Гадилә-өченче кисәкнең өченче өлеше.  

Spread the love

5
(1)
Примерное время на чтение статьи 3 минуты

Гадилә.

Өченче кисәкнең өченче өлеше.

Вокзалдагы куе америка чаганнары арасыннан кояш Гадилә утырган утыргыч ягын күптәннән кыюланып кыздыра ,кызыл билле автобуслар ешрак кузгала башлады.Инде Гадиләне алып китәсе автобусны да халык сырып алган.Радиодан Руднянский ягына барасы автобус төгәл сигездә кузгала дип хәбәр биргәннәр иде.Йончу кыяфәтле автобусның шыңгырдавык ишеге тешкә тия торган тавыш белән ачылды да,калын гәүдәле хатын билетлы кешеләрне автобуска утырта башлады. Юлаучылар күп иде.Шактый гына басып баручыларны да алып автобус авыр гына кузгалып китте.Юлда тулар-тулмас өч сәгать вакыт үтәчәк.Озак кына борма урамнардан баргач,автобус машиналар агыла торган төп юлга чыгып тизлеген арттырды.Гадилә утырган җиргә якын баскан чегән хатыны да кечкенә кызын янындагы танышы алдына утыртып күзләрен автобусның пәрдәсез тәрәзәсенә төбәгән.Әнисенең игътибарыннан читтә калган зуррак малае һич тә тартынмый Гадиләнең ике утыргыч арасына куелган чемоданына менеп утырды да,янып торган чем кара күзләрен Гадиләгә төбәп, авызын зур-зур ачып сагыз чәйнәп бара башлады.
Автобустагы бөркүлек хәлне ала.Трассага чыгу белән хәлле генә тизлек җыйган автобус салонында тузан күтәрелде.Ачык форточкадан кергән җил Гадиләнең чәчләрен шул тузан белән болгата .Ул чәчләрен җыеп каптырып куйды да ,кызыксынып тирә-якны тәрәзәдән күзәтә башлады.Кояшлы як туры килсә дә,Гадилә яңа җирләрне карап барырга тырыша.Чакрымнарга сузылган тигез далада анда -санда куаклардан гына торган полосалар күренеп кала,иңкү урыннарда күлләр шәйләнә.Юл буендагы тукталышларда карбыз,кавын,төрле зурлыктагы пыяла банкалар белән бал сатучылар күп.Андый урыннарда юлаучы машиналар туктап ,җирле халык тәгъдим иткән товарларны сайлап торалар.Волгоградны чыгып ерак та китмәделәр чегән таборлары очрый башлады.Алар дала уртасындагы күл янына чатырлар корганнар да,чатыр тирәли машиналарын урнаштырганнар.Гадиләнең хәтеренә кылт итеп Будулай турындагы кино килде.Ул бу чегәннәр заманадан артта калмыйлар,атлар урынына машиналарда җилдерәләр дип уйлап куйды.Юл буендагы күрсәткечләрдә татар исемнәре күреп гаҗәпләнде.Алар берәү,икәү генә түгел ,шактый күп очрыйлар.Ул барасы хуторның район үзәге елан исеме белән бәйле,Еланский район.Гадилә янында утырып баручы интеллегент кыяфәтле ханымга шул хакта соравын бирде.Ханым бик мәгълүматлы кеше булды.Ул Гадиләнең бик кызыксынып тирә-якны күзәтеп баруына игътибар иткән иде инде:
— Аңлавымча, сез бу як кешесе түгел бугай,ерактан килгән кешегә ошагансыз.-диде ул,сөйләшергә кеше табылуына куангандай.
-Әйе.-диде Гадилә-Ерак Татарстаннан киләм.
-Ооо,бездә татарлар күп.Хәтта монда татарлар аерым авыллар булып яшәп яталар.Моңа беркем дә гаҗәпләнми.Аларның тарихы ерактан ук килә.Бер ишләре Түбән Новгород,Самара,Пенза якларыннан Иван Грозный заманында ук күченгәннәр.Оренбург татарлары да,кырым татарлары да яши монда.
-Искиткеч!Мин нишләп минем әтием монда килеп төпләнде икән дип гаҗәпләндем.Димәк,гаҗәпләнерлек түгел икән бит.-дип елмаеп куйды Гадилә һәм әтисенең Үзбәкстаннан бу якларга күченүен сөйләде.
-Дөрес,-диде Ирина Александровна(ханымның исеме шулай иде)-туксанынчы еллар башында бу тирәдәге бушаган йортларга үзбәк ягыннан шактый кеше кайтып урнашты шул.Сугыштан соңгы елларда монда хөкүмәт зур-зур совхозлар төзеде бит,совхозда эшләргә теләк белдерүчеләргә бушлай йортлар салып бирделәр.Әмма озак куанычка гына булмады.Илдәге үзгәрешләр совхозларны таркатып та бетерде.
Алар шулай сөйләшеп барганда автобус Бахтияровка дигән авыл яныннан узып китте.
-Менә бу зур гына татар авылы -дип күрсәтте Ирина Александровна-монда берничә ел элек татар мәктәбе эшли иде.Ябылды инде,ә менә әле мәчетләре эшли.Гадилә Ирина Александровна күрсәткән тарафта ,сөзәк тау артында айлы манара күреп калды.
Татарстанда сирәк авылларда гына сакланган мәчетнең монда сакланып калуы да гаҗәпләндерде Гадиләне.Сөйләшеп, баштагы сорау турында исенә төшерим дигәндә,әңгәмәдәше үзе үк сөйләп китте.
— Сез Еланский районга барам дидегез бит,аның исеме дә татар сүзеннән алынган.Ул русча пастбище,луг,полевая равнина дигәнне аңлата.-диде Ирина Александровна.
Менә хикмәт!Гадилә аны елан сүзеннән алынган дип уйлап бара иде.Баксаң ялгышкан!Чынлыкта ялан,кыр булуы дөреслеккә ныграк туры килә шул.Ялан дигәндәге я авазы татарда гына ул тутырып әйтелә,ә русларда яртылаш, кысылып ишетелә.Кызыклы әңгәмәдәш белән,кызыклы тема юлның озынлыгын оныттырды.
Автобус йөртүчесе микрофонга бер өреп алды да шыкырдаган тавыш белән,Михайловкада унбиш минутлык ял дип автобусны шактый гына зур авыл тибындагы район үзәгенә таба борды.Гадиләнең игътибары бөтенләе белән мондагы күренешләргә күчте.Монда урыны-урыны белән ике-өч катлы өйләр дә ,бер катлы кечкенә өйләр дә бар.Өйләр янында алма,слива ,груша агачлары мул уңышларын көчкә күтәреп утыралар.
Ирина Александровна Гадиләгә якын-тирәдән әйләнеп килергә тәгъдим ясады.Гадилә юлдашына рәхмәтле булып аның чакыруын кабул итте.Автостанциядән ерак та түгел,бу җирләрдә сугышта башын салганнарга зур гына обелиск салганнар.Аларның юлы туры шул тарафка китте.
Гадилә күңел түрендәге ,бабасы сүзләрен исенә төшереп Ирина Александровнадан шул хакта сорарга булды:
-Минем бабам бу җирләрне дошманнардан азат иткән кеше,немецны Михайловкадан ары җибәрмәдек дигән иде.Шушы Михайловкамы инде ул?
-Әйе,нәкъ үзе!Бабагызның сүзе дөрес.Менә игътибар итсәгез мондагы кайбер өйләр балчыктан сылап төзелгән элеккеге өйләр.Бәлки аларга сугыш җиле өлешчә генә кагылгандыр,бәлки бәхетле очраклылык аларны җимерелүдән саклап калгандыр.Ә сугыштан соң төзелгән күпчелек өйләр ак кирпечтән салынган.-диде ул.
Гадиләнең күңелен ниндидер бер хис бөтереп алды.Аның күзләрен яшь элпәсе каплады.Менә ул күпме гомер үткәч бабасы эзләре буйлап йөри.Моны могҗиза дими ни дисең.

Насколько публикация полезна?

Нажмите на звезду, чтобы оценить!

Средняя оценка 5 / 5. Количество оценок: 1

Оценок пока нет. Поставьте оценку первым.


Spread the love

Рубрики

Архивы

Подпишитесь на нашу рассылку

сколько Вам лет

Просмотреть результаты

Загрузка ...

Август 2026
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31  

0 Комментариев

Оставить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

 

Не копируйте текст!