Site icon anisa-muslim-blog

Чәйхәнәдә обедта.

Чәйхәнәгә обедка дип, Җыенабыз һәр көндә
Spread the love

Примерное время на чтение статьи 0 минута

Чәйхәнәгә обедка дип,

Җыенабыз һәр көндә,

Ризыклары тәмле диеп,

Ашыга шунда кемдә.

Халык санын күрсә әгәр,

Кырмыска да шаккатыр.

Чират торып арып бетәр,

Иң көчле булган батыр.

Өстәл артына утырып,

Чәйләрен дә эчәбез.

Лагман белән пилмән ашап,

Кабарыплар китәбез.

Ә аннан инде чыгып,

Корсак ышкый һәммәбез.

Тимер атка төялешеп,

Кабат эшкә киләбез.

Автор Сахбиев Артур Флюрович.


Spread the love
Exit mobile version