Site icon anisa-muslim-blog

КӨТӘМ

рассказы онлайн на татарском языке:стихотворение-көтәм
Spread the love

Примерное время на чтение статьи 0 минута

Көтәм

Барып кайтам яннарыңа
Уйларымда.
Тибрәтәмен исемеңне
Җырларымда.

Сиңа гына сөйләр өчен
Эзлим сүзләр.
Сине күрсәм бу йөрәгем
Ничек түзәр?

Йөрәгемне кысам учка
Сыкрап тибә.
«Түз йөрәгем,инде арып
беттем димә»

Түзәр йөрәк,кайтыр булсаң
Бу шатлыкка.
Минем сөю-сәгадәтем
Сабырлыкта.


Spread the love
Exit mobile version