Примерное время на чтение статьи 0 минута
ГОМЕРНЕҢ БЕР МИЗГЕЛЕ.
Мин бит инде сине күптән беләм,
Мин бит сине күптән яратам.
Көтеп алам синең килүеңне,
Үпкәләсәң үзем юатам.
Син хәйләкәр:янып-көюемне
Аңласаң да һич сер бирмисең.
Әмма карашыңның упкынында
Укыйм бер сүз:»Мине сөй», дисең.
Яратмаслык Кеше түгел шул син
Ә шулай да әллә кем түгел.
Ничек бар син,мин бит шулай сөям
Колачладың күңелем түрен.
Без бит инде тормышны аңлыйбыз.
Сабыр бит без , көтә беләбез.
Баш югалтып онытылыр чакта
Хаталардан өркеп түзәбез.
Мизгелләрне гасыр итәр идем,
Күрер идем ярсуын диңгезнең.
Синең кочагыңда бер минутлык мизгел
Иң кадерле чагы гомернең.