Примерное время на чтение статьи 1 минута
Авылым чишмәсе.
Серле чишмә,син борынгы чишмә
Бала чактан эчтем суыңны.
Саф көмештәй,татлы суың белән
Син сыйлыйсың ничә буынны.
Ашыксак та,арып талчыксак та
Күрми үтми идек үзеңне.
Ярыша-ярыша саный идек синең
Мөлдерәгән серле күзеңне.
Көн дә үтеп йөргән сукмагыбыз
Синнән бераз ары булса да.
Барыбер сиңа туктап үтә идек
Вакытыбыз бик тар булсада.
Кем бураган сине,без сабыйлар
Ул чакта уйлап та бакмадык.
Тик шулай да сине пычратудан,
Сине рәнҗетүдән сакландык.
Әңкәйләрдән күчкән сиңа хөрмәт,
Изге диеп даның таралган.
Алар да бит урак урып аргач
Синең янга төшеп хәл алган.
Яугирләр дә яуга киткән чакта
Синең янда саубуллашкандыр.
Гашыйк сандугач та үзенең җырын
Синең челтерәвеңә кушкандыр.
Син исәнме чишмә?изге чишмә
Кайтып күрер идем үзеңне.
Бала чактагыдай санар идем
Мөлдерәгән серле күзеңне.