Примерное время на чтение статьи 17 минуты
Ялан уртасындагы ялгыз имән төбендә нәни бөҗәкләрнең нәзек гөжләүләрен, ара-тирә үз артларыннан мамыктай ак юллар, әллә нинди серле тавышлар калдырып үткән самолетларны күзәтеп яту нинди рәхәт!Әле анда ,әле монда әниләрен югалткан нәни бәтиләр тавыш биреп куя, сарыклар сабыр гына ухылдап йөткерәләр. Күңелдә талгын рәхәтлек.
Авыл көтүе иртәнге салкынча һавада басылып, йотылып яшь сутлы үләнне ашадылар да, көн төшкә борылып кояш үзенең иң биек ноктасына якынлаша башлагач авырайган гәүдәләрен ничек тә уңайлырак урнаштыру уе белән көндәлек туплауга килеп туктадылар. Көтү чиратының иң рәхәт мизгеле бу! Сарык көтүен авылдан алып чыгып «Гаделша» яланының чокырсу җирләрендә сарыклар кап булганчы сусыл үлән ашатып «Акморза»га исән-имин килеп җитү көтү чиратының ярты көнен уздырдым дигән сүз. Әле ул вакытта иртәнге уннар гына тулып киткән булса да, ничектер тынычлап җиңел сулап куясың.Хәзер көн болай матур торса, көтү икеләрсез-өчләрсез кузгалмый.Инде рәхәтләнеп ял итәсең, нәкъ менә синең өчен- көтүче өчен генә пешкән бәрәңге кыстыбыен китергәннәрен көтәсең.
Көтүчеләрнең дә төрлесе бар:»Миннән үткәнче , иясенә җиткәнче » дип кенә көтсәләр, кичке бишкә тикле дә яталар,әмма ул вакытта көтүең ач кайта . Көтүне ач алып кайткан көтүчегә авыл халкыннан якты чырай юк инде.Андый көнне көтүчеләр кеше күрмәсен дип бакча артлап , колхоз ягыннан гына сыпырталар. Ә авыл эченнән кайтсаң, беттең: ачы телле авыл апаларының күзенә күренү үзең теләп янган утка керүгә тиң.
Көтү чиратында көннең матур килүе дә бәхет эше.Бүген көн шәп!Хәер, быел май бәйрәмнәрендә үк алмагачлар шау чәчкәдә иде бит. Ә хәзер майның соңгы көннәре генә булуга да карамастан җәй уртасы кебек: кояш әйбәт кыздыра.»Бу айга май ае дип кушу кайсы акыллы башының эше икән, һич икеләнүсез дөрес кушылган» дип үзенчә нәтиҗә ясады да Нурсолтан, имән төбеннән тәгәрәп китеп кояшка аркасын куеп ятты.Уйланырга, баштагы мең төрле уйларны тәртипкә салырга иң кулай вакыт.Беркем комачауламый,сарыклар тук.» Акморзаның тешләрне камаштырырдай суын берсен-берсе төрткәли-төрткәли эчтеләр дә, яланга менеп кинәнеп ял итәләр. Кояшның мәрхәмәтле җылысына рәхәтләнеп ,төссез керфекле күзләрен йомып оеп киткәннәр.Кечкенә бәтиләрнең әниләренең имчәкләрен эзләп төрткәләп бимазалауларын санамаганда бар дә тәртиптә. Хәер, «дөнья күргән сарыклар» аларның төрткәләүләренә исләре дә китми, күзләрен дә ачмыйлар.
Көтүнең аргы башы да ышанычлы кулларда:Нурсолтанга иптәшкә, алар өчен ялланып чыккан Хәбиб агай куак төбенә яткан да төрепкәсен көйрәтә.Нурсолтанның аны шул трубкасыннан башка күргәне дә юк инде ,сүнгән булса да авызында ул аның.Исенә төшсә кабызып бер-ике суыра да тагын оныта,әмма трубка авызда булырга тиеш.Былтыр аның шул трубкасы белән Нурсолтан кызык та ясап йөрде инде.Хәбиб агай трубкасын капкан килеш йоклап киткән дә ,Нурсолтан «Акморза “буеннан шома көпшә ашап менгәндә селкенми дә ята. Әллә каян гына кулына эләгеп менгән былтыргы кураны сырлап матурлап ясады да агайның авызына каптырып куйды.Шулай да йокысы сак икән ,тиз уянды:»Шалиш,брат. Минем белән нимесне җиңеп кайткан төрепкә ул «,ди. Ә ничек сугышуы турында ул ничек кенә ялынсаң да , ләм-мим. Нурсолтан аның штрафбатта булганын гына, беренче сугышка кергәндә өч кешегә бер винтовка(кайберләре агач мылтык тотып кергәннәр) белән кереп бер тапкыр да ата алмый яраланып чыгуын гына белә. Шуннан артыгын нишләтсәң дә алып булмый аннан. Егерме яшен тутырган көннәрдә уйламый әйткән бер сүзе өчен «халык дошманы » исемен алып караңгы бер төндә өч хәрби кеше алып чыгып киткән улын әнисе унөч елдан соң гына күрә,күрә дә шатлыгын күтәрә алмый.Сугышның башыннан алып азагына кадәр йөреп,чигә чәчләре агарган, ярым гарип улы кайткан көнне үк түшәккә егыла. Боларны Нурсолтан әнисе сөйләгәннән генә белә.
Быел Нурсолтан өчен гаять катлаулы ел.-ул да башкалар шикелле шәһәр тарафларына юл тотар.Кая барыр, кем булыр? Шәһәр аны ничек кабул итәр?
Кечкенәдән үк «җырчы» булам дип үсте ул. Авылдашлары да аны һич икеләнми җырчы булыр бу диләр. Әмма әнисе аның җырлавын бик яратса да, бер чакта да җырчы бул димәде. Ә бәлки мөмкинлек туган саен артист тормышының гел кире якларын гына сөйли иде. Нурсолтан үсә-үсә, «Җырлама улым, моңлы бала бәхетсез була ул»дип яшьле күзләрен еракка төбәп тын гына торыр иде.
Чынлап та, ни өчен әнисе шул кадәр теше-тырнагы белән каршы соң әле ул? Бу турыда Нурсолтанның уйлап та караганы булмады, әнисеннән сорамады да. Сорарга кирәк булыр. Әмма ул барыбер җырчы булачак. Аңа дан-шөһрәт тә, кочак-кочак чәчәкләр дә кирәкми. Җырчы булу теләге аны бөтенләе белән бөтереп алган. Былтыргы фестивальгә килгән жюри әгъзасы да: «Туп-туры Казанга, синең урының сәхнәдә», диде бит. Ююк, монда нидер бар. Әнисе тиккә генә әйтмәс. Алай уйласаң, Хәбиб абыйның ни катнашы бар миндә?Ул да шул сүзне сөйли бит. Былтыр да шушы «Акморза» буенда Хәбиб агай белән көтү көткәндә якындагы урманда «Каруаман»ны көйләп урмандагы җырның яңгырашын тыңлап йөргән иде.Урманда җырлау –ул бит гел икенче төрле.Анда сиңа һәрбер агач кушыла,үләннәр куаклар кушыла, агчалар шаулавы синең җырыңны бер кайда да ишетелмәгән яңа төр аһәңгә төреп,җил, күбәләк канатлырында әллә кайларга илтеп җиткерә.Ә җыр синең үзенә мең- миллион тапкыр матуррак булып кире кайта.Нарат урманында җырларга бигрәк ярата Нурсолтан.Яныңда тыңлый белеп тыңлаучың да булса җыр тиңдәшсез рәхәтлек бирә.
Йотылып-йотылып тыңлады ул Нурсолтанның җырын.Җырлап бетереп Хәбиб агайга күз төшергәндә тыелгысыз елый иде ул. Меңяшәр натар агачына башын терәп калтырый-калтырый елап торган Хәбиб агай елавының сәбәбен аңлашылмаса да бик кызганыч иде . Нурсолтанга әллә ничек бик кыен булды.Кызлар кебек авыз күтәреп җырлап йөргәненә нык ачуы килде үзенә. Ә көтүне алып кайтыр юлга чыккан агае аңа: «Җырчы булма ,син улым. Адәм күңелен актару нигә кирәк сиңа?» диде. Ә әнисенең күңелендә бүтән нәрсә. Моны Нурсолтан сизенә.
Көтүнең аргы башыннан тәмле булып, нәфсене котыртып төтен исе килеп китте. Хәбиб агай түзмәгән, учак тергезеп җибәргән. Әнисе килүгә чәй кайната тора булыр.Ах ул көтүдә кетердәп пешкән кыстыбый белән хуш исле чәй эчүләр! Самовар эчендә пешкән йомырка белән яшел суган да булса… Әнисе аларын да алыр әле, онытмас. Белә ул улының ни яратканын.Нишләптер һаман килми үзе.
Нурсолтан калкынып әнисе килергә тиеш «Торна сазы» ягына күз төшерде.Әәәнә аның әнисе. Сизенгәндәй нәкъ «Торна сазы» чишмәсеннән чыгып килә.» Килеп җитәр ,күпкә түзгәнне азга түзәрбез»,дип кире җиргә сузылды ул.
“————“
Ә Зифа сәхрәгә чыкканына куанып җил-җил атлады.Баш түбәсендә канатланып талпынган нокта тургайны эзләде. Нинди хозурлык! Монда килеп җиткәч ничек чишмәгә төшми үтәсең инде.Былтыргы яфраклардан , иске үлән калдыкларыннан чистарткач, чишмә сөенә-сөенә аккан кебек тоелды аңа. Саф чишмә суында кулларын-битләрен чылатып алгач үзе дә җиңелрәк атлады. Инде туплауга да күп калмады. Улы ачыгып беткәндер.Көтү көтү җиңел эш түгел. «Ходаем, аласы нәрсәләремне онытмадым микән»,дип борчылды ул. ,”Кыстыбыйның пешереп алгач сары майда йөздереп кыздырылганын ярата аның Нурсолтаны. Суынып китмәде микән?-дип борчылды ул Чишмә буенда озак юандым шул.Кыстыбыйның кайнарын яратса да йомырканың суынганын ярата, дип йомыркаларны чишмә суына салып тордым бит . Әле аның тагын бер сәерлеге бар: йомырканы һәрчак самовар эченә тезеп пешертә. Бала түгел ,диген инде”.
Каударланып атлаган Зифаның игътибарын юлдан ерак түгел утлап йөргән алмачуар ат җәлеп итте.Ерак та түгел нәни коланына пошкырып үз янына чакыра иде ул.” И табигать баласы! Газиз дә бик ярата иде шул сезне”. “Әй Газиз, Газиз! Исләремә төшәсең дә, үзәгемне өзәсең”.Зифаның офтану катыш үкенечле сүзләре үзеннән үзе чыгып китте.Эш атлары түгел, ниөчендер менә шулай тугайда утлап йөргән атлар бәгырьләрне телеп Газизне искә төшерәләр шул.
“———-“
-Зифам, берүк көт мине.Мин бит синнән башка яши алмыйм.Китәр көннәр якынлашкан саен мин моңа ныграк ышанам.Мин бит китмәс борын сине сагынам.
-Җүләрем минем, сине генә яратканымны беләсең бит.Исән йөреп сау кайт ,бәгърем, вакытлыча аерылышуга түзәрбез анысы ничек тә.
-Мин сине Зифам иртәгә сабантуй дигән көнне акбүз атка утыртып алып кайтырмын, Ак һәм кызыл тасмалар белән бизәлгән алтын дирбияле акбүз атта.,.. юк тройкада.
Зифа әкрен генә Газизнең кочагыннан шуып чыкты да, гаҗәпләнеп;- Син нәрсә Газиз, бездә андый туйларга җигәрдәй атлар юк бит инде. Мин дә һич каршы килмәс идем, ап-ак туй күлмәкләре киеп акбүз атларда. Нинди шәп, әйеме Газиз!
-Мин сиңа әйтмәдем дә бит әле. Харис абый колхозга нәселле атлар кайтартабыз,- диде. -Чит илдән. Армиядән кайткач танымый да торырсың әле кәнүшниеңне ди.Харис абый әйткәч эшли инде ул аны,- диде, аннан хыяллануын дәвам итеп: Безнең туй һичкемнекенә ошамас, Зифа. Без икәү генә шул туй тройкаларында Уралтау итәгенә кадәр барырбыз, кылган далаларына күтәрелербез.
Зифалар капка төбендәге шушы сөйләшүне кемдер тарафыннан чыгарып адаштырылган ,аяк арасында сырпаланып йөрүче ап-ак песи баласыннан башка бер җан иясе ишетмәде. Ә чынлык та исә, авыл халкы булсын, әти-әниләре булсын Газиз белән Зифаның исемен һәрчак янәшә куеп сөйлиләр ,аларның яратышуләры беркемгә сер түгел иде.
Зифа белән Газиз бергә уйнап үстеләр. Зифаларның өе авылдан аерым «Акморзаның» аргы ягында тау битендә, ә Газизләрнеке авыл читендә елгага таба. Шул тирәдә яшәүче бала-чага барысы да Газизләр капка төбеннән ерак түгел елга буенда чыр-чу, мәш киләләр: җәй буе су керәләр, балык тоталар. Ә кышларын бигрәк күңелле.Якын тирәдәге бакча читәненнән суырып алынган кәкре таяк белән кәшәкә сугалар, чаңгы-чана шуалар. Авыл җирендә шул бит ул: Бу уен кызларныкы, монысы малайларныкы, дип торыш юк. Барысы бергә. Ә уеннарны башлап йөрүче әлбәттә Зифа белән Газиз.
Кечкенә чагында Зифа ут бөрчәседәй бөтерчек бер кыз иде. Шул шомырт кара чәчле, һәркемне авызына каратып тота белүче тау өсте Хәким кызына кечкенәдән үк магнит кебек тартылды Газиз. Ирен өстендәге төртке миңе дә аеруча ягымлы итә аны. Дулкын-дулкын бөдрәләрен инде әйткән дә юк. Андый чәчләр бары тик Зифаның әнисендә генә.Ә Зифа өчен гүя җир йөзендә бүтән егетләр юк.Алар башта мәктәпкә бергә йөрделәр, аннан клубка бергә чыктылар. Тора-бара бу бергәлек чын мәхәббәткә әйләнде: алар аны үзләре сизмәделәр дә.
Гомер шулай талгын “Акморзадай” ага торды.Зифа белән Газиз дә егет белән кыз булып җитлектеләр. Бердән бер көнне таза, сау-сәламәт егетне читләтеп үтми торган армия хезмәте Газизне дә туган җирләрдән еракларга алып китте.
“————“
Газиз частька юл алу белән Зифага хат арты хат юллый башлады. Кай көнне аңа көнгә икешәр хат килә иде. Газизнең үзен күреп сөйләшкәндәй була Зифа. Шул ук көнне сөю тулы назлы җавап хатларын матур зәңгәр конвертка салып почтага йөгерә. Өзелеп сөюче ике йөрәкне күренмәс җепләр белән тоташтыручы хатлар бик озак, авыр үтүче көн һәм төннәрне этеп-төртеп үткәрергә ярдәм итәләр. Бер көн үткән саен Газизне күрү мөмкинлеге бер чеметемгә арта. Иң матур, рәхәт чаклар булган югыйсә.Ә төшләрендә акбүз атта, ап-ак туй күлмәкләре киеп ничә тапкыр кылган дала өстеннән очып үттеләр алар. Болытлардан да югары күтәрелеп Уралтауга кадәр барып җиттеләр.
Армияне тоташ романтика гына түгеллеген аңлый иде Газиз, шуңа күрә аны ничек бар шулай кабул итте. Баштагы айларда алардан чын-чынлап солдат ясадылар. Аннан ике айга менә шушы тайга уртасына китереп ташладылар. Өсте ябулы хәрби машиналарда алтмыш солдат берничә сәгать дөм караңгыда бардылар. Тимер чыбыклар белән уратып алынган секретный объектка килеп кергәндә таң атып килә иде. Аларны ашатып та тормадылар, “отбой”. Шушы объектны сакларга тиеш икән алар. Сакларга икән, сакларга. Намусыңа тап төшермәскә Син шуның өчен килгәнсең армиягә. Ни кушалар шуны үтәргә. Өсләренә авардай куе нарат урманы арасынадагы казармаларга да тиз ияләште ул. Һәркем белән тиз аралашучан физик яктан нык егетне барысы да үз иттеләр. Шулай булмый ни, ул бит авылның иң авыр эшләрен эшләп буын ныгытып килгән егет .Аңа ничек тиеш, шулай хезмәт итәргә дә тизрәк авылга Зифасы янына кайтып китәргә кирәк. Секретный объект дигәннәренә дә исе китмәде, зур-зур шөкәтьсез чаннарга да игътибар итмәде. Тора-бара беленде:илле-алтмыш километр радиус белән бер генә населенный пунктта юк икән монда. Хәтта аларга керә торган асфальт юл да юк. Монда алып килгәндә ул аны шәйләгән иде инде. Наил генә бер көнне йокларга яткач: ”Бу тимерчыбыклар артында ракета гаскәрләре икән, бигрәк шомлы монда әйеме малай”, дип пышылдый иде.
Армиядә тагын бер һөнәргә өйрәнде Газиз. Мәктәптә укыганда ничек кенә тырышса да шахмат уйнарга өйрәтә алмаган иде математика укытучысы. Ә монда украин егете Боря, әллә өйрәтүнең җайлы юлын белде, әллә Газизнең үзенең теләге көчле булды. Өйрәнде дә, аерыла алмады шахматтан. Боряда мәктәптә үк шахмат буенча спорт мастеры исемен алган кеше Газиз белән уйнарга берчакта да каршы килмәде. Булган буш вакытлары шахмат тактасы артында иде аларның.Баштарак әле Боряга, әле Газизгә көч биреп, уйнарга дәртләндереп торган иптәшләренең берәм-берәм юкка чыкканнарын да сизмәделәр. Ә аларга күзләрен ачып, башларын күтәреп карарга Газизнең якташы Наил булышты.
Беркөнне гадәттәгечә шахмат уйнарга кереп утырып байтак гомер узгач кызмача Наил килеп керде.
-Синең Газиз акылың авыштымы соң? Әллә хактан да тирә-якта нинди сүзләр йөргәнен ишетмисеңме? Шушы шахмат тактасы яныннан китә алмыйсың. Вәт дивана.Бу кадәр битараф кеше булса да булыр икән, дип тезеп китте.
Соңгы араларда гел салгалап йөргән Наил белән чынлап та бер утырып сөйләшәсе килә иде Газизнең. Әмма салган кеше белән сөйләшүнең нәтиҗәсе бик үк уңай булмаслыгын аңлап берничә тапкыр туктап калды. Бу юлы да сөйләшәсе килми генә:
-Нигә, ни булган?-дип күтәрелеп тә карамый , төксе генә сорап куйды .
-Соң, Газиз бала-чага булма инде,атом калдыклары, радиация дигән сүзләр бер дә колагыңа кермимени соң синең. Үзең ике сүзнең берендә ,”Мине Зифам көтә,Зифа янына кайтасым бар “ дисең. Син дә бит безнең кебек үк шул язмышка дучар ителгән кеше. Син генә ничек исән-имин, сау-сәламәт кайтып китмәкче буласың. И, вообшым моннан кайткач синең Зифаңа кирәгең каламы әле, юкмы?
Уенның рәте китте. Әнә нәрсәләр сөйли бит. Бу турыда Газизнең баштарак та ишеткәне бар иде. Әмма аның моңа әллә ни исе китмәде. Ышанмады ул. Ничек инде совет армиясендә мондый хәлләр. Бу бит сине кешегә санамау. Колмени без. Әйтәм аны частьтә вак-төякләрдән башка бер генә рәтле-башлы чиндагы хәрбиләр дә юк . Тәртип мәсьәләсенең дә катгый куелмавы ничектер күңелдә шик уята. Спиртны монда күпме телисең шуның кадәр табарга була , эчәргә яраклымы-түгелме беркем тикшерми.
Газиз дустын яңа гына күргән кеше кебек исе китеп тыңлады. Наилнең туктар исәбе юк иде.Ул йодрыкларын каны качканчы йомарлаган:”Син мине исерек дисең инде,шуңа тыңлыйсың да килми:
-Белеп тор, Газиз. Безне бу бәладән спирт кына коткара. Монда туган әниең юк. Үзеңне-үзең кайгыртмасаң син эткә дә кирәк түгел. Ике ай тулгач безне моннан алып китәләр дигән ышаныч та юк.Инде күпме нурланыш алганбыздыр? Аны белүче дә , белергә теләүче дә юк.
Армия тормышындагы шушы ике ай Газизнең бөтен тормышын икенче якка, Газиз теләмәгән якка борды да куйды. Авылда чакта авызына бер тапкыр да аракы алып карамаган Газиз шунда эчәргә өйрәнде, дөресерәге мәҗбүр булды. Шунда ул Зифага күңеле тартмаган,кулы бармаган хатлар язды. “Кайтмыйм, көтмә”, диде.
“————“
Кайтты Газиз.Авылын, Зифасын ,әти-әнисен ,туганнарын өзелеп сөюче Газиз ничекләр кайтмый калсын. Нәкъ май аенда. Авыл ап-ак шомырт чәчәкләренә күмелеп утырганда, ”Акморза” буен кечкенә кояшлардай сап-сары тузганак чәчәкләре бизәгәндә, кыр-болыннар өстендә тургайларның шашкын җырлары яңгыраганда авылга солдат кайтып төште. Газиз кайтты. Әмма ул эчке халәте белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә үзгәргән иде. Солдат киеме аның матур йөзенә, калкынып калынаеп киткән станлы гәүдәсенә бик килешсә дә, ярым пеләшләнгән баш,электәнге энҗедәй тешләренең чалышаеп сирәгәюе генә авыл халкына чыш-пышларга урын калдырды.
Газиз кайткан көнне Зифа авылда түгел иде. Белем күтәрү курсларына киткән Зифа бер атнадан кайтты. Ә Газизнең кайтуы турында аңа әнисе әйтте.. Чөнки алар арасында зәңгән конвертлар инде йөрүдән туктаган иделәр. Кузгалды Зифаның күңеле, актарылды. Язын ташыган “Акморза”дай ярларына сыймый актарылды. Ике арада йөргән, бердән-бер аралашу чарасы булган хатлардан Зифа Газиз белән ни булганын, андый хатлар язарга аны нәрсә мәҗбүр иткәнен аңламады. Газиз дә ап-ачык итеп ни булганын язмады бит. Мәгънәсез, исерек җөмләләре белән үзен көтмәскә кушты, армиядән соң авылга кайтмыйм, диде. Зифа ни булганын ничек кенә ялварып сораса да аңлатып язмады ул.
Зифа өчен Газиз барыбер газиз иде. Көтте ул аны, килер дә :”Зифам, матурым менә мин кайттым, хәзер без мәңгегә бергә”, дип кысып кочаклар, аннан да бәхетле кеше булмас кебек иде. Тик ул килмәде. Газиз кайту белән Зифага өйләнер дип көткән авыл халкы да ниндидер бер сәер тынлык белән тынып калдылар. Алар өчен дә бер табышмакка әйләнде ул.
Ямьле җәйләр шулай көтү, үрсәләнү белән әкрен генә артка шуышты. Зифа кичләрен “Акморза” буенда ялгызы караңгы уйларына чумып үткәрде.
Армиядән кайтканнан бирле баш күтәрми эчкән Газизнең күңелендә аның өчен урын юклыгын аңлады ул. Килсен иде Газизе исерек булса да, гарип булса да, сукыр булса да.Зифа бит барысына да әзер: Үзе өзгән араны үзе ялгасын иде. Ул бит егет кеше. Әмма күпме көтәргә, күпме өметләнергә? Әнисенең сүзләрендә дә бәлки хаклык бардыр. ”Көтмә, кызым. Инде аннан син генә кеше ясый алмыйсың”, ди.
Зифаның язмышын Оренбурдан кунакка кайткан Саҗидә түткәйләре хәл итте.
-Китәбез, миннән тотам да калмыйсың, диде ул катгый итеп. ”Егет дип монда сарыларга сабышып ятарга… Онытырсың. Үпкән–кочкан җилгә очкан,әллә егет бетәрме синдәй кызларга”. Бу вакытларда инде табигать сары көзләргә кереп бара иде.
Китәргә!. Бернигә карамый китәргә булды ул.
Менә инде иртәгә өч ай була Зифаның авылын ташлап чыгып киткәненә. Ничек шул кадәр тәвәккәл булган. Ә Газиз турында уйлар бер генә минутка да күңелдән китми. Юк онытылмый ул. Онытыла торган түгел. Ишек ачылган саен, Газиз түгелме, дип карады. Тәрәзәдән күренеп торган олы Оренбур юлын көн-төн күзләде.
Бүген ял көне. Саҗидә апасы да базарга китте. Ул кайтканчы өйләрне җыештырып алырга кирәк. Радиодан агылган салмак моңга кушылып, күлмәк итәкләрен җыештырып җитез генә эшкә кереште ул. Гөлләрнең саргайган яфракларын чүпләде, дымлы чүпрәк белән шкафларны сөртте. Шкафтагы көзге артына Саҗидә апасыннан яшереп тота торган Газизнең карточкасын алып җәһәт кенә күз төшерде, тузанын сөрткәндәй итте. Саҗидә апасы да пөхтәлек ярата. Инде аллага шөкер, Зифа өчен җанын бирердәй. Кинәт ишектәге звонок сагайтты аны. Әле Саҗидә апасы кайтырга иртәрәк.Киләсе-китәсе кеше юк кебек иде. Кем булырга мөмкин? Кем булыр бу? Ә чынлап та, ишек артында Газиз басып торса? Нишләр идем икән? Зифа идән уртасына басты да”И ходаем, кызганмасана миннән шул бәхетне” дип кулындагы сулы чүпрәген тәрәз төбендә калдырып ишек ачарга юнәлде ул. Ишек “күзе”ннән килгән кешенең кара төстә куртка җиңе генә күренә. Ни өчендер куллары калтырап ишекнең биген ача алмый азапланды Зифа.
Я, аллам, ишеттеңме мине! Җирдә могҗизалар булмый диләр. Кем әйтә булмый дип. Менә ич!
Ишек каршында аның җандай газиз кешесе, Газизе. Зифа нишләргә белми. Бер туктаусыз кулын алъяпкычына сөртә. Кадаклангандай урыныннан да кузгала алмый. Башы шаулый, колаклары берни ишетми. Өнме бу, төшме?
Газиз ушына тизрәк килде. Алгарак атлап ишекне япты да,чемоданын куеп Зифаны күкрәгенә кысты.Әйтерсең , берни булмаган. Аның көчле куллары арасында киң күкрәгенә башын куеп тору бик рәхәт иде Зифага.
-Көттеңме, Зифам?
-Көттем Газиз.
Газиз Зифаны ныграк кысты, аның чем кара бөдрәләренә башын төртте. Нинди хуш исле, нинди йомшак, нинди якын алар.
-Кичер мин акылсызны Зифа, дип пышылдады ул, Мин синсез яши алмыйм.
Зифаның һич эндәшәсе килми. Ул мәңге шулай сөйгәненең күкрәгенә башын салып торыр иде. Нинди рәхәт бу минутлар!Күпме көтте ул шушы мизгелләрне.
-Газиз, кирәкми, кузгатма ул турыда. Күңел яраларым төзәлерлек адым ясадың инде син,- диде ул тын гына.
Зифа бу могҗизаның юкка чыгуыннан курыккандай сак кына яшь аралаш күтәрелеп Газизгә карады , аның моң тулы күзләренә кереп адашты.
“————-!
Алар яңа җирдә яңа тормышка шулай тыныч кына кереп киттеләр. Хыялдагы акбүз атлар Зифа белән Газизне утыртмый каядыр еракка-еракка очтылар. Инде аларга акбүз атлар кирәкми дә, алар болай да бергә.Газиз күңелендәге авыр бер серне исәпкә алмаганда бар да яхшы кебек. Аны Зифа сизенә,ләкин Газизнең белгертәсе килмәгәнлеген уйлап тагын эчтән тына.Шулай әкрен генә тормыш арбасы келтери.
Газиз төзелешкә эшкә урнашкач, озак та тормый гомумторактан аңа бер бүлмә бирделәр. Зифа кичке мәктәптә укыта. Сменасы туры килмәгәндә Газиз аны каршы барып ала. Кайтып җиткәч гомумторак каршындагы карт өянке төбендә озак серләшәләр алар. Бүлмәләренә керәсе килмәүнең сәбәбе –Килдебәк.
Бүген тагын исерекме?- диде Зифа Газиз килеп җитү белән.
— Исерек инде. Ичмасам йокламый да эчкэч. Балалары елый. Куркытып бетергән инде ул баланы,диде Газиз салкын җилдән Зифаны ышыклап.
“Я ходаем сабырлык бир ул Вәкиләгә. Нинди хатын бит, нинди хатын”, дип өзгәләнде Зифа. Аларның авылында эчеп күңелсезләнеп йөрү сирәк күренеш .Менә шуларга Газиз кайтып кушылган иде. Монда исә бу ”замана чире” үзенең тамырларын бигрәк тирән җибәргән. Ире дә кем диген: атказанган артист!
Оренбурга килеп яши башлагач, түткәе Зифаны төзүчеләр сараена концертка алып барды. Шунда ул беренче тапкыр Вәкилә Даурованы күреп ,аның җырлавын ишетеп таң калды. Идәнгәчә ап-ак сәхнә күлмәгеннән чыгып баскан Вәкиләдән агылган нурдан сәхнә яктырып илаһиланып китте. Ул вакытта шушы алиһәдәй зат белән бергә күршеләр булып яшәрбез дип башына да китермәде Зифа. Җитмәсә, аның исерек ир көйләп яшәве башка сыймаслык хәл.
Кайчак Газиз төнге сменада булганда, Килдебәктә гастрольдә чак туры килә. Алар Вәкилә белән бергә кич утыралар. Шулай итеп дуслашып киттеләр, сердәшкә әйләнделәр. Зифа аның нәфис матур йөзенә, җыйнак төз гәүдәсенә, бөркелеп торган нәзәкәтлелегенә исе китә. Аның кигән эшләпәсе дә беркемнекенә ошамаган, аны башка берәүгә кигерсәң эшләпә матурлыгын җуяр иде. Ул Вәкиләне түгел, Вәкилә эшләпәне бизи кебек. Шул фәрештәдәй җан иясе дә кыен ашап яшәсен инде. Ярый әле аның Газизе эчсә дә шыр җүләр түгел.
Шулай бер кичне Вәкилә үзенең язмышын сөйләде аңа.
-Мин бит Зифа детдом кызы. Килдебәгем белән улым – күз нурымнан башка беркемем юк минем. Шуңа мин барысына да түзәм. Барып баш ияр, яклар кешем юк. Аннан соң бик яратам мин аны .Килдебәк бит эчкәч кенә шулай акылсыз, айныгач тезләнеп гафу үтенә, елый-елый үзен ташламаска куша. Нишләп ташлыйм инде, ул минем улымның әтисе ич. Әтисез нишләр минем улым, үсә-үсә аңа әти ныграк кирәк бит.
Зифа аның бер яше дә тулмаган улын кызгана. Бигрәк ярата шул ул аны. Тегесе дә Зифа апасын күрү белән нәни кулларын сузып, сабырсызланып аның муеннарына сарыла. Чем кара күзле тупырдап торган шул малай Зифа өчен иң кадерле күңел юанычы. Аңа да ходай шундый бер малай насыйп итәр микән? Булыр микән аның да шундый шатлыклары?
Апрель аеның дала ягыннан искән җиле тиз өйгә куды. Чекрәеп торган йолдызлар үзләре салкын чәчәләр кебек. Яз ае булса да ничектер котсыз иде ул төн.
Башы мендәргә тию белән Газиз йокыга китте. Зифа стенаның теге ягындагы дөбердәү, исерек сүгенү тавышларына йоклый алмый боргаланды. Стенадагы күкеле сәгать уникене дә сукты. Шулай күпме яткандыр, йокымсырап китте. Җимерердәй итеп ишек каккан тавышка сикереп торып ишекне ачканда, уң кулына канлы пычак тоткан Килдебәк шашкан күзләре белән карап тора иде. Зифа аны ниндидер шашкын көч белән читкә этеп җибәрде дә, күршеләрнең бүлмәсенә ташланды. Килдебәк шакшы сулы чиләкләр арасына шалтырап барып төште .Ә бүлмәдә күкрәк турысын кулы белән каплаган Вәкилә кан эчендә ята. Бармак арасыннан саркып чыккан канны ничек туктатырга белми Вәкиләнең башыннан яулыгын салдырып алды да ул, ярасын кысты. Шул чак Вәкилә сыкранып, авырайган керфекләрен күтәрде, аның моңсу, газаплы, шулай да яктылык сирпеп торган карашы Зифада туктап калды: ”Зифа, бер үк…берүк улымны ташлама”! Аның күзләреннән инәлеп ялвару укыды Зифа. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә ул өзелгән иде. Зифа баланы күкрәгенә кысты, ә Газиз Вәкиләне күтәреп машинага чыгып китте.
Бу хәлләрдән соң берничә елдан алар авылга сабантуйга кайттылар. Иртәгә юлга чыгабыз дигән төнне тагын акбүз атларны күрде Зифа. Нигә керәләр инде алар төшкә? Нигә утырган күңелне кузгаталар? Бу юлы Газиз үзе генә утырган иде ул атларга. Я алла… Нигә куалый ул атларны Газиз. Ә кап-карага буялган трантасы уңга-сулга чайкала. Артка каерылып караган Газиз Зифага кул болгый. Нигә Зифаны көтмәде? Нигә ул аны утыртмады.?
Сабантуй кунаклары арасында бала күтәреп кайтып кергән Газиз белән Зифа иң кадерлеләр иде.
-И-и энекәш, тупырдап торган ул үстереп ятасыз икән бит, хатка да язмыйсыз ичмасам,- диде Газизнең абыйсы, җиңелчә шелтәләп.
Үзләренең балалары булмаслыгын белүне бик авыр кичерде Газиз. Ничектер, кара көеп боегып калды. Нурсолтанны да үз баласы кебек үз итеп бетерә алмады. Яратты ул аны, сөйде, “улым” диде. Әмма ул Нурсолтан белән ике арада бала һәм ата якынлыгы тудыра алмады. Бәргәләнде, өзгәләнде.
Кинәт килеп чыккан бу сүздән ул югалып калды.
-Нурсолтанны әйтәсеңме абый? диде Газиз һәм күтәрелеп Зифага карады.
.Хатынының куркынган карашы башлаган сүзен бетерергә ирек бирмәде. Хәер, аның үзенең дә нәрсәдә булса аңлатыр исәбе юк иде бугай. Сүзне икенчегә борып өйдән чыгып китү җаен чамалады.
Кайтып керү белән үк бәйрәмне башлаган ир-атлар шаулашып су керергә төшеп киттеләр.
Баштарак ятсынып азапланган Нурсолтан да тиз ияләште. Әбисенең итәгенә тагылып тавыклар ашатып йөрде.
-Язгы суның салкыны да китмәгән бит соң әле. Нинди су керү инде ул, дип керде Газизнең әңкәсе тыштан. Бер генә дә яраткан улын яныннан җибәрәсе килмәгән иде аның. Ананың бәхете йөзендә балкый. Зифа белән Газиз өчен шулай сөенә ул. Ниһаять, балаларым бергә, и ходаем, бәхетләрен күпсенмә, тигез мәхәббәт белән үз балаларын үзләре үстерсеннәр, дип бер туктаусыз сөйләнде .
-Әйе шул, әңкәй ичмасам син дә ныклап әйтмәдең, диде Зифа да нидер сизгәндәй.
Инде көтү дә кайтты. Кояш әкрен генә офык читен шомлы кызартып урман артына кереп яшеренде.. Көймә белән түбән агымга чыгып киткән кунаклар гына күренмәделәр. Җан өшеткеч хәбәрне көтү артыннан кайткан, йөзе качкан көтүче әйтте.
— Анда Газиз абый суга төшеп югалган.
Ачык тәрәзәдән көтүченең хәбәрен бик аңлаешлы ишетте Зифа. Ниндидер чиркандыргыч дулкын үтте тәне буйлап, кулыннан табак тулы ит төшеп идән буйлап чәчелде. Ул калтыранган куллары белән Нурсолтанны эләктерде дә, “Акморза “буена чыгып чапты.
Әллә каян гына килеп чыккан кара болытның салкын җиле йөгерергә ирек бирми .Зифага үзе гел бер урында торган кебек. Болыт зур тизлек белән килә. Инде офыкны каплап бетерде.Җиле давылга өйләнде. Зифаның сулышы кабып эчен кату алды. Нурсолтанның авырлыгын да тоймый ул, ”Акморза”ның түбән агымына барып җитсә Газиз шунда басып торадыр кебек. Юк, Газиз алай югалырга тиеш кеше түгел, бу мөмкин түгел. Бу ниндидер ялгышу. Ничек алай булсын. Безне ничек калдырып китсен ул, ә улым? Зифа үзе йөгерә,үзе бер туктаусыз Нурсолтан белән сөйләшә. “Хәзер улым, барып җитәбез.Үрне генә борылабыз да. Хәзер, хәзер.” Аягындагы чүәге каядыр төшеп калганын да сизмәде, юл катысына эләгеп бәрелгән аяк бармагыннан кан ага, ул кан юл тузаны белән катнашып әллә нинди кара төскә кергән. Менә аның башы әйләнепме, хәле китепме юл уртасына барып капланды.Шулай килеп чыкты ки, кулындагы Нурсолтанга берни булмый аягүрә басып калды.Зифа баштанаяк комга чумды.Инде аның башка барыр чамасы калмаган иде. Комны тырный –т ырный, илереп бер генә сүз кабатлады ул:”Газиз,ташлап китмә,Газиз ташлап китмә”.
Газизне ике көн эзләделәр. Авылда сабантуй булмады.
Шушы илләр-җирләр күтәрә алмаслык кайгыдан бик озак айныды Зифа. Газизнең үлеме үзе тарафыннан алдан уйланылган булдымы, әллә бәхетсез очраклылык булдымы, беркем белмәде.
Зифаның беренче һәм соңгы мәхәббәте шулай итеп акбүз атларга утырып үзе генә китте. Кара кайгыларга батып, кара болытлар каплаган бу гөнаһлы җиһанда Нурсолтанын кочаклап берүзе калды Зифа. Бөтен барлыгын улына юнәлтеп, аның борчуы белән борчылып аның шатлыгы белән сөенеп яшәде. Нурсолтан аның улы түгеллеге берәүнең дә башына килеп карамады.
Нурсолтанның ачы үткәне Газиз белән беркем белмәс сер булып, кара җир астына кереп ятты.
0 Комментариев