Примерное время на чтение статьи 4 минуты
Гадилә.
Өченче кисәкнең икенче өлеше.
Волгоград өстендә таң сызылып килә.Август аеның бөркү иртәсе.Иртә булса да һавадан тузан исе,якындагы тимер юл ягыннан мазут исе аңкый.Самолеттан төшеп,автовокзалга килгән Гадилә,әтисенә барасы беренче автобусны көтә.Ә ни гаҗәп,уенда бабасы. Аның тагын бер сәер гадәте бар:телевизордан Сталанград сугышы турында кино күрсәтә башласалар, Гадилә экраннан бабасына ошаган йөз эзли башлый.Менә хәзер дә дулкынланудан кай якка карарга белми.Ниндидер могҗиза булыр да,якындагы корылмалар арасыннан шинелен җилкәсенә аскан агач аяклы бабасы килеп чыгар күк.Хыялларга бирелә китсәң,менә нәкъ ул басып торган җирдән автоматын күкрәгенә кысып шартлаган бомбалар,сызгырган снарядлар астында бабасы йөгереп үткәндер бәлки.Мәктәптә укыганда бабасы язмышы белән бәйле булган шушы Волгоградны барып күрәсе килде.Үскәч барып күрермен дип күңел төпкеленә салып та куйган иде.Ә язмыш сорап та тормады, аңа үзеннән-үзе юл ачты.Әле бабасының “немецларны Михайловкадан ары җибәрмәдек”дигән сүзләре дә кинәт кенә менә хәзер хәтергә килде.Анысы,Михайловкасы кай тирәдәдер?Тимер юл вокзалы ягына карап ,уйларга бирелеп байтак торды.Юк шул,Гадиләнең тормышында могҗизаларга тиң хәлләр булмый. Ул һәрвакыт кырыс чынбарлык белән яши.Таң ату,кояш чыгу вакыты хыялларга бирелергә иң кулай чак . Җанга якын хыяллар белән генә яшәп булмый.Автовокзал тирәсенә сирәк-мирәк кулларында төрле төенчекләр ,сумкалар тоткан юлаучылар килә башлады.Аларның күпчелеге моңлы итеп,ниндидер матур мизгелләр вәгъдә итеп, кычкыртып килеп туктаган поезддан төшкән кешеләр.Бу кешеләр дә күңелле очрашулар,уңышлы эшләрне сәбәп итеп кенә чыкмаганнардыр:төрлесе бардыр.Ә менә ни өчен Волгоград өлкәсендә соң аның әтисе?
Соңгы араларда дөнья мәшәкатьләре,якыннарын югалту ачысы, әтисен табу уен һәрчак артка күчереп килде.Бер ара балалары белән юанып ул уйларны гел башыннан да чыгарып ташларга тырышты Гадилә.Авыр чакта кайгыңны уртаклашып,башыңны күкрәгенә куеп онытылырлык та булмагач,әти буламени инде ул дип тә үрсәләнде.Ул хат язмагач,ул кирәксенмәгәч ник мин генә талпынам дигән уйлар да кузгалды.Чынлап та,менә нигә эзли соң ул аны?Нигә кирәксенә?Гадилә бу сорауга һич җавап табалмый.Бу аның күңеленә бүген генә килгән уй түгел.Зөбәрҗәтне дә тынгылыкта калдырмый бит ул.Әле Ясир дә,әңкәсе дә исән чакта аның яныннан да әйләнеп кайттылар.Айга,елга бер дә хат язмый,хәл белми яшәгән Зөбәрҗәтнең исән-сау яшәвен белеп әңкәсе белән куаныштылар.Кайгы уртаклашыр,шатлык бүлешер кеше эзлиме соң ул?Белми Гадилә!Әмма аны ниндидер бер көч йөртә,тарткалый,газаплый.Җан тартмаса ,кан тарта диюләре шушыдыр мөгаен.Бик зур көч икән бит бу!
Әтисе баштарак гаиләсе белән Үзбәкстан буйлап гел күченеп йөрде.Анысы эше белән бәйле булды бугай.Аннан бер урынга төпләнеп яшәп киткәннәр иде,Гадиләнең хаты “адресат выбыл”дигән печать белән кире кайтты.Ул әтисенә дә,Зөбәрҗәт апасына да ачу сакламаска тырыша.Кеше язмышында ялгышлар булуын, ул да яши-яши аңлый.Әле ялгышларның башка кеше тарафыннан эшләнгәнеп,синең язмышыңны үзгәрткәннәре дә күпме!
Әти-әни кочагының җылысын бер генә тапкыр да татып карамаган Гадилә,үз гаиләсен булдыру,тулы тигез гаиләдә бәхетле балалар үстерү турында хыялланды.Гаиләнең мәхәббәттән башланганын белә дә соң…Әмма Вилданны кире кайтарып булмый.Ул үз гомерендә бер генә кешене-Вилданны гына өзелеп яратты.Вилдан аның йөрәгенә кереп утырган да,мәңге кузгалмаслык итеп тамыр җибәргән.Күңелен укуга биреп кенә азмы-күпме җиңеллек тапты Гадилә.Музыка дөньясының сихрилеге,аның нечкәлекләрен белергә омтылу,җанлы училище тормышы яралы җанына шифалы дәва була алды.Вакыт-вакыт ул яра ачылып сулыгып-сулыгып үзен сиздереп җәфалауларына гына түзде кыз. Башка берәүне мәңге ярата алмас кебек иде.Әнкәсе бу юлы да аны тормышка үзенчә әзерләде.
-Укуыңны бетердең инде кызым,аллага шөкер,буй-сының,төс-кыяфәтең егетләр күзе төшмәслек түгел.Ул тикле горур булма.Горурлыкның да үз урыны бар.-диде.
-И,әңкәй, эш горурлыкта түгел шул…
-Соң нидә димәкче буласың алайса?Инде Вилданны кире кайтарып алып булмый.-дип сак кына сүз башлый Гайникамал-һәркем үз урынында ул.Исән булып аңа кияүгә чыксаң,ничек яшәр идегез, билгесез.Мәхәббәт белән тамак туймый ул балам.Дөньяга килгәнсең икән яшәргә кирәк.Күр,тирә-ягыңда ничек итеп теттереп дөнья көтеп яталар яшьләр!Мин дә мәңгелек түгел,сине хуҗаңа тапшырып,балаларыңны күреп китәсем килә бу дөньядан.Шул чакта гына мин үз бурычымны үтәгән булам.
— Ашыктырма әңкәй!Син үләргә дә ашыкма әле.-ди Гадилә яшь тулган күзләрен әнкәсенә төбәп.-Тисә тияккә,тимәсә ботакка.-дип ашык-пошык кияүгә чыгып, тагын Зөбәрҗәт апа язмышын кабатларгамы?
-Тфү,тфү!Әстәгыфирулла!Син дөрес аңла кызыкаем!Теге Гарифулла малае ние белән ошамады?Гайнан Фарисына ни булган?Кешенең нәсел-нәсәбен карарга кирәк.Нәсел тамыры ялгышмый.Мин бит ишетеп торам.Сиңа тиңләшер егетләр бар.Шәрифулла оныгы артыннан дөнья җимерелмәгән,алла әстәгыфирулла!Балачак мавыгуын мәхәббәт белән бутап…
Гайникамал әби каты кагылганын да аңлый.Әмма кызның яше бара,әзрәк әйткәләмәсәң тәртәне үзенчә каерып куярга да бик аптырап тормый кызы.Теге вакытны да кара инде, ничек итеп утка-суга салды: үзбелдеклеләнеп укуын ташлап, төянеп кайтып керде бит,”әңкәй мин үлеп сагынам,бер минут тора алмыйм шәһәрләрендә,лутчы сыер савам” дип.Кире үгетли-үгетли елашып беткәч,ничек кирәк алай җитәкләп олы юлга чыгарып,машинага утырып китүен саклап тормаса,менә хәзер нишләр иде микән?Укырга керә алмаучылар күпме булды.Ә ул кергән аркылы ташларга йөрде.Укый алмаса бер хәл:рәсеме мактаулылар арасында торган. Гайникамал башын югары тотып ,кызы өчен сөенеп йөрде.
Гадилә укуын бетереп әңкәсенә якын дип район үзәгенә эшкә урнашты да,атна саен авылына кайтып йөрде.Атна саен мотоциклына утыртып кызын кайтарып йөргән укытучы егет Ясир әнкәсенең күңеленә бик тә хуш килә иде:
-Кызым, тәгъдим ясаса,тот та шуңа гына чык.Үзе бик ипле дә,укытучы егет начар булмас!-дип гел тукып торды .Ясир дә тәрбияле,итәгатьле күренде.Очрашып йөри торгач Гадиләгә дә ошый башлады ул.Кызның күңел түрендәге Вилдан әкрен-әкрен Ясиргә урын биргәндәй булды.Ярату булдымы ул,ияләшүме,Гадилә әллә аңламады,әллә аңларга теләмәде.Бер салынган сукмакка күнеккәндәй яшәде.
Үткән гомерен уйласа,Гадилә җир йөзендә 36ел гына яшәмәгән,ә 360 ел яшәгән кебек.Аның өлешенә тигән бәхет нишләптер бик аз,ә гомере гел кайгы-хәсрәт,борчу- сагышлардан гына торган кебек.Югыйсә язмышын һәркем үзе яза бит,аның тирәсендәгеләр,шул язмышны язарга этәргеч бирүчеләр,шул язмышны язганда ярдәмчеләр кебек кенә.Ә чынлыкта,Вилданга булган мәхәббәт Гадиләнең күңелендә таш булып береккән.Җиде ел яшәп Гадиләнең ике күз нуры булган балаларының әтиләре-Ясир дә ул ташны эретә алмый бу дөньядан китеп барды.Ә шулай да Ясирне Гайникамал әңкәсе бик яратты,үз улыдай якын күрде:
- И кызым,бәхеткәең!Кыз баланың бәхете ирдән шул,кияүнең җаена гына тор,берүк авыр сүз әйтә күрмә!-дип килеп-киткән арада киңәшләре белән күмә иде.Ул мотоциклы белән юл читенә очып харап булгач,әңкәсе дә озак яшәмәде.Ике багалмасын кочып бу җиһанда Гадилә тагын берүзе калды.

0 Комментариев