Site icon anisa-muslim-blog

Кызыл чишмә

Кызыл Чишмә; история о любви рассказы на татарском языке:
Spread the love

Примерное время на чтение статьи 41 минуты

Мәхмүтләрнең Кызыл чишмәгә кайтып урнашуы турындагы хәбәрне Әхәт колагы яныннан йомшак таң җиледәй    җилфердәп кенә уздырып җибәргән кебек булса да,чынлыкта ул күңеленең бер почмагына сары май булып кереп урнашты.Бу хәбәрне ишетүенә инде айдан артык вакыт үтеп,шушы вакыт аралыгында теге сары май күңеленең һәр бирмеш күзәнәген туган анасыдай иркәләп,аның өчен күптән сүнәргә лепердәп кенә торган яшәү чаткысы җәйгә чыккач Әхәтнең күзләренә өметле очкын булып кундылар.Мәхмүт менә тагын булдырган!Ул һәрвакыт Әхәт бик теләсә дә,җиренә җиткерә алмаган балачак,яшьлек хыялларын тормышка ашырып яши.

      Бергә тәгәрәп үскән малайларның хыяллар да бертөсле иде.Очучы булырга бергәләп антлар эчкән малайлар велосипедлары белән унҗиде километрдагы Бөгелмә аэропортын җәй буена ничә әйләнәләр иде микән?Баш өстендә төшәргә дип әйләнгән самолетны карап ачык авызларын да ябарга онытып торалар иде бит.Анысында да Мәхмүт алдырды.Очучы булды.Моңа тикле Саратовта яшәп яткан элеккеге очучы туган авылына кайткан.Кендек каны тамган төп нигезен тергезеп мал үрчетеп ята икән.

          Менә шуларны уйлый- уйлый вакыт табып Әхәт туган авылына, дусты янына дип юлга чыкты.Мәхмүт янына дип юлга чыгу,анысы сәбәп кенә.Мәхмүт кайтмаса да ,бара ул туган төбәгенә.Бүгенге җилкенү үзгә,бөтенләй башка:күңел төпкеленнән әллә нинди сәер хисләр актарып чыгарды бит аның,шушы Мәхмүтнең кайтуы.Күңелдә иң кадерле булган балачак хәтирәләре яңарды.Бүген ул торна сазына барыр,чишмә башына кагылыр.Бабасы белән икесе генә йөри торган мунчала күлендә дә булыр.Мәхмүт белән бала чакның иң күркәм мизгелләрен үткәргән имән төбендә утырырлар,алдагы көнгә планнар корырлар.Бергә тәгәрәп үскән дусларын,авылдашларын искә алырлар.

https://anisa-muslim-blog.ru/wp-content/uploads/2024/02/irek-nugumanov-tugan-avylymminus_muz-monster.ru-1.mp3

            Иртә таңнан юлга чыгуының сәбәбе:машиналар төнлә дә туктап тормыйча чабучы олы юлны калдырып үз авылларына баручы тар, тыныч юлга чыгып ялгызы гына калу, бала чагы үткән болын-тугайларга тукталу,туган төбәгендә яңа көн тууын күзәтү ләззәтен тою.Ялан аяк баса алмаса да,оекбашларын салып таң чыкларының иркәләүләрен тоеп булмасмы дигән өмет тә бар.Тагын бер сәер теләге күңел төпкелен кытыклап тора:үзе ясаган курайда күңеле булганчы шул тугай-болыннарны яңгырату. Курайда уйнар өчен киңлек кирәк,сәхрә кирәк.Авазларны мең төрле төсмерләргә төреп бизәкләү өчен Кызыл чишмәдәгедәй мәһабәт таулар,курай тавышына челтер аһәң бирү өчен чишмә,кызыл чишмә кирәк.

             Әхәтнең инде бик күптәннән кураен кулына алганы юк.Музыка мәктәбендә укыганда ул иң сәләтлеләрдән санала иде .Трамбонда да уйнады,кларнет саксафонга да үрелде.Үсмер вакытта шәһәрнең тынлы уен кораллары оркестрында уйный иде.Әтисе теләге белән баян классын тәмамлады.Әмма курайга аның ихтирамы бөтенләй башкача.Ул курайны чын йөрәге белән ярата.

      Таң сызыгы тегәр җеп калынлыгы гына ачылу белән кузгалды ул.Байтуган әле уянмаган.Көнбаешы ягыннан шәһәр гөрелтесе ишетелә.Көн кояшлы матур булыр кебек.Урамны икегә аерып торган күперне узганда сандугачлар җырына чыдар әмәл юк.Ачык машина тәрәзәсеннән таң җиленең назлы канатларында тирбәлеп кереп күңелләрне актарып,күз яшьләрен керфек төпләренә җәйде.Шушы матур дөньяда матур итеп яшәделәрме соң алар.Әхәт һәрчак уйлый:сандугач сайравы аны үткәннәргә кайтара да,күңелдән гел үкенечле хәлләрне актарып чыгара.Бу нилектән шулай икән.Ул уйлап-уйлап та очына чыга алмый.Үкенечләр һәркемдә дә бардыр инде ул,берәү дә хатадан хали түгел шул.Менә Әхәт тә кырык җидесенә аяк басты,гомер уртасына да җитмәде дисәк тә була.Инвалид арбасына утырганына да җиде ел.Гел үкенмәслек итеп кенә яшәдем дип әйтә алмый.Булды инде :тормыш сынавын кем ничек үтә бит.Әле ул тормыш сынавын кичү үзеңнән генә торса бер хәл.

          Әхәткә тулар-тулмас дүрт яшь иде.Ял көне ,чөнки әнисе өйдә.Әниләре эштә көнне  энесе Нәзир белән алар әби-бабай карамагында. Әниләре Разия ак косынкасын колак өстеннән генә чөеп бәйләгән дә җитез-җитез хәрәкәтләр белән  мич авызы янында кайнаша.Нарат кайрысы исе килеп торган өр-яңа өйдә Әхәт барлык уенчыкларын да идәнгә җәеп салып гөр килеп уйный.Уены гаять тә кызык:кичә әтисе алып кайткан шахмат фигураларын сугыштырып мәш килә.Янында энесе үзенчә быдыр-быдыр килеп утыра,шул арада җитез генә Әхәтнең уенчыкларына да үрелеп ала.Әхәт аңа сүз әйтми,аның кечкенә икәнен аңлап алдына башка уенчыклар куя.Өйдә пешкән коймак исе.Тыштан керә торган ишек төбе берара ап-ак буга күмелеп калды да,шул аклык эченнән әбиләре Гөлҗиһан пәйдә булды.

         -Бәрәккалла,улларым да торган,-дип керә-керешкә сөенечен җиткерде ул. Олы сөенеч белән кергән әбисен әнисе чәй янына утыртты.Чәй янында барган әңгәмәнең темасы шул олы сөенеч-үткән таңда гына бозаулаган сыерның чем кара үгез бозавы иде.Чәй эчү күтәренке рухта үтте.Үзебезгә насыйп булсын,яман күзләрдән,бәла-казалардан үзең сакла бер ходаем дип дога кылды  әбиләре.Шул арада өйнең нуры булып күркәм генә уйнап утырган оныкларын да шапылдатып сөеп алды .

           -Балалы өй нурлы инде ул,балам,- дип килененә дә җылы караш ташлап алды,үзе шул арада бүгенге көн өчен сөенеч булган бозау янына чыгарга ашыкты:

         -Әнкәсе яласын әле,бахыркаем,куансын.Бик авыр тапты шул,җаннан җан яралу газаплары авыр шул инде малга да,-дип сөйләнде үзе.

         -Әнкәй бергә чыгарбыз,сабыр ит аз гына,-диде килен кеше.Башлангыч классларда укытучы булып эшләүче Разия абыйсы белән уйнап арыган Нәзирне имезеп сиртмәле бишеккә салды да, бер ачкан ишектән чыгарга җыенеп  ак мамык шәлен башына урады.Кичә ни сәбәптәндер бер укучысы дәрескә килмәгән. Киткәндә,коймак пешергән мичнең кузын казан астына тартып берничә коры каен утыны өстәде:

          -Кайткач идәннәрне юып аласы булыр,апаең шыңшыса салмак кына тирбәткәләп ал,мин кайтып җиткәнче,- дип Әхәтнең аркасына кагылып үтте.Әхәт инде зур малай,әнисе әйтмәсә дә энекәше йоклаганда тавышланмаска,уянып елый башласа бишеген тирбәтергә икәнен белә.

       Коры каен утыны чытыр-чытыр килеп янып калды.Әхәт тә тәмле коймак ашап кинәнгәннән соң кабат уенын дәвам итү өчен идәнгә төште.Дөрләп янган утын кайара мич алдында өелеп торган әрдәнәләр өстенә төшкәндер Әхәт күрмәде дә,төтен өйнең өске ягын томалап алып бишектәге Нәзир тончыга-тончыга ютәлли башлагач сабый ни булганын аңышмый югалып калды.Аннан төтенгә тончыккан энесен бишектән алырга кирәген уйлап,бишеккә килеп тотынды.Әмма ничек алырга?Мич алды ягыннан ургылып чыккан төтен сулыш юлларына кереп берни эшләргә бирми.Хәлнең уен түгеллеген аңлаган сабый урындыкны сөйрәп китереп үзе дә күз яшьләренә тыгылып  бишектән энесен күтәрде.Күтәрүен күтәрде,анысына көче җитте,әмма энесе белән бишек тә күтәрелә бит,Нәзирне алырга ирек бирми.Бар көченә тырышып күтәреп артка тартылган иде,урындыкта тигезлекне саклый алмый әйләнеп килеп төште.Шуннан соң ярсуының соңгы чиге аңа тышка чыгып зурларны чакырырга дигән уй кертте.Ул өйалдына елый-елый чыгып йөгерде.Әмма бии-бии кычкырса да,өйалдында аны беркем ишетмәде.Әхәт тагын энесенең бишегенә атылды,бишек тагын энесе белән күтәрелде.Аяк очларына басып җан көченә тырышуы да ярдәм итмәде.Ул бу юлы ишегалдының теге башында гына торган әбиләренә керергә йөгереп чыкты,энесе дә бу юлы никтер ул тикле акырмый башлады.Мөхәммәтвәли карт юка күлмәктән,аягына киез итек эләктергән оныгының чамасыз ярсып кычкыруына гадәттән тыш хәл булуын аңлап кулындагы көрәген читкә ташлады да ,аңа таба йөгерде.Әхәт бабасына:күзгә төтен керә бит бабай дип көчкә аңлатты.Бабасы кергәндә төтен бөтен өй эчен каплап алган иде.

  -Апаең кая?-дип кычкырды бабасы.

  — Бишектә-диде төтенгә ачытып яшьләнгән күзләрен угалап бабасы артыннан уктай атылган Әхәт.Карт төтенгә буыла-буыла түр яктагы бала бишеге эленеп торган җайга ташланды.Бишекнең җай гына селкенеп торуы аның күңеленә өмет чаткысы кабызып алгандай булды. Бабасы Нәзирне күтәреп чыкты да,калтыранган иреннәре белән баланың зәңгәрләнеп каткан иреннәренә тын өреп маташты.Баланың тәне суынып өлгермәсә дә,җан әсәре калмаган иде.Аның керфексез кып-кызыл күзләреннән Нәзирнең җансыз битенә тып-тып яшь коелды.Шулай итеп Әхәт энекәшсез калды.Мич алдында көчәеп яткан янгынны күршеләре йөгереп кереп сүндерештеләр.

      Бу фаҗига аның күңелендә һәмма ваклыкларына кадәр сакланды.

       Кызыл чишмә нефть чыккан яклардагы авыл.Әле ул күпләп нефть  чыгып тирә-якта эреле-ваклы шәһәрләр,эшчеләр бистәләре үрчеп яткан чакларда да үз җаена ныклы гына итеп яшәп ятты.Әхәтнең әтисе дә Әлмәттә ниндидер бер зур гына оешмада участок начальнигы булып эшләде,әмма көн саен эштән соң авылга кайта,туган җиреннән китәр нияте юк иде.Шуны исбатлап ата-ана йорты янына үз оясын корып,авыл укытучысына өйләнеп тә җибәрде.

,       Авылга кайсы яктан керсәң дә асфальт юл белән керәсең.Табигать һәйкәле булырлык тавы авылны салкын җилләрдән,усал кышкы бураннардан саклап тора. Таш кыя кебек текә күтәрелгән бу тау бик матур .Ул авылны буйдан -буйга үз куенына алганда җай гына иңә-иңә авыл барып тоташкан куе урманга кереп сеңгән.Тау урыны-урыны белән кызылланып торса да,урыны-урыны белән эре карасу ташлар да киртләчләнеп чыгып тора.Үсемлекнең һәр төрлесе үсә анда:аксыл башлы кылганнардан алып,тамырларын кырыс ташлар арасыннан гайрәтле сузып тау күкрәгенә батырган карт наратлар да бар.Тауның кызыл ташлары арасыннан тибеп чыккан,авылга үз исемен биргән саф чишмә суын авыл халкы инде күптәннән калын такталар белән авылга төшергәннәр.Шушы мул сулы чишмә аркасында халык һич кайчан суга интекмәде.Кызыл чишмә үз җаенда тирә-яктан кушылган вак-вак чишмәләрне үзенә ияртеп, акырынлап зур сулыкка килеп кушыла.Зур сулык инде авылдан биш-алты километр ераклыкта.Һәм ни гаҗәп,шушы гүзәл авыл әкеренләп юкка чыкты.Аның урынында хәзер адәм буе кычыткан,тигәнәк үсә. Бабасы үлеп әбисе Чаллыга кече кызына киткәндә әле авылда ике өйдән төтен чыга иде.Берничә елдан ул өйләрдә дә яшәү билгеләре бетте.  

       Адәм язмышы бигрәк аңлаешсыз инде.Туып баш-күз алу белән каядыр күз күрмәгән якларга чыгып китәргә ашкына,читтә һәммәсе дә яхшы булыр,әллә ниләр майтарыр кебек.

       Кызыл чишмәнең дә җитмешләп йортыннан күпме кеше чыгып китеп иксез-чиксез илнең кай гына төбәкләренә китеп урнашмаганнар.Әмма кайталар, нигезләрен сагыналар.Ул уйчан карашын ерактагы урман ягына төбәп авылга илтүче юлның текә борылышын үткәндә шуларны уйлады.

        Әхәтләрнең гаиләсе Кызыл чишмәне ташлап китүенең сәбәбе,гөрләп яшәп яткан яшь гаиләгә килгән шушы фаҗига булды. Болдырга чыгу белән күзгә күренеп торган зыярат әнисе Разияның чын-чыннан бөтен саулыгын алды.Йомшак сөйкемлелек бөркелеп торган күз карашы тоныкланып калды.Күз төпләренә кара шәүлә ятты.Сабыйның үлемендә ул бары тик үзен генә гаепләде.Галимҗан хатынын кочагына алып:

       -Китик булмаса ,Разия,-диде.

       -Мин дә ул турыда уйлыйм Галимҗан,әйтергә генә кыймый йөри идем.Җиңелрәк булмас микән,-дип иренең иңсәсенә хәлсез башын салды баласын югалтудан йөзләренә сары иңгән яшь хатын.

 ,     Бәхетле тормышка юрап, күпме хезмәт,күпме акча түгеп салынган йорт-җирне калдыру гаилә өчен кызганыч булса да,ул хакта беркем авыз ачып бер кәлимә сүз әйтмәде.Бу җан ярасы булып тигән авыр кайгыны аз булса да җиңеләйтү чарасы икәнен алар икесе дә аңлыйлар иде.

      Разия бу минутта иренә бик рәхмәтле булды.

      Бу кайгыны бары тик шул юл белән генә азмы-күпме җиңеләйтеп булыр кебек иде аңа.Әле шушы фаҗигадән соң үз яшенә караганда ничектер җитдиләнеп, уйчанланып калган зур улына да игътибарын туплар.Ул сабый да  фаҗиганың уртасында кайнаган бала бит.

Энесенең үлеме аның нәни йөрәген бер таласа,әнисенең көн саен күзләрендә яшь күреп аның да күзләренә үзеннән үзе яшь тула иде.      

       Шушы җәйне,кышлык печән-салам әзерләп бетергәч,әтиле-уллы Мөхәммәтвәли белән Галимҗан ике нигез арасында үскән пар юкә төбендә озак сөйләшеп утырдылар.

         -Әти безнең хәлне аңлыйсың бит инде син,-

диде Галимҗан авыр сулап,сүзне ничек башласам әтинең сабыр күңелен рәнҗетмәм микән дигәндәй, -кул эшкә бармый,бу нигезгә бер генә кадак та кага алмыйм,Разия бәргәләнә. Мөхәммәтвәли карт агач тамырларыдай бүлтәеп чыгып коргаксыган ,гасыр яшәгән имәннекедәй тамырлы кулларына карап озак утырды.Галимҗан аның өмете ,ышанычы ,терәге иде бит.Туган нигезенә ызандаш итеп өй җиткергәч ничек сөенгән иде карт.Гүәрдин улы сугыштан түш тутырып орден-медальләр тагып җиңүчеләр сафында кайтты.Әмма язмаган,нефть дигән нәрсә алалмаган иде улын,кайгы урыныннан кузгатты.Хәерлегә булсын дип уйлый иде ул эченнән генә.

        -Аңлыйм балам,үз башыбыздан үтте,аннан соң,-диде ул озак кына сүзсез утыргач.-үзебез дә син туганчы өчне җир куенына тапшырдык.Дөньяга җан булып яратылган,күзгә күренгән бала бит.Калганын үзегез карагыз улым.Без инде картлар-диде ул авыр сулап. Аннан  калтыранган куллары белән тәмәке  капчыгыннан катлап төреп куелган кәгазь кисәгенә тырышып-тырышып тәмәке бөртеге койды,әйтерсең бу мизгелдә аның өчен иң җитди эш шушы иде.       

         Әтисенә авылдан әлләни ерак булмаган эшчеләр бистәсеннән квартира бирү белән Әхәт тә китте.Бабасы аның озакка түгеллеген аңлап:бар-бар күрмәгәннең күрәсе килә,күргәннең качасы килә,-диләр,-күңел кырың түгәрәкләнгәч кайтырсың әле,- дип калды.

        Бабасы дөрес сизенгән,китеп атна-ун көн үттеме,Әхәтнең үтереп авылга кайтасы килә башлады.Монда авылдагы кебек иркенлек юк иде.Әти-әни көне буе эштә,балалар бакчасында башка кызык булды ,соңга таба аңа тәрбияче апалар куйган кыса ошамый башлады.Уйныйсы килгәндә уйнатмыйлар,инде дә бүтән шөгыль табып мавыгып китсәң,тагын тәрбияче апаларга ошап бетми.Ашыйсы килмәгәндә ашаталар,өзелеп тамак ачканда ашарга юк.Бакчада иң ошаганы музыка бүлмәсе булды.Андагы матурлыкка,төрле тавышлар чыгарган инструментларга Әхәтнең исе китте.

      Курай дигәне бигрәк кызык:авызыңа кабып өрәсең,әллә нинди сызгырган авазлар чыгара.Аның белән дә әллә ни кинәнә алмады Әхәт:озак уйнарга ярамый дип апасы алып куйды. Әхәткә бабасы юкә ботагын кисеп сыбызгы ясап биргәне бар барын.Әмма ул бер генә төрле аваз чыгара,озаграк өрсәң өстәге тишеге төкереккә капланып башкарак тавыш бирә башлый.Ә бу курай дигәнендә апалары көй уйнап күрсәтте,Әхәт тә курайның тишекләрен нәни бармаклары белән каплап өреп карады,көе генә ул теләгәнчә чыкмады.

      Балалар бакчасының ни икәнен аңлап алгач,Әхәт өзми-куймый авылга кайтам дип әнисен тинтерәтте.

     Аның өчен җан атып торган әбисе белән бабасын сагынды.Ишегалдында артын чөеп чаба торган колыннарын сагынды.Хәзер инде ул әнисенә ияреп бабасы белән болынга йөри торгандыр.Бабасы җәй буе болыннан кайтып керми бит.Печән чаба,кыш өчен бәрәннәргә пиннек бәйли.Йомшак юкә ботакларыннан гына бәйли аны бабасы,алайса бәрәннәрнең тешләре үтмәс ,яратмаслар дия иде.Даруга яраклы чәчәк -үләннәрне дә җыя ,анысын әбисе сорый иде.Бабасы аларын да белә:менә монысы бозауның эче киткәндә яхшы,монысы,акбайның кортын чыгара,монысы мунча кергәндә тын юлларын ачып җибәрә дип Әхәткә күрсәтә-күрсәтә куя. Су буендагы каты үләнне махсус идәнне ышкып агартырга дип урак белән урып ала.

       Шуларны уйлап йөргәндә Әхәтнең башына бик тә хикмәтле бер уй килде.Бабасы белән су буена төшкәч музыка бүлмәсендәге теге курайга охшаган үсеп утыручы көпшәләр күрде бит ул.Аның кайтып менә шул көпшәләргә шушы курайдагы шикелле тишекләр тишеп карыйсы килде.Әгәр әйтсә,аңа бабасы шуны ясап бирәчәк.Ул шушы фикерен әтисенә дә әйтте.

       -Әти ,бабай шуңа тишекләр тишсә,музыкальныйдагы курай кебек сызгырыр микән,ә?- дип әтисенең башын катырды.Әтисе җыр-моң дигәндә,гармун күргәндә кулына алмый түзми торган кеше:

        -Кара, ташбаш котелогың яхшы эшли синең,-дип мактап та алды.-Кайту белән бабаңнан ясатып ал,- дия-дия кечкенә Әхәтнең күңеленә оеткы салып куйды.Беренче класска укырга кергәндә Әхәт чаңгы таягыннан ясалган  курайда сыздырып уйный иде инде.

      Аның уенча ул Мәхмүт янына кичкә таба гына барып керергә тиеш.Ә аңынчы әле ул бик күптәннән хыялланган хыялларын тормышка ашырачак.Ә Әхәттә хыялның очы-кырые юк.Имгәнеп ятак өстенә калгач та алга планнар кору кебек хисләр берчакта да ташламады аны.

Аякка басарына ышанычы бар иде аның.Ул аны кычкырып беркемгә дә әйтмәде.Дәвалаган врачы язган даруларны бернинди каршылыксыз кабул итте,ул язып биргән күнегүләрне тырышып-тырышып башкарды.Әллә аның болай үзсүзләнеп чирнең якасына ябышуына тормышта әледән-әле шундый диагноз белән аякка басучыларның булып торуы сәбәп булды.Хатыны Суриянең генә моңа бик ышанасы килмәде.

      Авылга кайтып урнашу уе Әхәтне гомере буе озатып йөрде.Яшәве,эшләве шәһәр дә булса да,ул җаны-тәне белән авыл кешесе. Әлмәттән байтак ераклыктагы ташландык Кызыл чишмәгә башлап кайтырга йөрәге җитмәгән иде Әхәтнең.Кызыл чишмәгә асфальт юл кергән булса да,кешесез авылның юлын карамадылар:кышларын кар-буран күмде,язларында ташу сулары ергычлап бетерде,еллар узган саен ул юл юкка чыкты.Җәйләрен генә туган төбәген сагынып җирсегән авылдашлар кайткалап йөрде.Кыш көне бигрәк тә ул якка адашкан юлчы да бармады.Теләк бернәрсә,мөмкинлек  башка дип Байтуганга урнашты Әхәт.Байтуган Әлмәттән кул сузымы гына,вакытлыча яшәр өчен кечкенә йорт та төзеп куйдылар.Мәхмүт булдырган.Булганнан бар да була диләр бит.Инфаркт кичердем дип тормаган;саф һава,туган туфрак,шифалы чишмә суы,менә шулар миңа дәва дип кайткандыр дусты.Байтуганга да ияләшкән иде инде Әхәт.Җәйләрен шунда уздырдылар алар.Соңгы дүрт елны тоташ авылда яшәделәр.Кызыл чишмәдәге туган йорт та әле сипсемәгән.Таза,юан наратлардан салынган өй җил-давылга бирешми моңсу гына кайткан саен каршы ала.Әйтерсең лә:

         -И бала,никләр чит-ят тупсаларда адашып йөрисең,синең кендек каның миндә тамган бит,мин һаманда синең челтер тавышыңны,туп-туп атлап йөргән аяк эзләреңне,сиртмәле бишекнең моңлы,җылы көен саклыйм .Әти-әниеңнең күңел җылысы миңа сеңгән бит,-дия кебек.  Сүриясе дә авылга кайту ягында иде.Әлмәттә яшәгәндә ирен игәүләүдән бушамаган хатын  Байтуганда бакча дип,кош-корт дип үзенә шөгыль табып тынычланып яшәп киткәндәй булды.Әмма Әхәтнең аякка басу мөмкинлеге һаманда озакка сузылгач,Әхәттә төшенкелеккә бирелү булмаса да,беренче булып Сүрия биреште.

       Гаилә планындагы заманча иттереп өй салып керүне бу фаҗига арткарак күчерде,әмма ул гел сызып ташланмаган.Һәммә эшне берюлы эшләп булмый,беренче чиратта югалган сәламәтлекне кире кайтару дип уйлый иде Әхәт.Башта сүз арасында гына өй мәсьәләсен кыстыргалаган Сүрия ,соңга таба һич икеләнүсез тормыш дилбегәсен үз кулына алырга ашкынды:

        -Шәһәр фатирына кайтмыйсың син,яңа өй салуны уйга да кертә торган түгел,шушы тавык кетәклегендә кыз бирермен,малай өйләндерермен мени мин,-диде ул беркөнне.Хатын бу темага күп мәртәбәләр кагылгалап ала,Әхәт кенә сүзне тирәнгә җибәрмәскә тырыша иде.

        Менә ул туган авылына якынлаша.Әнә сулдагы болынга Әхәт дүртенчене бетергәч бабасы чапкан печәнне әнисе белән әйләндерергә барганнар иде.Нигә шул кадәр истә калган дисезме? Истә калырлык булды шул.

        Төш вакытларында гына барырга чыктылар алар.Атлыйлар шулай җай гына. Әхәтнең әнисе өрфиядәй юка ,вак чәчкәле ак күлмәктән.Аның да итәкләрен бил турысындагы путасына кыстырып күтәребрәк куйганда,ялан аяк кызган комнан җай гына атлый.Аның әнисе бик матур шул:бит алмалары алсуланган,зәңгәр күзләре мәрхәмәт нурлары чәчеп моңсу гына елмап торалар.

        Көн эссенең эссе,түзәр әмәл юк.Әхәтнең уенда су керергә киткән Мәхмүтләр генә.Эх ,рәхәтләнеп чумалардыр,узыша-узыша сикерәләрдер ярдан.Әхәткә генә менә монда кичкә тикле кызган кояш астында пешекләнергә.Бабасы бетерергә тырышыгыз килен,кичкә чүмәләгә куеп кайтырсыз диде.Үзе җәкү ягындагы печәнлекне бетерергә китте. Җәкүдә рәхәт анда,теге көнне баргач бабасы кечерәк кенә бер шалаш ясаган иде,Әхәт көне буе шул шалаш эчендә җиләк капкалап бабасы алып килгән әйрәнне эчеп ятты.Су эчим дисәң Чурлый чишмәсе дә якын.Чү,Әхәтнең уйларын бүлеп ниндидер бер гүләү якынлаша кебек.Ни булыр бу?Әхәт як-ягына ялкау гына күз йөртә башлады.Күк күкрәүгә дә ошап ала.Яңгыр җыена торгандыр дисәң,чалт аяз.Уч төбе кадәр генә дә болыт әсәре юк.Яуса әйбәт булыр иде әле,кайтып китәр идек.Мәхмүтләр дә миннән башка гына рәхәтләнеп су кереп ятмаслар иде.Юк шул,нишләсәң дә юк дип уфтанып ,як-ягына каранып барган Әхәт йөгереп килеп әнисенә җитеште дә:

       -Әни,нинди тавыш соң ул.Самолет дисәң ,үзе күренми.

       Әнисе дә ишетеп алган икән.Артына борылып карау белән:

      -Ят улым, беттек!- дип Әхәтне йолкып кына алды да,җиргә төртеп егып аны яртылаш гәүдәсе белән каплады.Әхәт ни икәнен дә аңышмый,җиргә капланды.Шул вакыт гүләү тавышы алар өстеннән өч тапкыр выжт,выжт,выжт итеп очып үтте.Күтәрелеп карасалар,я алла,тубал чаклы өч умарта күче җирдән адәм биеклегендә Әхәтләр барасы болын өстеннән урман ягына очып үттеләр. 

        Бу болында алар ел саен печән чаптылар,җиләк җыйдылар,урманында урман кукысы,шома көпшә,кыргый чия белән сыйландылар.Асфальт юлны ташлап җай гына болын уңаена борылып туктады Әхәт. Кулларын баш артына куеп машина эченнән генә тирә-якны күзәтте.             

      Иртәнге салкынча һава тәннең һәр күзәнәген үтеп кереп иркәли.Якында гына яшьүсмер усак көмешсу яфракларын иртәнге талгын җилдә калтыратып уйнаклый.Түбәндә тугайлыкта берөзлексез кошлар кайнаша.Басу ягында тургай тавышы.Басуларны да элеккечә авылның ындыр артына ук китереп сөргәннәр.Берничә җирдә нефть

 кудыргычлар җай гына эшләп утыра.Күңелгә һәммәсе якын,нәкъ

 бала чактагы кебек.Мәхмүт кайтып дөрес эшләгән,бергә тәгәрәп үскән яшь

тәшләрнең тагын берничәсе кайтырдай сөйләшәләр ди.

Әхәткә нишләргә? Ул да шушы авылныкы бит,аңа да газиз бит бу авыл.Хисләргә бирелеп байтак күзәтте тирә-якны. Иксез-чиксез гүзәллек ,хозурлык!Һәммәсе якын,һәммәсе үз аңа.Машинасының пассажир ягындагы ишеген ачып,үзе ясаган җайланма ярдәмендә коляскасын төшерде дә,машинасын борып китереп коляскага төшеп утырды.Кеше ярдәменнән башка үз көен көйләргә күптән өйрәнгән иде инде .Техниканың җаен белә ул,һәр тимер кисәге аның кулында иң кирәкле нәрсәгә әйләнә.Ул җай гына коляскасын юлдан читкәрәк алып гөлҗимешле кырмыска оясына каратып китте.Хәрәкәтсез аяк бармакларына чык бөртекләре коела,тукранбаш,дегет чәчәкләре тиеп китә.Ә ромашкалар,әнисе яраткан ромашкаларның исәбе-саны юк! Монда бал кортлары ярата торган сары чәчәкләр  дә бихисап.

,       Әле быел бу болынның печәне чабылмаган.Печән быел сөбханалла,исләрең китәрлек!Коляска белән ары барып булмый башлады.Әхәткә моннан да бик матур манзара ачылды. Ул коляска артына кыстырылган кураен кулына алды.Менә ул хыялланган татлы минутлар!Ул шушы минутларның кадерен белми калмыйм дигәндәй,җай гына кураен иреннәренә якын китерде. Курай иреннәренә тияр-тимәстән әнисе яраткан «Рамай» көе агылды.Курай тавышы йөрәкләрне сулкылдатып болын-кырларга җәелде,урман өсләреннән аксыл-зәңгәр яулык булып авыл өстендәге горур тау ягына юнәлде.Иртәнге иркә җилдә тибрәнгән шушы аһәңгә таң калып бертын кошлар да аваз бирми тордылар.Аннан соң,бу нинди ят кош тавышы икән дигәндәй,шикләнеп,әкрен-әкрен курай тавышына кушылдылар.Я алла,адәм баласын бәхетле итәр өчен шушы да җитә икән.Әхәтнең күкрәк тирәсе кысылып куйды,егәрле куллары калтыранып алгандай булды,шоп-шома итеп кырылган яңагы буйлап ике бөртек яшь тәгәрәде.Бу сөенү,юксыну,үкенү,бәхет яшьләре иде.

Әхәт уйнады да уйнады.Көй артыннан көй алышынды,аларны ул монысын уйныйм әле,монысын уйныйм дип уйнамады.Көйләр бербөтен булып агылдылыр да агылдылар.Аның һәр күзәнәге моң белән тулып кан тамырларыннан сулык-сулык моң агылды.

Аның уйнавын буйлы ак күлмәген сүс бау белән бәйләп чалгы кайрап торган бабасы,күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә җай гына кыстырып бәрәңге бакчасында бәрәңге чүбе утап йөрүче әбисе,сугыш истәлеге булган орден-медальләрен тагып каш өстенә кулын куеп капка төбенә чыгып баскан баһадирдай гәүдәле әтисе,дөньяга килеп тә яши алмаган энесе Нәзирне күтәргән моңсу кыяфәтле әнисе тыңладылар.Тыңладылар да, болын юлы өстендәге рәшәдә тирбәнеп эределәр.Әхәтнең йөрәге авырттырып сулкылдады.Аның бала чактагыдай,керпе чәчле башын әнисенең итәк арасына куеп үксеп җылыйсы килә иде. Аларга тиешле кадер-хөрмәтне барыбер күрсәтә алмады.Эш дип,гаилә,бала-чага дип,күзгә күренмәгән вак-төяк дөнья мәшәкате дип гомер узган да киткән.Шул кадәр иртә китәрләр дигән уй башына да килмәгән бит.

Үкенүләр,үкенүләр.Тормыш китабының кайсы гына битен ачып карасаң да үкенүләрдән генә тора.

    Аның әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны иде.Мәһабәт гәүдәле,чибәр,курку белмәс үсмер егет  яшен арттырып военкомат юлын таптый торгач сугышка алуларына ирешә.Белоруссия фронтына эләгеп Ракоссовский кул астына килеп кергәнче байтак өйрәнүләр,яраланулар үтәргә туры килә аңа.Катюша командиры булуын,Ракоссовский турындагы кайнар истәлекләрен кайбер кәефләнеп алган көннәрдә диванга кырын ятып улына горурланып сөйли торган иде.Мәктәпләрдә,оешма-предприятиеләрдә очрашуның үзәгендә булган,түшен орден-медальләрнең күп төрлеләре бизәгән Галимҗан тыныч хезмәттә дә алдынгылар рәтендә,җитәкче урыннарда булды.Әмма таң туса,сагынып-юксынып туган төбәгенә карамаган көне булды микән?Күңеле кузгалып,гармунын кулына алганда әтисенең күз төпләрендә җемелдәгән сагыну яшьләрен бер генә күрмәде Әхәт.Аңа да әтисенең туган авылын юксынуы- тартылуы мулдан күчкән,аның да күңеленнән туган якка кайтып урнашу берчакны да китмәде.Ә менә соңлады.Үкенү,тагын үкенү.

                Әхәт  сәфәреннән кайтканда  Сүрия инде киткән иде.Ул аңа инвалид коляскасына беркетелгән икәнен дә бер генә исенә төшермәде.Вакытлыча гына оештырылган өйдә каласын да әйтте.Әхәт үзенең нинди халәттә икәнен ул кат-кат такылдамаса да белә.Аның үзенең мөмкинлекләренә,эчке хәләтенә һәм дә йөрәгенең кечкенә  пыскып торган өмет төенчегенә өстәп, ниһаять ирлек горурлыгы хатынының чәүчәләклелегенә каршы торырга ярдәм итте.Болардан башка аның хатыны башына да китереп карамаган тормыш тәҗрибәсе үзе генә ни тора.Ул гомер уртасына җиткәндә тормышның нинди генә пычраклыкларын,гыйбрәтлекләрен,ир белән хатын,ата-ана-бала,күрше белән күрше мөнәсәбәтләрен,бөтен яшәешен эчкечелеккә алыштырган күпме хәсисләрне күрде .Аның эше,сайлаган профессиясе,табигатьтән бирелгән эчке сиземләве болар барысыда аңа тормыштан җиңеллек кенә  эзләмәскә,авырлыкка,вакытлыча килгән язмыш сынавының күзенә карап көрәшергә өйрәтте.Сүрия болар турында бик аз гына да белмәде,белергә дә теләмәде:”Килерсең, кая барасың син миннән башка?”-диде ул үзенчә, иренең холкын белсә дә.

        Әхәт утны яндырып тормады.Аның өчен калдырылган бердән-бер караватка килеп утырды.Ялгыз башым ничек яшәрмен дигән уй аның башына килмәде.Бу өйдә ул һәмма нәрсәне үзе өчен уңай итеп җайлаган иде.Өйдә эңгер-меңгер,почмакларга караңгылык сарган.Тәрәзәдә төнге күбәләк леперди.Хатынының чыгып китүе аның бүгенге уңай кичерешләрен берничектә каплый алмады.Нәрсә соң ул Сүриянең китүе?Ул бергә яшәгән вакыт аралыгында ничә китеп ничә кайтты?Аны Әхәтнең санаганы да булмады.Беренче балалары бер яшьтә иде бугай,әниләре белән яшиләр иде.Сүрия чираттагы чыгып китүенә җыенгач,Әхәтнең әнисе :

       -Килен бусы инде бер елга җиденче китүең,бик күпкә китмиме дигән иде. Килен кеше бианайның сүзен колагына да элмәде:

        -Күп түгел ,синең ул малаең бер көн өйдә кунса,өч көн өйгә кайтмый.Имеш ул эштә,беләбез без аның нинди эштә йөргәнен,-дип җаваплады.Ул көнне Әхәт нәкъ менә өенә кайтмаган өчен аның участогында ире хатынына пычак белән кадаган вакыйганы тикшереп йөрде.

                Әхәтнең эчке органнарга эшкә килүе ,җиңел генә уйлап эшләнгән бер адым кебек күренсә дә,ул эшен бик яратып эшләде.

        Армиядән кайтып,төзелештә янып-пешеп эшләп йөргән Әхәтне бер көнне оешманың комсомол комитеты секретаре чакыртты.

Әхәт килеп керүгә җиңелчә сөйләшеп ,көлешеп утыручыларның йөзләре җитди төс алды.Үзләренең оешма комсомол секретаре Таһир аны якынрак килеп утырырга кушты,һәм шул ук җитдилек белән Әхәтне кунаклар белән танышытырып чыкты.Аннан соң булачак сөйләшүнең җаваплылыгын искәрткәндәй оешма җитәкчесе дилбегәне үз кулына алды.

      Бу шома йөзле,карап торышка усал кыяфәтле,житди кешедән Әхәт бераз шүрли иде,әмма чын күңелдән хөрмәт  тә итә.”Гадилектә-бөеклек”дигән бит берәү,кемдер,белми аны Әхәт.Ә менә бу сүзләр Шамил Габделбәровичка бик туры килеп ябышып тора.Ул вакыты-вакыты белән шул тикле гади,кайвакытта күрше бабаең  белән капка төбендә сөйләшкәндәй хис итәсең үзеңне.Ә җитәкче буларак нык куллы җитәкче ул.Төзелештәге һәр техниканы үтәли күрә,һәр эшченең һәр сулышын тоеп тора.Эшкә җиңел караучыларга аның үз фикере.

      Шамил Габделбәрович Әхәт оешмага эшкә килү белән Әхәткә игъ

тибар итте.Һөнәр училищесын бетереп кенә килгән  яп-яшь егет башкалар кебек куркып өркеп тормады,бульдозерга утырды.Егетнең кулы техникага ятып торганын ул шундук чамалады,һәм мөмкинлек булганда һәрчак Әхәтнең эшләвен кызыксынып күзәтә иде.Таудай бульдозерны иярләгән егет тиз арада аның ихтирамын казанды.Армиягә киткәнче җиде ай эшләп алган егетне:

      -Улым,кире үзебезгә кайт,дип армиягә озатты да,армия срогын тутырып кайткан Әхәтне биш куллап кире үзенә алды.

     Күкрәк турыннан гөбердәп чыккан калын тавыш белән салмак кына сөйли башлады җитәкче:

      -Мин сезгә менә бу асыл егетне тәгъдим итәм.Ул минем үземә дә бик кирәкле кадр.Әмма ул укырга тиеш,һәм һичшиксез үсәргә тиешле яшь кеше,-диде җитәкче.Баш эшли,энергия җитәрлек,һәм иң мөһиме куркып-өркеп тора торган түгел,аягында нык басып яшәүче яшь кеше.

      Һава фильтрын тиз генә алыштырам да объектка сызам дип ашыгып-кабаланып килеп кергән Әхәт шомраеп Шамил Габделбәровичка карады.

 Аның күңеленнән болар мине укырга җибәрергә кыстамакчылар икән,минем уй-хыялларымда боларның эше юк,дигән уй чагылып узды. Шамил Габделбәрович сөйләгән сүз аның хыяллары белән тәңгәл килгәч,ул ирексездән елмаеп җибәрде.Шулай итеп аның күңел түрендә әкрен генә бөреләнеп яткан теләк үзеннән-үзе тормышка ашу борылышын алды.Дөнь

яда мондый да мач килү була икән.Менә әкәмәт!

Алар сөйләшеп бетереп бер карарга килгәнче Әхәт авызын җыя алмый  утырды.

      Хыял белән генә яшәп булмаганын әтисе сеңдерде аңа.Очучы булам дип төшләрендә самолет иярләп азаплаган егеткә:

        -Җитте сиңа буш хыяллар белән һаваларда очып йөрергә,анда синнән башка да җитәрлек,документларыңны ал да һөнәр училищесына илтеп бир.Син җирдә аяк терәп яшәргә тиеш ,диде.Сигезенче классны уңышлы гына бетергән үсмернең күзләреннән яшь килде.Аның әтисе кайсы малай үскәндә очучы булырга хыялланмый инде дип баласының теләген челпәрәмә китерде.Һөнәр училищесын бетереп чыкканда ул тәртип сагында торучыларга сокланып карый иде инде.Шулай итеп ул комсомол путевкасы белән эчке эшләр бүлегенә эшкә китте.

                                   —————

,      Әхәт Әлмәтнең эчке эшләр бүлегенә эшкә килгән көннәрен бүгенгедәй хәтерли.Әлмәт урамнарын тутырып үскән челтәр яфраклы сылу миләш агачлары җимешләрен көчкә күтәреп утыралар иде.Көннәр көзгә таба авышкан булса да,әле көн уртасында хәйран кыздыра.Ә иртәнге салкынча һава һәр күзәнәкне яшәү суты белән,дәрт ,энергия белән тутыра.Иртән иртүк  булуга карамастан шәһәр урамнары,тукталышлар халык белән тулы,һәммәсе эшкә ашыга,вахта машиналары,автобуслар берөзлексез тукталышлардан,эш киемнәре кигән эшчеләрне җитез генә алып китәләр дә,алар урынына икенчеләре килеп туктый.

Шәһәр тормышы аңа ят түгел.Балачагы ,үсмер еллары авыл белән эшчеләр бистәсе арасында үткән ,Әхәт шәһәргә сигезне бетерү белән һөнәр училищесына килде.Шуннан бирле байтак гомер узган.

Армия хезмәтен санамаганда хәйран гына таптаган ул шушы урамнарны.

Армиягә шушыннан китте,кайтуын сөйгәне шушында каршы алды.Мәхәббәт бөреләре шушында чәчәк атты.Сүрия белән Урсалтауны ак томаннар сарганчы матур хыялларга бирелеп күпме таңнар аттырдылар.Ул чакларда никадәр ваемсыз булган .Ә хәзер ул тирә-якка,дөньяга,кешеләргә икенче төрле,бөтенләй башка күзлектән карарга өйрәнде.

       Эшкә килү белән аны патруль-пост эшенә тарттылар,аннан соң ул укып кайтты.Тарткан атка йөкне күп төйиләр дигәндәй,өч ай дигәндә Әхәтне участок инспекторы итеп тә куйдылар.Патруль-пост хезмәтендә чакта да эшенең ни кадәр җаваплы икәнен бүгенгедәй төшенеп җитмәгән икән ул,чөнки җаваплылык аннан югары чиндагылар өстендә булган.Эшкә урнашуына ел тулар-тулмас участок инспекторы итеп кую,чын-чынлап шәһәрнең сулышын тоеп яшәү,анда участогындагы һәр яшәгән кешенең иминлеген тәэмин итү утыз яшенә дә җитмәгән яшь кешене гомер яшәгән ил картларыдай уйларга,һәр атлаган адымын,кылган гамәлен мең кат мыскалга салып,тиз генә чишелеш табарга өйрәтте.

                                       ———————

,           Әле хәтерендә:бер көн бүлеккә килүенә аны милиция начальнигының дежур ярдәмчесе каршы алды:

        -Тулы состав белән тиз арада Үзәк урамдагы унбишенче йортка чыгып китегез.Газ исе килә дигән шалтырату булды.Газ хезмәте юлда булырга тиеш,-диде.Әхәт үзе белән тагын бер милиционерны алды да ,чыгып китте.Дежур следователь белән судмедэкспорт начальник янында тоткарландылар.

         Әхәт тиешле урынга килеп җиткәндә пенсиядәге бер карчык,тирәсенә үзе шикелле карт-корыны җыеп иснең кайдан килүен бик тәфсилләп сөйләп тора иде.Эш яшендәгеләр ишектән чыгалар да тиз-тиз генә ни булганын сораштырып тукталышка ашыгалар.Гадәттә, җинаять эшен ачкандә авыр эш эшләп буыннары сызлаудан йоклый алмый яткан картлар шаһит була.Чөнки  күпчелек очракта җинаять төнлә,кеше аягы тавышы басылгач эшләнә.Чиелдап килеп туктаган милиция машинасы аларның сүзен бүлде.Әбиләр машинадан төшеп килүче ыспай гәүдәле үзләренең участок инспекторын сырып алып хәлне аңлата башладылар.Чынлыкта, ис кичә төш вакытларында сизелә башлаган икән.Башта ят искә бик игътибар итмәгәннәр.Скважиналарда эшләүче , гыйфриттәй авыр гәүдәле машиналар калдырып китә торган гадәти бер ис итеп кабул иткәннәр.Ә инде таңнан торып чыккан әбиләр иснең тотырыклы һәм көчлерәк чыгуын газ чыгып ята дип уйлаганнар.Көнкүрештә кулланыла торган газ исе түгеллеген Әхәт машинадан төшү белән аңлады.Бу мәет исе иде.Бу сиңа ышанып тапшырылган участокта тәртипсезлек кенә түгел ,кеше үлеме белән бәйле зур җинаять инде.Димәк, монда эшләү җитмәгән, профилактика тиешенчә түгел.Гадәттән тыш хәл участок инспекторы өчен иң зур йөз карасы.Шундый сүзләр ишетергә әзерләнде ул эчтән генә бу минутларда.Улмы соң инде эшләмәгән,тәүлекнең егерме дүрт сәгатен шушында бит ул,үз биләмәсендәгеләрнең һәммәсен танып белә,кемнең ничек сулыш алганын тоя.Шуның аркылы да аның участогында кеше үлеме.Шуларны уйлап бер мизгел югалып калган Әхәт үзен бик тиз кулга алды.Гадәттән тыш хәл шул минутта ук бүлеккә хәбәр ителеп инструкция буенча эш башланып китте.Үзе белән килгән берничә милиционерны алып ул йортны әйләнеп килде һәм подвал тирәсен әйләндереп алдылар.Ис һичшиксез йортның подвалыннан килә иде.Әмма,ни гаҗәп ,подвал ишеге ике катлы йозакка бикләнгән.

               -Подвалны ачарга!-дип боерды Әхәт үзе белән килгәннәрнең берсенә.Әмма йозакны кем бикләгән,соңгы тапкыр подвал тирәсендә кем булган,беркемгә,бер нәрсә билгеле түгел.Йорт өчен җаваплы кешене дә таба алмадылар.Вакытларын күп чакны ишегалдында,ишек төбендә үткәрүче картларда,шул тирәдә кайнашучы бала-чага да бу хакта мәгълүматсез иде.Тикшерүчеләр,экспертлар килде.Эксперт бармак эзләрен алгач, подвал ишеген каерып ачтылар.Тынга,йөзгә бөркелеп сасы ис килеп бәрелде,кап-кара үләксә чебеннәре выжылдап очып,шапылдап  битләргә тиеп үтте.Ишек каршында торганнар борчаклар кебек тирә-якка чәчелделәр,кайберләре кызарынып ,бүртенеп,кайсы куак төбенә,кайсы баскан җирендә үк,уксый башладылар.Кыюланып китеп башларын тыгып карасалар да,подвалга керү мөмкин эш түгел иде.

               Противогаз белән кереп карыйбыз,диде Әхәт.Противогаз киеп керүчеләр дә чыдый алмый ,мәет янына барып җитә алмый тиз әйләнеп чыктылар.Төркем-төркем булып халык җыелды.Берничә тапкыр кереп әйләнсәләр дә караңгы подвалдан бер нәтиҗәсез чыктылар.Фонарь алып килеп чираттагы тапкыр кереп барганда Әхәт абынып китеп сул ягына авып китүдән сакланып кулы туры килгән нәрсәгә таянган иде,кулына тигән салкын йомшак әйбердән чирканып чак кычкырып җибәрмәде.Фонарен шуңа төбәгән иде,ишектән ерак түгел асылынган җиреннән өзелеп төшеп җайсыз ауган кеше гәүдәсенә тап булды.Әхәт таянудан гәүдә тагын ныграк авып төште.Гәүдәдән мыжгылдаган эре-эре кортлар тарала башлады.Кортлар мәетнең күзләреннән, борын тишекләреннән чыгып тиз -тиз хәрәкәтләнәләр.Түзеп булмаслык сасы,мәет таркалган ис аларны тагын подвалдан куып чыгарды.Шулай да ,бу барыбер алга китеш иде.Баксаң,Әхәткә ярдәмгә килгән  милиционер һаман укшуыннан айный алмый куак төбендә утыра икән.Аның хәле бөтенләй мөшкел.Каяндыр килеп чыккан медсестра аңа нашатырь иснәтеп исенә китереп маташа.Әхәт подвалдан чыгып үпкәсен тутырып һава сулады.Әмма ул һава да подвалда сулаган ис кебек тоелды аңа.Ул да укшып читкә тайпылды.Аның янына медсестра килеп җитте.

Әхәт Галимҗанович,хәлегез ничек?-дип борын төбенә нашатырь

лы мамык төртте.Әхәт эндәшмичә,карашын читкә борып күзләрен йомды.

Күз алдына якты кояш нурларын каплап бүртенеп кара көйгән ир-ат йөзе килеп басты.Йа,аллам,кем мәҗбүр иткән аны бу юлга?Үземе?Әллә башка кеше кулы белән эшләнгәнме бу җинаять?

Көн туса үлем -китем,сугыш,талаш.әйтерсең мыжгып торган җинаятьчеләр оясы бу шәһәр.Меңәр чакрым ераклыктагы авыл-шәһәрләрдән җыелган халык,кайсы утырып чыккан,кайсы утыртудан качып килгән.Тышкы кыяфәтенә карап кына кемнең кем икәнен аңлавы кыен,эчкечелек шаулап чәчәк аткан.

             Әхәт эшли башлаганнан бирле шәһәрдәге күп кешеләрне йөз-кыяфәтенә карап таный башлады,ләкин читтән килүчеләр исәбенә халык саны һәрдаим артып тора.Билгеле булганча,көтүгә «ак сыерлар» гына кушылмый,»кара сыерлар» да бар.Аннан соң,эчеп, дөрес булмаган яшәү рәвеше алып баручы әти-әниләрдән туган балаларны да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк.Аның участогында оешкан җинаятьче төркемнәр юк-югын.Әмма кайчак җинаять бер минут эчендә,уйламаганда эшләнә бит.Бу очракны кайдан,ничек тикшерә башларга?

       Мәет шушы тирәдә яшәгән кеше булырга тиеш.Кем югалган,беркем ләм-мим.Мәет ир кеше.Шуннан башка берни әйтеп булмый.Озак яту сәбәпле,хәтта яшен дә билгеләп булмый.Ярар, анысы моргта билгеле булыр.Моны моргкка төяп җибәрү проблема бит әле.Әхәт бераз хәл алып,исенә килгәч,берничә сотрудникны бу эшкә тартып карады,Әмма алар үзләре дә кызганыч хәлдә,яшь, мондый хәл белән очрашмаган кешеләр.Нишләргә?Мәет һаман подвалда ята.Җыелган халык истән качып фатирларына кереп тәрәзәләргә ябырылганнар.Аптырагач,отделга шалтыратты Әхәт.Аңа вак хулиганлык өчен эләккәннәрне алырга тәгъ

дим иттеләр.Алар да хәлне аңлатып биргәч,һәммәсе кискен каршы чыктылар:

        -Начальник үтерсәң дә булдыра алмыйбыз,-дип бер-берсе артына елышып тордылар.Әхәт аларны шулай да,хәйлә белән алдырды.Әле яңа башлаган срокларын искә алып:

        -Бүген үк иреккә чыгартам,- дигәч,кулларына кат-кат перчатка кигезеп авыз-борыннарын бәйләп подвалга төшәргә ризалаштылар.Әхәт болай булгач булды дип сөенеп куйды.

,         Үз гомерендә мондый хәлләрне күпме күрер ул.Аның миеннән шундый уй чагылып узды.Гәүдәгә ятышлы матур формадан,кыска иттереп киселгән ,шомырт кара чәчләрен ыспай гына килешле баш киеме астына яшергән,имәндәй гәүдәле Әхәт урамнан узып киткәндә,чыркылдап калган кызлар,үскәч милиционер булам дип спортзалдан чыкмый шөгыльләнеп ятучы үсмерләр ,һәм әллә кайдан ерактан эзлисе юк,өйдә Әхәтнең кайтуын минутлап санап утыручы Сүрия моны башларына да китермиләр бит.

        Подвалдан чыгучыларны көтеп торганда уйлап торды ул боларны.Төшеп китүчеләр озак тоткарланмадылар:

 ,      -Начальник,кулыннан алсаң кулы,аягыннан алсаң аягы суырылып килеп чыга,алып чыгып булмый,-дип чыгып йорт янындагы рәшәткәгә килеп сөялделәр.Әхәт бу мәсәләне дә тиз чиште.Кесәсеннән күпмедер акча чыгарып ерак түгел сөйләшеп торган ике хатыннан искерәк кенә булса да бер җәймә сорады.Шулай авырлык белән булса да бу да хәл ителде.

       Алда мәетнең кемлеген ачыклау тора.Тавыш-гаугалы,эчеп ятучы,җайсыз гаиләләрне күздән кичерде ул.Кабинетына кайтып кәгазьләрен актарды.әмма беркемгә туктый алмады.Эшне кызуында сугарга яраткан Әхәт кичкә тикле фатирларны йөреп чыгарга уйлады.Төн чыкканчы ни булмас,инде болай да җинаять кылынуга ике атналап вакыт узган.Бу алым бик тиз үзенең дөрес юл икәнен ачыклады.Җидеме-сигезме фатирны йөреп чыккач,алдагы фатирның ишеген шакыды,озак кына таптангач инде китәргә дә уйлады,әмма фатир ачылды.Ишекне ачучы озын чәчләре иңенә төшкән үсмер иде,ә кухнядан үзен тыныч тотарга тырышып йончу гына чырайлы хатын-кыз башын тыгып теләр- теләмәс кенә Әхәтне керергә әйдәде.Монда дүрт кеше торырга тиеш,әмма зур уллары урлашкан өчен былтыр ике елга утырган иде.Эчү белән шөгылләнеп бер кайда да юньле -башлы эшләмәүче гаилә башлыгы күренмәде.Әхәт хәлләрен сораштырып гаилә башлыгының кайдалыгын белеште.Аңа ышандырырлык итеп ата кешенең эшләгән урынын аңлаттылар,хәзер эштә диделәр.Өйдә булмаган гаилә башлыкларына кич килү максаты белән фатирларны йөреп бетергәч,Әхәт тагын кабинетына китте.Гадәттәгечә ,ашау тагын онытылган иде.Күзенә таныш ашханә күренгәч,өзелеп тамагы ачканы сизелде.Ашханәгә килеп керү белән борынына килеп кергән ризык исе ,аның күңелен болгатып,тизрәк кул юу бүлмәсенә куды.Ул анда укшып торганда ашханәдә эшләүче таныш хатын-Галя йөгереп килеп тә җитте.Бүгенге вакыйганы ишетеп өлгергән Галя,Әхәткә үз хәбәрен җиткерергә ашыкты.

         -Апаем,шушы тирәдә,кайнаша торган теге исерек Сәйфи дә күренми, теге керәшен Толик та инде бер атна кергәне юк,- дип Әхәткә информация биреп китте.Бу хәлдән соң Әхәт ул көнне генә түгел, атналар буе ашый алмый интекте.Ә мәетнең кем икәнен ул озак тотмый үк чамалады.Теге,гаилә башлыгы эштә дип ышандырган кешеләргә ул тагын кичке якта сугылды,ләкин ул шикләнгән,теге аналы-уллы әтиләре эштә дип ышандыручылардан башкаларның дәлилләре ышандырырлык иде.

Ә боларга  Әхәт көн саен кагылды,эшләргә тиеш җиренә барды.Анда аны инде ике атналап күренмәвен әйттеләр.Әхәтнең тегеләрне кабинетына чакырып сораштырудан башка чара калмады,һәм җепнең очы күренде.

        Хатын нык торды.Иренең кайда икәнен белми,һәм,безгә аның кайтмавы әйбәтрәк,кайтса сугыша,тавыш чыгара,аракы сорап төн йоклатмый дип кинәт сүзчәнләнеп китте,башта кайгырган кыяфәттә әйе,юк дип утырган хатын.Әхәт бу моментны кулдан ычкындырмады.Хатынны коридорга үзе озатып,малайны үзе белән алып керде һәм үсмергә:

        -Әниең сөйләгәннәргә өстәп ни әйтә аласың,әтиең үлеменә кемне гаепле саныйсың?-диде.

        Үсмер дулкынланудан кызарып дымланган кулларын кая куярга белми,куркынган күзләрен Әхәткә төбәде.Малай уйлавынча,иң беренче итеп инспектор мондый сорау бирергә тиеш түгел кебек иде.Аның миен шундый уй бораулады.Әнисе бит аңа болай сораса,болай җавап бир, тегеләй сораса болай дип әйт диде.Ә бу шома инспектор тотты да,кирәкмәгән җирдән башлады.Әнисе белән икесе генә белгән теге куркыныч серне ,әнисе әйткән булып чыга түгелме соң?Әхәт малайның уйларын укыгандай тагын аны кысрыклады:

            -Син үзеңнекен сөйлә,ничек булды?-дип каушап калган малайны боргаланырга ирек бирмәде.Әхәтнең гоманлап кына биргән соравы шулай итеп кинәт чишелешне китереп чыгарды.Малай аксыл керфекләре арасыннан елтыр күзләрен идәнгә төбәп ничек булганын төртелә-төртелә сөйләп бирде.

Шулай итеп мәетнең кем икәне дә билгеле булмаган килеш,аны

 ничек үлүе дә ачыкланды.

      Баксаң,көндә шулай аракы сорап әнисен интектерүгә түзмичә нервылары какшаган,һөнәр училищесында укыган бала әтисенә сугып җибәргән.Эчкән ата кеше малаеннан мондый адым көтмәгән күрәсең,ишек катында малаеның үзенә кул күтәрүенә гарьләнеп сөйләнеп утырган да,шул көннән каядыр китеп югалган.Әни кеше бер-ике көн беркемгә берни әйтми тирә-якны күзәткәләп йөргән,электән дә югалгалаган ир кайтыр дип тә өметләнгән,әмма ул аны подвалда асылынган килеш тап булгач милициягә барасы урынга,төн ката,кеше аягы басылгач,подвалны бикләп куйган.Йозактагы бармак эзләре хатынныкы белән туры килгәч,бернинди шик калмады.

         Эчке эшләр бүлегенә эшкә килергә атлыгып торучылар юк диярлек яшьләр бигрәк тә.Йөкне күптән эшләүче,еллар белән сыналганнар тарта.Үзен уңай яктан гына күрсәткән,һәр эшкә күңелен биреп эшләгән Әхәтне дә  тиз күреп алдылар, һәм ул бик тиз генә бүлектә дә үз кеше булып китте.Хәзер аңа берүзенә берничә участокка йөгерергә туры килә.Участок инспекторының эше җәмәгать тәртибе саклау гына түгел бит.Саный китсәң очына чыгарлык түгел.Ул иртә чыгып китә эшкә,күп вакыт төн уртасында гына кайта.Сүриясе дә китеп-китеп куркытудан да алҗыды бугай,инде китми,уртак ятактан икенче бүлмәгә күчеп балалар белән йоклый башлады.Әти-әнисе дә сирәк кайтасың улым дигән сүздән арыны әйтмиләр,улларының эшен никадәр җаваплы,авыр икәнен аңладылар ахры.

        Менә тагын аны иртән эшкә килүенә икенче бер участоктагы үлем очрагына барырга туры килде.Карап торуга акыллы гына ир-ат.Техника паркына механик булып эшли икән.Ике учы белән башын тоткан да,чарасызлыктан түбән карап каткан.Иртән йокыдан тору белән янындагы хатынның үлгән икәнен аңлаган ир нишләргә белми өзгәләнә,аннан нинди дә булса мәгълүмат алу мөмкин түгел.Алдагы көнне тавышланып чыгып киткән хатынына үч итеп төнне үткәрергә күптән түгел генә танышкан хатынга шалтыраткан.Билгеле инде кич утырганнар,эчемлексез булмаган.Иртән уянып китүгә ирнең кулы җансыз гәүдәгә тигән.Очраклы гына танышкан хатынның исеменнән башка берни белми.Әхәт ирне кызганып куйды.Шушы уйламый эшләгән адымыннан ирнең гаиләсе таркалу алдында.Ятак өстендә яткан анадан тума шәрә хатын да кызганыч.Гаиләсез,йорт-җирсез хатынга да ошамаган үзе.Моның ире хатыным кайда йөри икән дип уйлый микән?Ничә мең халык яшәгән шәһәрдә Рәсүлә атлы утыз биш-кырык яшь

ләрдәге хатынның ире,балалары, ата-анасы бармы? Берни билгеле түгел.

       Экспертлар үз эшләрен эшли тордылар,Әхәт следователь килгәнче иргә эш арасында сораулар биргәләде:

       -Кайда таныштыгыз?Уртак танышлар турында сөйләштегезме?Кайда эшләгән?

        -Нинди аракы эчтегез?Аракыдан бушаган шешә кайда?

        Ир чүп чиләгеннән бер шешә алып килде.

Аракы моннан ерак түгел кибеттән алынган,шешәдән аракы исе килә иде.Әхәт торып кухня ягыннан хатын яткан йокы бүлмәсенә керде.Йокы бүлмәсендә ниндидер бүтән ис килә.Ул ис Әхәткә ничектер таныш та,ул таныган искә ничектер зәһәрлеге ошап та җитмәгән кебек.

Әхәт бер сүз эндәшми почмакта торган шкаф яныннан әйләнеп килде.Шкаф пыяласы арасыннан мамыктай аксыл чәченә кып-кызыл күбәләк кунган нәни кызчыгын кочып мөлаем ханым елмаеп тора.Әхәтнең миеннән ни җитмәгән бу иргә дигән уй чагылып үтте. Шикләнерлек нәрсә тапмады.

         Кинәт ул мәетнең авыз тирәсен иснәп карарга иелде. Ә авыз тирәсеннән килгән ис-ацетон исе иде.

         -Ацетон исе,-диде Әхәт кинәт,кычкырыбрак.

           -Ацетон эчкәннәрме әллә,-диде алар белән килгән ,яңа укып кайтып ,әле бер генә атна эшләгән Еримеев фамилияле егет.     

         Казанда укыганда бу хакта бер әңгәмә истә калган.Мәетнең авызыннан ацетон исе килсә,ул шикәр чире белән интеккән булуы мөмкин дигәннәр иде.Гоманлау гына булса да , бу да табышмак чишелүгә бер адым булды. Соңыннан билгеле булганча,бу хатын шикәр чире белән чирләп,чире аркасында бер кайда да эшләмәүче,шул диагноз белән врачта исәптә торучы Имаева Рәсүлә Хатыйп кызы булып чыкты.

Мәгълүм сәбәпләр аркасында аны ире моргтан алып күмүне оештырмады.

Үлемнең сәбәбе организмга кирәкле инсулинның вакытында килеп кермәве булды.

     Болар хакында нигә шулай тугарылып уйлап алды соң әле ул? Ә Әйе,Сүриянең китүе.

     Бүгенге уй-кичерешләр,хәтирә-истәлекләр,дусты белән очрашып серләшеп утыруларны Сүриянең китүе берничектә бозарга тиеш кебек түгел иде дә соң.Алар да бит шушы җәмгыятьтә яшиләр бит,җәмгыятьнең яшәү рәвеше сулышы аларга да кагылып үтә.Уртак тормыш көткәч,уртак балалар үстергәч ,уртак табында ризык җыйгач ир белән хатын бербөтен булырга,бер сулыш белән яшәргә тиештер дә,ә менә һәрвакытта да алай җиңел генә барып чыкмый шул.Үзебез яши торган зур гаиләне тәэмин итәргә тиеш кечкенә гаиләләрдә күпме аңлашылмаучылык,күпме фаҗига.Аның эшенә бәйле башка вакыйгалар түгел,ә менә нәкъ ир белән хатынга кагылышлы хәтирәләр калкып чыкты аның күңел төпкеленнән.

       Аксыл чәчле,елмайганда бит очлары чокыраеп торган,зифа буйлы Сүрия күз төшмәслек кыз түгел иде.Акыл утырткан,Әхәт белән чагыштырганда яшь аермасы сизелеп торган Сүрия озын гәүдәле, чибәр, үсмерлектән яңа чыгып,борын астында кап-кара булып мыек шәйләнә башлаган Әхәтне беренче күрү дә үк ошатты

Әхәт армиядән кайтып ел да үтмәде, гөрләтеп туй да ясап куйдылар

.Сүриянең чыгып китүе,барыбер тиде аның күңеленә,барыбер тиде.Әхәтнең күңеле сизүенчә бу аның соңгы китүе.

       Ул уйларыннан айнып тәрәзәгә күз төшерде.Офыкта таң яктылыгы шәйләнә башлаган иде инде.Әхәт йоклап алырга кирәк дип күзләрен йомып стенага таба борылып ятты.

     Иртән күзләренә төшкән кояш нурлары иркәләүгә уянып китте Әхәт

.Тәрәзә пәрдәләренең ябылып бетмәгән ярыгыннан төшкән кояш хәйран кыздыра иде.Ул ялт итеп стенадагы сәгатькә күз төшерде.Сәгать тугыз тулып килә иде.Бер дә болай соң торганы юк иде.Шул кичәге кичерешләр белән соң йоклап кителгәндер шул.Бүгенгә билгеләнгән процедуралары да бар бит әле аның.Әмма торасы килми,киерелеп-сузылып озак ятты ул.Тормыйча да булмый,гирудотерапия,массажга барганчы җиде кат тирең чыкканчы күнегүләр ясыйсы бар.Тренажерның берничә төрлесен алып куйды ул.Алны-ялны белми шуларда шөгыльләнә ,врачлар язган һәмма дәвалану чараларын үтәргә тырыша.Фәкать алар өметләндергән алга китеш кенә күренми.5ел,10 ел өметеңне өзмә әле дигән иде аңа нейрохирург.Әхәтнең имгәнүенә җиде ел.Ул әйткән вакытның кыл уртасы.Күпме операцияләр кичерде ул,Әлмәт болницасыннан тыш Казан,Мәскәү сырхауханәләрендә дә күп аунады.Ярый әле,вакытны дөрес тотып алып эчке органнарының эшчәнлеген җайга салдылар.Күп кан югалту,эчке органнарга кан саву сәбәпле эчәклекләрнең,яшәү өчен мөһим органнарның үз функияләрен үти алмау хәлне тагын да катлауландырган иде.Арка мие зарарлану Әхәтнең гомерен кыл өстенә куйды.

,     Инде коляскада булса да Әхәт кеше ярдәменнән башка үз-үзен йөртә,

сәламәт кеше башкарырга тиеш эшләрне бер авырлыксыз үзе башкара.

      Бүген ул күнегүләрне аеруча тырышып башкарды.Гәүдәнең аскы өлешенә авырлыкны берничә мәртәбә күбрәк бирде.Ул аны үз белдеге буенча,шулай булырга тиеш дип башкара,әмма аны күзәтүче врач аңа бик мавыкма,биргән авырлык эчке органнарга кире тәэсир итмәсен,каш ясыйм дип күз чыгар дигән максаттан әйтә.Моны Әхәт аңлый.ә аның хәзерге халәте шуны таләп итә,шуңа күрә Әхәт аны курыкмый эшли,тәнендәге һәр күзәнәге үзенә җитәрлек күләмдә нагрузка алып сөенә-сөенә яши,кан тамырларыннан яшәү суты ярсый-ярсый ага,янып яшәр өчен,аек акыл белән өмет-хыялларны тормышка ашырыр  өчен баш мие төгәл һәм ачык үз вазыйфасын башкара.Шулай булгач,Әхәтнең артка карарга,өметсезлеккә бирелергә бер генә дә хакы юк.Сабырлык ,төгәллек Әхәткә әнисеннән бирелсә,ныклы ихтыяр көче, әтисе ягыннан.Табигать аны бер нәрсәдән дә мәхрүм итмәгән,ә бүгенге хәләтен ул вакытлыча гына дип саный. Шабыр тиргә баткан тәненә баскыч төбендә кояшта торган рәхәт,йомшак бер чиләк су да койгач,аның күңелен җилкендергеч рәхәтлек биләп алды.

            Бакча башыннан саф җил җир җиләге исе ,тау үләне исе алып килеп борын яфракларын кытыклый,сары йомгактай чебиләрен ияртеп кырт-кырт килеп кызыл тавык ашарга соранып аяк арасына кереп бөтерелә.Бу хикмәт төенчекләрен нишләп Сүрия апалары калдырып киткән?Күрше ихата да көндәлек мәшәкатькә чумган.Карт белән карчык көтү артыннан ук чыгарып бәйләнгән җирдән бавын өзеп кайткан аклы каралы бозауларын инеш буена төшерергә чыкканнар.Алар Әхәтләргә көн дә яңа савылган сөт кертәләр.

Ишегалдында Әхәтне шәйләп койма башыннан Хөрмәй карт җәлпәк түбәтәйле башын сузды:

       -Ни хәл Әхәт улым,тимер айгырны җегәрләдеңме?

       Әхәтнең тренажерда

 күнегүләр башкарганын карап торырга ярата ул.

       -Биргәненә мең шөкер.Тырыштырам менә, Хөрмәтулла абзый.Үзең ничек йокладың,карт сөякләр шыгырдап бик интектермиләрме?-диде Әхәт тәнен алдан әзерләп куйган шакмаклы сөлге белән ышкып.

Сүриянең киткәнен белгәннәр ахры,шулай булмаса,карты артында бөтерчектәй бөтерелүче Мәдинәттәй,хатының сөткә керсен дип кычкырыр иде,бүген ул  үзе кертеп баскычка күләгәгә куеп,әрекмән яфрагы белән каплап киткән.

        Күнегүләр ясап өйгә кергәндә телефон бии-бии шалтырый иде.Трубканың теге башыннан Әхәткә массаж ясаучы шәфкать туташы Нурзадәнең челтерәвек тавышы ишетелде:

           -Әхәт абый,бүген бик ашыгып килмәсәгез дә була,мин кичкә тикле эшлим.

           -Ярар ,сеңлем.Миңа кайчан да ярый:атым минем һәрчак җигүле,-дип шаяртты Әхәт.

           -Сез молодец,Әхәт абый,гел күтәренке рухта.Ярый,пока.

           -Исән булып тор, акыллым.

          Бу ханымга аеруча ихтирам белән карый Әхәт.Утыз яше дә тулмаган Нурзадә  ике кечкенә бала үстерә,инде Әхәт белгәннән бирле ике эштә эшли.Ире фаҗигале төстә үлгәндә кеше фатирында калган ханым көн-төн фатир алам дип үз эшеннән тыш массаж ясый.Ә Сүрия кияүгә чыгу белән беркөн дә эшләмәде.Әхәт хатын-кызны эшләтү ягында түгел,әмма чагыштырыр нәрсәләр һәрчак бар дип уйлап алды ул.

          Әхәтнең күңеле сизә:бу Сүриянең соңгы китүе.Сүрия белән аралары көннән көн суынды.Тирәннән караганда ир белән хатын бер-берсен түзеп күпме гомерләрен әрәм үткәрделәр.Башта тормышны җайга салыйк диделәр,аннан балалар үссен диделәр.Шул вакыт аралыгында бер-берсеннән шул кадәр суындылар,хәтта бер-берсенә тартылу булганмы-юкмы,аны да сизми башладылар.Кайчан да булса бу көн киләсен алар икесе дә сизенделәр,кайчан икәнен генә белмәделәр.Шул билгесезлектә тормыш тәгәрмәче тәгәрәде дә тәгәрәде.Байтуганга күчү дә аларга берни бирмәде.Килү белән  утыртылган алмагачлар инде беренче чәчәкләре белән сөендерде.Ир белән хатын алар өчен һәр берсе үзе аерым сөенде.Араны якынайтырга икесенең берсе дә башлап адым ясамадылар.Коляскалы ирдә таянычын югалткан Сүрия башка юлны сайлады.Әхәт аның белән ризалашты.Күптән язмыш китабына язылып куелган бу аерылуны ,бәлки Әхәтнең имгәнүе генә тагын җиде елга сузгандыр,кем белә?.Ул уйлары белән тагын җиде ел элек булган

 хәлләргә кереп чумды.

         Ул елны җиңел машиналар югала башлады.Җиңел машиналар урлап  кәсеп иткән бер җинаятьчел төркем барлыкка килеп,бу төркем бик хәйләкәр төстә эшен алып бара,һич кенә дә Әхәтләр куйган капканга эләкми интектерде.Әхәткә өстәгеләрдән шелтә дә эләккәләде.Түзем савытлары тулып килгәндә Әхәт берничә ышанычлы кешесен эшкә җикте.Шул җеп очын эләктерергә ярдәм итте.Баксаң,болар машинаны урлап алып китәләр дә,якын-тирәдәге ташландык  авыллардагы каралты-кураларда соңгы гайкасына кадәр сүтеп ,әкрен-әкрен базардагы әрмән сатучыларына очсыз хактан тапшыралар икән.Ә әрмән сатучылары моңа бик тә шат.Шәһәрдә им өчен эзләсәң дә табылмаган запчастьны биш хакына кулдан талап алгандай алып китәләр.Сатучыга нәрсә,аны каян алганы кызыксындырмый.Сатарга,акча үрчетергә товар булсын.Машина каракларының чираттагы билгеләнгән көне ачыклану белән оператив план төзелде.Караклар үзләренең корбаннары итеп яңа гына төзелеп бетеп эшли башлаган хастаханәнең баш врачы алып кайтып ,хастаханәның гаражына куйган өр-яңа җиделене сайлаганнар иде.Ә билгеләнгән көннәре майның ике зур бәйрәме арасына:алар уйлавынча бу көннәрдә эчке эшләр бүлеге бөтен булган көчен бәйрәмнәрне ничек тә матур һәм оешкан итеп үткәрү өчен бирәчәк.Димәк аларның уяулыгы да шул чама гына булачак.Әмма караклар үзләрен бик акыллыбаш итеп санап ялгыштылар.Милиция  тик ятмады.Әхәтләр озакка сузмый гына засадага чыкты.Хастаханә шәһәрнең күпләп  халык яши торган җиреннән читтәрәк,яңа төзелеш бара торган районда.Уңда шәһәрнең кооператив гаражлары,юл ягында нарат полосасы караеп тора,юлның икенче ягында бакчачылык ширкәте.Менә шул бакчачылык ширкәте планлаштырылган эшне харап итте дә инде.

           Әхәтләр билгеләнгән урынга алданрак килеп урынны бик җентекләп өйрәнделәр.Уйламаганда килеп чыгардай вариантларны күздә тотып,ничек булса,нишләргә икәнен тәгаенләделәр.Фәкать аларны ерак түгел бер бакча өендәге шау-шулы компания генә шикләндерде.Шикләр рас килде.Билгеләнгән сәгать якынлаша башлау белән эчеп исерешкән кешеләр бакчадан чыгып юл ягына юнәлделәр.Сүзләренә ,кыланмышларына игътибар итсәң кызып-кызып талашалар иде.Туктап тарткалашып та алалар.Килә-килә аңлашылды:ике ир-ат, берсе хатын-кыз.Әхәтләр янына якынлаша башлагач,бер ир кеше хатынның кулын каерып тотты да юл читенә таба сөйри башлады.Хатын чырыйлап кычкырып җибәрде.Ул да булмады ирләр икесе чын-чынлап сугыша башладылар.Коты алынган хатын йөрәк өзгеч тавыш белән:

         — Убили,убили!Помогите!-дип кулларын җәеп юлга таба йөгерә башлады.Әхәтләр яшеренеп торган җирләреннән чыгып теге ирләрне аралаудан башка чара калмады.

         Формадан булсалар бәлки мәсьәлә тиз хәл ителгән булыр иде.Җиңелчә курткадан килеп кушылган Әхәтләрне бу сугыш чукмарлары үзләре шикелле бәйрәм итүчеләргә санап,инде икесе берләшеп Әхәтләр белән тарткалаша башладылар.Шул минутта гаражлар ягыннан берничә машина узып китте.Әхәт Ринатка кул селтәп үзләренең машиналары янына барырга кушты.Узып киткән машина белән урланырга тиешле машинаның ак төстә булуы Әхәттә шик тудырды,ул Ринатка ак машина артыннан барырга кушты.

       Ак машина үзләре артыннан ияргән Әхәтләр машинасыннан шикләнеп булса кирәк төзелеш барган урынны ташлап кырт кына тар тыкрыкка борылып керде дә,фараларын сүндереп арттан килүче машинаның максатын белергә теләгәндәй тизлекне әкренәйтте.

Шул вакыт тыкрыкка Әхәтләр машинасы килеп керде.Койрыкларына басканнарын аңлаган машина урлаучылар,кискен газга басып алга ыргылдылар.Әхәтләр дә хәлне аңлап машина урлаучылар артыннан бастырып куа башладылар.Ара бермә- бер якынайды.Туктарга дигән командага ак машина кискен маневрлар ясап ычкыну җаен чамалый.Тыкрык тар,электр баганалары комачаулап Әхәтләргә ак машина алдына чыгу мөмкин түгел.Алар тыкрыкны ташлап күрше урамга чыктылар.Ак машинаны да күздән ычкындырмаска кирәк.

Рульдә утыручы тәҗрибәле карак булса кирәк,Әхәтләр икенче урамнан урап алга чыгарга маташкан арада ак машина үзәк урамнарның берсенә чыкты.Бер мизгелдә куучыларны күздән югалтып тордылар ахры.Кинәт ак машина фара яктысын шәйләп үз артыннан сасы газ исләре һәм чиелдык тәгәрмәч тавышы калдырып инде бөтен хутына шәһәрнең Бөгелмәгә китә торган ягына атылды.

,         Әхәтләр машинасының да калышыр исәбе юк.Рульдәге

Ринат та оста йөртүче,тимердәй нык мускуллары әйтерсең рульгә берегеп үскән.Шәһәр читенә якынлашкан саен урамга куелган утлар сирәкләнеп

 юлны яхшылап абайларга комачаулыйлар.Төнге сәгать

 берләр тирәсе булырга тиеш.Юлда машиналар сирәгәйгән.Әхәт шоферга каршы полосага чыгып ак машинаның алдына төшәргә кушты.

Ара бер якынайган арада шофер Ринат каршы полосага чыгып ак машина белән рәттән бара башлады.Машина эчендә ике шәүлә шәйләнде.Димәк,көчләр тигез.Куып бару гына берхәл: алда ни  буласын белеп булмый бит әле. Урланган жигули тасма кебек юлдан уктай атыла.Әхәтләрнең дә калышыр исәбе юк,УАЗ гына бирешмәсен дә,Ринатның күз карашы гына нык булсын.УАЗ белән ара якынайгач машина урлаучылар кинәт  тигез асфальт юлны ташлап уңга, бәләкәй калкулыклар белән башланган урман ягына ташландылар.Бәлки махсус эшләнгән алым булгандыр,Әхәтләр бу якның урман юлларын яхшы белгәнлектән тагын уңга керган жигулиның алдына чыгарга тырышып турыдан алдырдылар,ләкин язгы, ,әле утырып та бетмәгән юл аларның язмышын хәл итте.Туры юлдан ажгырып чапкан УАЗ  аркылы яткан юан гына агач өстенә килеп менде,шул хуттан Ринат руленең кулыннан ычкынуын шәйләп алды.Алар уңга таба мәтәлчек атып якындагы ярдан түбән очтылар.Шул вакыт тимергә тимер тиеп чиелдау,Ринатның ачы итеп сүгенүе,ниндидер сыеклыкның чигә буйлап агуы бөтенесе бергә буталып караңгы бушлыкка очырды.Алар башта берара баштүбән очтылар,аннан тонналы машина футбол тубыдай сикерә-сикерә очты.Караңгылыкта бераз очкач,баш очында борчак кадәр генә,ниндидер яктылык пәйдә булды.Ул арада күрше кызы Язилә очып килде дә:»Әй!..Әйдә Әхәт,миннән калма,бергә очабыз»дип Әхәтне әйдәкли башлады.Әхәт башта Язиләне күрү сөенеченнән аңа иярде дә,алар икәүләп теге борчак кадәр генә яктылыкка оча башладылар.Язилә өрфиядәй ак күлмәк кигән,итәкләре талгын гына җилфердәп Әхәтнең колак яфракларын кытыклап алгандай итә.Чү,тукта,Язилә каян килеп чыкты соң әле?Ул бит бишенче классны бетергән елны ук суга батып үлгән иде.

     -Әй,Язилә,син үлгән идең бит ул.Каян килеп чыктың соң син-

ди Әхәт,үзе кыз белән тигез очарга тырышып канатларын еш-еш кага. Язиләнең канат җиле аның йөзенә бәрелә.

,     -Калышма Әхәт,мин сине алырга килдем бит,ди,үзе чырык-чырык көлә.

      -Язилә,Язилә,Язилә,дип Әхәт сорауны тагын кабатламакчы була.Шул ара кайдандыр икенче тавыш килеп кушыла.

      -Аңына килә бугай,кулын кыймшатты,ниндидер Язиләне чакыра бу,-диде хатын-кыз тавышы.

Куе томан арасыннан тырышып-тырышып карагандай Әхәт күзләренә теге борчак кадәр яктылык зураеп күзен чагылдыра башлады.Бу тәүлектән артык реанимация ятагында ятканнан соң Әхәтнең бу гөнаһлы дөнь

яга әйләнеп кайтуы иде.

,       Участок инспекторы өчен иң аянычлысы ,иң йөрәккә тигәне сырхауханә ятагына эләгүе түгел,ә каракларның ычкынуы булгандыр ,мөгаен ул вакытта.Ә ятакка билгесез вакытка беркетелгәнен аңлагач,Әхәт үзе теләп дөньядан ваз кичәр чиккә җитте.

Ярый караклар бик иркенәеп китә алмадылар.Аларны чираттагы операц

иядә үк каптырдылар.

          Әле Әлмәткә киткәнче байтак вакыт бар.Бүгенге  массажга Әхәтнең иртәрәк барасы килә.Ашкынуының җитди сәбәбе бар.Үткән сеанста аңа Нурзадә:

            -Әхәт абый сезнең уң аягыгыз хәрәкәтләнергә тиеш кебек  миңа,сез бер ни дә сизмисезме?-дигән иде.Әхәткә дә ниндидер үзгәреш бар кебек тоелды.Аннан кайткач,түзмичә аягын селкеткәләп карады.Бернинди авыртуда,үзгәреш тә сизмәде,әмма урта бармак сизелер-сизелмәс кыймылдагандай булды.Моңа Әхәт үзе ышанып җитмәсә дә,шулай булуын бик тә бик тә тели иде.Менә шуны уйлап,гадәттән тыш күңел күтәренкелеген артка яшереп, бүген тагын аягын кыймылдатып азапланды ул.Бу юлы бармакларның селкенүен күренмәсә дә,урта бармактан нәрсәдер сузылып киткәндәй булды.Әхәт үзе салкын тиргә батты.Әйе,шик дөрескә чыкты:бар үзгәреш,бар,бар!

Ай!Нинди рәхәт бу дөньяда яшәүләре,  шайтан алгыры!Сынаулары,билгесезлекләре,кыенлыклары,шатлык-кайгылары белән!Күр инде: бер утка сала,бер суга.Аннан тартып чыгара да,тагын шундый иттереп китереп ора,мәңге якты дөнья йөзен күрмәскә дә риза булган чаклар була.Юк! Мең мәртәбә юк!Барыбер яшисе килә.Яшәүнең ак төсләре күбрәк шулай да.

          Аякларның берсендә генә булса да,үзгәреш,алга китеш сизелү Әхәтнең иңнәренә канатлар үстерде.Авариядән соң ничә үлеп,ничә терелгән Әхәт беренче тапкыр шулай сөенде.Моңа хәтле аякка басу билгеләре күренмәгәч,өмете өзелмәсә дә,аяксыз яшәргә ризалаша язган иде бит ул.

Инә белән кадау,чеметеп алу түгел чүкеч белән орсаң да берни сизми торган аяк, менә  сизелер-сизелмәс,җанлы әгъза сыман сузылып ала.

Бу сөенечне аннан башка менә Нурзадә беләчәк.Канатланып киткән ир шуларны уйлап шәһәргә таба кузгалды.Бу куанычка ничек өйдә утырып була инде.

          Шәһәр үзенең ыгы-зыгысы,мыжгып торган ,бертуктаусыз каядыр ашыгучы кешеләре белән каршы алды аны.Бернинди үзгәреш юк,бар да гадәттәгечә,беркемнең Әхәттә бер эше юк.Ничек алай?Әхәттәге бу зур куанычны бөтен шәһәр белергә тиеш кебек тоелды аңа.Урамда юл буенда үскән карт өянке күләгәсендә күзләрен кояшка кыскалап бераз утыргач ,беренче итеп аптекага керде ул,чәчләрен тәртипкә китерү максатыннан чәчтарашка кагылды. Чәчтараш ишеге төбендә Әхәт белән бергә эчке эшләр бүлегендә эшләгән Петр Степанович очрады.Ул Әхәтнең гадәттән тыш күтәренке холкына игътибар итте.

Җылы гына күрешеп,хәл –әхвәл сорашканнан соң :

       -Әхәт Галимҗанович,күптән күрешеп ,сөйләшеп утырган юк,әйдә безгә кереп чәйләп алыйк,Анна Герасимовна белән серләрегез килешә иде бит,аның да өйдә чагы,дип Әхәтне өйгә чакырды.

      -Чәй,анысы яхшы нәрсә,Петр Степанович,үзем дә бик шат булыр идем,күптән сезне күрәсем килә иде.

     -Ну-у,Әхәт Галимҗанович ,нәрсә комачаулый?

     -Ярар,Петр Степанович,чакыруыгызны кабул итәм,әле минем массажга керәсем бар.Аннан соң үз җаем белән сезгә барырмын.

       -Яхшы,яхшы Әхәт Галимҗанович,без көтәбез.

       Петр Степанович белән озак еллар бергә иңне-иңгә куеп эшләделәр алар.Ни өчендер бергә эшләгән яшьләр арасыннан Әхәтне генә үз итте ул.Текә холыклы бу полковник күп эшләргә өйрәтте аны,бер кайчан ярдәменнән ташламады.

Ә кечкенә гәүдәле,ап-ак чәчле Анна Герасимовна Владимир өлкәсеннән институт юлламасы белән Әлмәткә килгән укытучы кыз баһадирдай Петр Степановичка кияүгә чыгып язмышларын бергә бәйләгәннәр.Инде матур итеп, тигез генә гомер көзен каршы алулары.Бердән-бер кызлары гына кияүгә чыкмаган:Казанда республика балалар клиникасында врач булып эшли.

            Нурзадә янында гадәттәгечә ике-өч кеше бар иде,чират көтеп утырырга туры килде.Әхәтнең яңалыгын Нурзадә үз сөенечедәй кабул итте:

           — Безнең тырышлык бушка китмәде болай булгач, Әхәт Галимҗанович,-диде ул кулларын махсус мазь белән ышкып.

           -Синең кулларның шифасы инде үскәнем,дөресен әйтим,ышаныч бетеп бара иде,-диде Әхәт ерылган авызын җыя алмыйча.

           -Кызыгызның туена артист чакырып та торасыгыз булмас,сез үзегез җырлыйсыз,гармунны үзегез уйныйсыз,инде бию мөмкинлеге ачылып тора,анысын да булдырырсыз,-диде кыз.

           -Бергә биербез Нурзадә,сез дә туйның кадерле кунагы булырсыз.

               Массажда озак тоткарланмый  Петр Степановичларга китте ул. Лаеклы ялдагы Анна Герасимовна белән Петр Степанович ишегаллларын гөлт итеп җыештырып куйганнар.Авыл халкы ихатасындагы һәр бирмеш буш җиренә бәрәңгесен ,яшелчәсен утырта.Ә монда бакча белән ишегалды тоташ яшел чирәм.Түрдә җыйнак кына мунча.Аңа бара торган сукмак ком сибелеп як ягына чәчәкләр утыртылган.Мунчага каршы почмакта шомырт агачлары,миләш-балан куагы.Ә уртада киң булып җәелеп чикләвек агачы утыра,аңа табигый таштан сукмак тоташкан.Таш түшәлгән мәйданчыкта өсте ябулы атынгыч тора.Анна Герасимовна буш вакытларын шунда үткәрә ахры,аның иңенә сала торган шәле һәм бәйли башлаган кул эше дә шул атынгычта ята.

,      Ишегалдына килеп кергәч,тәмле камыр ризыклары исен сизеп Әхәт сагаеп калды:әллә Таня кайтканмы?Кайткан булуы да бар:җәй отпусклар вакыты бит.Кайтса да,кайтмаса да ишегалдына килеп кергәч,борылып чыгып булмый.Аның белән менә шулай кинәт күрешергә әзер булмаса да,Әхәтнең Таняны бик күрәсе килә иде.Аның күз алдыннан Таняның үсмер чактагы гөнаһсыз карашлы якты елмаюы чагылып үтте.Инде күрешмәгәнгә дә байтак вакыт үткән.Казанда дәваланганда караңгы, көзге пычрак көнне аерылыштылар алар.Телефоннан аралашуны санамаганда башка күрешү булмады. Көзге,кар катыш яңгыр хастаханә тәрәзәсенә сылап ява.Җил кайдадыр тыныч кына яткан сары яфракны яткан җиреннән йолкып чыгарып Әхәт яткан бүлмәнең тәрәзәсенә ябыштырып китте.Бу Әхәткә озак тормый килеп җитәрмен дип китеп Әхәтне хәйран көттергән Танядан, инде килергә чыктым дигән хәбәр кебек тоела.Әхәтнең саф һавага чыкмаудан,төрледән төрле дару,уколлар кабул итүдән саргаеп калган йөзенә шул уйдан сизелер-сизелмәс алсулык йөгерә,күз карашы очкынланып ала.Таня Сүрияне ял иттереп ,шулай ике арада,Әхәт яткан хастаханә белән үзе эшләгән балалар клиникасы арасында чабулады.Аның белән икәүдән икәү генә үткәргән шул бер атна хастаханә ятагында ятканда булса да бик җылы булып, бик еш исенә төшә Әхәтнең.Ул үзенең инвалид коляскасында булуыннан да кыенсынмый.Таня Казан хастаханәләрендә ятканда да,Мәскәүдә дә күп мәртәбәләр булды.Дарулар,тапты, әллә кайлардан таныш,таныш түгел врачларны алып килеп Әхәтне күрсәтте.

        Үз гомерендә беренче тапкыр Әхәтне күргәндә Таня ундүрт яшь

лек үсмер кыз иде.Аны күргәч гашыйк булуның ни икәнендә белмәгән иңнәрендә алсу күбәләк уйнаклаган Таняның күкрәк турында нәрсәдер ачыттырып сулкылдап куйды.Шул сулкылдау аның күз алдына Әхәт килеп басу белән кабатлана иде.Башта аны Таня аңламады,соңра,тоташ гел Әхәтне уйлап йөри торгач төшенде:мәхаббәт килгән икән ич аңа,гашыйк булган ич ул.Әмма ул вакытка ике балага ата булган кешегә ничек гашыйк булып булганы тагын ватылмас чикләвек кебек,балалыктан үсмер чорга атлап чыккан кызга берничек тә аңлашылмады.Тоташ газап эчендә янды кыз.Дус кызларыннан читләшеп ялгыз калырга тырыша,уйга батып бүлмәсендә күбрәк вакыт үткәрә,дәрестә шелтәләр эләгә башлады.Кыскасы,Таня гашыйклар дөньясына үзе дә сизмәстән атлады,серле,яңа дөнья аны бөтереп алып кебеп китте.

       Ул һәр нәрсәдә матурлык күрде:әйләнә-тирәдәге һәр нәрсә аңа җете ачык төсле иде.Бөҗәкләр,кешеләр,мәктәп каршындагы юкәләр,урам буйлап агылган машиналар,һәммәсе могҗизави көй көйлиләр.Дөнья матур:әниең кебек ягымлы,әтиең кебек ышанычлы,ә күз алдында Әхәт Галимҗанович гәүдәсе.

       Шулай ачык,җете төсләрдән генә торган дөньяның матурлыгына сокланып йөргәндә , бердән бер көнне аның асты өскә килде.Таня кечкенә кызларын җитәкләп,улларын күтәреп,хатыны белән чөкердәшеп каршысына килеп чыккан Әхәтне күралмас чиккә җитте,бүлмәсенә бикләнеп ярсып-ярсып елады.Гаиләле кеше икәнен белсә дә,бу юлы аның янында башка кеше булуы аңа бик авыр тәэсир итте.

         -Кызым, бу бит синең вакытлыча гына мавыгуың,синең яшь

тә мондый хәлләр булгалый.Үзеңне тыныч тот әле, синең киләчәгең алда,үз ярыңны табарсың,диде әнисе,-Әхәт Галимҗанович сиңа тиң кеше түгел бит соң инде,-дип Таняның күзләреннән аккан яшьләрне сөртеп юатты Анна Герасимовна аны,бу вакыйганың сәбәбен аңлагач.

        -Юк әнием! Ул нәк мин яраткан кеше.Мин үз-үзем белән бер нишли алмыйм.Яратам бит,-дип өзгәләнде кыз.Петр Степанович та бу хәл тиз арада узып китәр дә һәммәсе онытылыр дип өметләнде.Чыннан да ,бу вакыйга шул килеш тынды.Әмма бу тыштан гына шулай иде.Моны гаиләдәге бар кеше аңлады.Чынлыкта исә,Таня уйчанланды,бөтен барлыгы белән укуга чумды.Кичләрен дус кызлары белән спорт секциясенә йөрде,мәктәптә барган кичәләрне калдырмады,хәтта яңа-яңа темалар табып аларны үзе оештырып йөрде.Ә төннәрен аның үз дөньясы иде.Яшь

 кыз бары тик «аны » уйлады,аның белән сөйләште,аңа мәхаббәтен аңлатты

Шулай итеп аңа беркем комачауламады,һәм ул әкрен-әкрен Әхәт Галимҗановичка булган хисләрен күңел төпкеленә ерак яшерде.Таняның әти-әнисе дә барысы да үтте дип җиңел суладылар.

       Таня Казанга китеп медицина институтына укырга кергәч әти белән әни кеше кычкырып торган чибәрлеге өстенә камил акылдан да мәхрүм калмаган кызлары үз тиңен табар дип өметләнделәр.Кызлары дәртләнеп ,бирелеп укып йөрде.Семинарларны калдырмады,кызыклы лекцияләрне телефоннардан сөйләп фикерләрен әти-әнисе белән уртаклаша иде.Күрәсең ,акыллы кыз Әхәтнең яраткан гаиләсе барлыгын исеннән чыгармый,язмышына буйсынып ,яраткан шөгыле белән күңелендәге бушлыкны тутырып яшәгәндер. Укуның соңгы елларында Таня тагын телефоннан сөйләшкәндә җаен туры китереп Әхәт Галимҗановичны сорады,аның хәлен белеште.Дөбердәп узып киткән давыл кире әйләнеп кайткандай тоелды ата-анага.

Анна Герасимовна чарасызлыктан кызын бер жәлләде,бер ачуланды.Петр Степановичның талканы коры булды:”кеше гаиләсен боза күрмә,»дип кискен каршы торды.

       Әхәт белән Таня Казанда хастаханә бүлмәсендә кабат очрашканда Таня инде утырып калган карт кыз иде.

           Петр Степанович килгән кунакны табынга чакырды.Өйнең террасасына мул итеп табын әзерләнгән.Әхәт машинасыннан коляскасына күчеп утырды да кул югычта кулын чайкап алды.Ул табын янына килгәнче өйдән Анна Герасимовна килеп чыкты:

          -Әхәт балам,сагындырып,ялындырып кына йөрисең.Ничек шулай булып була?Без-картларның кереп бер хәлен белеп чыксаң ни була, я?-дип килеп Әхәтнең аркасыннан сөеп  кочып алды.Петр Степанович Әхәткә өстәлгә якынрак килеп урнашырга булышты.

         -Анна Герасимовна,сез һәрчак исемдә.Кереп хәлегезне бик беләсем килә дә,менә инвалид булсам да вакыт җиткерә алмый җәфаланам.Аннан соң,шул телефон белән дә күбрәк алданабыз бит.Килеп күрешеп хәл белешү ,анысы икенче төрле инде ул,хак әйтәсез.

         Шулай,күрешеп,хәл белешеп гөр килгәндә өй ишегеннән Таня күренде.Җәйге җиңелчә,кешлеккә кия торган күлмәктән,чәчен тыйнак кына артка җыеп куйган,аягында җиңел чүәк.Әхәт соңгы күрүеннән бераз тулыланып киткән Таня, елмаеп килеп Әхәт белән күреште.Таня бик еш телефоннан шалтыратып Әхәтнең хәлен белеп тора,врач буларак киңәшләр бирә,Әхәтне һәрчак күз уңында тота.Соңгы вакытта эш буенча киңәшмәдә,тәҗрибә уртаклашу семинарларында Мәскәүдә йөрде,аннан еллык ялын алып чит илдә ял итеп кайтты.

         -Әхәт Галимҗанович,күрәм кәефегез яхшы,хәлегез ничек?-диде Таня йөзенә җитдилек чыгарып.Ул арада Петр Степанович Анна Герасимовнаның ниндидер йомышы белән өйгә кереп китте,ә Анна Герасимовна бик мавыгып карлыган яфрагы,бөтнек белән чәй пешереп азапланды.Әхәт уенын-чынын бергә кушып:

         -Танечка хәлем,кәефем кебек үк бик яхшы,сиңа икенче кеше булып куанычлы серемне чишәм:бер аягымда күзгә күренеп алга китеш бар.

        -О-о-о,Әхәт Галимҗанович,мин чиксез шатмын.Чын менә,чын күңелдән куанам.Бу безнең һәммәбез өчен дә әйтеп бетергесез олы сөенеч,-диде ул кулларын күкрәк турысына китереп,сөенеп Әхәтнең күзләренә тутырып карады.

         -Ходай кушып йөреп китсәң,бик яхшы буласы да соң,балам.Шулай була күрсен,яшь тән,әле сөякләреңнең егәрле чагы.Аякка басып,тупырдатып йөрергә язсын инде.Безнең Петр Степанович белән уебыз: кайчан аякка басар инде дибез,башыбызда  йөри алмый, коляскага беркетелеп яшәр дигән уй бөтенләй дә юк,-дип Анна Герасимовна да сүзгә кушылды.

          Әхәт Таняның үзенә мөнәсәбәте гади генә түгеллеген күптән сизенә.Таня  аны никадәр генә сиздермәскә тырышса да,яшерсә дә бүгенге күз карашы аны бөтенләе белән “сатты”.Ул Әхәтнең яңалыгына шул кадәр сөенгән иде,моңа кадәр булган шикләрен бүгенге хәл һич нәрсәгә карамый раслады.Әхәт үзе зур бер гөнаһ алдында калгандай булды.Шушы алиһә кыз аның аркасында гомерен ялгыз үткәрә бит.Аның миеннән шушы мәгълүмат секундның мең дә бер өлеше эчендә һәр күзәнәгенә кагылып,каз тәннәре чыгарып,  зеңгелдәп узды.Бүгенге көнгә хәтле бу аның уенда булса да,йөрәге белән аны аңласа да,аңы моны берничектә кабул итә алмый иде.Ә бүген,бүгенге бу мизгел,аны Әхәттән сорап тормады:үткен кылыч кебек аны телеп үтте.”Я хода!Чынлап та,бу хакмени соң?”Язмыш дигән явыз кемнәрне генә ,нинди генә сынаулар  алдына куймый.Бөтен барлыгы белән кешеләргә,һәммә җан иясенә бары тик яхшылык кына эшләргә яратылган шушы изге җанның да,күңел касәсе буш түгел,ул да газап чигә.Чынлап та,ул үз юлында,шушы олы җиһанда үзенә тиң булырлык,аның саф бәллүрдәй җанын аңлап яшәрдәй яраткан ярын таба алмый.Гомеренең уртасына җитеп килә,ә ялгыз.Бу язмыш шаяруымы?”

         Кичке табын бик матур үтте.Сөйләшер сүзләрне сайлап интекмәделәр.Искә алырдай матур хәтирәләр,уртак танышлар күп иде.

         Ишегалдына әкрен генә эңгер җәелә.Зәй елгасына барып тоташкан бакчаның түр ягындагы агачлар арасыннан еракта  мәһабәт булып Урсалтау күренә.Зәй елгасы бу урында талгын гына ,уйга чумгандай ага.Тирә-ягында вак таллар,урын-урыны белән балык тотарга урыннар җайланып басма ясалган.Әхәт белән Таня бакча аркылы сөйләшә-сөйләшә Зәй буена төштеләр.Таня ничек кандидатлык диссертациясен яклавын тезеп-тезеп сөйли.Әхәт йотылып аны тыңлый.

         -Алга таба планнарын ничек инде Таня?-диде Әхәт.

         -Әхәт Галимҗанович,ничек дип әйтим инде,минем фән юлыннан китәсем килми,дөресен әйтим,фәнни җитәкчем миңа зур өметләр баглый,ә мине күбрәк практика кызыксындыра,бөтен көчемне яратып сайлаган профессиямә багышлап,җиң сызганып эшлисем килә.Ә күңел  бу якларга кайтырга ашкына.

         -Таня,әйдә рәсмилекне куйыйк.Мин сине туган сеңлемдәй якын күрәм ,Әхәт абый дисәң миңа шул җитә,-дип Әхәт Таняның  кечкенә кулларын үзенең учына алды.Таня тартылып куйды,әмма кулларын Әхәтнең кулларыннан алмады.Карашын Зәйнең талгын агымына төбәп фикерен дәвам итте.

         -Әтием,әнием инде картаялар бит,мин аларның бердән бере.Ә фән юлын үз итүчеләр бар ул.Минем бурычым әти-әниемнең тыныч,матур картлыгын тәэмин итү,-диде ул уйчан гына.

           Урсалтау итәге буеннан урман ягына сузылган асфальт юлдан агылучы машиналар кичкә таба сирәгәйде.Урманга җитәрәк калкулыкта урнашкан нефть кудыру станциясендәге багана башларында  зур-зур яктылык көлтәләре барлыкка килде.Зәй буе сандугач тавышларына күмелеп сихри бер матурлыкка төренде.Су өстен җитез карлыгачлар кисеп-кисеп үтә.Әхәт белән Таня бик озак сөйләштеләр.Петр Спепановичның ишегалдында берничә тапкыр тамак кыргалап кереп киткәне ишетелде.

       Әхәт бик соң гына кайтырга чыкты.Инде җәйге кыска төннең караңгылыгы куерган .Шәһәр  артта калды,утлар сирәгәйде.Бүгенге сөенечле  вакыйгалар,Таня белән күрешү аның күңелен бөтенләе белән биләп алган иде.Ул шулар хакында уйлап барып Байтуган борылышын да узып киткән.Хисләрдән айнып киткәндә Кызыл чишмәнең сикәлтәле юлына килеп кергән иде инде.Ә алда Мәхмүтләр капка төбенә куелган бердән-бер ут балкып яна.


Spread the love
Exit mobile version