар өчен борынына каурый кыстырган ата каз җитәкчелегендәге ,мамыклары агара башлаган җиде бәпкәле  гаиләне инешкә төшерде дә,йомылып йоклап яткан күрше кызлары янына ятып йоклап китте.

                        

  • 1

                  Гайникамалттәй сәфәреннән бик күңеле булып кайтты.Төш вакытларына кайтып кергән әнкәсе йорт-җиренең исән-саулыгына сөенеп Гадиләне очындырып мактап та алды.Ул арада өстәл түренә көмештәй түшен киереп ак самавыр менеп кунаклады.Шуны гына көткәндәй ,ак яулыкларын баш өстенә генә чөеп күрше –тирә юлдан кайткан Гайникамалттәйнең хәлен белергә керә башлады.Кергән берсе сүзне Гадиләне мактаудан башлады:

                      -Мин дә шуны әйтермен дигән идем,авыздан тартып алдың Сәлимә.-дип сүзгә кушылды Миңзифа әби.

                        Ни булса да,авыл тормышы үз җаена агыла торды.Бала-чага Митрофановка ягында җиләк пешкән дип көтү артыннан ук төркем-төркем җиләккә киттеләр.Кемнәрдер тау башында кызарып көйгән җиләкләрдән башканы тапмый кайтса,бәхетлеләр уйсу җирләрдә,үлән арасыннан күңел булырлык җиләк таптылар.Ул арада печән эшләре дә башланып китте.

                         -Ярар,юк тек юк инде.Бүген теге олы яландагы казан астына ягарга дип җыйган чикләвек утынын берәр арба булса да алып кайтыйк,- диде әнкәсе Гадиләгә.

                          -Бәләкәй арба белән булмый,ни белән алып кайтыйк соң,син дә малай кеше булып тумагансың бит.Ичмасам мәктәпне бетергәч тракторчы булыр идең,я шуфир…-диде Гайникамалттәй Гадиләнең урынсыз соравына үртәлеп.

                          -Йөрәгемне ярып торма,син башсыздан булыр.Кайарада җитештең әле анысына?-диде Гайникамалттәй чын-чынлап ачуланып.-Мең булмый ул, бер генә була.Ярый ул –бу булмаган,техника кыз бала эше түгел.Яңадан ишетмим ул турыда,ишетсен колагың!

                      -Әнкәй бәләкәй арба белән бармыйк инде утынга ә?-диде Гадилә әнкәсенең суынганын көтеп алгач.Кызының ул арбаны тартасы килмәгәнен сизенсә дә ,Гайникамалттәйнең бүтән җае юк  инде.Ул да аптыраганнан гына шул.

                       Гадиләнең яшьтәшләре арасында бәләкәй арба тартып йөрүче берәү дә юк.Бәләкәйрәк чакта уен итеп тартып йөргән арбадан оныгы туеп туктаган хәзер.Көннән көн һәр эшләгән эшен зурларныкына ошатырга тырышкан үсмернең хәлен Гайникамалттәй дә аңлый да соң…

                      Берничә көн элек,Гадиләнең кулына почтальон хатын бер хат тоттырып китте.Конверт тышындагы адресы тигез хәрефләр  белән язылган хат Гадилә исеменә иде.Кыз беркемнән дә хат көтми,язуы Зәбәрҗәтнекенә ошамаган.Ул хатны кат-кат әйләндереп  төгәл үзенә икәненә ышангач кына,ачып укый башлады.Шакмаклы дәфтәргә пөхтәләп язылган хәрефләр сикергәләп алдылар.Хат Гадиләнең әтисеннән иде.Менә сиңа мәәә!Моны әнкәсе белсә,”туй үткәчтен дөмбергә!Үстереп бетергәч бу пропашшайга бала кирәк булганмени әле” дияр инде.Бүген шул хатны ,ни булса да булыр дип ,әнкәсенә укырга булды.Хат дигәч,әнкәсе Зөбәрҗәттән дип җайлап утырып тыңларга әзерләнде.Гадилә бераз дулкынланып ,тигез тавыш белән хатны укый башлады.

           Исәнме кызым Гадилә!Сиңа сагынычлы сәламнәр белән…

            -Әнкәй сабыр ит,хат бит Зөбәрҗәт ападан түгел.Алга таба тыңла!

           Әнкәсе сәерсенеп бар игътибарын Гадиләгә төбәде.

…сәламнәр белән әтиең дип белерсең.Сиңа сәламне тагын Люция апаң,Алмаз,Айрат,Гөлназ туганнарың да юллый.

              -Бәрәкалла!-дип Гайникамалттәй тагын Гадиләне бүлдерде.-әллә нинди туганнарың бар икән,Зөбәрҗәттә өч урыс малае,монда тагын өчәү!Иии,тамаша!

Үзем аллага шөкер,әйбәт кенә эшләп йөрим.Люция апаң да декрет ялыннан чыгып эшли башлады.Сине үстерергә генә җаебыз бар.Аннан соң, Сәрбиҗиһан әбиең дә, Гадиләне алып килсәгез мин дә барыр идем сезнең янга ди.Белгәнемчә ,кызым,син әниең белән яшәмисең.Риза булсаң,мин сине үз яныма алыр идем.Монда минем янда сиңа да уңай булыр,мин дә тынычрак булыр идем…

            Дәфтәрнең куш битен тутырып язылган  хат, Гадиләне нормаль гаиләдә яшәтү,рус мәктәбендә укыту һәм мәктәпне бетергәч институтка кертү турындагы хәбәрләре белән дә бик кызыктыргыч иде.

                  Ул быел эштән бушаган арада вакытын өй артындагы карт чаган төбендә үткәрергә көйләде.Бабасыннан калган утыргычта аркасын чаганга терәп утыра да,уйга чума.Ә уйлар көннән көн күбәя.Бу әтисенең хаты тагын авыртмаган башка тимер тарак булды.Дөньялар тып-тыныч иде,үз җаена көндәлек мәшәкать белән яшәп яталар иде.Әнкәсенә әйтми калдырсаң тагын ярамас кебек тоелды.Ул аны һәрчак ачулана .Гадиләнең әтисен ачуландырасы килми.Менә әйтте!Я,нәрсә булды?

               Әтисеннән  килгән хат аның өшеп куырылган җанын барыбер җылытты.Димәк еракта булса да,аның бер якын кешесе бар.Алимент акчасын даими җибәрә алмавын да кичерде ул аның.Җавап хатын да озакка сузмыйча,әңкәйнең берүзен калдырып китә алмыйм дип язды.

  • 2

                   

              Куырылып кипкән печәнне авылга күпер эшләргә килгән тракторчылар алып кайтып бирделәр.Көндез өйсәң он-талкан булып ваклана дип Гайникамалттәй белән Гадилә аны кичке сүрәндә сәндерәгә тутырдылар.

                -Кызым,көтү сиңа кала инде иртәгә,-диде Гайникамалттәй-без көтү киткәнче кузгалырбыз.

Гадилә.

                   -Иии,менә Сәлимәттәйнен килене су чиләген чөмәкәй тутырып  кайткан,әллә кая йөрисе юк,унтугызынчы кварталга гына барыгыз диде.Сәлимәттәй белән “әһ”дигәнче җыеп кайтабыз аллаһы теләсә._-диде Гайникамалттәй кичке чәй өстәле янында.-Галәмәт күп икән.

                 Ул кинәт елауыннан туктады да,өмет белән килгән ягына карады.Әйе,әнкәсе кайткандыр инде.Шулай дип уйлау аның суык алган тәнен җылытып җибәргәндәй булды.Тизрәк өйгә ашыкты.Яңгыр сибәләп яууга күчкән.Бакчага чи бәрәңге сабагы исе җәелгән,шифер белән ябылган мунча түбәсе иләк кебек тишкәләнеп беткән.Гадилә башка корылмаларны да күздән кичерде.Һәркайда шундый күренеш.Бакчада ихаталарын карарга чыккан күрше-тирәләр күренде.Ул йөгерә-атлый өенә кайтып керде.Ишеккә кысылган аягы әрнеп сулкылдый.Әмма әнкәсе кайтмаган иде. Инде нишләргә?Кая барырга?   

                   -Син бик бетеренмә,бала!Кайтырлар.Бала-чага түгел бит,гомерләре шул урман-болында җиләк-җимеш җыеп үткән.-диде Локман бабай

           Җиләккә киткән ике әби ул көнне күренмәде.Гадилә шомланып,кичкә тикле аларны көтте.Пыскаклап яууга көйләгән яңгыр туктамады.Сабыр бул,дип Гадиләне юаткан Затия апасы да, Нурисә апасы да кичкә таба әбиләр киткән урманга барырга дип киңәштеләр.Менә кайтып керерләр дип көткән күрше-тирәнең минутлар үткән саен өметләре өзелгәне сизелә иде.Һәркайсының телендә исән булсыннар дигән теләк .Гүзәлиянең ике абыйсы атка атланып унтугызынчы кварталга киттеләр.Кайгырудан җанын кая куярга белмәгән Гадилә әнкәләре киткән юлдан китте.Аңа барма диюче булмады.”Аллам, исән генә булсыннар,исән генә булсыннар!Ходаем ярдәмеңнән ташлама!Син аларга дөрес юлларны күрсәт!Бәла-казалардан сакла,ходаем!”Калтыранган иреннәр туктаусыз “Алла” сүзен кабатлый.Гадилә үзе кабатлаган сүзләргә игътибар итте.Күрче,әнкәсе аллаһ сүзен кыстырып сөйли башласа,һәрчак мәктәптә укытучылар сөйләгән дәлилле сүзләр белән “алла юк ул”дип каршы төшә торган Гадилә аллага сыена,алладан ярдәм сорый түгелме?.Әнкәсенең сүзе дөресме әллә?Яклаучы,саклаучы,сыендыручы аллаһмы?Акылдан язарлык!Гадиләнең беркеме юк.Ул аллага сыена,аңа ялвара!Аның соңгы өмете,соңгы терәге-аллаһ!Я,аллам!Ташлама! Якынымны,бердәнберемне алма!Аңа туры юлларны күрсәт!Мин белер –белмәс көе сиңа беркайчан да тел тигермәм!Сиңа тел    тигерүчеләрдән,денсезләрдән сине саклармын,яклармын!Юктан бар итүеңне,чиксез кодрәтеңне танырмын!Тәнемдә җанымның соңгы мизгелләренә тикле синең бөеклегеңә табынырмын!Минем ялваруларымны ишетсанә бер аллам!

  • 3

                              

             Урман-авылның яшәү чыганагы.Кыр ягы авылллары ,урман куенына сыенып утыручы авылларга караганда кайтышрак кебек тоела Гайникамалга. Аларны ачлык елларында да,һәр адым саен ач үлем сагалап торган афәтле сугыш елларында да мәрхәмәтле ана кебек урман үз кочагына алды;ашатты ,киендерде,җылытты.Өметләре өзелеп,җаннарын кая куярга белми килеп егылганда,беркем белергә тиеш булмаган серләрен сыйдырып юатты,күңелләренә яшәү оеткысы салып җибәрде.Һаай урман!!!Синең һәрбер агачыңны сыйпап үстерерлек,һәр куагына табынырлык!Күпме кешене мәкерле үлемнән алып калдың син,һәр төр үләнеңдә сырхау-чирләргә дәва бар бит! Уйласаң уелып китәрлек!Моңа кадәр ничек яшәгән булса,бүген дә урман үз көенә яшәп ята.Җәй буе һәмма төр нигъмәтләре белән иренмәгән һәр адәм баласын юмарт кулы белән сыйлый.

              Анда килеп керү белән ,урманның хозурына бер ара җайлашып,иркенәеп атлаган әбиләрнең сүз сөреше табигый ки, үткәннәргә борылды.Һәрбер хәтирә,яхшымы ул,яманмы ул- аларның үткәне бит.

               -Истә Гайникамал,инеш сулары корып,авыл буалары кипте бит.Чәй суына түбәноч чишмәсенә йөрдек.Урманы өскә авып торса да ,эчәр суга интегеш инде бездә.Ут-күздән сакласын ходай.

                  -Кырый басу түрендә,урман итәгендә таптым бит мин аны.Кендеген кискәндә әле син дә урак белән  кулыңны кистең,Фәүзиямнең кендек әбисе дә син идең бит Сәлимәттәй.

                    -Бала тапканда да тынгылык бирмәде шул,чырайсыз Смелов.Үзе дә дөмекте , озак тотмадылар ул уполнамучны шуннан соң.        

                       “ Ләә хәүлүәләә куәтәә!”дип әбиләр башларыннан шуышкан яулыкларын маңгайларына тартыбрак куйдылар.Ярларына сыеша алмый актарылып аккан дәрья кебек биниһая тизлектә килгән болытның алдыннан урманны яман шаулатып каты җил исте.Ул да булмады,җил давылга әйләнеп,кайдадыр шартлап агачлар сынды,баш түбәсендә генә яман дөбердәде.

                   —  Сәлимәттәй кайтыр юлга чыгыйк булмаса.Алла,әстәгы фирулла,тәүбә,тәүбә!бу яңгыр юньлелек белән килми ахры,исән чакта кайту ягын карыйк.-диде Гайникамал кат-кат бисмилласын укып.Сәлимә әби  дә куркынып, кураларның куе өлешенә сыенып, Гайникамалны үзенә якынрак утырырга әйдәде.

                         Урман тоташ гүэлдәүгә күчте.Кисентенең әбиләр утырган җиреннән ерак түгел,нишләптер киселми калган галәмәт юан усак төбе-тамыры белән актарылып ауды.Ә бөтен тереклек өзелеп көткән яңгыр гына күренмәде.Куралар арасында куркынычсызрак кебек,өскә агач авар дип куркасы юк.Әмма ачыклыкта ялт-йолт килгән яшен нәкъ җиләкчеләрнең өстендә һич туктамастан һаваны яра.

                            -Я,алла!Бозы үтә бугай,иншалла яңгырына түзәрбез,тоз түгел эремәбез.-дип җиңел сулап куйдылар.Әмма иртә шатланганнар.Тоташ яууга көйләгән яңгыр туктарга уйламады да.Минут эчендә киемнәре сыгып алырлык булган әбиләр салкын яңгырдан бөрешеп туңа башладылар.Алар яртылаш кына тулган чиләкләрен тотып кайтыр тарафны табарга тырыштылар.Ары сугылып,бире сугылып сукмак эзләделәр.Сукмак табыла торды.Әмма әз генә атлауга,ул я бетеп китә,я авыл ягына кайта торган җиргә ошамаган ниндидер билгесез ешлыкка барып керә.Әбиләр туктап киңәшәләр дә,янә моңа кадәр барган сукмакларын ташлап, икенче юнәлеш сайлыйлар.Инде җиңел сулап үз авылыбызга кайта торган юл дип хәйран гына юлларын үрчеткәннәр иде, урман кисүчеләрнең тракторы аркылы үтеп ,төпләнгән агач тамырлары өелгән  яңа кисенте башына килеп чыктылар.

                         — Аллага тапшырдык Сәлимәттәй!Мин дә шулай уйлыйм.Шулай итик ,булмаса.Салкын җанга үрмәли,җәйге яңгыр димәссең.-диде Гайникамал аның сүзен куәтләп.

                    -Бу сулыкның бетәсе юк Гайникамал ,әйдә яхшы чакта борылыйк без,теге трактор эзен югалтмыйк.-диде Сәлимә әби.Кире борылып трактор эзенә килделәр дә,юл читендәге чикләвек куакларына асылынып су тулган чокырны чак чыктылар.Кара урман эчендә,явып торган яңгыр белән вакытның күпме икәнен да чамалавы кыен.Алар уенча вакыт шактый булырга тиеш.

                          — И Сәлимәттәй генәм…аллага шөкер!котылдык болай булгач.-дип борылып эндәште Гайникамал,салкын яңгырдан шәмәхәләнә башлаган иреннәрен чак кыймылдатып.

 Алда каралып торган өй,каралты-кура түбәләре күренде.Бу әбиләрнең авылыннан биш-алты чакрым сулдарак урнашкан күрше мари авылы иде.

                  

  • 4

                 Боздан зыян күрүчеләр аларның авылы гына булмаган икән.Зыян күрүчеләргә һәр җирлек исемлек буенча ,кайсына  шифер,кайсына калай алып кайтып,эштәгеләргә хезмәт хакыннан тотып,пенсионерларга кулдан акча түләү шарты белән ярдәм оештырдылар.Һәй сөенде халык!Дәррәү эшкә ябыштылар.Югары очтагыларга да чират җитте.Шифер төягән трактор борылыштан күренү белән Гадилә уктай атылып:

                  -Әңкәй китеп җитәләр,чык инде,-дип сулышы кабып кереп җитте.

             Кичтән  шиферга тотарга дип хәстәрләп куйган акчасын учында йомарлап трактор янына ул да ашыкты.Инде кичә үк шифер алу бәхетенә ирешкән күршеләре кайсы өй түбәсенә, кайсы абзар-кура түбәсенә тотынган.Шәт,Гайникамал да мунча түбәсен берәр мәрхәмәтлесеннән яптырып алыр аллаһы теләсә.Өй түбәсенә зыян- мазар килмәгән.Анысын Шәйсолтан үзе җилкенеп дөнья көткән заманнарында ук калайга алыштырган иде.Абзар түбәсен чүмәләләп өйгән печән саклаган.Ә менә мунча түбәсе Чалыш Яркәй иләгенә әйләнгән иде.

                     -Бу соңгы шиферлар Бәдри абый малае Шаһитка,ни дип кирәкмәгән кешедән акча алып торасың.Җир җимертеп колхозда эшләгән кешене шиферсыз калдырабызмени?Башың бармы синең? -дип Гайникамал ягына күз дә салмый җикерде.Яшь кыз җитәкчесенең кычкыруына кыенсынып,кулларын пешергәндәй кабаланып  Гайникамалның акчасын кире бирде.Гайникамал телсез калды.Йөзе бурлаттай булып,башы шауларга тотынды.Әйтерсең ул колхозда бил бөкмәгән.Я, алла!Йөзенә пычрак аткандай булды бу!Бар икән күрәселәре!Ул бәндәгә аның ни дә булса аңлатырга түгел,кайтарып бер сүз әйтергә дә хәле юк.Нишләргә белми баскан урынында таптанып торды да,яшенә төелеп,әкрен генә өенә атлады. 

                     Я аллам,нишлим мин?Шул каһәр суккан шифер өчен кара гүрләргә кереп бөтен өметен,ышанычлы саф карашын миңа төбәгән фәрештәдәй  сабыемны шушы мәрхәмәтсез дөньяда япа-ялгыз калдырыйммы? Үземне кулга алырга кайлардан көч табыйм соң? Я аллам,мәдәт бир!Сабырлык бир!Балам хакына яшәр өчен көч бир!

                    -Я балам,елама безнең күз яшьләренә тормый ул шифер.Аллаһы тәгалә барыбер безгә уңын бирер.Сиңа җебергә ярамый.Юк,юууук!Бу җебегәннәр дөньясы түгел.Нык бул,кызым!Әле сиңа дөньяда яшисе дә яшисе.Их!Бабаң иртә китте шул.Сугышлардан да исән кайткан иде бит югыйсә.

               

  • 5

                 -Син бәхетле,Шәйсолтан,миңа,әнә Серафима,кемгә ышанып кайтасың,өй өскә ишелергә тора,өч ачлыктан киселгән бала,син дүртенчесе буласың,-дигән.Чак “кайтма” дип кенә язмаган.Әнә Кондратьевныкы боргалап тормаган,анда инвалидларны карый торган интернат бар икән,шуны табарга тырыш әле дип язган.-дип көрсенде госпитальдә ятаклары бергә туры килгән Паша Соболев.Сөенде Шәйсолтан,мендәренә капланып үкседе.

                 Болай булгач яшибез,Гайникамал,теттереп яшибез дип сөенде Шәйсолтан.Бәләкәй арбаны үзе тартып Гайникамал белән янәшә атлады.Хатыны ничек кенә ялынса да ,ул арбага утырмады.Район үзәгенә кайтып кергәндә,киселгән аягы чи ярага әйләнеп ,кат-кат бәйләнгән чүпрәкләрдән кан саркып,касмакланып каткан  иде.

                            

  • 6

                   Гадиләләр кышкы каникулга туктагач ата-аналар җыелышына барды Гайникамал. Ул җыелышны  ярата әнкәсе.Кемнең баласы ничек укый,нинди һөнәре бар,нинди дәресләрдә ничек утыра ,барысын вәземләп сөйлиләр укытучылар.Тәртип ягы аксаучыларны да,дәрескә соңга калып укытучы белән әрепләшеп утыручыларны да исемләп атап үтәләр.

                Шул җыелыштан соң,Гадиләнең унынчы класска тикле укырга тиешле икәне төгәл хәл ителде.Гайникамал Гадиләгә сигездән соң китәм дип авыз да ачтырмады.Җыелышта мактап телгә алдылар дигәч тә бик очындырмады да:

              Сигездән китү уе,шул әнкәсен жәлләгәннән килгән иде инде Гадиләгә.Укырга теләге бар кызның.Физика,математиканы бик бүрттерә алмаса да,башка фәннәр аңа җиңел бирелә.Әдәби китапларны укырга ярата.Кайчагында төннәр буе укып утырган Гадиләне әнкәсе күзеңне бетерәсең дип ачуланып туктата.

                     

  • 7

                      

  • 8

                 Менә тагын ачы бураннары,каты салкыннары белән кышлар үтеп китте.Быел кыш карлы булды.Имтихан елы булгач,алтмыш градус салкын булса да дәрес калдыру юк диде мәктәп директоры.Бер көн калдырмый укуга йөрделәр.Инде тышта күңелләрне җилкендереп кояш балкый.Бүген язгы каникулның беренче көне.

               -Әкълимә килене бик нык әзерләнгән,ходай кабул итсен.Бик күп ахирәтләремне күрдем.Ииии!Озын кыш буе түбәночка төшмәдем бит.Сагынышканбыз.Ашка Сәмигулла карчыгы Фәрдия дә килгән иде.Бик якын иткән ахирәтем бит.Аерыла алмый сөйләштек.-диеп үзалдына елмаеп тезде әнкәсе.Бер тын сулышын тигезләп алгач:-Ииии,аның бәхеткәе ,кызым,бәхете аягына уралган.Балалары тәүфыйклы шул,балалары.Менә колагыңа киртләп куй,тәүфыйк белән бәхет һәрчак янәшә йөри.Тәүфигың булса,әбизәтелне бәхетең була.Олы кеше сүзен тыңла,олы кеше синнән күбрәк яшәгән,кайда ничек икәнен ул синнән әйбәтрәк белә.Яшьләрнең дәрманы белән өлкәннәрнең акылын бергә бәйләп яшәгәндә генә эш үрчи,яшәү мәгънәле була.-дип нәсихәтләрен дә җиткерергә онытмады.Әле күңеленә хуш килгән нәрсәләр аның белән генә бетмәгәнен искәртеп,почмактагы сандыгы өстендә хәйран гына үзалдына елмаеп  утырды да сүзен тагын дәвам итте,-Бу юлы да миңа тапшырдылар коръән укуны,аллага шөкер.Камәрттәй белән тиң итеп күрүләренә куанам инде.Мәкамең матур дигән булалар да…Иии…Камәрттәй дә инде”чирләберәк торам әле”дигән булып, җайлап кына юл куеп тора .  Ярар,мин чын күңелдән тырышам инде,хата-кимчелекләрен төзәтеп кабул итсен аллаһым.

                 Гадилә коега суга чыгам дип кузгалды.Җиһан буйлап бөтен хутына яз атлый.Урамдагы кышкы чана эзеннән гөрләвекләр йөгерә. Электр чыбыкларына сыерчыклар тезелгән,затлы каурыйлары кояш нурларында ялт-йолт килә.Иске дип тормадылар,быел да бабасы ясаган ояга сыерчыклар килде.Эшләре бик тыгыз:тырыша-тырыша оя чистарталар.Гадилә артына борылып үзләренең сыерчыкларына күз төшерде.Оя тирәсендә ыгы-зыгы юк,димәк алар да ахирәтләре белән чыбыкта гапләшеп утыралар.

                -Бүген шәп кино кайткан ,чыгасызмы?-дип башлады сүзен ул.Түбән сыйныфларда укыганда сүз әйтмәгән әнкәсе хәзер клубка барам дигәнгә дилбегәне кыскартты.Гел концертта катнашып,репетициягә барып йөргән кызына “инде җитәр,кызның исеме кыл өстендә, ул клубка йөрүеңне туктат”диде.

              -Әйбәтләп сорасаң,нигә чыгармасын,сорап кара.

             -Иии,Гайникамалттәй дореволюционный кеше инде ул.Аның тормыш кануннары башкачадыр.Ярар,аннан сорап мин сине үзем кереп алырмын.-дип шаяртып,телен чарлап торган булды Раил.

                 -Бәләкәй генә дә кыенсынмыйсың ичмасам,берүзең ике егет уртасында кайчаннан бирле…Кит аннан, әзрәк инде тыйнаклыкны һич аңламыйсың.

                    -Каршы әйтеп тор тагын!Ни булганын үзең аңларга тиеш.Кешенең матурлыгы күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә.Бу борынгылар сүзе.Син инде җиткән кыз.Ярамый алай.Әле беркөнне дә Гандәлифә апаң килеп утырган иде.”Гадилә Җиһангирның уртанчысы белән урамны яңгыратып көлә-көлә укудан кайтып бара” ди.Туктатам әле мин сине авыз күтәреп көлүеңнән.Кыз кеше ул,авызын тотып тыныч кына көлә.Аннан соң,иптәш кызларың бетмәгән,үзеңнән олы егетләр белән кайтмасаң.Килмәт белән ике ара бәләкәй түгел,ни булмас,урман арасыннан кайтасыз,шыр ялан аркылы үтәсез.Алдыңны-артыңны карап йөр,аркаланыр кешең юк.

                 

  • 9

                        Уку елы  башында сыйныфта таркауланып йөргән Гадиләләр сыйныфы имтиханнар башлангач тупланып,бергә йөри башладылар.Бу аларның беренче имтиханы.Бергә барганда имтихан сорауларының авырларын бер-берсенә аңлаталар.Шпаргалка дигән бик тә “уңай” ярдәмчене кайда,ничек урнаштырсаң файдаланып булганын сөйләшәләр.Гаять җаваплы сынау сыйныфны берләштерде.Консультацияләр көн аралаш булды.Инде болай да ятланып беткән темалар дип тормады Гадилә, берсен дә калдырмый йөрде.

                     Ниһаять алда соңгы имтихан ,аннан соң сабантуй җитә.

                      Өй эче кайнап тора.Өстәлдә кайнар самавыр,сый-нигъмәт мулдан куелган.Әнкәсенең Зөбәрҗәт кайтуына дип әзерләгән тәм-томнары өстәлгә тезелгән, тозлап куелган ите тәмле исләр чыгарып чуен казанда кайнап утыра.Үзе мич каршында табагач белән  нәрсәдер тыгып ята.Шул арада өстәл артындагыларны кыстап алырга да онытмый.Аның әнис алмасыдай алсуланган йөзеннән әйтеп кенә аңлатып булмастай шатлык-сөенеч балкый.Алты яшәр юлдан кайтса,алтмыш яшәр хәл белер дигәннәр бит борынгылар.Күрше-тирә,авылдаш әбиләр,апалар Зөбәрҗәтнең кайтуын ишетеп килгәннәр.Һәрберсе аның тормыш хәлләрен,юл мәшәкатьләрен сораштыра,белешә.Авылдан чыгып китеп каядыр урнашканнарны искә алалар,соңгы елларны мәрхүм булганнарны сагынып елашалар.Өйдән халык кичкә тикле өзелмәде,бары тик мал-туар кайткан тавыш кына аларны өйләренә кайтырга икәнен искәртте.Килүчеләр Зөбәрҗәтне һәрберсе  алдагы көннәргә, китәр вакыт җиткәнче кунакка чакырып таралыштылар.

                       Зөбәрҗәт Гадиләгә бу юлы да күлмәк алып кайткан.

                    -Иии… кызым ,бер дә кешлеккә киярлек күлмәгең калмаган иде…менә сиңа  агай,кая карыйк әле ,-дип якынрак килеп басты.Күз явын алырдай матур күлмәкне күреп Гадиләнең күзләре ут булып янды..Сөенечтән җиңелчә дерелдәгән куллары белән сак кына күлмәккә үрелде.Ул үзенең шул күлмәкне киеп урамга чыгуын күз алдына китерде.Аларда мондый матур күлмәкне бары тик сатучы кызы гына кия.Алай дисәң,былтыр аңа да эләкте сатучы кызы кия торган күлмәк.Аңа да сатучы Җиһангөл апасы Зәлия белән пардан түшләрендә перламутр сәдәфләр елкылдап торган күлмәк биргән иде.Гадилә кинәт сураеп үсеп китте дә,күлмәк бик тиз бәләкәйләнде.Иртәгә соңгы имтиханга киеп барсамы…,менә шәп була!Барысының да күзләре Гадиләдә генә булачак.Менә бәхет бу ичмасам!Күбәләк канатларыдай җиңле,аяз күк төсендәге ,түшләре тыйнак кына уелган ситсы күлмәк Гадиләне бөтенләе белән сихерләде.Их..!.алар Зөбәрҗәтне сүккән булалар.Менә кара инде, Гадиләгә нинди бүләк алган!Каян мондыйны ала белгән!Бу бит…бу бит!Мондый беркемдә дә юк! Күлмәк нәкъ тә Гадиләнең күзләре төсендә.Әнкәсе аңа күзләреңнең төсе Зөбәрҗәтнеке,ә сөрмәле күз кабаклары әтиеңнән ди.Кыз мизгел эчендә кечкенә чагында Зөбәрҗәт белән җитәкләшеп матур күлмәк күрсәтеп урам буйлап йөреп кайтканын күңеленнән уздырды.Ул вакытта да апасы аңа  күлмәкнең иң матурын алып кайткан иде бит.Әнкәсе никадәр генә дөньяда яшәү газап ул дисә дә,аның матур,рәхәт мизгелләре күбрәктер.Менә Гадилә бүген күкнең җиденче катында бәхет диңгезендә йөзә.

                  Тынлыкны Гайникамал бозды:

               -И әңкәй!Чамаладым да соң,шулай зур үскәндер димәгән идем.-диде ул җилкәләрен сикертеп.-Ярар,шәһәр кызлары моннан да кысканы кияләр әле.-диде ул ничек тә хәлне җиңеләйтергә теләп.Гадилә дә җиңел сулап Зәбәрҗәт белән килешкәндәй итте.

             Әнкәсе дә кунаклар кайтканнан бирле,сөенеп,канатланып йөри.Оныкларының әле берсен,әле икенчесен алдына алып сөя.Алар кайтканчы урыс малайлары дип кенә сөйләгән әби,балаларны исемнәре белән яратып дәшә.Икесе генә булганда җай гына,тыныч кына аккан тормыш,Зөбәрҗәтләр кайткач ияләнелмәгән җанлылык белән  кайнады.Нинди рәхәт икән бит,туганнарың белән ду килеп яшәү!

  • 10

     

          Зөбәрҗәтләр киткәч Гадилә күзгә күренеп боекты.Әз генә буш вакыты булса,китапларын ала да бакчага ашыга. Бүген аның китап та укыйсы килми.Ул моңсу карашлары белән тирә-якны күзләде.Бакчада аңа бөтен нәрсә бабасын хәтерләтә.Әнә бакчаның иң кояшлы урыны.Анда бабасы тәмәке утырта иде.Әрекмәндәй зур яфраклы тәмәкеләрне мунча алдында күләгә дә киптереп, сөян тактадан ясалган тартмада өй чормасында саклады.Әнкәсе былтыр гына шул бабасыннан калган тәмәкене Әхмәтхафиз бабайга биреп җибәрде.Гадиләнең күңеленә тәмәке исе-бабасының исе булып уелган кебек .

                    Оя бушап калды.Гадилә кошчыкларның исән-имин очып китүләренә бер сөенсә,алардан аерылуны да авыр кичерде..Кыз карлыган төбенә утырды,ә күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь коелды.Кошчыклар нинди бәхетле!Әти-әниләре белән биш бер туган чиксез киңлеккә очтылар.Ах..!Нишләп Гадилә шул кошчыкларның берсе булмады микән?Хәерле гомерләр,хәвефсез очышлар насыйп булсын сезгә,газизләрем!Аның баш очыннан аккан бөдрә болытларга утырып еракка,күз күрмәгән якларга китәсе килде.Ул якларда һәммә кешеләр дә бик бәхетле яшиләр кебек.Гадиләнең күңеленә авыр минутларда Ташкент вокзалында әтисе белән әнисе җитәкләгән зәңгәр бантиклы кечкенә кыз күз алдына килеп баса.Аның ваемсыз,чыркылдап көлүе колагында яңгырагандай була.Менә ул кыз ичмасам җир йөзендәге иң бәхетле баладыр.Елауның сәбәбе кош балаларыннан аерылу микән?Кошларның да язмышы нәкъ кешеләрнеке кебек икән ич!Туа,үсә,канат яра,очып китә.Ул аларны шул кадәр якын итеп,яратып күзәтте,һич икеләнми үз тормышының бер өлеше итеп кабул иткән иде.Алар белән юану да кызга күпмедер юаныч,моңсу дөньясына азмы-күпме җете төсмерләр өстәде.Канат ярып зур дөньяга очканда әти-әниең булу нинди  бәхет!

  • 11

                

               Ул беренче тапкыр тугызынчы сыйныфта шундый озын тәнәфестә биергә чыккач күрде Вилданны.Укытучылар бүлмәсенә каршы  ишек төбендә торган унынчылар арасындагы ят егетне аның карашы ничек эләктереп алды,аны Гадилә үзе дә аңламый калды.Әмма уртага чыгып әйләнгәндә сыйныфташы,Килмәт кызы-Кадриядән сорамый булдыра алмады:

            Гадиләнең исе китеп сораган егет хакында Кадрия гади генә итеп аңлатты:

              Көннәрдән бер көнне Гайникамалны гаҗәпләндереп Гадилә шундый сорау бирде:

             Гайникамал үзе дә аптырады;ничек шушы көнгә кадәр кызы белән бу хакта бер генә тапкыр да сөйләшмәде микәнни?

            -Иии кызым,без хәзерге яшьләр сыман клубларга чыгып яр сайлап йөрмәдек шул.Безгә тормыш юлдашларын әтекәйләребез,инәкәйләребез сайлады.Ә без ,җитеп килүче кызлар, сандык тутырдык,ягъни бирнә әзерләдек.Мендәр тышы,чаршау,кашага чиктек,булачак тормыш юлдашына аяк чолгауына кадәр әзерләдек.Мин бабаңны беренче тапкыр кыз ярәшергә килгәч кенә күрдем. Анда да әле чаршау ачылып ябылганда бер генә мизгел булды ул.Әле дә исемдә:күңелемә ягылу өчен шул да җитте.Мин аны шунда ук кабул иттем.Инәкәем, менә кызым насыйбың шул була инде дигәч,”иии…инәкәем бик зур гәүдәле бит соң ул” дигәнем исемдә.”Балам,уең бер булсын ул,буең бер булмаса да ярар!”диде.Ни кадәр дөреслек шул бер сүздә!

           -Мин белмәдем,мин ул чакта унсигез яшьлек кыз бала каян белим.Күрше авыл Шәмсетдин картны әтекәем белгән,аның нәсел-нәсәбен белгән.Тормыш корганда беренче урында нәсел-нәсәп.Дөрес,аттан ала да туа,кола да туа.Әмма әткәйләр кемнең кемгә туры килгәнен белгәннәр шул.

               Гадилә тугызынчы классны түгәрәкләп,уңышлы  бетерүенә сөенеп йөргәндә Әхмәтхафиз бабайлар күршесе Кәшифә апа килеп керде аларга.Әнкәсен бик үз итә ул апа.Урамда Гадиләне очратса да,хәлен сорап сәлам әйтергә куша.

               -Ашыкма апаем,син дә кирәк әле миңа,- дип аны да туктатты.

               -Гайникамалттәй кызың тугызны бетерде,аллага шөкер.Олы ярдәмчең бар,-диеп сүзен башлады.-Әле мәктәп директоры белән силсәвит килеп киттеләр.Быел Кәшифә апа балаларның җәйге лагерын сезнең авылда оештырырга уйлап торабыз,ашарга пешерергә сезгә әйтербез инде диделәр.Мин ни, сөенеп ризалаштым.Яныңа берәр ярдәмче дә тап дигәч, уема беренче Гадилә килде.Син каршы булмасаң инде.

               -Мәктәп директоры да хуплады.Бик әйбәт, эшли алыр ул кыз,- диде.-Үзең ничек уйлыйсың соң Гадилә?-дип Кәшифә апасы карашын Гадилә ягына борды.Аңа нәрсә,ул  риза инде:

               -Ике сменаны бер ай эчендә ябабыз инде,азмы-күпме акчасы булыр.-диде Кәшифә-Иртән эшкә сәгать алтыга киләсе.Төне буе клубта йөри алмыйсың инде.

                   Ә кызга бик тә ошый шул Вилдан.Яратумы ул,мавыгумы ?Әле ул аңламый,әмма аңа Вилдан янында бик рәхәт.Аны уйлау да рәхәтлек бирә кыз күңеленә.Эшли башлагач Кәшифә апасы да кыз күңеле буш түгел икәнен чамалап алды.Кичә  Вилданнарга  аттестат тапшырдылар,сыйныф белән бергә үткәргән соңгы бәйрәмнәре.Гадиләнең уе гел шул хакта.Кәшифә апасы белән дә шул туры да сөйләшеп алалар.Эшләре тыгыз : лагерь балалары кайтуга төшке аш өлгертергә кирәк.Кинәт капка төбенә Иж планета мотоциклы килеп туктады.Кухняда Кәшифә апасы белән бәрәңге әрчеп утырган Гадилә күтәрелеп тәрәзәдән карады.Кәшифә апасы да кем йөри анда дип тәрәзәгә үрелде.Гадиләнең йөзенә елмаю җәелде:

               -Апаем озак тоткарланма,төшке ашны җитештерәсе бар,бүген балалар кардон буена гына киттеләр.-дип кычкырып калды.

              — Сәлам Гадилә!-диде ул бик җитди генә.Аннан соң,сөенеп,йөгереп чыккан кызга карап,уфтанып алды да-Китәргә кирәк Гадилә,саубуллашырга дип килдем,-диде.

             -Кая китәсең,Вилдан?-диде ул аптырап.

           Менә шулай кинәт кенә аерылышырга әзер булмаган егет белән кыз ни сөйләшергә дә,нишләргә дә белми,баскычка утырып башларын игән килеш тын калдылар,сүзләр сүзгә ялганмады.Нигә шулай тиз,нигә шулай кинәт?Бу дөньяда Гадиләгә кемнең дә булса кадерлесе булып,кемнең дә булса яратуын тоеп яшәргә ярамыймени?Аның керсез саф күңеленә әнкәсе белән беррәттән тагын бер җандай кадерле кеше урын алган иде.Нигә ходай аларны аера? Нигә шулай тиз?Кызның күңелендә шундый уй кайный.Шул җавапсыз сорау бәгырен телгәли.Урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләр аларга карап үтәләр. 

            -Аңлыйм Гадилә.Исән бул!Мин сиңа язармын.-диде дә ,каяндыр килеп чыккан кыюлык белән кызны кочагына алып,  иреннәреннән үпте.Кыз моңа әзер түгел иде.Ул аннан тартылып койма аша урам якка карады.

             Аерылышу шулай  бик тиз,бик сәер генә булды.

             -Шушымени инде синең төн йокыларыңны калдыручы?-дигән сораулар белән күмеп ташлады.Гадилә дә сөйләшү кайгысы тамчы да юк,кул аркасы белән яшен сөртеп азапланганын Кәшифә апасы күреп-әллә елый да инде,Килмәтнеке дидеңме әле?- дип туктаусыз сөйләнде.

           -Ярар,ярар!Балавыз сыгып утырма!Әле дистәләп булыр андый егетләрең,-диде нигә килгәнен белгәч.-Себернеке булгач,яшәсен себерендә.Сиңа монда яшисе.Әле укуыңны бетерәсең бар.Хәзердән үк егет дип елап торсаң…Күз яшьләрең бик күп кирәк булыр.Кысыр хәсрәт нигә кирәк сиңа.-диде.

            -Әле укуыңны бетергәч кайтып алырмын дигәндер әле.Гайникамалттәй нишләп бетәр?Аның хакында уйлыйсыңмы соң син?Ул нишләр менә?

              -Их,сабый гына шул әле син!Дөньяның агын,карасын аера белмисең.

       

  • 12

                   Сентябрь урталарында башланган яңгырлар кара көзгә тикле сузылдылар.Аннан яңгыры карга тоташты.Көз салкын һәм карлы булды.Октябрь бәйрәмендәге өмәләрдә каз юар өчен   бәке  ачучылар бозның калынлыгы яртышар метр дип зарландылар.

            

  • 13

                 Февраль башында бер дипломат апельсин төяп Вилдан кайтып төште.Кайтам дип язганына ышанып җитмәгән иде Гадилә.

                        Шул ил белән бергә сагынам

                        Яшьли сөйгән иркәмне.

                 Февраль бураннары котырып-котырып авыл урамнарын аклыкка төргәндә очрашуларына сөенеп,җирдә бәхет барлыгына бер-берсен ышандырып йөрделәр дә йөрделәр .Тыкрык башына ышыкка туктаган ат алдына салынган печәнен ашыкмый гына пошкыра-пошкыра чәйни.Аннан арырак урам уртасындагы бердән-бер яктырткыч астында бөтерелеп очкан карларга сокланып Вилдан белән Гадилә бер -берсенә сыенганнар.

             Кыз аны йотлыгып тыңлый. Вилданның аның үзенең дә сөйләү күәсе

бик бай, тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

              -Әйе,нәкъ шулай!-ди Вилдан сүз сөрешен югалтмыйча.-Әле аның өстенә безнең укытучылар шаккаткыч кызыклы шәхесләр.Ә безнең университет Иркутскида иң-иң шәп уку йорты.

            Буран бер тынычлана,бер көчәйгәндәй була.Бер ара кап-караңгы төпсез күктән бөтерелеп-бөтерелеп кар ява.Карга чумып утырган өйләрнең утлары сирәгәйде.Кышның бөтен матурлыгы белән җир өстенә төн иңде.

                 

  • 14

               -Гүзәлия белән Нурсөя котылдылар.-диде Камилә хәйран гына тын баргач.Бер-бер артлы барган сукмактан сөйләшеп баруы уңайсыз.Авыздан чыккан сүзне әле буран алып китә,әле күтәртеп куелган пәлтә якасы белән уранган шәл арасында кысылып кала.

              -Безгә булмас инде ул малай,алар бит миллионер колхоз .

              Гадилә кулындагы сәгатенә күз төшереп алды.Сәгать җиде тулып килә ,тирә як әле кап-караңгы.Аларга көн саен сигезенче яртыга тәрбия сәгатенә барып җитешергә кирәк.

              -Иии,Гадилә ,мин Вилданны танымый да тордым.Тагын да үсеп киткән.Озакка кайтканмы соң?-дип хәйләкәр елмаеп,күңелен кымырҗытып торган сорауны бирде , ниһаять юлның киңрәк өлешенә чыккач.Гадилә  Камилә белән башка нәрсә сөйләшсә дә,күңеленнән бер генә минутка да чыкмаган Вилданны уйлап бара.Тагын китә дип кайгыра.

             -Нинди бәхетле син Гадилә,ерак дип тормаган кайткан бит Вилдан,-диде Камилә,чын күңелдән дусты өчен сөенеп.

  • 15

        

             Бер атна күз ачып йомгандай бик тиз үтеп тә китте.Вилданның китүе белән Гадиләнең тормышы тагын сагышларга уралды.Вилдан үзенең тормышыннан ямь табып, тапкан юлының дөреслегенә ышанып,бар дөньяны колачлап якты планнар корып йөри.Гадиләне үзләренә чакыра.Бар бит дөньяда бәхетле кешеләр!Аңа балачагы шәһәрдә үтүе дә ярдәм итә шул.Ул тормышка бүтәнчә карый.

                Юк шул,дөнья булгач начар яңалыклар,иңнәр күтәрә алмастай авыр  кайгылар дә ишетергә туры килә.Ах,шулай булмасачы!!!Нишләп бу җир йөзендә һәммә кешеләрдә бәхетле генә яшәми икән соң?Ходай ни өчен явыз ,хөсет, усал, бәндәләргә дә җир йөзеннән урын биргән?

                -Малай,ишетмәгәнсеңдер әле,Шәрифулла бабайларга телеграмма килгән бит.Вилдан бер иптәшен коткарганда шайка кулыннан харап булган.Гадилә кичтән генә Вилданнан килгән хат тәэсиреннән  сөенеп йөри иде,бу хәбәргә әз генә дә ышанмады:

                         Адәм баласы дөньяга килгәнче үк язмышлары язылып куелган була диләр .Ходай тәгалә аңа ни өчен мондый язмыш язды икән?Ярсып килгән язларны да,ак күбектәй шомырт чәчәкләренең матурлыгын да,хуш исле сириннәрне дә күрмәде ул.Әнкәсе хакына яшәргә икәнен аңлады,тәнендәге җанын сыкраганда гына тойды.Ах,тагын әнкәсенең дөньяда яшәү газап дигән сүзләре яши-яши раслана.Әле борын төртеп ,канат ярып очарга да өлгермәгән яшь җанга чамасыз күп түгелме соң аның өлешенә тигән газап.Өзгәләнүдән башын кая куярга ,яра тулы җанын кемгә ачарга белми интегүдән үз эченә бикләнде ул.Уттай янып,киләчәккә өметләнеп яшәгән кыз тирә-ягында бер якты нур да күрмәде.

  • 16

                       

                  Басу юлы бетеп иңкүлекне үткәч,алар машиналар йөри торган юлны ташлап сукмакка борылдылар.

                 -Кагылабыз,чишмә белән саубуллашып чыгабыз-диеп чишмәгә таба йөгерештеләр кызлар.Бәлки тиз генә бүтән килә алмаслар бу чишмәгә.Тау күкрәгеннән тибеп чыккан чишмә  бар шифасын җиһанга таратырга җыенган мәрхәмәтле тере җандай челтерәп агып ята.Буралап куйган өлешендә былт-былт итеп чишмә күзләре ярала.Бу күренеш таң атып килгәндә бигрәк серле кебек тоелды яшьләргә.Алар бертавыштан чишмә күзләрен санарга тотындылар да,үзләре дәррәү көлеп җибәрделәр. Шулай чишмә күзләрен санарга яраталар иде бит.Шат көлү тавышы тын гына йоклаган авыл өстенә таралды.Гадилә учларына чишмә суы алды.Әнкәсе таңда чишмә суы шифалы була, теләк теләп эчәргә кирәк  ди .Теләде кыз,ходай кабул итсен.Бу вакытта Килмәт ягыннан таң сызылып килә иде.

Насколько публикация полезна?

Нажмите на звезду, чтобы оценить!

Средняя оценка 5 / 5. Количество оценок: 1

Оценок пока нет. Поставьте оценку первым.


Spread the love

Рубрики

Архивы

Подпишитесь на нашу рассылку

сколько Вам лет

Просмотреть результаты

Загрузка ...

Август 2026
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

0 Комментариев

Оставить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

 

Не копируйте текст!