Примерное время на чтение статьи 3 минуты
Гадилә-өчече кисәкнең алтынчы өлеше.
Вакыт бара.Юлга чыкканда вакытны этеп-төртеп,очрашуны ничек тә тизләтергә тырышкан Гадиләне,автобус ул төшәр тукталышка якынайган саен ниндидер киеренкелек биләп алды.Шаулап башы авыртырга тотынды,күз алдында ниндидер кәкре-бөкре сызыклар,нокталар очып йөри башлады.Салондагы бөркүлек,кояшның чамасыз кыздыруы да сәбәптер бәлки.Ярый юлда кирәге чыкса дип дарулар тыгып йөри ул.Кечкенә сумкасыннан баш даруы алып капты.Баш авыртуы җибәргәндәй булса да,корыч чыбыктай зеңгелдәп киерелгән нерв җепселләре тынычланмады, җиңеллек килмәде.Ул нишләргә белми сумкасыннан әтисенең бердәнбер фотографиясен чыгарды.Янындагы Ирина Александровна :
-Шушымы әллә әтиегез?- дип аның кулыннан фотоны алып аңа текәлде.Ул Гадиләнең калтыранган кулларыннан күңел халәтен тиз аңлады.Автобуста өч сәгать буе әңгәмәдәш булып,дуслашып алган укытучы хатынга Гадилә үз язмышын сөйләгән иде инде.
-Әйе,-диде Гадилә тирән сулап.-бердәнбер истәлек .
-Сез бик дулкынланмагыз.Үзегез аягында нык басып тора торган ханымга охшагансыз.Аңлавымча сез әтиегездән бәйле түгел.Тормыш бу!Тормышта ниләр генә булмый.Мондый язмышка дучар булган,бер сез генә түгел,-диде ул,аннан рәсемгә бертын карап торгач,-Мин бу рәсемгә карап,аның ихласлыгына ышанып бетә алмыйм.Сез әтиегезне эзләп дөрес эшлисез микән?Мин аның күзләрендә ниндидер хәйләкәрлек күрәм.Үз рәхәте өчен генә яшәгән кешегә ошаган бу.Сез мине кичерегез ,әмма мин начар психолог түгел.Бу очрашу сезнең болай да яралы йөрәгегезгә әрнү өстәмәсен дип кенә әйтүем.-диде ул сак кына.
Гадиләнең Ирина Александровнадан әтисе хакында андый кискен сүзләр ишетәсе килми,ул хәтта әнкәсеннән дә сүз әйттермәскә тырыша иде:
-Әйе,үткән гомеренең мин белгән кадәргесе генә дә әллә ни түгел,әмма ул яхшымы,яманмы минем әтием.Мин аны ничек бар ,шулай кабул итәргә телим.-диде ул сабырланырга тырышып.
Юлның озынлыгыннан файдаланып алар озак сөйләштеләр.Аларның сөйләшүеннән җыйнак кына автобусның башка пассажирлары да Гадиләнең кая барганың,нинди максат белән йөргәнен аңлап борылып-борылып карадылар.Алда кондуктор урынында утырып барган яшь кенә егет Гадиләгә карап:
-Төшәргә әзерләнсәгез була,сезнең тукталышка ерак калмады.- диде.Ирина Александровна аңа сумкаларын җыярга булышты.Ә егет сумкаларны чыга торган ишек катына ук китереп куйды.-Сезне каршы алучылар ахры,анда кемнәрдер бар,-диде ул елмайгандай итеп.
Гадилә торып басып күлмәк итәкләрен язгалап,чәчләрен тарап алды.Шул ара алгы таба үтеп көтүчеләргә күз төшерде.Чынлап та ярты чакрымлап арада,тукталышта ике шәүлә шәйләнә.Кинәт Гадиләнең аяклары идәннән аерылгандай булды,дулкынланудан ул әйтерсең,басып тормый ,ә йөзеп бара.Аның күңелендәге уйлар өермәсе мине ничек кабул итәрләр дип түгел,туганнан бирле бер генә тапкыр да күрәсе килеп талпынмаган аның әтисе кем ул,нинди кеше ул?дип бөтерелә.Кызыксыну гынамы соң ул?Әмма бик тә көчле хис ул. Шуңа Гадилә үзен ничек тотарга белми .Ул ирексездән артына борылып карады.Салондагы күзләр аңа төбәлгән,һәммәсе тынып калган.Автобус тизлеген киметеп,тукталышка таба борылды.Егет Калачи хуторы шушы була дип куйды.Автобус җай гына туктады да ишек ачылды.Салонга бөркелеп кайнар һава катыш тузан ыргылды.Гадилә ачык ишектән аны көтеп торучыларга күз ташлады.Я,алла!Әллә бу бер могҗизамы?Әллә уйлар томаны күз каршында рәшә булып тирбәләме?Зөбәрҗәт апа! диде ул эчтән генә.Мондый охшашлыкка,кемдер әйтсә ышанмас иде,монда бит үз күзләре.Үз күзләре алдашмыйлар ич!Дөньяда ике бер төсле кеше була диләр.Ошаса да ошый икән кеше кешегә!Искитмәле охшашлыктан ул телсез-өнсез калды.Ничек болай?Искиткеч,я раббым!Ә аның янында чаларган чәчләрен артка таба тарап куйган,ике кулын кая куярга белми талпындырып,ялварулы карашын Гадиләгә төбәгән әтисе басып тора.Әйе,нәкъ үзе!Гадилә аны миллионнар арасыннан берсүзсез танып алыр иде.Менә аның газиз әтисе! Үз сөяге!
Гадилә ныклыгын югалткан аяклары белән сак кына җиргә басты.Чайкалган гәүдәсен төз тотарга тырышып көтеп торучыларга таба берничә адым атлады.Чемодан белән сумка аның кулларыннан шуып төште дә,тузанлы асфальт өстенә авып китте.Аңа бу вакытта берни кирәк түгел,ә бәлки терәк булырдай әти җилкәсе генә кирәк иде.Ул әтисенә барып сарылды.Аны ныклы куллары Гадиләне кысып кочаклады.

0 Комментариев