Site icon anisa-muslim-blog

Онлайн рассказы на татарском языке:Гадилә

Spread the love

Примерное время на чтение статьи 99 минуты

                                                                               ГАДИЛӘ 

             Гадилә күзләрен ачканда, өйдә беркем юк иде. Ул гадәттәгечә әнкәсенең йомшак тавышын көтте. Йокыдан уянганда әнкәсе һәркөн аны: «И-и, минем олы кызым торып килә бит», дип мамыктай йомшак чәчләреннән иркәләп уята. Бүген ул ягымлы тавыш ишетелми. Гадилә башта сабыр гына ятты, киерелде-сузылды, иснәп авызларын чәпелдәткәләде ,түшәгендә яткан килеш күкеле сәгатькә күз төшерде. Сәгатьнең күкесе кычкырырга җыенмый әле. Ә күкенең кайчан кычкырырга тиеш икәнен аңа бабасы өйрәтеп куйган иде инде. Шулай да өйдәге бер җан иясе бик нечкә генә тавыш биреп куйды. Гадилә аны шундук танып алды. Бу бит кичә әнкәсе каз астындагы йомыркадан әрчеп чыгарган каз бәбкәсе. Гадиләгә җан кергәндәй булды, димәк ул өйдә бер үзе генә түгел. Бәбкә тагын пипелдәп алды. Менә сиңа тамаша: тагын берничә пипелдек кушылды. Инде тыныч кына утырган каз да сабыйларын тынычландырырга тырышкандай кыштыр-кыштыр килә, йомшак кына кайгыртучан итеп бәбкәләренә эндәшә. Тора-бара кыштырдау көчәйде, тавышлар да көррәк чыга башлады. Шулчак тып иткән тонык кына тавыш ишетелде, ана каз хәвефле аваз бирә башлады. Ә тавыш иясе, йомгактай сары бәбкә, берни булмагандай муенын суза төшеп, үзенчә нидер пипелдәп Гадилә яткан карават астыннан леп-леп атлап килеп тә чыкты, бер дә курыкмый, бер дә шикләнми идән буйлап китеп барды. Аның артыннан тагын ике сары йомгак иярделәр.Кызчыкның сөенече, гаҗәпләнүе чиктән ашты. Ул башын карават читеннән асылындырып тын гына боларны күзәтә башлады. Инде бәбкәләр җидәү булды. Ә каз, мескен, оя эчендә нишләргә белми. Гадилә дә, инде әниләре күренер дип, юрганын башыннан ук капларга әзерләп куйды. Чөнки ул каздан бик курка. Әмма ана каз никадәр генә борчылса да, бәбкәләре артыннан чыга алмады. Ул чыкмагач, Гадилә дә батыраеп караваттан башын ныграк сузды. Казның хәле чыннан да мөшкел иде: аны бит кичә Гайникамал әби, ялан-ялан төшеп интектерә мөртәт, бу юлы да йомыркаларны чыгар вакыт җиткәч харап итеп бетерә инде, дип икенче-үрелгән оя белән каплап куйган иде. Казның тоткынлыкта булуы Гадиләгә кыюлык өстәде.. Бик тотып карыйсы килсә дә, кичә әнкәсе аңа бәбкәне тоттырмады. Тулып, еларга әзерләнгәч кенә: башыннан сыйпап кына кара инде алайса, әнкәсе ят итә башлый бит аны, дип бик ризасыз гына бармак белән генә кагылдырды. Шундый кызыккан иде бит югыйсә Гадилә. Әле ул гынамы,соңгы көннәрдә өйдә гел аяк очында гына йөрделәр. Инде бер кат ун йомыркасы томаланып икенче тапкыр да бәбкәсез каласы килми иде Гайникамалттәйнең . Ул чуттан бик каты булды әнкәсе . Күрше-күлән алдында оят бит. Әле дә ярый икенче кат булса да утырып хуҗаларын бәбкәле итәргә уйлады игелекле мал.

              Гадилә күп уйлап интекмәде ана казның төшеп куркыныч тудыра алмаслыгын аңлап алу белән теге» кызыктыргыч уенчыклар»янына атылды. Оядагы каз да, дөнья күргән нәрсә ,чырыйлап тагын тавыш куптарды. Бу юлы инде җанашының ачыргаланып аваз бирүенә ишегалдындагы ата каз да түзеп тора алмады. Ул менә ничә көннәр ана казның газиз балаларын иярткән йончу кыяфәтен,әмма бик горур йөзен көтеп арыган иде.

             Берсе тышта берсе өйдә ике казның яу куптаруларына Гадилә дә куркып уктай атылып кире караватына сикерде.Әмма бер килсә килә бит ул. Ата казны тышта ишегалды себереп йөргән бабасы абзарга ук илтеп япты.»Бик важный» эш белән мәшгуль ана казны борчымасын диде бугай. Гадиләне тагын бәхет басты.Җитез генә караватыннан шуып төште дә бәбкәләргә атылды.Тере йомгаклар матур борыннарын алга сузып кечкенә тәпиләре белән леп-леп йөгереп-куркышып тирә- якка сибелделәр.Ә Гадилә ,Гадилә шуларны тотмыймы соң?. Бәбкәләрнең әле берсен тотып карады,әле берсен. Кечкенә канатларыннан тотып биетеп азапланды ,чинатып идән буйлап куып йөрде. Ашатырга уйлап авызларына ипи валчыклары каптырды. Гадиләнең уе бары изгелектә.Бәбкәләр бу кыямәтне аңламый әллә кайларга качышып беттеләр. Әмма алай гына котылырсың Гадиләдән .Ул аларны кумер чүлмәге торган мич арасына куып кертә дә бик жайлы гына берәм-берәм эләктереп ала. Арыгач бала бәпләгәндәй кочаклап утырды.Ана каз да кычкырып хәлсезләнде. Бу бәләкәй афәткә управа таба алмау кайгысыннан аның тавышы ыңгырашып-гырлап чыга башлады. Ә «эшлекле» Гадилә бу вакытта инде ярым хәлсезләнгән ,ә кайберләре инде җан биргән бәбкәләрне йокларга салып азаплана иде. Бәбкә тавышлары тынгач, мескен ана каз да язмышына буйсынды,әкрен-әкрен тавышы тынды.

               Таһау тыкрыгына бозау бәйләргә барган әнкәсе кайтып кергәндә Гадилә авыз эченнән генә ниндидер бер йомшак көй көйләп җан тәслим кылган бәбкәләрне бер читкә тезеп салып өсләренә косынкасын ябып йөри иде.

               Ишекне ачып керү белән Гайникамал әби башта ни булганын аңышмый торды. Косынка астыннан җансыз бәбкә башларын күреп кинәт кычкырып җибәрде:

            _Чукынып кына киткән нәстә икәнсең,нишләттең бәбкәләрне? Әстәгыфирулла Әстәгыфирулла! Бар икән күрәселәрем!- дип аягындагы кәлүшен дә салмый бәбкәләр янына ташланды.

           Гадилә әле үзенең гадәттән тыш начар гамәл башкарганын белми иде. Шулай да әбисенең яшелле-зәңгәрле тавышы аны куырылып мич янына посарга мәҗбүр итте. Бәбкәләр өстенә ябылган косынканы йолкып алып аларның чынлап та исән түгеллегенә ышангач, әбинең зәһәре бөтенләе белән Гадиләгә күчте.

          -Үтереп бетергәнсең бит ,сминҗә бала!Нигә тидең аларга? Ник тидең дим ?- дип ярсып Гадиләне качып торган җиреннән сөйрәп алды да артына бер-икене чәбәкләде. Гадиләгә шул гына кирәк тә. Күз яшьләренә тыгылып менә елап җибәрәм, менә елап җибәрәм дип торган бала кычкырып елап та җибәрде.Инде аны бер нидә туктатырлык түгел иде.Оныгын кочаклап алып әби дә кушылды.Тыштан иртәнге эшен бетереп,җырлап утырган самавыр төбендә тәмләп кенә чәй эчәргә өметләнеп кергән Шәйсолтан бабай эш бияләйләрен ишек төбендә торган урындыкка куеп өстенә утырды да боларга хәйран озак карап торды ,аннан гына читтә тезеп салынган каз бәбкәләрен күреп сызгырып җибәрде :”М-да-а, булган икән монда хәлләр”.

           Беренче сөңге бозлар белән бәбкә чыгарам дип җилкенеп йөргән ана каз жәл, аннан да бигрәк күрше –күлән арасында инде бәбкәсез калмасам ярар иде дип үрсәләнеп йөргән Гайникамал жәл иде.Ходайның бирәсе килмәсә, юк инде.Гадиләсенен дә бит анын житмәгән бер жире юк, житезлегенә исен китмәле.

         -Я, җитәр сезгә. Баш бетеп күз чыкмаган,нишләтәсең инде аларны , буласы булган бит инде ил буып акырышмагыз ,-диде ул чарасызлыктан ни әйтергә белмичә.Бераз уш җыйгач үлгән бәбкәләрне әйләндереп -әйләндереп карый-карый ,салмак кына хәрәкәтләр белән чиләккә тутырды да авыр сулап чыгып китте.

. «———-«

        Ярар,чәйне умарталыкка баргач эчәр. Болай да соңга калды. Бригадир да:”Бүген председатель кагылмагае умарта бакчасына,чамалабырак тор,Шәйсолтан бабай”,дигән иде бит.”Вәт сабый диген. Бөтен нәрсәдән уен гына эзли торган чагы шул. Яңа йомыркадан чыккан бәбкәләр җайсызрак тотсаң да кәкерәергә генә торалар бит алар. Ә бала чамаламагандыр шул. Менә кайткан саен арбага утырып басу капкасына кадәр озата бара иде, бүген юк.” Ул эшләгән акылсызлыгына үкенеп елаудан күзләре кызарган оныгын күз алдына китереп бераз уйланып торды да, балта ,пычкы ише коралларын арбасына җайлап урнаштырып олы капканы ачып куйды. Бүген аның умарталыктагы эше үзгәрәк. Басу белән умарталыкны аерып торган инеш аркылы күпер шикелле нәрсә әтмәлләсе бар .Әзерләп куйган агачларын кичтән үк инеш буена ташып куйган иде.

        Шәйсолтан бабай арбага чыгып утырды да атына чөңгерде. Хәер, аның аты дилбегә какканы көтми , хуҗасын сүзсез дә аңлый. Бу юлы ул да кечкенә Гадиләнең уктай атылып чыгып”Бабай, мин дә”дигәнен көткәндер.”Гел-гел жәлләп әллә үзебез бозып барабыз инде баланы “дип уйлап куйды карт.

         Басу капкасын чыгу белән ат шәбрәк атлап китте, тәгәрмәчләр дә басу юлын таныгандай ниндидер күңелле көй көйләп дәртләнеберәк келтери башладылар. Иртәнге саф һава тын юлларын ярып үпкәгә тула.Авылның урынын да сайлый белгәннәр ил картлары.Ике чакрымга сузылган урамның ике ягыннан да челтерәп инеш ага ,һәркем үз сукмагы белән бакча артына суга төшә,җәй көннәре су керәм дисәң җәйрәп яткан күле бар, ул урманы ,басулары.Ә умарталык- авылның иң күркәм почмагы.Авыл белән умарталык арасын күпме генә үтсә дә ,сокланып туялмый Шәйсолтан карт шушы җирнең матурлыгына. Дөнья күрмәгән кеше булса да бер хәл булыр иде. Кайларда гына булмады,ниләр генә күрмәде,әмма олы ялан юлы кебек матур табигать почмагын күргәне булмады аның. Ул аңа һәркөн игътибар итми , әмма бүген аның күңеле кузгалды,үзәкләрне өзеп кызы исенә төште. Ничек итеп шушы гүзәллекне ташлап, карап туйгысыз сөйкемле балаңны калдырып кит тә,бер кайтып күренергә җай тапма.Бердән бер ,иң кадерле булу шулай иттеме аны? Баласының үскәнен дә күрми кала бит.”Урнашам да кайтып алам Гадиләне”дип киткән кызлары ни сәбәптәндер, исәнлеген дә белдерми.

          Бердән бер кызын бик яратты Шәйсолтан бабай. Балалары булмады түгел,булды.Туа тордылар,үлә тордылар. Нилектән шулай булгандыр,бәлки хәзерге медицина сәбәбен белә торгандыр,әмма ул заманда аны уйлап тору булмады. Ходай үзе бирде,үзе алды дип кенә куялар иде. Дөньяга килеп тә яши алмаган балалар саны ундүрткә җитте. Ә бары тик Зөбәрҗәт кенә яшәп китте.Исемен дә Шәйсолтан үзе тапты.

          Зифа буйлы, карап туйгысыз чибәр кыз булып үсеп җитте ул. Алтын чылбырдай ике толымын аллы-артлы үреп төшереп ,авылда ул заманнар өчен сирәк күренгән затлы алсу крепдешин күлмәктән бер әйләнеп үтү күп егетләрне йокысыз калдыргандыр.Үз бәясен белде ул. Җиде классны бетерде дә бер көн колхозда эшләмәде.Кечкенә чактан ук ата-ананың кул арасына кереп изалану да гайрәтен чигергәндер ,күрәсең. Казан янындагы бер бистәгә барып эшкә урнашты. Бер-ике тапкыр күчтәнәчләр төяп кайтып та китте.Кемнеке дигәндә ,Шәйсолтанныкы дип ,горурланды әти кеше. Ләкин чибәр кыз гүзәллек чәчеп озак йөрмәде. Күп тә үтмәде “кияүгә чыгам”дигән хат килеп төште.Ә бит аңа ул вакытта унҗиде дә тулмаган иде.Әти белән әни исләрен җыярга да өлгермәделәр , почтальон хатын туй карточкалары белән шыплап тулы тагын бер конверт кертеп чыкты.

              Кияү кыздан да шәбрәк иде. Дулкынланып торган аксыл чәч, сөрмәле күз,горур кыяфәт. Зөбәрҗәт үз тиңен тапкан диделәр тирә-күрше. Әмма чибәрлек туйда кирәк,дигәндәй…

              Шәйсолтан бабайның аты инешкә җитәрәк ялгыз имән төбенә килеп туктады. Ул атын тугарып умарталык ягына чыгарды да балта-пычкысын алып эшкә кереште. Шулай итеп иртәнге чәй онытылды.

              Олы ялан ягыннан урман авызыннан агып чыга торган инеш чытырман куаклар арасыннан тар гына булып агып килә дә умарталыкка керергә уңай булган шушы урында таралып китеп сазлык ясап ага башлый. Шәйсолтан бабай уйлап чыгарган шушындый төр күпер бик туры килеп тора монда . Беренчедән агачлар өстеннән бик матур булып ага инеш,икенчедән арба тәгәрмәчен сазлыкка батудан саклый ул.

              Киртә юанлыгы гына таза агачларны юынып ,ботакларын чистартып бер җиргә өйде дә, аннан шуларны бер-берсенә туры китереп ипләп кенә инеш агымы уңаена тезә барды. Искеләрен басу ягына чыгарды. Саф инеш суы көмеш тәңкә челтыраган тавышлар чыгарып яңа юынылган агачлар өстеннән сөенә-сөенә ага башлады. Алдагы күпер-басма да шулай эшләнгән иде.Шомырт –чиягә йөргән әби-чәби дә ,кыз-кыркын да бик яратты аны. Аркылы чыкканда бит- кулын юып,тез тиңентен итәкләрен күтәреп арыган аякларын чылатып,мәш киләләр иде.

              Кояш төшлеккә якынлаша башлагач,нык кына тамагы ачканлыгы сизелде картның. Башка вакыт булса ,шунда имән төбендә генә капкалап алыр иде. Ә бүген иртәнге чәй дә эчелмәгәч,Шәйсолтан карт умарталыкка менеп учакта ,бәрәңге күмеп чәй кайнатырга булды. Аннан соң корткайларының хәлен белүне дә мәслихәт тапты.Эшкә бирелеп китеп вакыт үткәне дә сизелмәгән бит.Ни генә дисәң дә балта эшен аеруча якын күрә шул ул.

             Учак тергезеп азапланганда ат пошкырган аваз ишетелде. Бригадирдыр мөгаен,дип уйлап алды Шәйсолтан бабай. Әмма килүче зәңгәр күлмәк якаларын җилбәгәй җибәргән председатель булып чыкты. Күрәсең,умарталыкка машина белән кереп булмаслыгын чамалап машинасын бригада йорты буенда ук калдыргандыр.Председатель җитез генә итеп умарталык авызындагы карт юкә төбендә атын калдырды да,аты туктар туктамас җитез генә трантастан сикереп ,төшкән шәпкә дилбегәне ат сыртына ташлап Шәйсолтан бабайга таба килә башлады.

            -Күрәм,юкка гына “умарта бакчасы” дип сөйләшми халык,бакча ясап бетергәнсең бит син монда Шәйсолтан абзый,-диде председатель исәнлек-саулык алышкач,-Да-а,оҗмах бакчасы бу чынлап та. Быел килгән юк иде бит әле,ярыйсы,ярыйсы-ы бабай. Йөз кызарырлык түгел,диде ул канәгать елмаеп.

               Председатель рәт-рәт тезелгән умарталарны карады,ничек кышлап чыгулары белән кызыксынып кортларның кәефләренә игътибар итте.»Быел да балсыз калмабыз боерган булса «диде

             Шәйсолтан бабай председатель мактады дип, бик егылып төшмәде,аның күңелендә мең төрле гамь: кайсын уйларга да белмәгән мәле.Гамьсез ир булмый анысы,әмма сәламәтлеге артка чигенү үз җилкәсендәге бөтен дөнья мәшәкатьләрен өскә актарып ташлады да,күңелдә бер тынгылык калмады.Соңгы вакытта ярга ташланган чабактай хис итә ул үзен.

               — Табигате Шәйсолтан бабай,һавасы нинди!Күрче бу юкәләрне!Җитмеш төрле чиргә дәва торырлык !- диде ул йөзъяшәр юкәләргә учы белән суккалап,Шәйсолтан бабайның уйларын укыгандай.

               Шәйсолтан да күрә лә ул матурлыкны.

               -Шулай да соң энем,әмма әҗәл чиренә дәва юк икән лә,диде карт салмак кына көрсенеп.-Читтән караганда гына ул чәчәк-яфрак шифасы белән табигать кочагында саф һава иснәп яшәгән умартачы мәңге үләргә тиеш түгел кебек бит .

               -Хак әйтәсең Шәйсолтан бабай.Умартачы үлү турында сөйләү түгел,чирне дә искә алырга тиеш түгел.Аңа бит шушы кечкенә җан ияләре табигатьнең бар шифасын, сутын җыеп бирәләр. Көен табучы, телен аңлаучы булса алар меңе белән кайтарырлар сиңа түккән хезмәтең өчен,диде председатель карт умартачының тел төбен аңламагандай.

               — М-м да…Бал кортлары рәхмәтле җаннар. Адәм баласы гына үз кадерен үзе белми ул.Соңгарак калынды бугай шул,диде ул ачынып-.Дөнья мәшәкате белән үзебез турында онытабыз .

               Председатель сагая калды.Бу картның бер генә дә төксе чыраен,канәгатьсез чагын күргәне юк иде аның.Карап торышка пөхтә киенгән, килешле сакал-мыегы һәрчак чип-чиста итеп кырылган булыр.Әңгәмәне дә ипле генә алып бара белә торган чын авыл карты ул.Көткән дөньясы да нәкъ үзе кебек:җыйнак кына бүрәнә йорт,капка-коймалары, абзар –куралары һәрчак төзекләндерелгән.Авыл халкы мондый йорт-җирне “сандык” кебек дип сөйләшә .Ишегалдында ялгышып кына тошеп калган бер генә шырпы кисәге дә таба алмассын.Бу юлы бабай икенче төрлерәк.

               -Нишләп алай дисең ,Шәйсолтан бабай? диде председатель карашын юкәләрдән алмый гына,әллә борчый торган чирең бармы?Бер дә зарланганың юк иде бугай диде ул.

                -Бармы дип ,бугаздан алган инде ул энем. Бөерләр борчый бит инде. Менә хәзер аяклар шешенде. Көннән-көн артка. Кеше файдасы бар дигәч,менә монда әле кырмыска оясына да куеп утырып карадым. Бердә файдасы гына күренми,-дип чәчелеп түгелеп китте бабай үзе дә сизмәстән.

                    Типсә тимер өзәрдәй, алыптай гәүдәле Шәйсолтан сугышка кадәр авыл сабантуйларының күрке булган көрәш батыры иде.Ике ел сугышта йөреп ярым-йорты гәүдә белән, күксәү картка әйләнеп кайтты ул.Ныклап карасаң исән кайтучылар арасында һәммәсе шулай.Ни хәл итәсен инде.Ил белән күрелгән михнәт бит.

                    -Ала-а-ай.Үтә торган чир булсын Шәйсолтан бабай, чирнең аның килүе генә тиз, китә башласа шулай бугазга ябышып тартыша ул дия иде минем әткәй, бирешмә инде син,өметеңне өзмә,-диде килеп күтәрелеп карау белән йөзенә сары иңгән картның хәлен үзе әйтмәсә дә сизенгән җитәкче,-Үзеңә генә авыр булса менә берәр ярдәмче дә бирербез . Өмет өзеп яталар димени ,шушындый хозурлыкта!Күңелеңне төшермә. Әле күрәм ,шәп итеп күперләр салып ятасың,дип үзенчә күңелен күтәрергә тырышты картның,- Тирә-ягың җиләк-җимеш оясы,юкәлек ,кукысы-кузгалагы дисеңме,барысы да үз кулыңда. Икенче килүемдә терелдем бит улым,диярлек бул,штубы.

            Анысы шулай,хактан да,әле дә кайта алды туган -үскән якларына.Я кайтырбыз,я кайтмабыз,дип бер ат арбасына утырган җиде авылдашы арасыннан берүзе кайтты бит ул.Ходайга мең рәхмәтле Шәйсолтан.

            -Ярар,бер килгәч күреп чыгыйм гына дигән идем Шәйсолтан бабай, чәең дә кайнап чыкты әнә,жәл,синең белән чәй эчәрлек вакыт калмады инде.

               -Ә-ә-ә улым ,чәй эчми җибәрмим инде. Тәмле итеп чәй пешерәм хәзер,диде Шәйсолтан бабай чәй хәстәренә керешеп,прсидәтел кеше көн саен килми ул умарталыкка.Берәр чынаяк кына шифалы чәй эчәрсең инде улым.

                  -Юк бабай, ачуланма. Ничек тә бүтән вакыт. Хәзер китмичә булмый. Үзең беләсең ,районнан кунаклар көтәм. Әле хәл белеп чыгу гына.Басулар карарга чыгасы идек,диде дә ничек тиз генә килгән булса ,шулай ук китеп тә барды.

                     Юньле нәрсә,дип бәяли Шәйсолтан бабай председательне. Читтән китерелгән булса да авыл халкының көен табып,яратып эшли эшен.Аз гына зарланып алу дөрес булды анысы.Белеп торсыннар,дип уйлады ул әкрен генә учактагы бәрәңгеләрне чикләвек таягы белән читкә алгалап,берәр кулы эшкә ятыбырак торган яшь кеше бирсәләр үзем дә тынычлармын,Мансур белән икебез дә яртышар гына кеше бит без.”.Күп көчләр түгеп оештырган умарталыгын ышанычлы кулларга тапшырасы килә иде аның.

                Табигатьнең чынлап та иң күркәм вакыты.Бизәк-төсләрнең ниндиләре генә юк,аяк асты тулы җиләк төймәләре,басарга да читенсенеп торырсың. Ярыша-ярыша кошлар сайрый,күке кычкыра. Бал кортлары үзләренең төрле төсләргә буялган йортларына сөенә-сөенә үлән-чәчәк суты ташыйлар , бер-берсенә кунакка йөрешкән яшь кызлар кебек йортларына бер керәләр,бер чыгалар. Атна да үтмәс каен җиләге кызара башлар. Июнь башы- табигатьнең садә чагы. Каен сумаласы исе борынны ярып кереп үпкәләргә тула. Их яшисе иде тагын бер ун ел гына,тормышның ямен ,яшәүнең тәмен табып яши башлагач кына…

                Шәйсолтан карт чиренең әҗәленә тигәнен белә. Ай үкенечле дә соң! Яшисе бик тә килә бит.Шушы гүзәллекне ташлап ничекләр китәрсең.Сугыш та да үлем белән күпмеләр күзгә-күз очраштылар,әмма анда үлем турында уйларга вакыт булмаганмы,әллә исән каласына ышанычы көчле булганмы мондый хәләт кичермәде ул. Гадиләне алып кайткач яңадан яшәреп дәртләнеп яши башладылар бит алар .

                                                                             «———«

              Юлга ниндидер бер шикләнү,борчылу белән чыкты Зөбәрҗәт. Авылда яшәгәндәге газаплы юл мәшәкате канга сеңгәндер шул. Берәр җиргә барасың булса,кичтән район үзәгенә колхоз сөтен илтүче тракторчыдан сорап белешергә кирәк: иртәгә барамы,юкмы?Барса , сине алып бара аламы? Таңнан торып ферма йортында яки олы юл буенда иртәнге савымның төгәлләнүен,лаборантканың эше бетүен, сөт бидоннарының трактор арбасына төялүен көтәргә кирәк. Әле аннан соң да сәгате-минуты җитү белән кузгалып китә дигән сүз юк,кырыкмаса кырык аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Тракторист шул сөтләре төялгән килеш иртәнге ашын ашарга кайтып киләсе булырга мөмкин. Яки берәр авыр хәлдәге авыруны больницага алып барырга өенә кагылырга кирәк була. Шулай да таңнан торып сөт тракторының салам түшәлгән , бидоннар тезелгән арбасына эләгү бу көнне ничек тә район үзәгенә бару мөмкинлеге бар дигән сүз.

                Ташкенттан Бөгелмәгә кайту өчен Зөбәрҗәткә кичке алтыда тимер юл вокзалына килү җитте. Этешеп-төртешеп булса да поездга утырды , менә таң атып килә. Төне буе юлга чыгу шатлыгыннан керфек тә какмады ул. Поезд тәгәрмәчләренең ритмлы көе астында инде Арал диңгезенә дә җитеп киләләр ахры. Вагонга дөя йоныннан бәйләнгән оекбаш сатып йөрүче казах, нугай хатыннарына ияреп кипкән балык, диңгез исе керде.

                  Ташкентка килеп урнашу Зөбәрҗәткә икенче дөньяга атлап керү белән бер булды.Март ае: тирә-якның әйтеп-сөйләп бетермәслек гүзәллеккә төренгән чагы.Ә аркылыга буйга йөреп чыга алмаслык базарлары.Й-а ходаем , бар икән җирдә гүзәл урыннар,оҗмах күрәм дигән кешегә әллә кая барасы юк икән ,шушында гына киләсе! Беренче көн базарга чыккач бер ни дә ала алмый кайтты ул.Көне буе карап кына йөрде.Әле карап йөрергә дә бирмәделәр.Базарда сату итүче үзбәк халкы алтын чәчле, зәңгәр күзле Зөбәрҗәтнең каян килгәнен бик тиз генә сизеп алалар да ,тотыналар товарларын мактарга.Узып китә башласа җиңеннән тартып яннарыннан җибәрми бимазалыйлар.”Алың, алың!”.”Күрче, ай-һай-һай чырайлы!”диләр.Кызыксынып хакын сорасаң башлаган хактан гел төшеп бетәләр.Әллә ниләр алырдай булып йөрде Зөбәрҗәт, әмма яңа килеп урнашкан кыз кесә хәлен уйлый да “Әйдә ярар, эшли башлыйм инде, аннан иң-иңнәрен алырмын дип үз-үзен юатып китә.Әмма сатучылар андый-мондый гына түгел,киткән җиреннән кире борып алып килеп тагын кыстый башлыйлар.Зөбәрҗәтне бу якларга ияртеп алып киткән Сәлисә апасы аны ахры өйрәтте:”Син Зөбәрҗәт нинди дә булса ошаган әйбер күрдем дип шаккатып карап торма, болар шома халык бер тиенсез калырсың.Әле эшкә урнашып акча эшли башласаң әллә ниләр алырсың,базар кача торган урын түгел”,дип тиз-тиз йөртә башлады.Ә ул булмаган акчасына күңеленнән инде әллә ниләр алып бетерде.Аллы-гөлле атлас, сатин,ефәк чүпрәк-чапраклар, ушларыңны алырдай ,әллә нинди бизәкләр төшерелгән яулыклар,камзул-түбәтәйләр,читек-чүәкләрнең ниндиләре генә юк.Зөбәрҗәтнең башы әйләнеп күңеле болгана башлады.Ә базарның җиләк-җимеш сатыла торган өлешенә килеп чыккан саен аның авызында төкереге кибеп интектерде.Ул аларны ашап карау түгел күргәне дә юк бит.Алар барысы да бик-бик тәмлеләр ахрысы.Сәлисә апасы сатучы үзбәкләр белән сатулаша-сатулаша бер ничә төр җимеш алды да кайтырга кыстый башлады.Ә Зөбәрҗәт мондагы хәлләргә вәйран булып өйдә туган авылында калган кызы белән әти-әнисен уйлады:Их күрсәтергә иде аларга да менә шушыларны.Аларның да бит моны төшләрендә дә күргәннәре юк.Ашатырга иде мондагы җимешләрнең иң-иң тәмлеләрен генә,кидерергә иде мондагы асыл киемнәрне аларга да.

                 Кайтырга бик тәфсилләп әзерләнде Зөбәрҗәт. Кызына дигән бүләк-күчтәнәчләр генә дә бер чемодан булды. Аннан әнкәсенә,әткәсенә, туган тумачаларга,күрше-күләнгә дә бүләкләр ,күчтәнәчләр төяде.Поездга тикле дус кызлары китереште,әмма Бөгелмәдән ничек кайтырмын дигән борчулы уй һич ташламый инде. Ике кулына ике чемодан, ике төенчек. Берәр мәрхәмәтле юлдаш очраса ярар иде, дип тели менә . Алганда аласы килә, берсендә калдырасы килми. Бер кайткач, кайнанасын да күрәсе килә,аңа да бик матур кашемир яулык алды. Ләкин атна ун көнгә генә кайтып Актирәккә дә бару икеле.

                 Актирәк,Актирәк… .Исемең бик матур булса да,Зөбәрҗәт күңелендә бер генә җылы хисләр уятмыйсың шул.

               Актирәк бистәсенә килеп урнашу белән Зөбәрҗәтне штукатурчылар бригадасына өйрәнчек итеп куйдылар. Эшче кулларның күп кирәк булуын исәпкә алыптыр инде,килеп чыккан катлаулы хәлне бик җиңел хәл иткәннәр:яшәү өчен вагоннар куйганнар иде. Вагоннардан кечкенә шәһәрчек барлыкка килгән.Шул вагоннарның берсеннән Зөбәрҗәткә дә торыр урын бирделәр.Әти-әни канаты астыннан чыгып өйрәнмәгән бала башта куркыбырак калды. Сагыну ,юксыну хисләре дә тынгылык бирмәде. Ни генә әйтсәң дә монда кайгыртучан әтиең белән йомшак күңелле әниең юк шул инде.Колхознең сыер бозаулары арасында кайныйсың килмәсә,менә сиңа таш, балчык эше. Җаны теләгән,җылан ите ашаган, ди.Ничек булса да булсын,барыбер түзәм диде ул үз-үзенә үҗәтләнеп.Эшчеләр ашханәсенең кәбестә шулпасында пешкән йодрык-йодрык дуңгыз майларын да ашады.Ашый алмый уксып интеккән чаклары да бер генә булмады.Җәмәгать мунчасына барып мунча керә алмый кайтуы үзе бер тамаша булды.Хәзер генә көлке ул,ә ул чакта…

Бер ялда иптәш кызы белән мунчага киттеләр.Хәмдия дә беренче тапкыр бара.Ишектән килеп керү белән чиратка басып бер сәгать торгач билет алып чишенү бүлмәсенә керделәр. Зур гына бу бүлмәдә эзләнеп йөри торгач икесенә бер буш урын табып чишенә башладылар.Пыш-пыш килеп әкрен генә тирә-якка күз ташлап чишенеп ятучы кызларга юеш чиркангыч тәннәре белән тиеп-тиеп китүче шәрә хатынннар, мәктәп яшенә якынлашып килүче ,күзләрен тасрайтып карап йөрүче әниләренә ияреп килгән малайлар, бөтен хутына чәчләрен башларын тузгытып елап утыручы балалар, ниндидер бер кием өчен шар ярып талашып ятучы ике марҗа түтәй:әле болар кыямәт каюмының алгы ягы гына булган икән.Ничек кирәк алай, мең бәла белән мунчаның юыну бүлмәсенә барып кергән Зөбәрҗәт белән Хәмдия бер ара ни булганың аңышмый тордылар.Я Алла! Ап-ак пар эчендә берни күрерлек түгел.Симез-симез хатыннарның юеш тәннәре белән килеп орынудан кая барырга белми шактый тордылар.Аларны шул шәрә тәннәр әле бер якка ияртеп алып киттеләр ,әле икенче якка.Бераздан күз ияләнә башлагач күргәннәре дә тәнең тартылмыйча юнып йөрерлек түгел иде.Бер җирдә таслар тоткан шәрә озын чират торса, икенче якта бөтен мунчасына бер булган өстән агып торучы душка этеш-төртеш.Бервакыт кызларның каршысында диярлек кемдер ташлапмы,төшеп калганмы бер кечкенә сабын кисәгенә басып егылып киткән әби шар ярып бакыра башлады. Кемдер шул егылып яткан карчыкның кулына басып китте.Ярдәм итәм дип карчык ягына тартылган Зөбәрҗәтне кемдер ялгыш этеп җибәрде.Ул да чак егылмый калды.Шул мәшхәрдә алар ничектер теге душ астына барып керделәр.Салкын су тәннәрен өтеп алгач бер-берсенә карашып алдылар да тиз генә ишеккә йөгерделәр.Шул булды шәһәр мунчасы. Бакча уртасында ыс исе ,хуш исле каен себеркесе исе аңкып торган авыл мунчасында юынып үскән кызлар,яңадан ул мунчаны урап уздылар.

               Беркем белмәгән, авылдан килгән кыз бала кулга акча керә торган эш булгач түзде, тырышты. Бер өйрәнеп киткәч,үзбаш булып та эшли башлады. Эшне һәрчак җанын-тәнен биреп ,булгач булсын дип эшли ул.Ничек булса да булсын, түлке авылда гына калмыйм,дип антлар эчте бит . Дуслар да тапты үзенә. Керәшен кызы Галя һәрчак терәк булды Зөбәрҗәткә.Бер бригада да эшләгән,бер вагонда янәшә койкаларда йоклаган кызлар –аерылмас булып дуслаштылар. Кичләрен генә Галя егете белән чыгып китә ,ә Зөбәрҗәт чыгарга бик яратмый. Яратмаудан да бигрәк кызлар үзләре генә чыгарлар иде,әнә ташчылар бригадасына төрмәдән берәү кайткан ди-Веня исемле.Аңа кич очраса-а-аң,кыяфәте көндез дә юлның икенче ягыннан әйләнеп китәрлек.

            Шулай да тимерюлчылар клубына берничә тапкыр кинога барып кайтты ул. Анысында да Галя мәҗбүриләп үзләре белән алды:”Әллә монда вагон сакларга килдеңме?Яшь чак бер генә ул,” диде Галя белдекле кыяфәттә,” Шундый чибәрлегең белән кешедән качып ятасың.Әллә сиңа тиң булырлык егетләр юк дип беләсеңме тирә-якта.Берәрсен үзеңә каратсаң, яклаучың булыр менә”.

                  Зөбәрҗәтнең егетләр белән йөреп караганы юк та юк инде анысы.Авылда да “Зөбәрҗәт” дип төкерекләрен йотып йөрүчеләргә әйләнеп тә бакмады ул.Үзенә тиң булырдай дип санамагач нишләсен инде.

               Галяның егете бар менә.Егет дисәң дә егет.Тимерюлчылар клубында баянчы булып эшли ул.Үзе шушы бистәнеке.Аксыл чәчле ,эре сөякле, карап кына торырдай сөйкемле егет,җитмәсә сүзгә шул тикле оста.Азамат ни дә булса сөйли башласа ,авызыңне ачасың да аңа карап катасың.Зөбәрҗәт үзе дә сизмәстән:егетең булса шундый булсын икән ул,дип уйлый.

                Поезд тәрәзәсеннән каршы йөгергән авыл-шәһәрләрне, дала-куакларны карап кайту үзеннән үзе үткәннәрне искә төшерә .Кая булса да чыгып китәргә, бары тик авылда гына калмаска дип ашкынып чыгып киткән туган төбәк, туган туфрак үзәкләрне өзеп үзенә дәшә.Торган җире”җәннәт бакчасы “булса да,туган җир белән бәйләп торучы күренмәс җепләр, шул кадәр киерелеп, тартылып бәгырьне кысалар,күкрәк читлеге бу киеренкелеккә түзми шартлар кебек.Поезд әз генә тизлеген арттырып, тыкылдавы җитезрәк ишетелә башласа, Зөбәрҗәтнең дә йөрәк тибеше тизрәк-тизрәк дигән аваз чыгара кебек.

               Азамат һәр яктан да “егет солтаны” булып күренсә дә Зөбәрҗәтнең иң якын дустының егетен тартып алыр исәбе юк иде.Моңа Галя үзе сәбәпче булды.Һәрхәлдә Зөбәрҗәт шулай уйлый.

                Галя белән Азамат берәр җиргә барырга җыенсалар Азамат кызлар торган вагонга килә дә Галяның җыенганын көтеп утыра.Ирексездән Галяның җан дусты Зөбәрҗәт белән ничек тә сүз алышырга туры килә.Ә Азаматның телгә осталыгы,юк кына нәрсәне дә эчләрне катырып кызык итеп сөйли белүе Зөбәрҗәткә рәхәт.Ул Азаматның һәр сүзеннән тәгәри-тәгәри көлә,аның тагын килүен үзе дә сизмәстән көтеп йөри.Азамат килеп керсә Зөбәрҗәт кояштай балкый,сөенече йөзенә бәреп чыга.Ә бу Галяга бер дә ошамый башлады.

               -Син кызый,минем Азаматка күзеңне бик алартма,беткәнме әллә сиңа үзең кебек”авыл боламык”лары-,диде беркөнне Галя бик эре генә.Башка вакытны дус итеп йөрсә дә үзенең өстенлеген сиздерүе бу,ни дисәң дә Галяның укыган штукатурчы,бригадир булуында.Зөбәрҗәт тә мин минлекне бик кичерә торган түгел.Авыл боламыгы дигән сүзне ул үлсә дә күтәреп йөрми.Галя үзе дә шәһәрдән чыккан кыз түгел.Белсен Зөбәрҗәтнең кем икәнен.Азаматны бөтенләй тартып алу максаты булмаса да, Галяны ирештерү өчен үҗәтләнеп Азамат янында бөтерелә башлады ул һәм ник шулай эшләвенә мең кат үкенде.Азаматка шул гына кирәк тә,ул аңа сагыз булып ябышты.Галя аңа әллә бар,әллә юк.Читкә кагылган Галяның дулавының чиге-чамасы юк иде. Зөбәрҗәткә чамасыз һөҗүм башланды

                 -Бел кызый!Әгәр дә Азаматны миннән тартып алырга уйлыйсың икән,диде ул үтемле генә итеп ,-мәңге бергә була алмаячаксыз,алай гына да түгел,бәхетнең чыраенда күрмәячәксең!Мин уйнап сөйләшмим”,диде.Һәм сүзендә торды да: иң беренче итеп Зөбәрҗәтне еракка йөреп эшли торган бригадага күчертте.Аннан бер вагонда яшәгән кызларны Зөбәрҗәт белән аралашудан тыйды.Ерак-ерак авыллардан җыелган ,акны карадан аерырга өйрәнмәгән беркатлы авыл кызлары ут янып торган Галядан шөллиләр иде.Тора-бара коменданттан Зөбәрҗәтне квартирага күчәргә мәҗбүр итте.Зөбәрҗәт тә бер яңагына сукканда икенчесен куеп тора торганнардан түгел шул.Башта Азамат килгән саен,дус кызыңның егетен тартып алуны начар гамәл дип караган булса, хәзер Галяга ачу итеп юри аның яныннан Азамат белән җитәкләшеп узып китә башлады.Шулай итеп китте-китте, август аенда алар туй да ясап куйдылар.Галя такмаклый-такмаклый елап куш йодрыклап мендәрне төйде:”барыбер яшәтмим,барыбер яшәтмим”диде.

              Ул чактагы беркатлы унҗиде яшьлек кыз Галяның «барыбер яшәтмим»дигән сүзен колагына да элмәде.Ә ул буш сүзләр булмаган икән. Азамат белән берничә ел яшәгәч, Зөбәрҗәт авылдан чыгып киткәндә әнисе «башларыңны мамык мендәрләргә салып йокла, балам»дип биргән мендәр эченнән бала йодрыгы кадәр бер төенчек табып алды.Андый бозым-китемнәргә ышанмаганга,шикләнә белмәгәнгә ул аны ишек алдындагы бүрәнә өстенә куеп актарды.Эченнән чыккан чәч ,тырнак, кыска йон, тагын шуның ише нәҗес-шапшак нәрсәләр икәнен күргәч,куркып ишек алдына сибеп җибәрде.Әмма күңелдә ниндидер бер шик, курку калды.

                                                                                                “—————“

                Гадилә бик теләп көтеп алынган бала булды.

                 Бергә тора башлауларына дүртенче ел дигәндә,Зөбәрҗәтнең авырлы икәне беленде.Моңа барысы да шатландылар.Азамат өченЗөбәрҗәт кинәт кенә ни өчендер “йөзек кашы”на әйләнде.Ул сүзне Зөбәрҗәт һич кенә дә яратмады.Ә Азамат өзлексез “йөзек кашым” дип сайрады.Бу сүз Зөбәрҗәткә ниндидер ясалмалылык чәчә кебек иде.

                  -Йөзек кашым, син миңа һич шиксез малай алып кайтырга тиеш,-диде шатлыктан күкләрдә очып йөргән Азамат хатынына.

                    -Бусы тагын нинди сүз инде?Ходай кемне бирә инде җаным.Иң мөһиме исән-сау гына тусын дип аны җиргә тартып төшерә Зөбәрҗәт .

                 Кайнанасы исә авырлы килененә бер генә авыр эш тә эшләтәсе килмәде.Бакча эше, кер юуу, иелеп идән юуу кебек эшләрне әллә нинди риясыз хәйләләр белән Зөбәрҗәттән алыр иде дә, аңа җиңелрәк эш кушар иде.”Әни, син бозасың бит мине” дип көлә иде моны аңлап алган Зөбәрҗәт.Өйдә тузан сөртеп,ашарга әзерләп кенә йөргән Зөбәрҗәт эшкә баргач, рәхәтләнеп киерелеп эшли.Башта аның бәбәй көткәнен белмәделәр дә.Раствор тулы чиләкләрне очыртып кына йөртте ул.Штукатурлый торган объектның иң җайсыз ,хәтәр җирләренә ул менде.Зөбәрҗәт эшен яратып ,күңелен салып эшләде.Аның кулында шпатель,мастерок ише эш кораллары уйнап кына торды.

                 -Зөбәрҗәт, җитте сиңа,кияүгә чыкканыңа инде күпме, бер бәбәй алып кайтырга вакыт кызый, ирең читкә йөри башламасын.Гаиләнең тоткасы- бала ул-диде бер әбәткә туктагач,Хәмидә апасы. /Хәмидә апасы ул чакта ни дә булса белгәндер ахры./

                    Хәмидәнең үзенең өч малае бар.Ире Таһир белән икесе дә бергә эшлиләр.Шул кадәр дус-тату гаилә.Хәмидәнең әллә ни матурлыгы булмаса да ниндидер сөйкемле сөякле хатын ул.Ире шуңа да бер генә адым да аның артыннан калмый йөри торгандыр.Чандыр гына ир Хәмидәнең дә, үзенең дә раствор тулы чиләген күтәреп чаба.Хәмидә аны :”Нәрсә, мин инвалид мени үз эшемне үзем эшлим,ник минекен дә күтәреп чабасың, дип битәрли.

                 Ә без Хәмидә апа,заказ бирдек инде,-диде Зөбәрҗәт оялып кына.Кызларга шул гына кирәк тә.Зөбәрҗәтне сырып алдылар, бастырып әйләндерә-әйләндерә карадылар. Кемдер сөенде,кемдер котлады,кемдер киңәшләр бирде.Ә бу вакытта Зөбәрҗәтнең авыры инде төбәлеп, белеп караган кешегә сизелә иде.Ул көнне Зөбәрҗәт эштән кайтканда үзе генә кайтты.Авырлы хатынның көйсезләнүе булдымы, үз уйларына бирелеп мышкылдап та алды.Әйе, аның бәхетенә күз генә тимәсен: аны ярата торган ире бар,кайнана дус кызыдай якын күреп тора,яраткан эше бар.»Авыр булсын, ни булган.Мин дә хан кызы түгел,кеше эшләгән эшне эшлим,авырыксынып эшләмим бит»дип уйлады ул.

                   Июль аеның соңгы көннәре.Кошлар сайраудан туктаган .Ул үтеп йөри торган урман почмагыннан тирә-ягына каранып кызган һавада әлсерәгән чикерткә сайрауларына игътибар итеп ,һавада эленгән рәшәне күзләп , чүәкләрен салып кызган юл комыннан әкрен генә атлады.Тәнендә рәхәт бер алҗану,карынында дөньяга килергә ашкынып ятучы сабые.Зөбәрҗәт хәзер аны бөтен барлыгы белән ярата, шул сабые белән генә яши.Дөрес, ул ирен дә бик ярата,кайнанасы да газиз аңа,әмма сабые башка ,ул икенче!.Бала тапканда ана җаны кыл өстендә кала ,диләр.Куркынып аларны уйлады Зөбәрҗәт.Ул ничекләр табар.Җаннан җан яралу иң авыр хәл диләр бит.Ниләр күрер бу газиз башлар?..Түзәр Зөбәрҗәт, ничек тә баласы хакына түзәр.Бала хакына аналар ниләр генә эшләмиләр.Бала-җан җимеше дия иде әнкәсе.Уйга чумып атлаган Зөбәрҗәтне урман читенә чыгып хәл алып утыручы кайнанасы белән китапханәдә эшләүче күрше Камалия апа көтеп алдылар.Чираттагы ялдагы кайнанасы Камалияне шомыртка барырга күндергән икән.Чөмәкәй тулы чиләкләрен тотып ,кап-кара авызларын ерып каршы алдылар аны.

                -Бигрәк күп җыйгансыз,диде Зөбәрҗәт исе китеп чиләктәге шомыртка үрелде,кайдан җыйдыгыз?

               -Менә, чишмә ягында әрәмәлек башлана ,шунда егылып уңган инде шомырт,диделәр хатыннар.

             — Кайту белән шомырт пирүге пешерербез ,алла бирса,диде кайнанасы канәгать кенә-аша Зөбәрҗәт, авырлы кешенең күзе төшә ул ризыкка.Ни генә ашыйсың килсә дә кыенсынып торма,бер-бер кимчелек белән тумасын,борынгыдан ук шулай дигәннәр.Әбиләр белми әйтмәс.

               Әй ярата иде Зөбәрҗәт тә бала чакта шомырт җыярга.Ул олы яландагы шомыртның күплеге,аның эрелеге.Тирә-яктагы урмансыз авыллардан да киләләр иде анда. Бер шулай күрше кызы белән шомыртка бардылар.Инде җитү кызлар иде.Җырлый –җырлый җыйдылар, агач күләгәсендә урманның мең төрле хуш исенә исереп,әллә нинди кызыклар сөйләп утырып чөмләделәр.Чиләк аз гына тулмый калды.Чиләкне тутыру өчен иң тәмле ,иң эре шомырт агачын эзләп , сайланып озак йөрделәр.Чөнки кайту белән әнисе ашап карый : кызым шомыртны сайлап җыя белде микән?Алар күңелләренә ошаган шомырт агачын тапканда кояш кызарып урман артына качарга җыена иде.Кызлар әллә нинди формаларга кереп кәкрәеп авышкан агачка менеп утырдылар да,шәп агач табуларына сөенеп чыркылдашып алдылар Һәм җырлый-җырлый җыярга да керештеләр.Нинди туктамый җырлау булгандыр.Агачның шыгырдаганына да шырт-шырт итүенә дә игътибар бирмәгәннәр.Бервакыт, әллә кызлар җайсыз хәрәкәт ясап,әллә агачның үз вакыты җитеп, дөбердәп сынып та төштеләр.Күрше кызы:”Әләй малай, беттек бит, “дип кенә әйтә алды.

                Камалия апасына да ис китмәле яңалык булган икән Зөбәрҗәтнең хәле.

                Зөбәрҗәт җанашым, янымда эшләгән китапханәче кыз китте,балчык, кирпеч арасында каткан чалбар киеп йөрү булмас ,кил үз яныма .Начальство белән үзем сөйләшәм дип чат ябышты.Кайнанасына шул гына кирәк тә:элеп алып селкеп салды:”Шулай булмый ни кызым, шундый урын барында ике дә уйлама.Алга таба укырсың да менә дигән эшең булыр ичмасам,диде.

                               Октябрь аенда Зөбәрҗәтләр укучылар конференциясе үткәрергә уйладылар.Моның өчен унынчы “А” классыннан да кулай класс юк дип класс җитәкчесе Зөлхәбирә белән сөйләшеп тә куйдылар.Бу класста кызлар да бик күп һәм бик актив класс ул ,диде Камалия.Бар нәрсә дә әзер булгач көнен билгеләргә Зөбәрҗәтне җибәрде Камалия апасы.Зөбәрҗәт мәктәптә Зөлхәбирәне очрата алмый кайтты,районга китте диделәр.Ә кич Азамат гадәттәгечә тимерюлчылар клубына эшкә китте,Зөбәрҗәт иреннән озак та тормады Зөлхәбирә тора торган укытучылар тулай торагына укытучы кызны күреп конференция турында конкрет сөйләшеп кайтуны күздә тотып чыгып китте.

                              Тулай торакның утлары гөлт итеп янып тора.Тәрәзәләрдә ап-ак челтәрләр.Тышкы ишекне ачып керү белән коридорда караңгылык каршы алды аны.Коридорга кереп бераз торгач кына түрдәге тәрәзәдән төшкән лампочка яктылыгы белән ишекләр шәйләнде..Беренче ишекне шакып:” Зөлхәбирә кайсы бүлмәдә тора”,дип сорады. Зөбәрҗәт сөйләшкән чем кара чәчле кечкенә гәүдәле ,ирләрнекенә охшаган калын тавышлы математичканы танып белә иде ул.Укытучы кыз бик ипле генә итеп Зөлхәбирәнең кайсы бүлмәдә торганын аңлатты да ишекне япты.Ә Зөбәрҗәт караңгылыкта күз ияләшеп кузгалып киткәнче әлеге тавышның эчке яктан “хатыны килгән” дигән сүзне ишетеп алды.Кемнең хатыны килгән, ник килгән,Зөбәрҗәткә ул кызык түгел.Коридорның теге башындагы ишеккә ничек барып җитәргә.Сыгылып торган идән такталарына курка –курка басып әкрен генә атлады ул.Стенага тотынып барып иң соңгы ишекне какты.Ә эчке якта чыркылдап көлгән тавыш ишетелә.Ә ир-ат тавышы берөзлексез нидер сөйли.Зөбәрҗәт сак кына ишекне тагын шакыды.Хатын-кыз тавышы көлә-көлә килеп ишекне ачты.Ул ачкан ишектән Зөлбәрҗәткә яктылыкта ,өс киемнәрен салып үз өендәге кебек караватка сузылып ятып аның нидер сөйләгән Азаматы күренде.

                                                                                   «———-«

                        Телеграмманы кулына алу белән Шәйсолтан юлга әзерләнә башлады.Анда анык кына берни дә әйтелмәсә дә кызлары Шәйсолтанны берәр машина белән килергә кушкан иде.Алына башлаган бәрәңге яртылаш алынган килеш бакчада сузылып ятып калды.Ашыкмады,кабаланмады.Телеграмма килеп төшү белән гомер яшәгән сизгер күңел үзенчә нәтиҗә ясады:барып чыкмады кызының тормышы.Гайникамал да төне буе пошыргаланып чыкты,көне буе эндәшми йөрде-йөрде дә :”Атасы булмаса алып кына кайтырсың инде ”,диде.Шәйсолтан да шуның өчен барасын сизенә.Хатларында Зөбәрҗәт кайнанасы турында,Гадилә турында бик матур,бик җылы язса да кияү хакында сәламнән башка һич нәрсә язмады.Аннан соң,Актирәк тә җир читендә түгел бит барган –килгән кешеләр дә бар.Хәбәрләр күңелгә ятышлы түгел иде.

                -Булмаса, иртәгә кузгалырмын,карчык,диде дә Шәйсолтан,авылдагы бердән бер машинаны сорарга председатель янына китте.

               -Ярар атасы,шулай итәрсең.Хәерле булсын,без күрәсен кем күрсен ,үз сөягебез үзебезгә кадерле,дип юлга кирәк- яраклар җыеп калды карчыгы.

               Машина ике көннән соң гына булды.Капка төбеннән колхозның йөк машинасы кузгалып киткәндә Гайникамалның бәгыреннән кан саугандыр .Көне буе өенә кермәде ул, бертуктаусыз үзалдына сөйләнеп йөрде:”Хәзерге яшьләр бик мәзәк инде.Ничек итеп ике-өч ай күрешеп –сөйләшеп йөр дә ,ата-анасын,нәсел-нәсәбен белмичә, тот та кияүгә чык.Чыгып күрсәттеләр ләбаса.Түбән оч Гыйлай кызы да чыкты,Нәсибә малае да өйләнде.Аныкы ичмасам үзе бер гыйбрәт булды,атна үтмәде качып кайтып китте.Килгәндә үзе риза булып килгән.Саный китсәң күп әле ул,бик күп.Оясында ни күрсә,очканында шул булыр дип белми әйтмәгәннәр инде ул.Кан барыбер үзенекен итә инде,нишләтсәң дә. И бәхетсез башкайлар,бәхетсез башкайлар.Күрше-күкертләргә ничек күренерсең, туган-тумачага ниләр дип аңлатырсың,нәселдә булмаганны.Шулай була ул, борыныңны күккә чөеп, авыл егетләрен санга санамый йөрсәң”.Гайникамал кызын бер ачуланды, бер җәлләде.Берара үзен-үзе тынычландырырга да тырышты:”Ярар,нишлисең инде.Баш бетеп күз чыкмаган ,баш исән булсын.Үз яныбызда булса ,абынырга ирек бирмәбез моннан соң,Алла бирса,”дип язганы белән килешергә мәҗбүр булды.

                Пошаманда берничә тапкыр бакча башыннан да урап керде.Күршеләр бәрәңге алалар иде.Ул аларга күренмәде.Үзе генә чыгып көрәккә тотынса аптырарлар,Шәйсолтан абзый кая дип сорасалар Зөбәрҗәтне алырга китте дип тә әйтә алмас. Ярар. Берничә көнгә берни дә булмас.Бәлки әле бик әйбәттер,аның өчен чакырмагандыр.Билгесезлек ике төрле бит,я тегеләй,я болай.Өченче төрле булырга да мөмкин.Анысын уйлап табарга башы җитмәде Гайникамалның.

                Кереп-чыгып, анда бәрелеп,монда сугылып йөри торгач бер фикергә килде:түбән очка төшеп килендәше Бибисарага бәрәңге алышырга кирәк.Шуннан да яхшысы булмас.Бердән ялгыз кешегә әзме күпме ярдәм булыр,икенчедән бик акыллы төпле карчык ул ,бер-бер күңел тынычландыргыч сүз әйтмәсме.

                Әбиләр чуагы үтсә дә ,тымызык сүрән көн,бәрәңге алырга менә дигән вакыт. Килендәшенең дә бер генә дә бәхете булмады . Уйлый китсәң уйның һич очы юк. Таза гәүдәле тимердәй нык , колхозның бар авыр эшен сытып эшли торган ирен иң беренче итеп сугышка алдылар .Бибисара итәк тулы бала белән тавык кетәклеге кадәр өйдә калды. Сугыш беткәнгә күпме еллар үткән , килендәше һаман шул кетәклектә яшәп ята , балалар таралышкан ,ә хөкүмәтнең анда һич гаме юк , бичара килендәш зарланып кемнеңдер тупсасын таптый торган түгел.Булганына мең шөкер дип шөкер итә ,җитмәсә.Кәлҗемәне ханнар сыедай күреп яшәгән буын шул без, дип килендәшенең юкә бау белән бәйләнгән җил капкасын ачып керде Гайникамал.Ишегалдында бистә бикәләредәй ап-ак тавыклары җырлашып йөри.Малларына кышлык курмысы да бакча башында хәтәр мулдан күренә.Җитмәсә,бәрәңге сабагын да хәсиятләп чабып киртәләрдән куыш ясап кибәргә җайлаган.Кышның убыр авызыннан бер нидә артмас дигәндер.

                Күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәләренә кыстырып гапләшә-гапләшә көне буе бәрәңге алды килендәшләр.Гайникамал көтү чишмә өстендә күренгәч кенә кайтырга чыкты,күңелен тырнап торган борчуын ул килендәшенә барыбер әйтергә йөрәксенмәде.

                  Бүгенге көнне үткәрде,ә менә төнне ничек үткәрерсең?Ире кайтып күренмичә аңа тынычлану юк та юк инде.

                                                          «————«

                 Әтисе килеп кергәндә Зөбәрҗәт яңа эштән кайтып кергән кайнанасы белән кичке ашны ашарга җыенып йөри иде. Алтынчы ае белән бара торган Гадилә әбисе белән үзенчә сөйләшергә азаплана .Капка төбенә йөк машинасы килеп туктады да, аннан аякларын яза-яза Зөбәрҗәтнең әтисе күренде.Зөбәрҗәт җиңел сулап куйды.

                -Исәнмесез!Исәнлекме-саулыкмы бу йортта ? дип килеп керде Шәйсолтан.

                  Зөбәрҗәт әтисен көткән иде.Ничектер, бүгеннән дә калмас кебек тоелды аңа.Менә аның килен булып төшеп яратып өлгергән бу нигездән аерылыр минутлары да җитте.Шушында аны Азамат җитәкләп алып кайтты,шушы нигезнең хуҗабикәсенә-чит -ят кешегә ,иң газиз кешегә генә әйтелә торган «әңкәй» дигән сүз белән эндәште.Аны монда яраттылыр,үз иттеләр.Бу йортка ул газиз баласын күтәреп кайтты.Матур ,якты өметләр белән яшәде…Һәм кинәт бер мизгелдә матур өметләргә төрелеп бөреләнгән бәхет төенчеге нәзек,нәфис лампа куыгыдай уалып чәчелде дә ,юкка чыкты.Ул ачы,рәнҗешле күз яшьләренә төелеп кирәк –яракларын, бала киемнәрен күптән әзерләп куеп тәрәзәне күзләде.Кайнанасының бер генә дә җибәрәсе килмәде аларны.Үзе дә ирсез ,дөнья йөген берүзе тартып интеккән Сәрбиҗиһан килененә китмә дисә дә,киленен аңлый иде. Улы бит аны бала табу йортыннан да барып алмады.Зөлхәбирә белән тулай торакның бер бүлмәсендә яшәп яталар әнә.

               -Аллага шөкер.Ничек килеп җиттең әтекәем?дип сөенеп кочаклап алды аны Зөбәрҗәт. Сулыгып ябыгып калган кызын кочагына кысканда күңеле йомшап китүен чак сиздереп ташламады Шәйсолтан.Кодагый тиешле кеше дә түр яктан чыгып бик җылы гына күреште.Улы өчен,балаларның барып чыкмаган тормышлары өчен ниндидер кыенсыну сизелә иде кодагыйның килеш-кыяфәтендә.

               -Әйдүк кода, түрдән узыгыз-,дип бер басасына биш басып каршы алды.

                Кызы өстәл әзерләү белән мәш килгән арада Шәйсолтан өс киемен салып түр якка узды.Зөбәрҗәт кияүгә чыгып шушы көнгә кадәр яшәгән кодагый йортын күздән кичерде.Йорт беренче күргәндә ничек булса ,шул килеш иде:кияү кыл да кыймылдатмаган.Югыйсә, кулы эшкә ятып тора бит,дип уйлады ул.Әнә аның белән килгән шофер Шамил ике ел элек өйләнгән иде , киләсе яздан яңа өйгә тотынырга йөри.Ә бит ишетүенчә Зөбәрҗәттә дә өмете булган дигәннәр иде.Җигелеп дөнья көтә торган нәсел тармагы да бит.Ярар ,ходай язганнан ары сикереп булмас, дип көрсенде ул.

                Бала караватында ятсынып еларга җитешеп яткан Гадилә дә ияләшеп өлгерде бугай.Үзенчә ниндидер авазлар чыгарып уенчыклары белән әвәрә килә башлады.Берсен алды, берсен атты.Бабасына карап елмаерга да тырышып карады.Әмма бабасы эндәшеп кулын сузгач артын куеп йөзе белән мендәргә капланды. Шәйсолтан анда Зөбәрҗәтнең бала чагын күрде.

                Аш өстәле артында да әллә ни җәелеп сөйләшеп китә алмадылар.Хәер,сөйләшәсе сөйләшенгән,буласы булган .Тик кайнана гына үзен-үзе кая куярга белми бәргәләнде.Зөбәрҗәт аларның тупсаларын атлап кергәннән бирле телгә килешү түгел,бер-берсенә кырын да карашмадылар бит алар.Яратып үз итеп ,кызыдай кабул итте бит ул аны.

              — И Зөбәрҗәт, бер генә дә җибәрәсем килми бит .Ничекләр яшәрмен сездән башка.Бигрәкләр кызым кебек идең бит,дип мышкылдап күз төпләрен сөрткәләде кайнана,киләсе җәйдә Гадиләмне алып килеп күрсәтерсең , берүк Зөбәрҗәт.Мине ул бәхеттән дә мәхрүм итмә инде кызым, –дип капка төбендә елап калды ул.

                                                                          «—————«

                               Күрше Сәлимәттәйләрдән чыгуга Гадиләләрдә ниндидер бер матур апа утыра иде.Озын чәчен ике якка үреп салган ,бик тә матур күлмәк кигән.Гадиләнең андый матур күлмәк күргәне юк .Аның әнисе гел зәңгәр җирлеккә ак кыңгыраулар төшкән күлмәк кия.Тагын яшел күлмәге дә бар.Кунакка барганда теге җиләклесен кия.Ә менә бу апаныкы шикеллесе юк.Әмма әнкәсенең күлмәкләре барыбер матур.Баскыч төбендәге елтыравыклы түфлинең иясен тизрәк күрәсе килү теләге белән кулындагы кечкенә көянтә-чиләкләрен дә өйгә үк күтәреп шалтыр –шолтыр килеп кергән Гадиләгә өстәл артында гөрләшеп чәй эчеп утырган әнкәсе белән теге матур апа икесе берюлы борылып карадылар.Кызчыкның кызыксынуы көчле булса да , ятсынып нитеп тормады:

              -Без хәзер әңкәй Вәсимә апа белән инешкә суга төшәбез.Ул чиләкләрен генә алып килә дә ,-дип ашыга-ашыга сөйләп китте керә-керешкә.

              Гадилә килеп керү белән әллә нишләп китте Зөбәрҗәт.Менә бит аның йөрәк астында яралган, теге вакытта ул чыгып киткәндә генә күкрәк сөтеннән аерылып түр караватта,мендәр өстендә “әннә” дип елап калган сабые.Я ходаем ,ничек үскән!Нәкъ Азаматның бәләкәй чагындагы рәсеме.Ут чәчеп чабулап килеп керде бит сабые,Азаматтай кыю булмакчы.Аягындагы “чеби”ләренә кадәр килешле.

              Өйләнешеп дүрт ел тордылар Азамат белән Зөбәрҗәт: балалары булмады.Врачлар булыр дип өметләндерделәр.Азамат бертуктаусыз бала сорады, җае чыккан саен :Зөбәрҗәтем-йөзек кашым миңа малай кирәк “,дия иде.Җиңел акыл белән генә оешкан гаиләне бала гына бер бөтен итә алмады шул.

               -Ай аллам,эшем иясе,бармыйсың әле беркаяда.Әнә бабаң сине эзләп чыгып киткән иде.Кайда йөрисең син?Әле генә тыз-быз чаба идең ,шул арада юкка да чыккансың,диде әнкәсе җиңелчә шелтәләп.

             -Суга барабыз дим бит,бабай менә көянтәне дә ясап бетерде инде, диде кыз үтә эшлекле кыяфәттә.

              -Өлгерерсең бәбкәчем,кил әле яныма.Әнә әнкәң кайткан.Мин сиңа әниең кайта, сиңа матур-матур күлмәкләр алып кайта дигән идем бит,дип әнкәсе үз итеп шапылдатып артыннан сөйде.

               Гадилә аптырап калды.Чынлап та хак сөйләде микән әңкәсе.Ничек була соң әле бу? Кешенең ике әнкәсе була микәнни?Бәриянеке дә берәү,Илүзәнеке дә берәү.Ә минеке ник икәү?

               Гадилә чәчүргечен бөтерә-бөтерә әнкәсенең итәгенә килеп сыенды да,сынаулы карашы белән матур апаны күзәтә башлады.Булмас, әнкәсе шаярта.Бу апаны Гадиләнең күргәне дә юк.Әниләр бит балалары белән бергә яшиләр.Менә үзенең әнкәсе аның белән яши,аны куенына алып йоклый, еласа юата,тыңламаса чыбык белән артына эләктерә.Чыбык эләксә Гадилә әз генә елый да шундук оныта. Ә бу… бу матур апа гына. Әнкәсе белән утырып чәй эчәр дә китеп барыр.

               Гадиләнең күзе өстәлдәге тәм-томнарга төште.Анда ниләр генә юк иде: алма ,чия,конфетларның ниндиләре генә юк.Ул исемнәрен белмәгәннә-әр!.Ох! авызга үзләре керергә торалар.Менә бәхет!Мондый тәмле әйберләрне Гадилә беренче тапкыр күрә.Ул матур апа турында бөтенләй исеннән чыгарды.Хәзер менә әнкәсе ,мә кызым,дип берсен алып бирәчәк.Инде тәмле әйберләрне бер-бер артлы ашарга әзерләнгән Гадиләне матур апа бүлдерде:”Кызым,Гадиләм!Бик сагындым бит мин сине,кил инде.”дип кочагын җәйде.Аның күзләренә яшь тулган иде.»Нигә елый инде бу .Моның елавы да матур икән»,дип уйлады кызчык.Гадилә аптырап әнкәсенең итәк арасына ныграк елышты.Әнкәсе дә әллә нишли тагын.Бар инде бар балам, әниең бит дия-дия теге апага таба этә.

             Ю-юк!Минем әңкәй бар бит инде дип артка тартылды кызчык.Ике әни булмый инде.

              Гадилә әнкәсенең итәк арасына ныграк кереп муенына сарылды.Нишләргә соң? Елап утырган бу матур апа да кызганыч.Ул елаган өчен генә ник мин аның кызы булыйм инде.Әңкәйнең кызы кем булыр?

               Матур апанын ирексездән иреннәре калтырый, куллары хәлсезләнеп тезенә төшеп ятты. Ул яшьле күзләрен сөртте дә,аптыраганнан әкрен генә торып,чемоданыннан зур бер курчак тартып чыгарды.Менә бу ичмасам курчак!Гадилә кадәр бар.Күзен йома,аягына түфли дә кигән,чәчендә зәңгәр бантигы да бар.Ул курчакны алырга омтылды, алса әнкәсе ни әйтер ? Алыргамы-юкмы дигәндәй әнкәсенә каерылып карады бала.Гайникамал күзләре очкынланып янган Гадиләне үссендереп җибәрде.

                -И-и кызым, үзең кадәр бит бу!Күр әле әнкәң нинди бүләк алып кайткан сиңа.Бигрәк ярата инде үзеңне .Кочаклап үп инде үзен,менә терәк ,агай,диде Гадиләне кызыктырып.

                  Гадилә икеләнә калды,аннан әнкәсенең итәк арасыннан чыкмыйча гына үрелеп курчакны алды:

                   -Рәхмәт апа,-диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә.

                  Матур апа башкача түзә алмады,аны күтәреп алып күкрәгенә кысты.Елый-елый үпте.Аның ычкынырга теләп тыпырчынган балада эше юк.Ул шул кадәр сагынган бу кечкенә үз җаныдай кадерле затны , кайтып җитеп кызы күзенә күренгәнче ул моны аңламады.Ә күргәч, Зөбәрҗәт аннан башка яши алмаячагын сизде.Гадилә бу вакытта иң бәхетле бала иде,чөнки мондый матур курчак беркемдә дә юк.Менә кызыгырлар ичмасам!Ул бик озак тыпырчынгачһәрхәлдә аңа шулай тоелды,ниһаятъ матур ападан тиз генә ычкынды да , курчакны күрше кызларына күрсәтергә йөгерде.Әнкәсе белән матур апа яшьләренә чыланып чәй эчүләрен оныттылар.Ишеалдында ул чак бабасына килеп бәрелмәде.Бәхет баскан бала:”Бабай, кара”дип кычкырды да капкасын да япмый уктай урамга атылды.

                    -Баштарак әбекәй дип йөри иде,күрше кызлары әңкәй дигәнне ишетептер инде” әңкәй” дия башлады.Бабасына бабай ди, миңа әңкәй ди,дип сөйләп китте Гайникамал яшь тулы күзләрен алъяпкыч итәгенә сөртеп,-әбекәй дип әйт дим,юк син бит минем әңкәй ди.Соң алайса бабаңа ник бабай дисең дим -аның сакалы бар ди, бабайлар сакаллы булалар бит ди.

                  Зурлар дөнья борчуларына күмелеп аһ-зар килгәндә Гадилә күршеләренең утынлыгында үз ишләре белән бүләк-курчакны киендереп -чишендереп,күзләрен йомдырып мәш килә иде.

                                                                                «—————-«

                          Башының шаулап, хәле китүен озын ,ялыктыргыч юлга сылтап Зөбәрҗәтнең ялгыз гына каласы килде.Бәгырь җимеше белән ничә еллардан соң беренче очрашуы аны Актирәктәге кимсенүле, яшьлек ялгышы белән бәйле сыкрап елап үткән көннәренә тагын әйләнеп кайтарды.

                           Чоланга әнисе салып биргән урынга кереп ятып ул өй артындагы чаган ботакларының тәрәзәгә нидер пышылдаган тавышлары аша чишмәдәй аккан күз яшьләрен тыймый елады да елады.

                                 Иренең хыянәтен үз күзләре белән күргән Зөбәрҗәт капыл гына аннан аерылып китмәде.Үз бәхетемне таптым дип әти-әни сүзеннән башка капланып Азаматның кочагына ташланган Зөбәрҗәт гарьлегеннән башын кая тыгарга белми өзгәләнде.Туган бусагага ничек кайтып егылыр ул,әти-әнисенә ниләр дип аңлатыр.Кайнанасы белән киңәшеп бала туганчы түзәргә булды.Бәлки әле тормышы җайга салыныр дип тә өметләнде.Әмма Азамат Галяны ташлап Зөбәрҗәткә ничек тиз күчкән булса,Зөбәрҗәтне Зөлхәбирәгә алыштыруны да бернинди авырлыксыз башкарды.

                                      Язмыш яшьлек дусты Галя белән тагын бер тапкыр очраштырды әле аны.Моңа мең тугыз йөз алтмыш алтынчы елның апрелендә бөтен дөньяны “ах” иттергән Ташкенттагы җир тетрәү сәбәп булды.Ташкентка килеп урнашуына ел ярым гына иде әле ул вакытта.

                                      Ул көннәрдәге мәшхәр мәңге күңелдән җуелмас бер чи яра булып оешып калды.Дистәләгән танышларын югалтты Зөбәрҗәт.Гүзәл Ташкент шәһәре бөтенләй үк булмаса да , һәрхәлдә яртылаш җимерелгән иде.Зөбәрҗәтләр ашауларын ашамый ,тәүлегенә ике-өч сәгать кенә йоклап җимерекләр арасыннан кешеләрне коткарып йөрделәр.Жан авазы белән кычкырган ,ынгырашкан тавышлар күп айлар буе колак төбеннән китмәде.Моны үз күзләре белән кургән кеше мәнге онытырлык түгел иде.Кычкырып -кычкырып та ярдәм ала алмаганнарнын тавышы әкеренләп тынды, чөнки техника житешми,ә кул көче белән генә кутәрә алмаслык ташлар плитәләр купләрнен тере килеш шунда кумелеп калуына сәбәпче булды.Бөтен ил Ташкентны хәрәбәләрдән арындырып, өр яңадан төзүгә күтәрелгәндә Татарстан да составы составы белән генә үз кадрларын, көчле төзүчеләрен җибәрде.Ә алар арасында Зөбәрҗәтнең танышлары аз түгел,һәм шул исәптән Галя да бар иде.

                                                   —————————————-

                              Шәйсолтан карт Зөбәрҗәт кызының баласын калдырып бер хәбәрсез юкка чыгуына бик ачуы килсә дә инде кызы кайтып күренеп,Гадиләнең китүе билгеле булгач аның өчен ут йота башлады.Ничек итеп ут кебек бөтерелеп карт белән карчыкның төссез,бертөрле тормышларын бизәп йөргән шушы сөенеч төенчеген биреп җибәрәсең.Оныгы түгел, үз кызы бит инде ул аның.Бер яшеннән бирле күпме шатлык куанычлар , борчулы көн-төннәр бирде ул аларга.Әби белән бабай Гадиләнең тәпи атлап китүен , сөйләшә башлавын ,беренче һөнәрләрен күрделәр.Бөтен эшләрен ташлап ул итәкләрен чеметеп идән уртасында тыпырдаганда кул чәбәкләп тордылар.Чирләгәндә баш очында утырдылар,ашауларын ашамый ,төн йокыларын калдырып аның өчен, бары аның өчен генә яшәделәр.

                                       Кызлары ата-баба йортын үз итмәде шул, нишләптер.Аның белән бергә тәгәрәп үскән балалар барысы да авылда.Бер ул гына бәхетен читтән эзли.Үзе теләп ясаган беренче адымыннан ук абынды.Иреннән аерылып кайткач та басылып кына шушында яшәр ,эшләр дип ышанганнар иде,киресенчә килеп чыкты.Кечкенә баласын калдырып тагын бәхет эзләргә чыгып китте.Бала күтәреп кайтып әти-әнисен нинди хәсрәт утына салган иде.Авыл халкы алдында, туган-тумача алдында бер дә күңелле хәл түгел”Үз сөягебез үзебездән артмас, бер урынына ике кызыбыз булды”дип үзләрен үзләре юаткан булдылар.Кабат чыгып китәр дип башларына да китермәделәр.

                                        Бүген ул кабат умарталыкка да бармады.Күпер ягыннан сыер-сарык тавышлары ишетелә башлагач авыл очына малларны каршыларга китте.Аяклары бик авыртса да йөрәк януга караганда түзәрлек.

                                     Гадилә иярергә тиеш иде бит.”Кая китте бу бала?”Әнисе алып кайткан курчак белән чыгып киткәннән бирле күзгә-башка күренми.Зөбәрҗәтне дә йөрер –йөрер дә булмаган бәхет артыннан куып шушында кайтып урнашыр дигән уй да җимерелде.Гадиләне алып китәргә кайткан.Бер караганда бала әнкәсе янында булырга тиеш.Ә Шәйсолтанга шул кадәр ияләшкән оныгына, аннан аерылу әҗәл чиренең килүен тизләтер генә кебек, ә чирнең чигенә торган түгелен белгән аркылы ул баланы алып калу үзе үк дөрес гамәл булмас.Ташкент бит авыл белән Бөгелмә арасы түгел,айт иткән саен тайт итеп кайтып китеп йөри алмас Зөбәрҗәт тә.Тапты бит китәр җир.

                                      Көтү сөзелеп Шәйсолтан торган күпергә якынлашты.Аларның Кызыл сыерлары хуҗасын танып алып туктап калды да ,сузып мөгрәп алды.Аның үзенчә хуҗасын сәламләве булды ахры.Сыерлары акыллы аларның .Тинтәкләнеп теләсә кая азык эзләп борынын сузып йөрми.Көтүдә үк туеп кайта.Шәйсолтан сыер мазар качмасын дип түгел, шулай үзе көтү каршыларга ярата. Бүген дә шуның өчен килде күпер төбенә.

                                           Сыер-сарык тавышлары ишетелә башлау белән дус кызларын әниләре чакырып алды Гадиләнең.Шул вакытта аның исенә теге матур апа килеп төште.”Китте микән?”Аның күз алдына өстәл тулы нигъмәтләр килде.Көндез туйганчы ашый алмады шуларны.Курчакны тизрәк Нурсөяләргә күрсәтергә йөгерде бит. Нигә ”алып китәм”ди ул Гадиләне?Әнкәсе дә “Cине алырга кайткан”дип утырган була бит.

                           Гадилә курчагын күтәреп ишек алдына әкрен генә килеп керде.”Теге”нең ялтыравыклы түфлие баскыч төбендә тора,димәк китмәгән.Гадиләнең кайтканын көтә микән әллә?Нишләргә?Кинәт Гадиләнең башына качарга дигән уй килде.Тик кая?

                         Ул курчагын баскыч төбенә утыртып куйды да, кире урамга чыкты.Күпер ягыннан авылга көтү кайта иде.Гадилә күп уйлап тормады умарталык ягына йөгерде.Мансур абый шунда.Теге апа киткәнче умарталыкта качып калыр.Шулай уйлады сабый күңеле.Малларын каршы алырга капка төбенә чыккан әби-чәбиләр аңа игътибар итмәделәр дә.Беткәнмени урамда чабулап йөрүче бала-чага. Йорт саен дүрт- биш бит алар.

                               Ул басу капкасына тикле туктамый йөгерде,аннан хәле бетеп артына әйләнеп карады. Бабасы капкадан сыерларын кертеп ята иде.Гадилә умарталык юлындагы ялгыз имәнгә турылап басу эченнән генә элдертте.Ә уң якта шомлы караеп ялгыз каен калдыАның бил тиңентен арыш арасында чикерткәләр сикерешә,черкелдиләр.Бер көтү черки баш очында безелдәштеләр.Баш җыеп ятучы арыш сабаклары аның битләрен аяк-кулларын сыдырдылар.Ерак түгел ике кош очып күтәрелде.Гадиләнең коты ботына төште. Аның моңа тикле умарталыкка бер үзе генә барганы юк иде әле.Кичкырын бигрәктә.Имән янына җитәрәк егылып тез башын канатты. Елап җибәрмәкче иде, янында аны җәлләргә кем дә юк, аннан соң елап вакыт уздырырга ярамый караңгы төшкәнче Мансур абыйсы янына барып җитәргә кирәк. Инеш буена җитәрәк аны бакалар җыры каршы алдыБабасы ясаган култыксалы басмадан чыкканда басма өстендәге бака балалары чулт-чулт тирә-якка сикерештеләр.Гадиләнең аларны карап торырга вакыты юк.Иртәгә килер ул алар янына. Теге ападан котылып кала алса, килер.

                                   Кинәт ул матур апаны матур итеп түгел, албасты кыяфәтенә кергән котсыз ,куркыныч итеп күз алдына китерде.Албасты тешләрен ыржайтып, чәчләрен туздырып,әллә нинди котсыз тавышлар чыгарып аның артыннан куа кебек тоелды. Әнкәсе сөйләгән әкияттәге сыман албасты бер дә себеркегә атланып очмый,ә сәләмәләрен җилфердәтеп Гадилә артыннан чаба имеш.Ул куркуыннан калтырана башлады.Тизрәк ,тизрәк! Әнә актырнакның да тавышы ишетелә башлады.Таудан юкәлеккә менсә умарталык бит инде.Чокырланып җиргә уелган ат тәгәрмәче эзләре ашыгып атлаган Гадиләнең кечкенә аякларына комачаулыйлар.Тауга менеп җиткәч көн кинәт караңгыланып киткәндәй булды.Гадиләгә һәр агач артында бер албасты торган кебек.Ул качканына үкенеп үксеп җибәрде .

                                         Шәйсолтан маллар белән капкадан кайтып кергәндә чиләген тотып карчыгы чыкты:”Бәй,Гадилә синең белән түгелмени?”диде Гайникамал аптырап.

                                         -Минем белән түгел ул.Өйдә юкмени?- диде карты шикләнеп.Бер дә бу вакытка кадәр уйнамый иде бит соң.Ни булган бу балага?

                                           -Көтү каршылаганда сиңа иярә иде бит.Бар әле ,Зөбәрҗәт ,Фатыйхаттәйләрдән Гадиләне алып чык.Бу вакытка кадәр кеше бимазалап йөрмәсә-,дип чыккан ишеген ачып кычкырды карчыгы .Зөбәрҗәт Фатыйхаттәйләргә дә керде,башка тирә-күршеләрдән дә эзләде.Шәйсолтан йорт тирәсендә бәрәңге бакчасы ягына да чыгып кычкырып карады.Әмма бала юк иде.”Бу вакытка кадәр йөрмәсә,караңгы төшеп килә бит инде”дип сукранып сөтле чиләген алъяпкычы белән каплап баскычка калдырып Гайникамалттәй дә капка төбенә чыгып басты.Алар чын-чынлап куркуга төштеләр.Лапас асларын,сәндерәләрне калдырмадылар.Мунчадан да әйләнделәр.Суга төшкәндәй юкка чыкты Гадилә.Кинәт өчесе бергә буага йөгерделәр. Анда да буага төшә торган тыкрык буендагы койма арасыннан чыккан агач яфракларын чемченеп йөрүче ашамчак кәҗә бәтиләреннән башка бер җан иясе юк иде.Шәйсолтанны “аягын болай да авырта син өйдә тор, бәлки кайткандыр” дип өйгә кайтарып җибәрделәр дә Зөбәрҗәт белән Гайникамал әби икесе урам буйлап киттеләр. Шәйсолтан карт сыкраган аякларын сөйрәп чатанлый-чатанлый өйгә таба борылды.Исән генә булсын балакаем.Исән булса ,кайтыр.Бигрәк шук бала шул ,бер басасына биш баса.

                           Тыкрык буеннан аякларын көчкә сөйрәп әкрен генә өйгә таба атлады ул.Ә бу вакыт умарта каравылчысы аксак Мансур елап йокыга талган Гадиләне күтәреп Шәйсолтан картларның капка төбенә якынлашып килә иде.

                            Күзенә җылы кояш нурлары төшә башлагач,Гадиләнең борынына тәмле булып чәчәк исе килеп китте. Бик тә тәмле чәчәк исе бу.Гадилә белгән чәчәкләр арасында мондый ислесен белми .Юк, бу чәчәк түгел,бу теге матур курчакның чәченнән килгән хуш ис икән.Ул курчакның үзен дә күрү ,кулына алу теләге белән кулын хәрәкәткә китерде.Ул кыймылдаганга кемдер аның артыннан йомшак кына сөеп,”кечкенә сандугачым минем “дип, ачып ташланган юрганын ипләп япты.Кем булыр бу?Гадилә гадәттә бабасы белән йоклый. Бабасы булса ,аннан бал исе килер иде,әнкәсе дисәң аннан яңа пешкән ипи исе килергә тиеш. Ул кинәт башын күтәреп янында яткан кешегә карады. Ә,ә аның белән ятучы ,сөеп яратып юрганын рәтләүче теге матур апа икән бит.Ул кичә ниләр булганын исенә төшерергә тырышты.Бер генә дә албасты түгел икән,бик матур апа икән, дип уйлады кызчык,керфекләре авыраеп тагын йоклап китте.Зөбәрҗәт сак кына, аның татлы йокысын бүлмәскә тырышып мамыктай йомшак чәчләреннән сыйпады.

                               Иртәнге чәйне бергә дүртәүләп эчтеләр.Гадиләнең күзе өстәл тулы нигъмәтләр өстендә шуып йөрде-йөрде дә,ни өчендер әнкәсе яңа мичтән чыгарган ак күмәч өстенә ягылган сөт өсте һәм бал белән сөтле чәйдән ары китмәде.Ә тәмле күчтәнәчләрне үз янына исемләп тезеп чыкты.»Бусы Зәлиягә,бусы Камиләгә,ә бусы Гүзәлиягә, монысын Шамилгә бирәм «,диде. Бергә уйный торган иптәшләрен куандыру үзенә дә рәхәтлек биргәне аның күзләреннән җылы бер мәрхәмәт булып сирпелә иде.

                                    Чәйдән соң Зөбәрҗәт туган-тумачаларны күреп кайтырга түбән очка төшергә тиеш булды. Ә кичәге хәлләрне башыннан чыгарып ташлаган,инде Зөбәрҗәткә ияләшә башлаган Гадилә аның белән барырга канатланып риза булды.Түбән очка төшү нәни кыз күңелендә тагын бер тамаша булды.Кайсы гына өйгә барып кермәсеннәр,аягына кызыл сандали, башына алсу бантик тагып,ак җирлеккә төрле төстәге борчаклар төшкән күлмәк кигән Гадиләне ,нишләптер,һәммәсе дә «таный алмый» интектеләр.Зөбәрҗәт белән кочаклашып күрешеп елашып,хәлләр сорашкач,игътибар Гадиләгә күчә:Ай-һай-һай!Бу нинди үскән кыз бу! Һич танымыйм, матур күлмәкләр кигән.Кем кызы соң бу?»дигән сорауларга җавап бирә- бирә Гадилә арып бетте.»Мин бит бу Хәйрияттәй,менә мин бит,ди ул Хәйрияттәйнен кулларыннан тоткалый,күлмәк итәкләреннән тарткалый, мин Гадилә бит, дип чыркылдап көлә.Шулай бик озак таный алмый интеккәч кенә Хәйрияттәй:Бәтәч,әстәгыфирулла үзебезнең Гадилә икән бит»дип бот чаба.Хәйрияттәй инде анысы,ара ерак булгач сирәк күрешәләр.Атна саен килеп бабасының чәчен пәке белән кырып китә торган Әхмәтхафиз бабайны да күр син:»Нинди сылу кыз керде соң безгә? Гүпчим дә танымыйм»,дип тора салып Гадиләне танымаска салышты.Аңа «таныту» өчен дә Гадилә шактый тырышты:Мин бит бу,Әхмәфиуз бабай, мин бу яңа күлмәк кенә кидем ич ,дигәч кенә,бик авырлык белән генә ,ул да «танып» алды тагын.Яңа күлмәкне ,яңа сандалины котлап биргән конфет,чикләвекләр белән матур күлмәкнең ике як кесәсе дә шыплап тулды.Күңелле икән бит бу Зөбәрҗәт апага ияреп йөрү.Алар бүләк күчтәнәчләрен таратып, көне буе йөреп ,кичкә таба гына кайтып керделәр.

                                         Гайникамалттәй сабантуйга кунак-төшем килеп чыгар дип төшләр пешереп куйган.Атна гына калып баручы сабантуйга алдан хәстәрен күрмәсәң оятлы булуың бар.Бәйрәмдә кунак табынына куярга төш-чәкчәкнең үз урыны .Каклаган каз, казылык ишеләрне дә чормадан төшереп кую мәслихәт.Ә мич башында Шәйсолтанның куйган балы да күңелле генә өлгереп килә.Сабантуйга дип атап куелган бәрәнне инде көтүгә чыгармый ашата башладылар.Бәйрәм алдыннан Зөбәрҗәтнең кайтып төшүе дә нур өстенә нур булды.Бәйрәмдә дусларын, авылдашларны ,туган-тумачаларны күрер.Менә Гадиләне алып китүе исенә килеп төшсә,Гайникамалттәй эшләгән эшеннән туктап уйга кала,ничекләр биреп җибәрерсең.Җанга сарган бавыр ите бит ул.Бабасы исән чакта җил-яңгыр тимәс ул балага,әмма картының көннән көн сызуы,бала әнисе белән китсә дөрес булыр ахры дигән нәтиҗә ясата.

                                     Шәйсолтанның аягы кай көннәрдә гөбе кебек шешеп чыга.Әллә нинди төр дәвалар алып,әллә кемнәргә күренеп тә алга китеш,төзәлү күренми.Әйтеп-әйтеп тә эшеннән туктата алмаган иренә:Үлгәнче колхоз эшен эшләп бетерим дип тырышасыңдыр инде дип үпкәләп туктады Гайникамал.

                         Китү- китмәү мәсьәләсен Гадилә үзенчә һәм бик тиз хәл итте.Хәл иткеч вакыйга сабантуй көнне булды.

                            Шәйсолтан карт гаиләсен,кайткан кунакларын шүткеләп юган атын яшел печән түшәлгән арбага җигеп аягы бик авыртса да һәммә йолаларны җиренә җиткереп үтәп сабан туй мәйданына алып килде.Үзе агасының Магниттан кайткан төпчек малае Искәндәр белән сабан туйның көрәш буласы ягынарак урнашты.Ә Гайникамал оныгын җитәкләп,Зөбәрҗәт һәм кунак килен Вәсилә,янә дә аларның Гадилә кебек тиктормас кызлары белән күләгәрәк урын эзләп киттеләр.Башта Гайникамал җитәкләгәнгә күндәм генә тагылып йөргән Гадилә тирә-яктагы тамашаларны бик кызыксынып күзәтте.Иптәш кызлары да күзгә чалынды.Алар да бүген курчактай киенгәннәр.Матур чүәкләр кигәннәр.Әти-әниләренә,апа-абыйларына ияреп кайсы көнбагыш чиртеп ,кайсы таяклы әтәч конфет суырып йөриләр.Гадиләгә карап елмаешалар.Гайникамал да Гадиләне ныклап җитәкләгән дә ахирәтләре, таныш белешләре белән күрешә,сабантуйга кайткан кунаклар белән хәл-әхвәл сораша.Тора- бара Гадилә бу хәлләрдән арыды.Аңа бүтән төрле кызыклар кирәк.Алар кунак кызы Лидия белән берничә мәртәбә түгәрәк эченә тартылдылар.Әмма аны Гайникамал нык тоткан,бер генә тотам да үзеннән җибәрми йөри.Гадиләнең тартылуын әнисенең иркенләп сөйләшә алмавын күреп Зөбәрҗәт Гадиләне үзенә алды да ,Вәсилә,Лидия белән түгәрәккә якынрак урнаштылар.Менә бервакытны Гадиләләр урнашкан җиргә якында гына бала-чагалар чираты тезелде.Ни икәнен аңлап алган Гадилә дә Зөбәрҗәтне тарткалый башлады:»Миндә кисим инде,әнә теге курчакны гына,башка бер нәрсәләре дә кирәкми,» -дип өзмәс-куймас такылдады.Гадиләнең үз кайгысы.Бер көнне алар күрше Зәлиянең нәкъ шундый курчагын ботарладылар бит.Ул яткыргач ятмый торган курчак бик мәзәк итеп «мама» дип кычкыра да иде.Менә шул кычкыра торган тавышның кайдан чыкканын аңлар өчен аның эчен ачып карарга уйладылар.Ә аның эче берничектә ачылмый икән.Мәгәр баш гәүдә өлешеннән аерылып ике туп сыман нәрсә барлыкка килде.Аеруын аердылар да, кире ябыштырып куя алмадылар.Шунда Зәлия бик елады,кызгандылар инде,әмма бернишли алмадылар,эш узган иде.Зәлиянең ил буып акырган тавышына әнисе йөгереп чыкты,ни булганын аңлап алган Зәбирә апа кычыткан алып Гадиләләрне пешекләп алмакчы иде,Гадиләләр качып котылдылар.Шушы вакыйга исенә төште дә,инде менә нәкъ шундый курчак монда асылынып тора.Гадиләнең шуны кисеп алып Зәлиягә алып кайтып бирәсе килә,Зәлияне шатландырасы иде..Аның бит бүтән курчагы юк.Шул башы өзелгән курчагын пластилин белән ябыштырып куйганнар да олы якларында өстәлдә утыра,ә алып уйнарга бармый.Баш тәгәри дә китә. Түгәрәктә бертуктаусыз кыбырсып утырган Гадиләгә Зөбәрҗәтнең түземлеге бетте ,алар да барып чиратка бастылар.Басуын бастылар,әмма чират бик озын.Кисәргә элгән уенчыклар кими тора ,икенчеләрен чыгарып элә торалар.Ни өчендер теге курчакны гына кисә алмыйлар.Гадиләне көтә торгандыр ахры.Кара, бу түгәрәк эчендә икенче төрле матур икән бит Сабантуе.Бөтен кеше сиңа карап утырган кебек.Гадилә җентекләп тирә-ягын күзәтә башлады.Әнә әнкәсе дә түгәрәккә якын килеп басты.Күзләре белән кемнедер эзли иде.Гадилә аңа күренергә тырышып бер ике мәртәбә сикергәләп тә алды.Ә әнкәсенең сөйләшүе-сөйләшү, аны күрмәде.Гадилә бабалары утырган якка үрелеп карады.Бабасы тырышып-тырышып көрәш карый иде.Бу юлы инде Гадилә түзмәде:ничек инде аның бабасы түгәрәк уртасында торган кызын күрми.Ул аңа карап сикергәләде,кулларын да болгап карады,ләкин бабасының бу якта һич гаме юк Электән ,бил бирмәс көрәшче,бөтен күңеле белән сөлге тоткан көрәшче егетләр арасына кереп киткән.Әнкәсе сугышка тикле бабасының мәйдан тоткан көрәшче икәнен Гадиләгә еш сөйли, өйдә түр яктагы сандыкны актарганда :»Монысын бабаң фәлән авыл сабантуенде, монысын фәлән җирдә алды «,дип ситсы тастымалларны Гадиләгә күрсәткәне бар иде.Курчак алырга дип кергән Гадиләне күрми калуы бер генә дә гадел эш түгел инде.Шулай дип уйләды да :»Бабай» дип бөтен көченә кычкырып җибәрде.Менә монысы ярады!Бабасы ялт ,борылып карашы белән Гадиләне эзләп тапты.Аңа җирән сакалын селкетеп елмаеп җавап бирде.Гадилә сикергәләп кулларын чәбәкләде.Ул арада чираты да җиткән бит.Юан гына бер апа аның күзләрен ап-ак яулык белән бәйләп ,кулына кайчы тоттырды.Бер ни күрмәс булган Гадилә кайчысын сузып кискән хәрәкәтләр ясады.Ә тирә-якта шау-шу:»Кис Гадилә,кис»,дип эндәшәләр.Тырыша торгач, чынлар та нидер эләккән кебек булды.Башкалар исә:»Маладис, булдырдың»,диләр.Йөрәге урыныннан атылып чыгар чиккә җиткән Гадилә,баскан урыныннан тыпырдап алды.Яулыкны бәйләгән апа аны салдырып:»Менә балам ,кискән әйберең»,дип аңа бер дәфтәр китереп тоттырды.Гадилә чак елап җибәрмәде.Ул өметләнеп кергән курчак авызын ерып элеккечә чайкалып тора иде.Күзләре яшьләнеп турсайган Гадиләне түгәрәк эченнән чак алып чыкты Зөбәрҗәт.Ә теге дәфтәр барыбер файдага ярады.Аннан Гадилә белән Лидия самолет ясап очырдылар.Әле Сабан туе бетеп кайтырга чыккач та очыртып мәш килделәр.Менә шунда ат арбасының аратасына җайсыз кысылып каерылган Гадиләнең аягы галәмәт зур булып шешеп чыкты.Зөбәрҗәт киткәндә больницада гипста ятып калды ул.

                            ИндеЗөбәрҗәт китеп бара.Арбасына мул итеп чәчкәле печән түшәлгән ат нарат полосасы ягыннан басу юлына чыкты.Көрән алаша кара кайгыга баткан йортсыз мәхбүс шикелле җай гына атлый.Таң сызылып кояш күтәрелде.Туган якның сулап туймас тансык һавасы.Арыш басуы читендәге күк чәчәкләрдә чикерткәләр җыры.Аларның тавышын кошлар авазы күмеп китә.Мең төрле кош беръюлы телгә килгән кебек.Җаннарны айкап арба тәгәрмәче шыгырдый.Юл читендәге әрем исе,күк чәчәк исе , арба тәгәрмәченнән үләннәргә сыланган дегет исе белән буталып борын яфракларын кытыклап тын юлларына тула.Озын күперне чыккач ,юл сулга борылып завод юлына чыкты.Тәгәрмәч тавышы басу юлында бәгыръне телеп-телеп алган булса,хәзер һич жәлләми өзгәли, турый. Әйтерсең ул Шәйсолтанның уйларын үзенчә көйгә салган да:»Әллә күрешәбез,әллә юк,әллә күрешәбез,әллә юк»,дип тәкърарлый.Бактың исә,гомер узып киткән ләбаса.Сугыштан кайтканда әллә ниләр кырырдай булып кайткан Шәйсолтанның якасыннан әҗәл эләктергән.Борылып карарга да ирек бирми.Зөбәрҗәтне дә ул бөтенләй китә дип кабул итә алмый.Читтә яшәп карар ,өстен башын бөтәйтер дә әйләнеп кайтыр дип күңеленә беркеткән.Әмма үз хәле кабат күрешүне кыл өстенә куя шул.

                            Кызын озатып кайткач,Шәйсолтан ни тырышса да урын өстенә ятмый булдыра алмады.Шешкән ике аяк та тишелеп ага башлады.Хафага калган Гайникамал ничекләр генә итеп дәвалап карамады.Шеш бөтен гәүдәгә таралды.Йөзенә,тәненә сары иңү генә җитмәгән күзләренең агы да саргаеп чыкты.

                                 Үзен-үзе белә башлаганнан бирле көпә-көндез урын өстендә ятмаган Шәйсолтан урын өстендә чирләп ятуны инде соңгы чик дип кабул итте һәм тыныч кына соңгы сәгатьләрен көтте.Җайлап кына Гайникамалга алга таба ничек яшәсәң ничек яхшы буласын сеңдерде.»Мин үлгәч сыерны бетерерсең инде,үзең генә малга курмы әзерли алмассың,бәрәңге бакчасының ызанын бозгансыз,дип күршеләр белән ызгышып йөрмә,сиңа калганы да җитә,диде.Көтү чираты җиткәч,теге өске урам Гомәр балаларын ялла,алар малга аяусыз түгел диде.Бер генә дә ышанычлы кеше калмый туган-тумачалар арасында,ничекләр яшәрсең инде миннән башка,Зәбәрҗәтне кайтарту ягын кара,Гадиләне ташламасын.»Шуның ише теләк үтенечләр көннән-көн әз-әзләп өстәлә барды.

                                     «Бүген таңнан калмам Гайникамал.Баланы уятмассың,куркыр»диде бер аңына килгәндә.Урын өстенә ятып ике еллап интеккәннән соң,бәрәңгеләр алынып бетеп,әбиләр чуагы башлангач,сизенгәндәй ,нәкъ таң беленгәндә дөньядан өзелде Шәйсолтан.Гадилә белән Гайникамал кайгыларга уралган өметсез кара кышка икесе генә керделәр.Тугарылып уйныйсы килгән чакларында Гадилә әнисенең күзләренә карый иде.Яшь тулып тәрәзәгә төбәлгән әнкәсенең карашы дәшми генә Зөбәрҗәтне көтте.Әмма Зөбәрҗәт шул китүдән хәбәрсез -нисез юкка чыкты.Гадилә өчен бәхетле балачак бабасының җеназасы белән бу өйдән мәңгегә чыгып китте.

                                     Юк,алда күренәсе бәхетле мизгелләр бар икән бит әле.Гадилә шыпырт кына сөенеп мәктәпкә барасын көтә.Аның белән уйнап йөргән күрше кызлары быел укучы булдылар.Бик килештереп авыр сумкаларын күтәреп мәктәптән кайталар.Гадилә аларның кайтыр чакларын түземсезлек белән көтеп ала да,борылыштан күренү белән каршыларына йөгереп сумкаларын күтәрешеп кайта.Укучы кызларның матур рәсемнәр тулы китапларын карарга ярата ул.Аларның мышный-мышный, иреннәрен ялап укыганнарын карап торырга ярата.Ул үзе дә берничә хәреф белә инде.Гүзәлияләргә ияреп ул да барган иде беренче сентябрь көнне мәктәпкә,әмма укытучы апа :сиңа киләсе елга гына әле мәктәпкә,үсә тор:,дип кайтарып җибәрде.Менә шуңа ул киләсе ел кайчан җитәсен әнисеннән сорап теңкәсен корытып бетерде.Әнисе ачуланып туктаткач,аның күзләреннән яшь кипкән минутларны көтеп ала,итәгенә уралып иркәләнә дә ,куркып кына тагын шул сорауны бирә:

                                   — Мин әңкәй кайчан мәктәпкә барам соң инде?

                                — Тиздән кызым,тиздән,менә кыш бетеп яз җитсен,аннан җәй үтсен , шуннан соң син дә мәктәпкә китәсең,дип тынычландыра Гайникамал оныгын чәчләреннән сыйпап.

                             Бу мизгелләр сабыйга шул тикле куанычлы.Аның күзләрендә элеккечә шаян очкыннар кабына.Әйтерсең бабасы үлеме белән югалган дөнья яме шушы мәктәптә табылачак.Ул үзен кап-кара мәктәп формасында,ак алъяпкыч япкан итеп хис итә,ә башында зур матур бант.Аңа шундый рәхәт . Ул ирексездән чыркылдап сикергәләп ала.Ә әнкәсенең сагышлы йөзе бу рәхәтлекне кыска гомерле итә шул.Гайникамал ире үлгәннән бирле чирдән айный алмый.Гадилә үлемнең нинди авыр кайгы икәнен инде аңлады.Өйдәге бөтен рәхәтлекне,бәхетне,назны ,нурны юып алды ул.Әнкәсе елмаймас,көлмәс булды.Көннәре бертуктаусыз сыкранып,зарланып үтә.Кайчакта:»Бабаң үлде дә котылды,миңа калды иң авыры»,дип бабасына үпкәләп тә ала.Аның күңелендәген бу сабый каян аңласын.

                                 Ул елны кыш бик суык килде.Карсыз кыш беркемгә дә мәрхәмәт күрсәтмәде.Декабрь башыннан ук китереп орган суыклар бер-ике көнгә генә чигенеп торган булалар да,инде бераз сындырды дип,иркен сулыш алган кешеләрне тагын өйләреннән чыкмаслык итәләр.Бәрәнләсе сарыкларын төнлә чыгып карамаучылар,иртән шакырдап каткан бәрәннәргә юлыгып «аһ» иттеләр.

                                         Гайникамал туып күзгә күренгән бәрәннәрне өйдә тотты.Шуның аркасында Гадиләгә күңелсезлек бик сизелмәде.Мич арасындагы дүрт бәрән аның җан дусларына әйләнделәр.Дөрес,бәрәннәрен имезергә кергән сарыклар Гадиләгә бик иркенәергә ирек бирмиләр.Алар кергәч Гадилә үзе дә караваттан төшми .Ул төшә башласа,бәрәнен имезергә кергән карт сарык алгы аягы белән бер генә шакылдатып куя,Гадилә уктай атылып менеп тә китә.Ә сарыклар чыгып киткәч, башлана тамаша.Тамагы туйган көр күңелле бәтиләр аның артыннан бер генә минутка да калмыйча артларын сикертеп чабышалар,узышалар,Гадилә артыннан караватка да менеп китәләр.Гайникамал күрмиерәк калса,шунда йомышларын бетереп төшәргә дә күп сорап тормыйлар.Бәрәннәрнең гел коелып торган «шомыртларын» җыеп түгү Гадилә өстендә.Ул аларның матур ап-ак бөдрәләренә кып-кызыл бантиклар да тагып куйды.Уйнап арыгач,чыгырдан чыгуның ар ягын узып киткәч,Гайникамал аларны тагын мич арасына ябып куя.Уйнап хәлдән тайган бәтиләр тынычлап йоклап алалар.Гадилә аларны барыбер тынычлыкта калдырмый , мич кырына артларын куеп йоклап ятканнарын бер-ике тапкыр карап та килә.Мыш-мыш йоклап яткан тере уенчыкларын такта арасыннан кулын тыгып сыйпап ала.Бәрәннәр йоклаганда Гадилә китапларын ала.Аның берничә китабы да бар инде.Берсенә алтын койрыклы кош рәсеме төшкән.Алтын канатлы кош дип атала икән.Ә икенчесе Шүрәле турында.Гадилә укый белмәсә дә ул китапларны көнгә әллә ничә тапкыр актара.Укыйсы бик килә дә ,әмма берничә хәрефтән башканы танымый шул.Санавын ,саный белә.Шул китаплардагы таныш хәрефләрне санап мәш килә ул.Кичләрен әнкәсе аңа әкиятләр сөйли.Әкият тыңлап әнкәсе куенында йоклап китү аңа бик рәхәт.Ә иртән инде аны тагын бәрәннәр тавышы уята.

                            Бабасы үлгәч Гадилә кинәт үсеп киткән кебек булды.Ваемсызлык каядыр юкка чыкты.Әнкәсенең кәефен күз карашыннан аңлый ,аны ачуландырмаска тырыша.Ул ачуланса,кая да булса кереп качып елый.Әнкәсе чирләгән көннәрне ул ашаудан кала,уйнамый.Аның аяк очына барып утыра да,алар икәүләп фельдшерның килүен көтәләр.Ул килгәч өйгә яңалык,яңа ис,яңа мөхит килә.Ә барыннан да бигрәк әнкәсе күзләрен ача ,сөйләшә башлый,димәк терелә дигән сүз.Монысы барысыннан да мөһимрәк.Гадиләнең уенчыклары арасында икенче төрле уенчыклар барлыкка килде.Фельдшер апа әнкәсенә укол кадаганнан соң бушаган шешәләрне Гадиләгә бирә.Дару каплары,дару шешәләре бик күп җыелды инде.Алар белән кызчык бик яратып уйный.Бинт кисәкләре белән курчакларның «авырткан» аякларын,»шешкән» кулларын бәйли,пульсларын тотып тыңлый.Башы авырткан курчакларга дару төймәләре каптыра да,тыныч кына ятарга куша.Аның кыланышлары шул кадәр матур һәм төгәл,Гайникамал чирдән арынган арада оныгына карап ята да,исе китеп:»И-и кызым үскәч врач кына булырсың ахры,бигрәк килештерәсең», дип соклана.Чыннан да Гадиләне бүген үк тотып врач итмәле.Әнкәсе аз гына башым авырта диюгә:»Әнкәй ятып тор,сиңа беренче төймәнең сары каплысын кабарга кирәк»,дип дару кабын күтәреп тә килә.Гайникамал чын күңелдән куанып аны хәлсез куллары белән сөеп тә ала.Шул арада яшьләнгән күзләрен сөрткәләп Зөбәрҗәтне сүгәргә тотына:»Кайда йөри икән бу афәт,бабаң үлеп бабаңны күмәргә кайтмады,ничә айлар инде бер хәбәре юк»,ди.

                                  Гадиләнең үзенең дә бик үсәсе килә.Мәктәпкә барса тизрәк үсеп китәр кебек тоела аңа.Зур булып үскәч,һичшиксез Гәүһәр апасы кебек врач булачак ул.Әнкәсе яңадан берчакны да чирләмәячәк,әГадилә аңа иң әйбәт даруларны гына бирәчәк,иң яхшы уколларны гына кадаячак.Әнкәсе чирләмичә иртән самавыр куеп элеккечә иркәләп Гадиләне йокыдан уятса,аңа шул җитә.Гадилә врач булып әнисен дәвалап ,чирләтмичә генә яшәр иде.Әмма ул көннәр хыял гына әле.Әнкәсе авыр сулап,ыңгырашып тагын бүгенге чынбарлыкка кайтара аны,күңелендәге авыр уйларын сөйләп ныграк куркыта:»Мин дә үлеп китсәм кемнәр кулына калырсың балакаем,кемнең кадерлесе син,дөньяга килмәс борын нинди газаплар язылган икән синең өлешеңә»,ди дә елап Гадиләне күкрәгенә кыса.Гадилә шул сүзләрне ишетмәс өчен куырылып килеп әнкәсенә сарыла.Ах, нинди мәрхәмәтсез икән бу җиһан!Алда бабасы үлеменнән дә куркынычрак нәрсәләр бар икән бит.Кызчык мышкылдап йөзен әнисенең күкрәгенә яшерә :»Үлмә әнекәем,үлмә генә,мин бөтен эшне дә эшлим, «дип яшенә төелеп үкси.Йөзеңне яшереп кенә котылып булмый икән лә.Шул мизгелләрдә бәлки, Гадиләнең киләчәге бары үз кулында икәнен,әнкәсеннән башка аның терәлер терәге,явызлардан яклар якын кешесе,әнкәсен дә югалтса шушы иксез-чиксез дөньяда аның өчен сыңар күз яше түгәрдәй бер кеме юк икәнен аңлагандыр аның бала йөрәге.

                                        Мәңге үтмәс кебек тоелган салкын кыш айлары кояшлы, гөрләвекле җылы яз белән алышынды ниһаять.Кардан алда арынган тау башларында яшел чирәм борынлады.Яшел чирәм чыгып ымсындырып торган тау башларына бару өчен чокыр-чакырлардагы тирән карлар аша үтәргә кирәк.Ә кар астында кышкы йокыдан уянган инеш суы үзенә юл ярып көйле генә челтерәп ята.Су буендагы тал песиләре,кечкенә кояштай тузганакның сары чәчәкләре бала-чагаларны ,бал кортларын берөзлексез кызыктырып чакырып тора.Чикләвек куаклары төпләрендә умырзаялар кыңгыраулы башларын калкытканнар.Өйдәге карават асларында тагын яшел каз бәбкәләре борынлады.Шундый көннәрне авыл баласы өйдә ятамы соң?Инде алар ике тапкыр карга боткасына барып кайттылар.Югары оч балалары бүген тагын карга боткасына барырга оештылар.Бу юлы ераккарак ,Гастыйн күленә , дип сөйләштеләр.Гастыйн күле Гайшәбикәттәйләр тыкырыгыннан умарта бакчасына барган юлда, бик матур урында .Күл яз көне кар сулары җыелудан барлыкка килә дә,ярты җәйгә кадәр бака балалары өчен чын оҗмах ролен үти.Вак таллар белән уратып алынган бу матур күлне югары оч балалары бик ярата.Аның бер ягы иген басуы булса ,башка яклары балан ,чикләвек ,шомырт агачлары белән тулган бик биек булмаган инеш яры.Балалар гына түгел ,зурлар да бик яратып йөри Гастыйн күленә.Аның матурлыгына, хозурлыгына сокланып тәҗел генә йомышы булмаса да ,бер әйләнеп кайталар.Баргач, баргач табыла инде.Я себеркелек зелпе,я җиләк-җимеш,я буялмаган идәнне агартырга сабын үләне.Берәүдә буш кайтмый,нидә булса кыстырып кайта.Андагы бака ефәге,чүмеч бакалар,бала-чага өчен үзе бер тамаша.Алар анда көннәр буе яталар,камышларыннан курай, сыбызгылар ясыйлар.

                                      Быелгы карга боткасы Гадиләнең күңелен серле булып үзенә тартып торган мәктәпкә тагын да көчлерәк беркетте.Чөнки анда балаларның күпчелеге мәктәптә укучылар иде.Алар әллә нинди җырлар беләләр,Гадилә белмәгән уеннар уйныйлар.Гадилә аларның барысында сеңдерергә тырыша,өйгә кайткач әнкәсенә шуларны уйнап,җырлап күрсәтә.Ә барыннан да бигрәк, уйнап арыгач ашаган карга боткасы иң тәмлесе иде.Аны зуррак кызлар пешерде.Учакка утынны малайлар сындырды,Гадилә ише кечкенә кызлар алар җыйган утынны агач арасыннан ташып торды,кыскасы бер кем дә эшсез тормады.Өйдән алып килгән йомыркалар ,төшләр,конфет-шикәрләр барысы бер табынга куелды.Учак өстендәге кап-кара чуен казанда пешкән тары боткасы шул тикле мул иде,җылы яктан килгәндә йончып хәлсезләнгән каргаларга да бик күп калды Аларны балалар куак төпләренә ,яр буйларына таратып чыктылар.Карга боткасына бармаса Гадилә,әнкәсе ашата алмый интеккән тары боткасының шул тикле дә тәмле икәнен белми калыр иде.Аның уенча,шундый гаҗәп тәмле ботка белән сыйлаган өчен каргалар,сыерчыклар аларга һичшиксез рәхмәт укыячаклар.Моңа ул чын күңеленнән ышанды.Алар язгы кояшның җылысы сүрелеп,учакта күмелеп пешкән бәрәңгедән авыз борыннары каралып, касмакланып каткач кына кайтырга чыктылар.

                                         Яз мул кояш нурлары ,челтәрле бозлары,челтер гөрләвекләре белән килсә дә, алда җилле, яңгырлы,караңгы көннәре дә булган икән.Яңгыр сылый-сылый китереп ява да ,авыр эре-эре ябалак карлар белән алышына.Быел иртә килгән язның саташуы шулай шомырт чәчәк аткан чакка туры килде.Су буенда чишмә буена бәйрәм төсе биреп утыра торган шомыртлар чәчәкләренең матурлыгын кешеләргә күрсәтә алмый шул ябалак кар бөртекләренә кушып коялар.Табигать саташа.Елга бер килә торган табигать туен нигә шулай ямьсезләргә инде.Хәер, алла үзе беләдер.Куак төпләрендәге энҗе чәчәкләр дә ачыла алмый яфраклары арасына сыенышканнар.Шыксыз,котсыз көн.Тау астындагы бурап,улак куелган көмеш чишмәгә тау башыннан кызыл балчыклы пычрак су тулган.Нәкъ уртасыннан былт-былт итеп өч күзе генә көмеш су чыгара да,кызыл балчыклы болганчык су белән кушылып юкка чыга.Улактан чыккан су чурлап түбәнгә төшеп куаклар,былтыргы үлән-камышлар арасына кереп югала.Инде көн кичкә авышты.Ярылган каш,бүлтәеп кабарган ирен әрнеп сызлый ,сулкылдый.Авызда тозлы кан тәме.Сынган теш өске иреннең эчке ягына батып кергән дә эләгеп калган.Юеш кием аркага,тәнгә ябышкан.Кыймылдап куйгач,чиркандырып айнытып җибәрде.Салкыннан куырылып кул-аяк бармакларын селкеткәләде Азамат.Я рабби, өйгә кайтасы килми бит.Әнисен ашыгыч ярдәм белән алып киткәндә ,шул Камилне калдырыр кешесе булмагач,озата да бара алмады .Шул көннән бирле өйдән кот качты.Өйдә бары тик Камилнең тоташ иңрәве генә.

                          Ул тагын күзләрен бура уртасындагы чишмә күзләренә текәде.Барып чыкмады Азаматның планнары.Ул үзендәге кыен хәлне сәбәп итеп Камилне Заһирәнең анасына илтеп куймакчы иде.

                             Үгез кебек тупас гәүдәле Гыйсметдин,Заһирәнең энесе, Азамат килгәндә ишегалдында баскычта утыра иде.Артык эчүдән күбенгән таракан кебек акаеп чыккан күзләре Азамат капкадан күренү белән оясыннан чыктылар.Ул егылып китүдән курыккандай кулларын як-якка җәеп Азамат ягына таба атлады да, бала коляскасын читкә алып ,сул кулы белән аның якасыннан эләктереп,тубалдай уң кулы белән җан көченә салып җибәрде.Азамат мамыктай очып капканың тимер күгәненә башы белән сыланды.Аңсыз күпме яткандыр Азамат.Колагына кергән беренче аваз бер өзлексез җанына тигән Камил тавышы булды.Күзен ачканда Заһирәләр капка төбендә бала коляскасы астында ята иде.Ул көч хәл белән аякка басты.Бу галәмәтне күрергә капка төбенә чыгып баскан ,койма башыннан башларын тыкканнар берәм-берәм күздән югалдылар.Ярдәмгә килүче булмады.

                                          Кайтырга кирәк.Бала ялгыз нишли икән?Тамагы ачкандыр.Ашыйсы килсә авызына ризык кергәнче илереп елый ул.Аның тавышы өй тәрәзәләрен зыңгылдата.Ашый ,елый ,йомышын йомышлый,икесе ике якка караган күзләрен тәртипсез уйнаткалап,йөзен чалшайтып дүрт санын берөзлексез хәрәкәтләндереп тырпылдап тик ята.Өч яшьлек Камилнең бөтен һөнәре шул.Нишләргә теләсә дә кычкырып, елап аңлата.

                                             Чишмә җанлы кебек тибә,тамырлардан типкән кан кебек.Бәлки ул да бер чак тибүдән туктар,ә бәлки «көмеш күзләре» тагын да артыр.Азамат аның җиде,сигез күзле чакларын да хәтерли.Бу чишмәне Зөбәрҗәттә ярата иде бит.Юк- бар сәбәп табып гел шушында төшеп китә иде.

                                      Ах бу дөньяның гаделсезлеге!Нигә шулай?Нинди шайтан аны шул Заһирә белән бәйләде?Кемгә үпкәләргә,кемне гаепләргә?Юк.Һичкем гаепле түгел,үзеннән башка.

                                   Улактан аккан болганчык суда яңагы буйлап каткан канны җебетә-җебетә юды Азамат.Өске ирененә кадалып кергән ярты тешен алып куаклар арасына җан ачуы белән ыргытты.Кулъяулыгын чылатып ярык кашына куеп тотты.Йөрәк янудан,күкрәгенә тулган ачудан шопыр-шопыр болганчык су эчте. Әнисе янына барам дип кигән кешлеккә кия торган киемнәре кан һәм балчык белән буталып беткән.Аларга күз салды да кулын селтәде,чистартып тору максатка ярашлы гамәл түгел иде.Кайтырга тизрәк.Зурлар ярдәменнән башка як-якка да әйләнеп ята алмаган Камил белән,алла сакласын,бу гомер әллә ни булыр.Юри үтергән дип башың төрмәдән чыкмас.Нинди генә булса да җан бит,кеше җаны.Әнисе генә исән булсын, карар әнисе.Моңа тикле сыкранмый карады.

                         Ә Заһирә шундый итеп үчен алды Азаматтан,моны ул дошманына да теләмәс иде.Заһирә дә кызганыч әлбәттә.Әмма икесе ясаган ялгышны берсенең гомере белән түләп ,икенчесен гомерлек газапка салырга димәгән бит.Азамат аны бит мәҗбүриләмәде.

                               Зөлхәбирә белән аралары суынып торган арада,утырып калган карт кыз Заһирә янына йөри башлады Азамат.Күп тә булмады югыйсә ул очрашулар.Зөлхәбирә белән тагын татуланыштылар алар.Әмма ялгышлык инде эшләнгән иде.Иртә дә түгел,соң да түгел .тугыз ай үтүгә утыз алты яшендә малай алып кайтты Заһирә.Ә бала тере гарип иде.Терелүгә,алга китүгә бернинди өмет булмаган баланы ике яшькә тикле карады да,башын элмәккә тыкты.Дөньядан китү турындагы язуында аның үлеменә беркемнедә гаепләмәгез,ә баланы әтисенә илтеп бирегез,әтисе-Азамат карасын дигән.Шулай итеп бала Азаматта.Ә Зөлхәбирә аны карап интекмәде,чемоданнарын җыйды да ,баласын тоттырып Азаматны әнисе йортына озатты.

                  Чишмә буеннан өенә кайтып җиткәнче Азаматка беркем очрамады.

                           Сентябрь якынлаша башлагач,Гадиләнең күңеле урыныннан купты.Күптән хыялланып көткән мәктәп тормышы якынлаша бит.Ул инде мәктәптә беренче,икенче классларны укыган иптәш кызларына ияреп аннан әллә ничә кат урады.Җәй көне мәктәп бакчасына су сибәргә ,чүп утарга йөрде.Укытучы апа аны мактады:»син бик тырыш кыз,укуны да булдырырсың ахры» диде.Гадиләгә канатлар үсте.

                                Ә аңа тикле Гадилә җәй буе әнкәсе белән ,сарык бәрәннәренә, мунчага пиннек бәйләде,көрәк-сәнәк саплыклары кистеләр,кыскасы урманнан кайтып кермәде.Гайникамалттәй белән бәләкәй арба тартып я умарталыкка,я олы яланга,тавык-чебешне ашатып,казларны су буена кугач,иркенләп көне буена сәфәргә чыгып китәләр алар.Кай көннәрне аларга күрше әбиләре дә оныкларын ияртеп кушылалар.Күңелле инде, кызык.Әбиләр дөнья хәлләрен сөйләшеп ,арбаларын тартып әкрен генә атлыйлар.Бала-чага ниләр генә кыланмый:юл буенда алар тикшермәгән бер үлән-чәчәк калмый,бөҗәк-күбәләкләр дә алардан качып котыла алмыйлар.Арбага утырып та баралар,төшеп алдан да йөгерәләр,узышалар,барып җиткәнче хәлдән таялар.

                                   Ярты юлны үтеп ялгыз каен күренә башлагач,тагын узыша-узыша йөгерделәр.Ялгыз каен күләгәсендә әбиләр дә утырып ял итәчәкләр.Ә балалар алданрак барып озаграк ял итү максаты белән кем өлгер дип бер-берсен куып чаптылар.Ул каенның басу уртасында ничек,кайчан тамыр җәюен беркемдә тәгаен генә белми,әмма һәммәсе дә ниндидер бер ихтирам белән, курку ,шикләнү белән карыйлар.Әбиләр исә килеп каенның күләгәсендә иркенләп утырып ,авыз эчләреннән нидер мыгырдап,кыска гына дога укып алалар.Шуны сәбәп итепме бүген Зәлия дә яңа уен уйлап тапты.Йөгереп килеп җитү белән каенны кочаклап торды да,киң җәелеп үскән ябалдашлар арасыннан сузылган кояш нурларына күзләрен кыскалап, тавышына серлелек галәмәтләре чыгарып:Каенкаем,каенкаем соравыма җавап бирсанә,минем Луиза апам кайчан кайта?дип колагын каен кәүсәсенә куеп,берни кадәр вакыт тыңлагандай итеп торды.Аннан күзләрен түгәрәкләндереп:Ишеттегезме,тиздән,бик тиздән ди диде.Ишетүен беркем дә ,берни дә ишетмәде инде,хаттә ул үзе дә.Әмма бу уен балаларга кызык шөгыль кебек тоелды.Наис тә,Гадилә дә каенны кочаклап сорау биреп карадылар.Гадилә,минем Зөбәрҗәт апа кайчан кайта дигән соравына җавапны озаграк көтте бугай ,инде ял итәргә дип каен төбенә тәгәрәгән Наис аңа:»Кайтмый инде,кайтмый ул синең әниең,ул бит сине ташлап киткән»,дип үчекләде.Ташлап киткән дигән сүзне ишетү һич кенә матур булмаса да,аңа Гадилә гелләрем дә үпкәләмәде.Ташласа ташласын инде,кайтмавына да әллә ни исе китми,әмма ләкин менә мәктәпкә барырга формасы юк бит Гадиләнең.Әнкәсе инде районга да барып кайтты,әллә нинди таныш-белешләргә дә,туган-тумачаларга да әйтеп карады.Гадиләгә ярашлы форма юк тек ,юк инде.Сабыеның мәхрүм буласын Гайникамалттәй дә авыр кичерә,тора да тагын шул Зөбәрҗәтне:Баласының мәктәпкә керәсен белә бит югыйсә,дип өзмәс куймас сүгә.Ах, бу Зөбәрҗәт апаны,шул бер форманы кайтарып китсә ни була инде,җә.Бер шул формага калгач мәктәпкә бара алмый калыр микән инде Гадилә.Мәктәп сумкасын әнкәсе белән икесе барып алдылар магазиннан.»Үзең кебек чибәрен бирәм сиңа»,дип иң матурын бирде кибетче апа.Сумка бетергечләренә кадәр тутырылып ,иң күренә торган урынга кадакка элеп куелса да,мәктәпкә барырга әле айдан артык вакыт булса да,ул көн саен ачыла,аннан дәфтәр карандашлар көн саен чыгып санала,актарыла.Кара савыты,ручка,перо ише әйберләрнең урыны аерым киштәдә.Ул аларны да алгалап сызгалап карый.Шулай да беркөнне кара савытын төшереп каплагач,эләкте эләгүен әнкәсеннән,Гадилә елады дип кенә идәндәге кара табы бетмәде,ята инде җәелеп.Идән юган саен ныгыттырып ышкый аны Гадилә, әмма тап бетәргә уйламый да,тирә-ягы гына көннән көн агара.

                                 Мәктәпкә алуын алдылар Гадиләне.Мәктәп формасы булмагач,кызларга тегелгән матрос күлмәге киеп барды ул.Чәчен укучыларча үреп ак күбәләк тагып Гайникамал әби озатты аны,ә Зөбәрҗәт түр стенаның күрке булып торган күкеле сәгать янында бизәкле рам эченнән матур елмаеп карап калды.Беренче тапкыр Гадиләнең аңа ачуы килде.Мәктәп формасы булмаганга бары тик ул гына «гаепле» иде.Әмма ачуын басуның үзенчә юлын тапты:чыккан җиреннән кире кереп стенада балкып утырган Зөбәрҗәткә телен чыгарып күрсәтте.

                                         Зөбәрҗәт дигәннән,аның күптән түгел генә, ничә еллар хәбәрсез ятканнан соң, шакмаклы дәфтәр битенә эре-эре хәрефләр белән ашык-пошык кына язылган бер хаты килде анысы.Әлифба китабындагы берничә хәрефне генә танып белгән Гадилә аны укырга бик укталды билгеле.Хаттагы ашыгып язылган хәрефләр белән әлифба битендәге хәрефләр арасында бернинди дә уртаклык тапмады ул.Бик озак азапланганнан соң әнкәсе аны күрше Нурисә апасына укытты. Зөбәрҗәт үзенең хәлләрен кыскача бәян иткәннән соң,аларның хәлләрен сорашкан,бик сагындым дигән.Кияүгә чыгып бер малай үстереп ятуын ,иренең урыс кешесе булуын язган.Гадиләнең инде зур кыз булуын,әнкәсенең сүзен тыңларга кирәклеген искәрткән,әмма мәктәпкә керү һәм мәктәп формасы хакында бер авыз сүз язмаган иде.Нурисә апасы укудан туктагач та,мәктәп формасын кайтарып китү яки кем артыннан булса да җибәрү хакында язылган өлешен ялгыш төшереп калдырмады микән ,яисә күрми калмады микән дип тын гына аңа карап ,авызыннан шул сүзне тартып алырдай булып утырды әле Гадилә.Ә күрше апасы берни булмагандай әнкәсен юатты:»Менә ,кайгырган идең Гайникамалттәй,исән-сау кызың,тагын бер онык үстереп ята икән сиңа,»диде.»Урыс кияү» турында ишетеп әсәренгән Гайникамалттәй Нурисәгә ни актан, ни карадан бер сүз әйтмәде.Ну ул чыгып киткәч Зөбәрҗәтнең кирәген бирде.Әнкәсенең ул кадәр тузынганын күрмәгән Гадилә курка калды.Гайникамалттәй тузынып кына калмады,йөрәген тотып урынга ятты,врач апаны чакырырга туры килде.

                                          Мәктәпкә күрше кызлары белән болын чәчәкләре тотып киттеләр алар.»Карале моны,мәктәп формасы да кимәгән», диючеләрнең сүзләрен ишетмәскә тырышты,аның өчен иң зур бәхет, укучы булу иде.Укытучы апасы янында бөтерелде ул.Китап -дәфтәрләрне дә беренче көнне үк тышлап пөхтәләп куйды.Өйгә кайткач та китаплары белән мәш килде.Бер язган әйберне күп мәртәбәләр язып»артыгын» тырышып укытучы апаның шелтәсенә дә эләккәләде.Рәсем ясаганда иң матуры аныкы булсын дип,төсле каләмнәрне төкерекләп авыз-иреннәрен төрле төсләргә батырып бетерде.Бер ул гына түгел, аның янында утырган кызлар да бер-берсенә карап ,үртәшеп көлеп укытучы шелтәсен ала башладылар.Гаҗәп, бик ошый иде аңа мәктәп тормышы.Иртән йокыдан тору да авыр түгел аңа.Күкеле сәгать аны төгәл җиденче яртыда уята.Ул хәзер күкенең ник кычкырганын белә инде,элеккеге кебек сәгать эченнән чыгып кычкырып кереп киткән күкене ничек тотып алыйм икән дип карават башына атылмый.Күке аңа мәктәпкә соңга калмас өчен кирәк.Менә шул.Гайникамалттәй дә шат.Оныгының мәктәпне яратуына куана ул.-Әйбәт укысаң зур кеше булырсың,тырыш кызым,ди.Их,шулай гына барса ла!Аның да оныгына ярдәм итәсе килә.Әмма ул мәдрәсәдә абыстайдан алган һәм әзме-күпме совет заманында кичке мәктәптә укыган белем белән оныгын бер дә куандыра алмый.Абыстайда укыганда төшеп калганнардан булмаса да, ул белгән гарәп теле,латин графикасы оныгы алдында һич бәһасез бер нәрсәгә әйләнде дә калды.Өйдә дәрес хәзерләгәндә кайчагында икәүләп күз яшьләренә үк барып җитәләр.Урыс хәрефләрен белми тек белми инде ул.Урысча сөйләмне булдыра алмый ,ә Гадиләнең эшләре көннән көн хөрти.Зөбәрҗәт апасы тагын искә төшә.Ул теге «урыс кияү» белән урысча сөйләшә торгандыр инде,теге бәләкәй малай урысча бытылдый торгандыр.Ә монда Гадилә рус теле дәресеннән берни белми. Их, бу Зөбәрҗәт апаны.

                             Өйгә бирелгән эшләр катлаулана бара.Җитмәсә,укытучы апа иртән мәктәпкә килү белән Гадиләнең чәченә бәйләнә башлады.Аннан бүселеп чыккан ,моннан таралып торган чәч аның кан дошманына әйләнде.Ә Гадиләнең чәче бик тә тыңлаусыз.Иртән әнисе үреп җибәргән чәч мәктәпкә килеп җитә алмый ,шәл эчендә пумалага әйләнеп бетә.Әнкәсе үргән көнне әле түзәрлек,кай көнне,әнкәсе я чирләп,я Гадилә киткәндә өйдә булмыйча Гадилә үзе үрсә,эшләр гүпчим харап.Ул көнне Гадиләне укытучы апа күралмас хәлгә җитә.Өч дәрес укып өйгә таралышканда укытучының кан басымы 200гә күтәрелгән/ укытучы һәрхәлдә үзе шулай ди/ ,ә Гадилә елап шешенеп беткән була.Икенче көнне аның мәктәпкә барасы килми.Укытучыдан куркып,хәйлә белән чиргә сабышып мәктәптән калулар ешайгач,Гайникамалттәй контрольне көчәйтте.-Син юньсез бала ,болай мине алдап күпме йөрергә уйлыйсың,әле хәзер шулай алдыйсың,үскәч кем булырсың син.Минем күрәчәгемә тагын бер җан көеге булып үсәсең икән,болай тыңламасаң мин сине нишләтергә белермен.Акыртып «диттумга» илтеп атам мин сине ,дип ярсыды.»Диттумның ни икәнен белмәсәдә ,юньле нәрсә түгел икәнен сабый күңеле шундук төшенде.Исеме үк өшеткеч ,салкын караңгылык бөркеп торучы ул җир Гадиләнең котын очырды.Тагын куркып, калтыранып мәктәпкә бара башлады.Укытучыдан ул уттан курыккандай курка ,бастырып дәресен сорый башласа, теле тотлыга,кулларын кая куярга белми,күз алдында хәрефләр сикерешә,белгәнен дә онытып йөрәк тибешен тыя алмый тамагына тыгылган төерне дә йота алмый тик тора.Ә укытучы, надан ,аңгыра дигән сүзләрдән тыш, чәчен йолыккалап,башын кара тактага бәрүгә кадәр барып җитә,язу карасына буялган кечкенә кулларны партага төю аңа берни тормый.Бәлки укытучы апаны да аңларга була торгандыр,кечкенә класс бүлмәсендә беренче класслар ундүрт бала,алардан тыш өченче класслар беренчеләрдән дә күп,барысын да укытырга кирәк,өйрәтергә кирәк,һәммәсе дә авызыңнан чыкканны йотып утырмый,бер «аңгыра»сына белдертергә тырышканда,артында әллә нинди этлекләр эшлиләр.

                                «Диттум» сүзеннән куркып мәҗбүри мәктәп юлын таптый торгач,мәктәптә чыршы бәйрәме дә җитте.Тырышып -тырмашып кыш бабайга сөйләргә шигырь-җырлар өйрәнде Гадилә.Үзенә калса бик матур сөйли югыйсә,әнкәсенә сөйләп-җырлап та күрсәтә,көзге каршыннан китә алмый интегә.»Соңга калма кыш бабай,атлап түгел чабып кил»дигән өлешләрендә күчтәнәч тулы капчыгын сөйрәп мәктәп бусагасыннан кыш бабайның менә алмый азапланганы күз алдына килә аның.Тамашалар буласы икән бит әле.Һәр сөйләгән шигыре,җырлаган җыры кадәр күчтәнәч бирсә,Гадилә аларны кая куеп бетерер,әнкәсенә дә күп итеп бирер,күрше-тирәләргә дә өләшер инде.

                                      Гадиләнең чыршы бәйрәменә бара алмады Гайникамалттәй.Дәртләнеп сикергәләп сөенеп чыгып киткән оныгы төш җиткәндәрәк кулына гәҗитне ябыштырып ясалган капчык тотып сөмсерләре коелып мыш-мыш кайтып керде.Сәбәбен сорагач:-Мин бүтән мәктәпкә бармаячакмын,ул» бүксә» әнә сатучы кызы белән,лесник малаен укытсын,мин лутчы «диттум»га китәм-дип белдерде.Соңга таба укытучының исеме «бүксә»гә әйләнеп беткән иде инде.Каникул буе бер генә тапкыр да китап-дәфтәрләре ягына борылып карамады ул.Кар көрәп сукмак салды,мич артындагы сарык бәрәннәре белән уйнап мәш килде,көн саен чана шуып,караңгы төшә башлагач,пәлтә итәкләре бозланып,итекләре кәкрәеп каткач кына өйгә кайта.Икенче көнне тагын я Зәлия кереп ала,я Нурсөя.Су буенда,тау итәгендә энә төртер урын да юк,бар бала- чага чана шуа, кәшәкә суга.Беркөнне кашы ярылып кайтып керде Гадилә,дөресерәге үзеннән дүрт-биш яшькә зур күрше малае Дамир кайтарып китте аны.Коты алынган Гайникамал нишләтергә аптырады.Тиз генә җылы су белән юып тәрәзә төбендә чәчәк атып утыручы зәйтүн гөленең берничә яфрагын куеп ак чүпрәк белән бәйләде..Инде елаудан туктап ,тынычлангач,әкрен генә сораштырды ни булганын.

                             -Мортаза абыйның кәшәкәсе тиде,мине варатага куйганнар иде,- дип аңлатты Гадилә.

                            -Соң,малай кешеләр беткән идемени анда сине варатага куярга?дип бот чапты Гайникамал.

                             -Бәй,Надыйр ике тапкыр гол керттерде бит.»Малай актыгы ,нәрсә җебеп торасың.бәрәңге боламыгы»,дип Самат абый башы белән карга тыгып куйды аны.Варатага басарга кеше калмады да ,син бас дип мине куйдылар.Ә мин бер гол да керттермәдем диде Гадилә.

                              Гыйнвар аеның чатнама суыкларында бер генә көн дә өйдә утырмаган Гадилә шомланып каникулның озынлыгын ничек кенә сузарга тырышмасын,каникул барыбер үтеп китте.Гадиләне мәктәпкә йөртү өчен хәйләләп тә ,юмалап та,ачуланып та нык тырышты Гайникамал.Ләкин оныгы берсенә дә бирешмәде.Анда бармас өчен иң куркыныч юлны,»диттум»га китү юлын сайлады,әмма башка ул мәктәпкә бармаячак.Гайникамал чарасыз калды.Оныгын тәртә арасына кертер өчен уйлап чыгарылган «диттум»ның кайда икәнен дә белми ул ләбаса.Менә сиңа тинтәк.Сөйләшә белмәгән авызыңны яба белмәсәң.

                        Гайникамал нишләргә дә,кемгә киңәш итәргә дә белмәде.Ничә тапкыр ата-аналар җыелышына барып сөекле оныгы турында бер генә җылы сүз дә ишетмәгән Гайникамал,һәр нәрсәне бик тиз отып ала торган,тырышлык дигәндә теше-тырнагы белән ябышкан,җитезлеккә-уңганлыкка тиңнәре булмаган оныгы белән ни булганын аңламады.Ул укытучының әти-әнисенә карап балаларны аера торган гадәтен ишетеп белсә дә,Гадиләнең аны кабул итә алмаганлыгының сәбәбен шулдыр дип уйламады.Үзең гаепледер кызым,укытучы апа тик торганнан кагын-сугын китермәс дип көйләп-чөйләп,тагын бер-ике елдан күрше авылга укырга китсәң сине әйбәт апалар укыта башлаячак дип көчкә илтте мәктәпкә.Гадилә алда икенче укытучылар укытуына алданып кына тагын мәктәпкә йөри башлады.Мәҗбүри йөрүнең дә нәтиҗәсе шул чама гына булды шул.Тешен кысып кына укып йөргән Гадилә ямьле яз айларының бер көнендә тагын яшенә төелеп елап кайтты.Бу юлы «безне сагынып ерак җирләрдән ашкынып кайтучы» сыерчыкларга оя ясап килмәгән өчен эләкте Гадиләгә.Мәктәп буенча иң матур сыерчык оясына конкурс игълан ителгән иде.Гадиләләр классындагы һәммә бала сыерчык оясы ясап алып килгән.Бер Гадилә оя алып килмәгән.И эләкте дә соң шунда Гадиләгә.Ул оятсыз,намуссыз,иң начар укучы,классны артка ул гына сөйри икән.Я ходаем күпме түзәргә соң инде.Кемгә ясатсын соң ул сыерчык оясын.Әнкәсенә әйткән иде дә,»Китчәле башымны юк-бар белән катырма,әнә әтиле балалар ясап китерсен»диде дә бетте.Гадилә шуннан артыгын көтмәде дә инде.Бабасы да үлеп китте бит ичмасам.Бабасы гел мактап кына тора иде шул Гадиләне .Аның белән эшләве дә рәхәт иде .Үләр алдыннан бакча башындагы читәнне үргәндә, кара,ничек мактаган иде Гадиләне.Бабасы читән казыгын утыртырга җиргә тишекләр ясады,ә Гадилә шул тишекләргә комганнан су салып торды.Әнкәсенең бар белгәне:»син үзең гаепле.»

                       Башлангыч классны икеле белән тәмамлап күрше авылга укырга китте ул.

                                Күккә ашкан төз наратлар арасыннан лышык-лышык борын тартып ,ара-тирә йөткергәләп,йокылары туймаудан сөйләшәселәре килмичә генә җепкә тезелгән сәйлән бөртекләредәй унөч сабый күрше авылга таба атлый.Укуның беренче чирегенең соңгы көннәре.Бүген аларга чиреккә билге чыгаралар.Сирәк-мирәк авыз ачып әйтелгән сүзләр дә нәкъ шул турыда гына.

                             — Син ,малай ,бу чиректә ударница булырсың инде әйеме Гадилә?

                                  -Ы-ы,син дә инде.

                                 -Мин дә,ди Галия,-Килмәтлеләрне санамаганда безнең унөчнең тугызыбыз уку алдынгысы була инде.Зәет вобшы отличник.

                                     -Әйе,ул бит бик башлы,математиканы су урынына эчә.

                                   Аяк астына эләгеп корыган ботаклар шартлап сына,нарат күркәләре аякка туры килеп очып-очып китә.Алар яки алдагы кешенең артына барып бәреләләр,яки як-якка очып караңгылыкка кереп чумалар.Йокылары ачылып бетмәгән балалар дертләп китәләр.Их,хәзер җылы юрганны башыңнан ук ябынып икенче ягыңа әйләнеп ятсаң иде.Гадиләнең исенә иртән ялкау гына киерелеп ,мыекларын селкеткәләп күзләрен ачып карарга да авырыксынган песи баласы төште.Менә хәзер шуның янында рәхәтләнеп йомарланып ятсаң иде ул.Юк,барырга кирәк.Бүген билге чыга.Нарат урманын чыгып җиткәч,юл киңәя ,аннан,Килмәтнең өй түбәләре шәйләнә башлар ,ә аннан бер-бер артлы итеп түгел,ә өелешеп,бер-берсен күреп сөйләшеп барачаклар.Ул вакытта йокылары да ачылып,күңелләре күтәрелеп китәр.Әлегә алар куе ябалдашлары белән тоташ стена ясап үскән урман эчендә.Иртәнге алтыда өйләреннән чыгып киткән дүртенче класслар авылны чыгып текә таулы җәбеләнтәй суын аркылы сикереп басу читеннән караңгы урманга керделәр.Йокысы туймаган козгын ачы кычкырып аларны куркытып китте,төнге аудан соңарып кайткан ябалак канатларын шапылдатып алар өстеннән очты.Басу юлы катып,саз аякка иярми башлаганчы Килмәткә йөреп укучылар шулай урман эченнән йөриләр.Анда чиста,аяк атлавы җиңел,чиста яфрак-ылыс өстеннән генә барасы,шулай да урман эченнән баруы куркыта.Кайбер көнне алар берсен берсе куркытып әллә ниләр сөйлиләр дә ,урманны чыкканчы йөгерәләр.Каникулны бетереп икенче чирек башланганда алар инде келтерәп торган басу юлыннан барырлар,ә бәлки кар да ятып өлгерер.Моңа тикле бик кыен булды аларга. Сумка тулы китап-дәфтәр һәм озын тәнәфескә дигән ике телем ипи арасына дүрт шакмак шикәр кыстырып гәҗиткә төргән, җирдән чак кына калыккан балалар ике километр озынлыктагы авыл урамын чыгып җиткәнче хәлдән таялар иде.Чөнки урам эче ерып чыккысыз саз,трактор-машиналар ергычлап канау ясап бетергән,ә канауларга су тулган .Гадиләгә бигрәк кыен.Әнисенең бот төбенә җиткән резин итеген кигән ул,җитмәсә аның арты ертык.Гайникамалттәй аңа тыгыз тукымадан ямау салып бирде бирүен ,әмма сентябрьгә керү белән коя башлаган яңгыр ноябрьгә тоташты.Килмәткә барып җиткәнче бик сакланып кына бассаң да аякка су керә.Биш сәгать дәрес укып тагын өйгә кайтырга, кайткач сарайга кертеп җилләтергә салынган бәрәңгене өйгә идән астына ташырга кирәк.Бәрәңге алулар тагын бер газап булды, алар аны бер атна элек кенә алып бетерделәр.Утыз сутыйлы лыч су балчыкны казып ,алып бетерү бер айга сузылды.

                            Ни генә булса да, Гадиләнең күңеле шат,укырга дәрте ташып тора.Юллары никадәр генә авыр ,газаплы булмасын ,ул мәктәпкә барачак,укыячак,әйбәт укучы булачак ул.Моңа иманы камил аның.Чөнки ул бу авылның мәктәбен,укытучыларын яратты.Ничек яратмыйсың.Якты класс бүлмәсенә килеп керүгә чәч бөдрәләре матур булып алкаланып төшеп торган көләч апа аларны үзенең балаларын сагынып көткән мәрхәмәтле әнкәй кебек яктырып каршы ала,сумкаларын салдырыша,киемнәрен элешә,шул ара гөлдер-гөлдер хәлләрен сораша.Шул класс җитәкчесе өйрәтте аларны мәктәпка барганда ,кайтканда бер-береннән аерылмаска,ярдәм итешеп, алҗып артта калучыларны көтеп алырга.Менә укытучы дисәңдә укытучы.Әле ул гына түгел,һәммәсен дә яратты Гадилә укытучыларның.

                          Чаж-чож,лап-лоп ишетелгән аяк атлауларына үзгә бер тавыш өстәп Фәнилә белән Равия сикергәләп алалар.Арада алары иң кечкенәләре.Төркемнән калышмас өчен иңсәләреннән шуып интектергән сумканы шулай җәһәт кенә күтәреп куялар алар.

                          Алда яктылык шәйләнде.Һәммәсе дә бердәй җиңел сулап куйдылар.Инде яз ,көз сазламык ясап ага торган урман чишмәсен үтеп үргә күтәрелсәң,вак наратлар башлана.Анда яктыра инде.Гадиләнең уе бүтәндә:ул классташларының ундүртенчесен уйлап бара.Тумыштан йөрәк чирле Рәзинәләре Килмәткә укырга бара алмады.Җиде километр араны барып-кайтуның авырлыгын санамаганда анда уку ничек рәхәт икәнен ул да күрер иде.Ачыклыкка чыккач,Гадилә шәленнән бүселеп чыгып юешләнеп битенә сыланган чәчләрен тәртипләп шәле эченә тыкты.Шул тыңламас чәчләрен мәктәпкә барып җиткәч, тагын әйбәтләп үрер ул.Хәзер ул аларны тыгыз иттереп үреп алсу тасма белән күбәләкләп йөртә.Ә алар барыбер бүселәләр.Әнкәсе чәчләрең дә үзең кебек тик тормас ди.Чәчләргә кагылышлы беренче класстагы тагын бер онытылмас күренеш йөрәген чеметтереп алды аның.Укытучысы яратмады аны.

                             Санау дәресендә кулланыр өчен таякчыклар ясап килергә кушты укытучы.Берничә кыз белән Гадилә дә яшь тал чыбыклары җыеп кайтты.Аларның кабыгын салдырып киптереп ,төсле карандашлары белән буяп ,унар-унар итеп кереш белән бәйләп дәрескә барды.Класстагы һәммә бала ясап килгән,һәркемнеке үзенчә матур.Ходайның һәр бирмеш көнендә кара коелып йөри һәм дә класстагы бер-ике генә укучыга елмаеп карый белә торган апасыннан ни кадәр генә мактау сүзе ишетергә тырышмасын апасы аны күрмәде, елмаю түгел күтәрелеп тә карамады.Ә менә, чәчең тагын бүген көнҗәлә кебек ,дип очып килде дә ,матур санау таякчыкларын идәнгә салып таптады,аннан алып мич арасына утыннар янына ук ыргытты.Ул көнне Гадилә дәрес буе елап утырды.Икенче көнне ясаган таякчыклары буялмаган ямьсез иде.Алар белән эшләү дә рәхәт булмады.

                           Караңгы урманнан яктыга чыгуга күңелләре күтәрелеп киткән балалар нарат арасыннан баргандагы кебек бер-бер артлы түгел,бергә тупланыбырак бара башладылар.Сөйләшергә интегеп барган балаларның сүзләре дә тиз табылды.

                          -Кайтканда Рәзинәгә кереп чыгабыз, ямегез диде Ләйлә.

                           -Әйе шул,нишләптер соңгы вакытта безне каршы алырга чыкмый башлады әле ул,дип элеп алды Раил.

                             Чиреккә чыккан билгеләрне дә күрсәтербез дип сүз куештылар алар.

                        Кичтән күренеп алган кар тагын ява башлады.Ябалак-ябалак кар бөртекләре кечкенә ылыс ботакларына төшәләр дә җайлап яталар кебек.Урманның илаһи матурлыгына тагын да сихри төсмерләр өстәлгән кебек.Сул яктан күренә башлаган уҗым басуының үз күркәмлеге.Җете яшел уҗым кыяклары күзләрне камаштыргыч ак юрган астында йокларга әзерләнәләр.Алар кар бөртекләре төшүенә җай гына тирбәләләр кебек.Дүртенчеләрнең бара торган юлы да әкрен генә аклыкка күмелә.»Инде бусы ятыр,озакламас сугым башланыр авылда ,диеп калган иде Гадиләнең әнкәсе бүген.Кара,яшел белән ак төс ничек бер берсе белән яраша икән әй ,дип сокланды Гадилә.Рәсемдә төсләрнең ярашуы турында да сөйләгән иде Мөнирә апалары.

                   Соңгы тапкыр ул рәсем түгәрәгенә йөрүчеләргә күләгә төшерергә өйрәтте.Түгәрәктә өйрәткән белән генә канәгатьләнмичә Гадилә,өйдә лампа яктысында бер вазаның күләгәсен төшереп мәш килде.»Күләгәсе нигә инде аның,вазасын килештереп яса,» дип өйрәтте әнкәсе.Соң,күләгәнең рәсем сәнгатендә нинди әһәмиятле нәрсә икәнен аңлый мени инде ул. Тагын, җыр түгәрәгенә класслары белән язылдылар алар.Ничек күмәкләп җырлау алымнарын өйрәнәләр.

                    -Бүген барыбер бер-ике генә дәрес була.Әйдәгез,дәрескә кергәч Әхмәт абыйны җырлатабыз,дип тәгъдим кертте ул.Калганнар аны күтәреп алдылар.

                          -Ул Әхмәт абыйга җырчы гына буласы калган,вәт җырлар иде ул ,диде Шамил лышык-лышык борынын тартып,тагын үзен хуплауларын көтеп -әйемегез дип өстәде.

                           -Булса соң,булсын,укытучы булса да әйбәт инде-,диде Гадилә-матур җырлый торган укытучылар да кирәк инде.

                            Математика укытучысын да яратты ул.»Бу юлы тырышлыгың өчен чыгарам мин сиңа дүртлене Гадилә,диде Тәнзилә апалары,-алга таба да шулай тырыш булырсың ,дип ышанам мин сиңа».Тырышмыймы соң Гадилә,тырыша билгеле.Өченче классны икеле белән тәмамлаган укучыга дүртле куеп торгач,ничек аның ышанычын акламыйсың да,ничек тырышмыйсың инде.Татар теле укытучысы да хәрефләрең матур булмаса да, пөхтә һәм хатасыз язасың дип мактап торды.

                          Гайникамалттәй күзендә сөенеч нурлары,күңелендә укырга дәрт ташып торган оныгы өчен «күз тимәсен тагын»,дип кычкырып әйтергә дә шикләнеп күзәтә аны.Һәр намаздан соң «күркәм холык-фигыль,саекмас зиһен ачкычлары бир ,бер ходаем балама»,дип дога кыла ул.

                           Үз хәлен үзе белеп кыл өстендә яши Гайникамал.

                                Зөбәрҗәттән,теләнеп-теләнеп тә ява алмаган яңгыр кебек, хатлар бик сирәк килде.Көннән-көн исәеп килгән оныгының якты кояш астында үз урынын табу өчен таләп-теләкләре дә артырга тиеш.Һәм ул шулай була бара да.Гайникамалның айга бер килә торган пенсия акчасы һәм ел саен яз аенда сатыла торган бәрәңге акчасы гына елдан ел җитмәвен күбрәк сиздерә.Зөбәрҗәттән ярдәм булмасы көн кебек ачык.Өч бала өстенә исерек ир.Матур тормыш эзләп ,баласын да оныткан өчен ходай тәгалә бирдеме аңа бу язмышны.Ел саен бер-бер артлы туган балалар бәйләдеме аның аяк-кулларын,әллә үзе шундый сансыз,ваемсызга әйләндеме,ходай белсен.Менә тагын язга чыгып җәйләргә аяк бастылар.Гомере булган кешегә тагын тереклек итәр өчен тегесен-монысын әзерләргә,утынын кисәргә, бәрәңгесен эш итәргә,курмы әзерләргә,көтүенә чыгарга кирәк.Чирдән арына алмаган Гайникамалттәй кечкенә кулларына балта тотып утын ярган Гадиләне күз алдына китерде.Кемнәндер ярдәмгә өмете булмаганлыгын аңлаган оныгы бөтен эшкә чытырдап үзе ябышты.Күрше-тирәләргә ияреп көтүенә дә чыкты,бакча артыннан казан астына ягарга коры чикләвек агачларын кара көзгә кергәнче җитәрлек итеп ташып балта белән тураклап куйды.Кышка җитәрлек курмыны да икесе әзерләделәр.Быел Гадилә дә чалгы тотты.Тормыш көтү,дөньяны алып бару никадәр авыр булмасын аларны бүтән нәрсә куркытты,икесе дә авыз ачып әйтергә курка торган нәрсә башка иде.Көн туды исә алар икесе дә нәкъ шул турыда уйлыйлар,бер-берсенә карыйлар да күзләре яшьләнә,бер-берсенә күрсәтми генә күзләрен сөртәләр,»аллага шөкер бүгенгә» дип тагын гадәтенчә яшәп китәләр.Гадилә дөньяданы иң якын кешесен,бу аяусыз тормышта таяныр терәген югалтудан курыкты,ә Гайникамалттәй алай-болай булып куйсам,кемнәр кулына калыр бу бала дип өзгәләнде.Төннәр буе уйлап чыгып та ышанып калдырыр бер генә туган-тумача да ,бер генә ышанычлы кеше дә таба алмый ул.Элек,Гадилә кечкенә чакта болар һәммәсе дә күрше карчыклар белән кич утырганда уртага салып сөйләшенсә,инде хәзер көннән-көн үскән оныгы артында ул үз алдына гына уфтана. Илгә килгән ачлык елларын,сугыш афәтләрен башыннан кичереп,үз гомерендә дистәләгән бала табу газаплары белән теткәләнгән сәламәтлек, авыр хезмәттән чыккан бөкреләр һәр туар көнгә шикләнеп карарга мәҗбүр иткән саулык иртәме,соңмы ул көннең килерен искә төшереп кенә тора.Башка төрле бәла-каза булмаган очракта бу уй күңелне туймас корт кебек кимерә,йолкый ,тынгылык бирми.Тормыш тәгәрмәче шулай гына тәгәримени ул сиңа.Син уйламаган,көтмәгән сикәлтәләр,борылышлар килеп чыгып берсе өстенә икенчесе өстәлеп кенә торалар шул.

                           Кызу печән өстендә,өстеңә су сипсәләр чыжлап пар күтәрелер бер көндә печән чабып кайтып өстәл яныннан кузгалгач,Гадилә кинәт кенә тынып ,мин ятып торам әле әнкәй,дип өйалдындагы караватка чыгып ятты.Алҗыгандыр бала,печән чабу унбер яшьлек кыз бала эшемени дип Гайникамалттәй дә башын мендәргә төртте.Әмма озак ята алмады Гадиләнең авыр-авыр сулаганына аның янына килде.Агарып каткан оныгы бөгәрләнеп эчен тоткан,еламас өчен күгәргән иреннәрен тешләгән.Үзен кызгануны бер дә яратмаган оныгы:»Бәрәч-бәрәч,балам ни булды» дигән сүзгә сыкрап елап җибәрде.Аның эчен тотып бөгәрләнеп ятуыннан ни булганын аңлаган Гайникамал:

                    -Авырлык килгәндер кызым ,бигрәк күп чаптың бит,эчең төшкәндер дип сылып та карады.Вакытлыча җибәргән авырту ,экрен генә әрнеп авыртуга борылды.

                                — Хәзер үтә әңкәй,син борчылма,дип тынычландырды Гадилә әнкәсен .Күз карашларында барыбер дә җиңеллек сизелмәде.Ул тынычрак ятырга,авыртуны сабыррак үткәрергә тырышты.Дөньяда күпне күргән Гайникамал төнгә кергәнче врачны чакырырга кирәк,төн уртасында кеше борчу дөрес булмас дип Гәүһәрне чакыра китте.Менә туктый ,менә туктый дип көткән авырту туктарга уйламады да,үрле- кырлы сикетмәсә дә,тәне кызышты, баш авыртуы өстәлде.Хәл мөшкел иде.Салкын тиеп,тамак авыртып чирләүне аяк өсте генә үткәрә торган Гадиләне Гәүһәр иртәгә иртүк районга больницага алып төшәргә диде.Саташулы ,авыртулы төн бик озак үтте.Әз генә йоклап-йоклап алса да иртәнгә авырту барыбер үтмәде.

                                 Гайникамал иртән көтү куып кайткач, күрше килененә ияртеп районга җибәрде Гадиләне.

                                       -Борчылма Гайникамалттәй,илтеп җиткерәм,киңәшмә башланганчы тапшырам врачларга,дип алып китте аны Хатирә апасы.

                                 Поликлиниканың карточка ала торган тәрәзә төбендә торганын,аңын җуеп егылганын,ничек ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәнен өзек-өзек кенә хәтерли Гадилә.Ә ныклап аңына килүе операция өстәлендә булды.Ярты сәгать чалырга алып барган кәҗә бәтие кебек акырды ул операция өстәлендә.Әйтерсең бөтен эчен тырма белән актардылар аның,әйтерсең эчәгеләрен саудылар,бавырын телделәр,кендегеннән сөйрәп йөрттеләр.Медсестра апаларының тынычландырып әйткән сүзләренә сабырланырга тырышса да,мондый авыртуны бер тапкыр да кичермәгән бала үзен-үзе тыя алырлык хәлдә түгел иде.Җеп өзәрлек тә хәле калмыйча,тәнендәге һәр төгеннән борчак-борчак тирләр типкән килеш палатага чыгарып салдылар аны.Гадиләне кызганып күз яшьләре тып-тып тамган медсестраның кулын тоткан килеш әкрен генә каядыр агып китте ул.Шул йоклаудан уянганда кап-караңгы бүлмәдә бер үзе иде .Чатнап ярылырга җитешкән телен кыймылдатып су сораганга әллә каян гына ишетеп шул ук медсестра килеп керде.Керде дә, шул секундта ук утны яндырып:»уяндыңмы сандугач»,дип мөлаем елмайды.Гадилә аңа җавап бирү урынына тагын :»су»,диде.Медсестра аңа әзерләп куйган урыныннан алып марля уралган калакны суга тыгып алды да Гадиләнең авызына китерде.Гадилә ябышып каткан телен көчкә кыймылдатып:

                       -Юк, минем бер калак түгел, бер чүмеч эчәсем килә,диде.

                        -Сиңа акыллым су эчәргә ярамый,менә шушы марляны гына суырып ят,дип марля уралган калакны Гадиләнең тагын авызына терәде.Ну ярап торыр анысы да,монысыннан да колак какмыйм тагы дигәндәй Гадилә йотлыгып-йотлыгып калакны суырырга тотынды.Әллә анда тамчы да су юк иде,әллә Гадиләнең кибегүе шулай көчле иде,ул авызы кибүенә түзә алмый елап җибәрде.Әмма кинәт операция урыны тартышып авыртып куйды.Ул шунда гына бүген ниләр булганын исенә төшерергә тырыша башлады.Юеш марляны суыры-суыра күз карашы белән түшәм-стеналарны тикшереп чыкты,коридордагы сыек яктылык аша үтеп-сүтеп йөргән кешеләрне күзләде.Ниһаять үзенә операция ясаганнарын,үзенең больница палатасында икәнен аңлады.Суга манчылган марлялы калак суырып кына сусавы басылмады.Ул ялынып -ялварып сестрадан ике генә йотым су сорады.

                                 -Суны күпләп эчәргә ярамый акыллым ,алайса үләсең дигәч кенә ,бер калак тутырып су эчертү бәрабәренә тынычланды.Бер калак су эләккәч,чынлап та хәл кереп киткәндәй булды аңа.Су иң тәмле нәрсә икән ,бит әй.Менә хәзер аның эче дә авыртмый,тамак кибүе дә басылгандай булды,ну,сестра апасы бирсә эчәр иде кәнишне, берәр стакан.Я,ярар, монысына да канәгать.Кичергән хәлләрдән соң,тамчылап кына булса да эләккән су барәбәренә баш мие ялкау гына кыймылдый башлады.Ә нигә аңа операция ясадылар соң әле? Эче нигә авырткан булган?

                                Хәлсез куллары белән медсестра апасының йомшак кулларын сыйпый-сыйпый шул сорауларны аңа бирде Гадилә.

                            -Сукыр эчәгең ялкынсынган булган акыллым,шуңа ясадык сиңа операция,ярый килеп җиткәнсең,бик зурайган булган,дип аңлатты аңа апасы.

                              -Менә сиңа мә,эчәгенең сукыры да була икән,һәм дә ул ни өчендер ялкынсына да икән әле.Хәзер менә ят инде больницада.Ичмасам, теге ерактагы печәнне дә алып кайтып булмады,диде ул үз-үзенә сөйләнгәндәй.Медсестра сәерсенеп хәл эчендә яткан балага карап алды.

                          -Син нәрсә,печән өчен кайгырып ятасың,әти-әниең юкмыни синең печән өчен кайгырырга?диде ул гаҗәпләнеп.

                            -Минем әңкәй бар,ну ул бик карт инде һәм гел чирләп тора.

                                -Ә әниеңә ничә яшь соң синең?

—                           -Әңкәйгә менә июльдә алтмыш җиде була,диде Гадилә уфтанып.

                            -Әниең түгел,әбиеңдер ул акыллым ул кадәр карт булгач.

                            Гадиләнең һич кенә дә әби диясе килми шул аңа.Карт булса да ,чирләшкә булса да әңкәсе ул аның, бердән бере ,иң якыны.Әнкәсе исән чагында ул ятим түгел,» ятим» дип кызгануларын үлеп яратмый ул.Шул сүзне ишетмәс өчен әллә ниләр бирер иде .Әмма барыбер әйтәләр,барыбер кызганалар.Менә бу сестра апасы да матур гына сөйләшеп утырган җиреннән ,шуны белү белән ,»и балакаем», дип кызганып куйды.Медсестраның кызганып каравын тою белән,ярар инде апа чыгыгыз, мин бер үзем дә курыкмыйм төнлә,дип башын стенага таба борды Гадилә.Яратмый шул кызганганнарын,нишләсен соң, яратмый.Шуның өчен дә ул кирәгеннән артык ныклы характерлы ,көр күңелле һәм бәйсез булырга тырыша.Кыз балага ягымлырак ,йомшагырак булу дөресрәктер дә соң,ә менә тормыш Гадиләне шулайрак яшәргә өйрәтә.

                                        Тамагың кипсә менә шушыннан алып авызыңны чылатырсың дип куеп киткән суны үрелеп алып тутырып бер йотым эчте Гадилә,туктаусыз,беткәнче эчмәкче иде дә, медсестраның «үләсең» дигән сүзен исенә төшереп стаканны телә-теләмәс кенә этеп куйды .Күз карашы барыбер стаканнан аерылмады.Судан мәңге туймас кебек ул,уенда гел су гына. Аз гына ята да,инде тагын әзрәк эчсәм була бит дип ,йотып куя.Иртәнгә тикле су тамчы да калмады.Иртән суың кая дигән медсестрага ,ялгыш түктем,дип алдашты.Аннан ,елмаеп кичә операция ясаган врач абый керде,хәлен сорашты.Аның чип-чиста йөзенә матур булып кап-кара ике каш сызылган,каш астында янып торучы игътибарлы караш.Баһадирдай гәүдәсенә керәч ак халат салган.Гадилә күңелендә аңа карата шул көнне үк ниндидер бер курку һәм ихтирам төенчеге төйнәлде.Озак тоткарланмыйча,үзе белән кергән кешеләргә ниндидер күрсәтмәләр биреп халат итәкләрен җиңелчә җилфердәтеп чыгып та китте.Аның белән кергән бер көтү ак халатлылар бер тотам да калмый аңа иярделәр.Обход дигәннәре шул була икән.

                                        Больница тормышы менә шулай башланды Гадиләнең.Әлегә аңа торырга ярамый икән.Ул үзе дә торам дип ашыкмый,чөнки әз генә кыймылдаса да ,операция урыны пычак белән кискәндәй авырта башлый.Аның көне буе шөгыле ачык палата ишеге каршыннан үтеп-сүтеп йөрүчеләрне күзәтү.Үтеп йөрүче кешеләр ак халатлы апалар һәм ямьсез, буйлы кием кигән абыйлар,юылудан төсе уңып беткән шыксыз халатлы апалар.Күзәтеп яту аны тиз туйдырды.Кичәге хәлләрне исенә төшереп уйлап ята торгач,йокымсырап алды.Күпме яткандыр дертләп тартылып уянып китте,киселгән урыны тагын авыртты.Бүлмәдә берүзе ,ара-тирә тән температурасын үлчәп,дару төймәләре калдырып чыгып китүче медсестралардан башка бер сөйләшер кеше юк.Торырга ярамый,кыймылдарга курка.Торып йөри башласам эчәгеләр килеп чыга торгандыр дип марля ябыштырып куелган операция урынын капшап карады ул.Куркып кына сыйпаган киселгән урын берни тоймый иде.Ныграк басып тотып карасаң бармагы эчәгеләре янына кереп китәр кебек тоелды.Берзаман ишек турысында ап-ак сирәк чәчле башына кара бәрхет түбәтәй кигән җыйнак кына түгәрәк сакаллы бер бабай күренде.Ул өстенә төз якалы озын ак күлмәк ,кара буйлы камзул кигән,кулында сөян таяк.Бабай ничектер үз-үзе белән сөйләшкәндәй медер-медер килеп Гадиләгә якынлашты.

                          -Син мени әле ул,кичә бөтен бүлнисне яңгыраткан.Э-һе-һе-һе,тавышың таш ярырлык шул,дип кеткелдәде ул матур сакалын сыйпап.-Ярар, балам котылгансың,котылгансың.Кирәк нәрсә түгел ул,менә минекен дә кисеп аттылар,карт син дип тормадылар.Тегендә баргач кисәрләр иде әле дигән идем тыңламадылар,үлгәч дим.

                                  Бабай Гадиләгә кып-кызыл ике алма калдырып чыгып китте.Гадиләнең күңеле күтәрелеп киткәндәй булды.Бу матур бабайны ул әкият китабыннан килеп чыккан игелек иясе кебек кабул итте.Тагын берничә кеше кереп хәлен белешеп,тегесен-монысын сорашып чыктылар.Кичкә таба дүрт урынлык палатада бер буш урын да калмады.Бер кыз белән бер апаны тәгәрмәчле арбада алып керделәр,тагын бер апа үз аягы белән керде.Аларның өчесенә дә шул ук көнне операция ясап чыгарып салдылар.

                                   Икенче көнне әкрен генә йөрергә кушты теге чибәр врач абый.Гадилә авыртына-авыртына коридорны бер-ике тапкыр урап килде.Түзәргә була икән авыртуга.Менә бәхет:йөри башлавына сөенеп туктамады.Беренче этаждан санитарка аңа бер банка варенье белән ,бик тә тәмле ике булочка кертеп чыкты.Моны Хәтирә апасы керткән икән.Үзем киңәшмәгә ашыгам,әнкәсе килә алмый,мине тәрәзәдән карап калсын,дигән.Тәрәзәдән карап кул болгады ул аңа.Хәтирә апасы классташы Рәвиянең әнкәсе шул.Ут борчасыдай бөтерчек,ачык йөзле һәм һәрвакыт каядыр ашыгучы апаны бик ярата Гадилә.Әмма барыбер елады,күпме еламаска тырышса да елады.Ул әнкәсен көткән иде,я ярар ,я тагын чирләгәндер.Бүген булмаса иртәгә килер.Врач абый әле җиде көн ятасың, диде бит.Аның бу көне палатадагы йөрергә ярамаган авыруларның йомышларын үтәп үтте.Хәлсез иде әле ул.Шулай да ял итә-итә барыбер аларның үтенечләрен үти алды.Сагынып ,юксынып көн саен тәрәзә төбен саклап җиде көнне үткәрде.Җиде көн буена аның янына беркем килмәде Хәтирә апасыннан башка.Ул больница ризыклары һәм палатадаш апалары биргәннәр белән туенды.

                         -Я,сандугач,сиңа бүген өеңә кайтасы бит инде,кем килеп алыр икән сине,диде теге медсестра апасы-мин авылыгызга телефоннан шалтыратып та карадым,әмма беркем алмады,диде Гадилә яткан карават янына килеп.

                               Гадилә район үзәгендә беренче тапкыр,үзе генә кайта белми,аннан операция урыны да бик авырта бит.Ул монда беркемне дә белми.Аның күз яшьләре бер туктаусыз җәймәне бөтергән кулларына тамдылар.Ни эшләргә дә, ни уйларга да белмәгән бала тәрәзәдән берәр таныш кеше күренмәс микән дип берөзлексез урамны күзәтте.Эченә бикләнеп тынып калган Гадиләне барысы да кызганалар иде. Урам тыкрыгыннан больницага таба борылган һәммә кешене күрми калмыйм,танымый калмыйм дип җентекләп күзәтте ул.Гайникамалттәйне бер ачуланды,бер җәлләде,бер үпкәләде, башкаларга да өметләнде ул.Әледән әле килеп хәл белгән булып ярты көн буе самавыр төбендә әнкәсе белән чәй эчеп киткән эреле-ваклы туган -тумача да күренмәде. Үзләренә калса, килгән саен:» Раюнга барып кайттым әле,фәлән кеше бүлнискә каралырга барган», дип олы яңалык итеп

 сөйлиләр,югыйсә.Нүҗәли инде беркем дә килми.

                               Әнкәсен бик яратса да,әтиле,әниле балаларга бик кызыга ул.Чыр-чу килеп бер оя булып,бер-берсенә ярдәмләшеп,яклашып яшәп ятучы күрше балаларыннан матур бер көнләшү белән көнләшә,үзе дә шуларның берсе буласы килә.Зөбәрҗәт апасы белән җитәкләшеп урамнан узасы, бергәләп бакча артыннан су ташыйсы килә.Ачуланса да түзәр иде/ансыз булмасын белә ул,чөнки һич тик тормас Гадилә аның күңеленә хуш килгән гамәлне генә кылмас инде/Ә менә әтисен гел белми .Аның белән үзен ничек тотасын уйлап чыгара алмый.Әнкәсе аны һәрчак сүгә:юньсез,пропашшай.ди,алимент түләми,бер ай килсә ярты ел югалып йөри ,баласының ашыйсы килгәнен,өс-башына кирәген уйламый,ди.Зөбәрҗәт белән әтисе бергә төшкән рәсем уртасына үзенең карточкасын куеп хыялланып утырган чаклары да булды Гадиләнең.Матур гына гаилә чыгар иде ,югыйсә.Хәзер менә гомерендә бер күрмәгән әтисе килеп чыгып:»Әйдә кайтабыз кызым», дип аны күтәреп алса,аңа карата туганнан бирле тупланган ачу,үпкәләр иртәнге томан кебек таралар иде,ә томан чыкка әйләнеп яшь бөртекләре булып аның иңсәсенә тамар иде.Гадиләнең күзләрен тагын яшь элпәләре каплады.Аның соңгы көннәрдә гел елыйсы гына килә,ничек кенә яшерергә тырышса да һич туктамый күз яше ага да ага.

                                Больницага керүенә уникенче көн киткәч кенә аны май заводына шалтыратып сөт ташый торган колхоз тракторына утыртып җибәрделәр.Тракторчы егет авылга кадәр утыз километр араны аны берничә тапкыр төшеп карап кайтарып җиткерде.Буш флягалар шалтыр-шолтыр килеп трактор арбасының бер башыннан икенче башына тәгәрәшеп йөрделәр,таудан төшкәндә Гадилә утырган алгы якка өеләләр,тауга менгәндә артка тәгәриләр ,шулар аяк өстенә менеп чәнтине канатудан башка баш бетәрлек хәлләр булмады.Буш фляга тавышыннан колак тонган,сикерткән саен операция урыны ачылып китмәсен дип ныклап тоткан кул оеган,кешлеккә кия торган күлмәк дегеткә буялган иде.Митрофановканы узганда авылның бер башыннан икенче башына кадәр тотам да калмыйча эреле-ваклы бер көтү эт куды аларны,чак трактор арбасына сикермәделәр,Гадиләнең куркуы шул чиккә җитте,хәтта эссе җәй уртасында сазлык ясап урам уртасында җәйрәп ятучы галәмәт зур дуңгызларны да рәтләп күзәтә алмады.Югыйсә бик кызык яталар иде.Аның дуңгызларны болай беренче тапкыр күрүе иде бит.Аннан шуңа игътибар итте:бу авылда кешеләр бик юан күренде аңа,бигрәк тә хатын-кызлар.Ә менә Гадиләләр авылында бер генә дә алар кебек юан кеше юк.Берәү бар барын,әмма ул да каяндыр килен булып килгән .Калганнар бар да бер чама.Ул үз авылларының зифа буйлы авыл апаларының эшкә барганнарын ,кайтканнарын карап торырга ярата.Апалар чигүле ап-ак алъяпкычлар бәйләп,капка төпләрендә бер- берсен көтешеп бәйләм бәйли-бәйли китәләр.Гадилә аларга»ничек абынып егылмыйлар икән алай»дип кызыгып карап кала.Ул апаларның күпчелеге аның классташларының әниләре.Эш урынына барып җиткәч ак алъяпкычларын салып, кул эшләре белән бергә бер яулыкка төреп куялар да ,эшләре беткәч тагын килгән кебек кайтып китәләр, бу ындыр табагында эшләүче апалар.Бик матур күренеш бит,Гадилә аларга сокланып туялмый.

                           Митрофановканы чыгып бераз баргач,күперсез генә ,кечкенә бер елганы аркылы чыгып үр менә башладылар.Үрне менеп җитәрәк биек наратлыклар башланган җир Гадиләгә таныш кебек булып китте.Әйе шул ,менә ич аларның әнкәсе белән печән чабарга килгәндә утырып ял иткән урыннары,әле анда алар җиләкләр дә табып ашадылар.Җитмәсә әнкәсе сөйләнеп торды:»Хәйретдин,кызыл итәкле тауга каршы басып таш юлны кыл урталай ярып чыгасың да өскә күтәреләсең дип өйрәтте яңа печәнлекләрен дигән иде.»Менә шул урын инде бу»дип сөенеп куйды Гадилә.Димәк,өйгә кайтып җитәргә дә озак калмады.Әнкәсе бу юлны бабай белән ничек итеп сугышка тикле атлар белән таш ташып салганнарын сөйләгән иде. Кардонны узып авылның өй түбәләре күренә башлагач Гадилә,сөенәсе урында тагын елап җибәрде.Кайтып җитте бит югыйсә,нигә елата инде тагын.

                               Гадиләне озаткан көнне печәнгә барырга аягы тартмады Гайникамалның.Аннан соң барырга да ерак бит.Авыл янындагы печәнлеккә нишләптер лесникның күзе кызды.

                                 -Быел сиңа печәнне Митрофановка ягыннан чабарга туры килер Гайникамалттәй,диде Хәйретдин лесник печән вакыты якынлаша башлагач,-синең кәҗә-сарыкларыңа урман печәне яхшы булыр,диде ул беркөнне трантасында кырын яткан килеш кенә,урам уртасында туктап.Гайникамалның башына шунда ук шаулап кайнар кан йөгерде.Бик тә уңай урында ,олы ялан башында гына иде аның печәнлеге.Шәйсолтан исән чакта тия алмады ул аңа.Лесникка аның кәҗә-сарыкларына урман печәне йомшаграк булуы һич тә мөһим түгел анысы,аны бүтән нәрсә этәрә бу юлга.Алдагы көнне генә ул Ярпач Галиләрдән лык исерек килеш чыкты.Ә Ярпачның ояты юк,»нигә әле өч-дүрт сарык өчен шундый шәп печәнлеккә ия булып ята,бер аягы белән кабер якасына ябышкан Гайникамал.Монда без дә бар бит әле,теттереп дөнья куучылар,безнең дүрт печәнлек тә әллә кайда урман артында,берсе генә булса да якында булсын,алга таба да кергәләп йөр кордаш» дигәндер.Бер стакан аракы өчен туган анасын да сатарга әзер Хәйретдин ике тапкыр уйлап интекмәде,мәсьәләне шундук хәл итте.

                       -Бирмим булгач,бирмим.Синнән югарыларга барам,дип бик чәпчесә дә,өенә кереп йөрәк даруы эчүдән башканы булдыра алмады Гайникамал.Халык печәнгә төшкәч,Шәйсолтаннан калган чалгыны Әхмәтхафиз карттан чүкетеп кайтты да,Гадиләне ияртеп лесник өйрәткән печәнлекне эзләп китте.Бик озак йөрделәр алар урманда.Бер генә печән чабарлык җир таба алмадылар.Кечкенә урман аланлыкларында чалгыга эләгерлек печән юк иде.Йөри торгач,хәйран гына зур аланлыкка килеп чыктылар

                             -Шушыдыр ахры кызым,бүтән печәнлек юк бит инде монда,дип утырып ял иттеләр.Карый торгач,-каты кагылдым Хәйретдингә,ерак булса да печән мулдан монда,әкрен генә чабып бетерсәк,алып кайтуы катлаулы инде,нишлисең,ходай бер җаен бирер әле,дип хәйран гына чабып ташладылар.Гадилә дә алдагы елларны кычыткан арасыннан кош оясы эзләп йөрүдән узмаган иде,быел хәтәр оста чапты.Башта чалгының җаен таба алмый җиде кат тире чыкты:я чалгы җиргә барып кадала,я үләннең башын гына кыеп китә.Утырып елыйсылары килде.Гайникамал кат-кат күрсәтә торгач,артыннан басып калучы каты үләннәр чапкан саен азая барды,чалгы башы җиргә сирәгрәк кадалды.

                                 Берничә көннән өйдәге тавык чүпләп бетермәслек эшләрне өстән-өстән ергычлап,тырма-сәнәк тотып печәннең чабылган кадәресен булса да әйләндереп кайтыйм дип килгән Гайникамал чак йөрәге тотып үлеп китмәде.Алар чапкан печән генә түгел,әле чабылмый калган ярты кишәрлек җир дә ялап куйган кебек булган иде.

                                 Кайтышлый ук Хәйретдингә керде ул.Төз лапас астында тыныч кына пошкырып торган атына ышансаң өйдә булырга тиеш иде,әмма хатыны Гөлҗамал күзен дә йоммый:

—                                     -Уттай печән өстендә өйдә була диемени,Гайникамалттәй,ю-юк,валлаһи юк дип Гайникамалның каршысына ук чыкты.

                                       -Ярар,кем Гөлҗамал,соңрак тагын бер әйләнермен алайса,диеп тупсадан борылды ул.Әллә ничә керде,туры китерә алмады,икенче көнне барыбер өеннән чыкканын сагалап торып очратты ул аны.Төне буе кайнап күпергән ачу агын ,карасын уйларга вакыт бирмәде ,килгән хутка ул Хәйретдингә ябырылды:

                                        -Мыскыл итәм дигәчтә,мыскыл итәм дигәчтә,нәмәгә син миңа кеше печәнлеген чаптырдың,юньсез тәре?

                                     Гайникамал ярсыды дип Хәйретдиннең бер генә төге дә селкенмәде.

                                 -Соң,мин бит сиңа ул печәнлекне чабарга кушмадым,Ул бит ул гомер-гомергә Митрофановка Микулаеның печәнлеге,инде ул кичә үк жалу белән килде.Мин сиңа урман арасындагы вак аланнардан чап дидем бит,алла бәндәсе.Үзең аңламагансың,чүпрәкбаш,мине гаеплисең,дип Гайникамалны таң калдырды.Оятсызлыкның чиге юк иде.Ул кычыткан белән сәрдә үскән вак аланнардан нинди малга ашатырлык печән чыксын,вәт юньсез.Шундый шәп печәнлеккә килеп чыккач,бераз шикләнгән иде шул,нишләп миңа мондый шәп печәнлек бирә әле бу дип.

                                 -Өйдән-өйгә йөреп эчкән аракыларың тамагыңа шеш булып утырсын,чучка,диде дә кан эчеп шешенгән кандала кебек кызыл чыраена төкереп өенә таба атлады ул.Хәйретдингә чуртым да булмады,ә менә Гайникамал инде ничә көннәр аягына баса алмый.Күрше-тирәдән берәрсе кермәсә,чәй куеп эчәргә бер чәйнек суы калмаган.Ирсез хатынны кимсетәләр,мыскыл итәләр инде дип сөйләүчеләрне Шәйсолтан исән чакта аңламаган ул.Менә ничек, ул көннәр аңа да килде.Печән вакыты җитсә, Хәйретдин авылда алла да,пәйгамбәр дә үзе булды.Гайникамал моңа тикле андый четерекле хәл белән очрашмады шул,шушы хәлдән соң Шәйсолтанны алып кайтып мендәр белән терәп түр башында утыртырдай булды.Гадиләгә ни дип аңлатыр,күпме интегеп чаптылар ,шуның аркасында операциягә ятты бит.Умарталыктан чапкан печән ярты кышка да җитәрлек түгел,нишләргә,кемгә барып баш ияргә?

                               Гадиләнең кайтып керүен сизми калды Гайникамал.Аның янына килеп «әңкәй»дип кагылуын ,төшләнәм ахры,дип уйлады.Саргаеп,ябыгып калган кызы тагын бер кат эндәшкәч кенә күзләрен ачты ул.Я ходаем,кызы кайткан,аның өмете,ышанычы,яшәү чыганагы.

                             Алар ул елны шул җитәр-җитмәс печән белән кышка керделәр.Ярар,кызым,быел сарыкларны суеп бетерербез,минем дә саулыгым юк,син дә бик интегәсең,диде Гайникамал.Зөбәрҗәтне икесенең берсе дә телгә алмаска тырыштылар.Гадиләнең Зөбәрҗәткә үпкәсе үзе үскән саен арта барды.

                                Авыл җирендә карчык-корчыкларның галәмәт тә бер изге матур шөгыльләре бар.Борынгыдан ук килә торган ул гадәтне Гадилә дә бик ярата.Ихатада көзге эшләр бетеп,сугым вакытлары үткәч,әби-чәбиләр бер-берсенә кич утырырга йөриләр.Алар, бер тирәдә яшәүчеләр, бер көнне берсендә,икенче көнне икенчесендә караңгы төшеп кичкелекне ашагач, кул эшләрен тотып чөкердәшеп кич утыралар.Кич утыруларның төп бизәге -билгеле инде өстәл башында кукраеп җырлап утыручы самавыр.Гадәттә бер өйдә өч-дүрт әби көндез җылы итеп ягылган мичкә аркаларын терәп гөлдер-гөлдер бәйләм бәйли,бала-чага идәнгә тезелеп утырып кемдер йомгак урый,кемдер йон яза,шунда ук шаян песи баласы да хәлдән тайганчы йомгак белән шаярып тәгәри.Анда ниләр генә сөйләнми дә, кемнәр генә искә алынмый.Дөньяда яшәүнең матур бер мизгеле бу:талчыктыргыч озын кышкы кичләрне рәхәт, файдалы итеп үткәрү ысулы, истә калырлык хәтирәләрне яңарту,яратып та кавыша алмаган сөйгән ярларны юксыну,ялгыш юлга кереп китеп барып чыкмаган язмыш корбаннарын кызгану,балалар ,оныклар өчен сөенү һәм әлбәттә инде җыр,бәетләр.Куллар,телләр бер-берсен узыша-узыша ашыгып эшлиләр,ике яклап та файдалы:балалар,оныкларга оекбаш-бияләйләр була,күңелләр бушана.Шул ук вакытта янда сырпаланып йөрүче оныкларга тәрбия чарасы да. Алар да кул эшенә өйрәнәләр,авылдагы гына түгел, якын тирәдәге гыйбрәтле хәлләр дә аларның колагына керә,нәрсә яхшы,нәрсә начар әйбәтләп яраткан әбиләре теле белән колакларына киртләнә.Әбисенә ияреп кич утырырга йөрмәгән баланың бала чагы юктыр.Шушы кич утыруларда әбиләр оныкларын яртылаш тормышка әзерлиләр.Анда эчеп юлдан язучыларның да,уйнаштан бала табучыларның да,әти-әнисенә рәхәт күрсәтмәүчеләрнең дә тетмәсен тетәләр,гыйбрәт итеп күрсәтәләр,кемнең ялкау,кемнең бик тырыш,кемнең нинди нәселдән булуы да искә алына,теге нәселнең бу нәсел белән ничек бәйләнешле булуы да,авылдагылар дә, авылдан чыгып киткәннәр дә ,хәтта дөнья хәлләре темасына кереп китеп американың баш кешесенә дә кагылып чыгалар.

                        Клубка чыгу яшенә җитмәгән малай-кызлар кич утыруның нинди кызык икәнен бик яхшы беләләр.Менә балаларының матур,җиткелекле тормышларын,үзләренә күрсәткән кадер-хөрмәтләре турында шөкер итеп сөйләп,куанып утырган ахирәтләре сүзенә Гайникамалттәй «шулай инде,ийе,ийе» дип хуплап утырудан уза алмый,яки Зөбәрҗәт турында сүз сораштыручы булмасын тагын дип куркып яшьле күзен түбән төшерә дә,тамагына тыгылган төерне йота алмый интегә.

                            Быел кышкы кич утыруларга тикле эшләнәсе бер эш өстәлде Гадиләгә.

                               Яңа еллар үтү белән малларга курмы ягы такы-токы гына калды.Мәктәптән кайту белән Гадилә бау ала да ,бәрәңге бакчасының карын ерып басуга саламга китә.Кышкы көн бер саплам ,ди:кай арада көн туа да, кай арада кич була.Кайтып ике көянтә суга барып өлгермисең, эңгер төшә башлый.Караңгыда карлы, сап-салкын саламны йолку ай- һай егәрне ала.Бияләй киеп тартсаң озак маташырга туры килә,күп эләкми.Аңа хәтле кара көзгә кергәнче колхоз басуыннан калдык-постык чөгендер ташыды ул.Җитәр-җитмәс курмыны ялгарга анысы да ярап торды.Каткан балчык арасыннан чөгендер чистартып, капчыкка салып ташу ,укырга җиде километр араны барып- кайтып арыган кыз бала өчен бик авыр эш булды,салам ташу ул кадәр үк авыр булмаса да,саламга ияреп чыккан тычканнар котын ала аның.Эскерт төбенә килеп җитү белән салам йолкырга керешми әле ул, башта каткан кар ыргытып яки юлда килгәндә эләктергән тигәнәк сабаклары белән эскерт төбендәге тычканнарны куркыткандай итә,аннан соң гына йолкый башлый.Ә тычканнар барыбер ул йолкыган салам учмаларына ияреп чыгып Гадиләне куркыталар.Беркөнне берсе хәтта салам бәйләгән бау буйлап килеп Гадиләнең якасыннан төшеп китте. Куркуыннан ул илереп кычкырып җибәрде.Кычкырмый, ул хәтта муенында шул сөйкемсез тычканның тырнакларына кадәр тойды.Болай да куркыныч булып караеп торган урман Гадиләнең сәер тавышын әллә нинди төрләргә төрләндереп ,көчәйтеп яңгыратты.Гадилә тагында ныграк куркып эскертның урман ягыннан чыгып авыл ихаталары ягына томырылды.Бер килсә килә бит ул,эскерт төбендә ул үзе генә түгел икән бит,Гадиләдән ерак та түгел,әллә шул тычканнар тартып китергән ,әллә кичтән берәр хәлсез тавыкның куначага менә алмаслыгын исендә тотып,ишек алдындагы ялгыш ябылмый калган каз-үрдәккә өметләнеп авылга юл алган төлке сак кына урманга таба тыраклады.Монысы инде Гадиләне бөтенләй чыгырдан чыгарды.Ул күпмедер вакыт бәрәңге бакчасы коймаларына сыенып төлке кереп киткән урман почмагына карап,дер калтырап утырды.

                 Кичкелекне ашап дәрес хәзерләргә утыруга күрше Җамалия апа килеп керде.

                     Бүгенге кич утыруның темасы һичшиксез кичә асылынып үлгән авылның иң чибәр кызы Гөлшәһидә турында иде.

                         -Я рабби ходаем ,бирсә дә бирә ходай берәүгә гүзәллекне!Ул гәүдә,ул төс-бит.Җир йөзендә андый матурлык яшәргә тиеш түгел кебек итеп кабул иттем инде мин бу Гөлшәһидәнең үлемен,-дип башлады Җамалияттәй бәйләмнәрен җәеп салып.-Үзем юдым,үз кулларым белән шикәрдәй ап-ак тәннәрен,авырын бәйләп йөрткән,балакаем,кулларыма сизелде.

                            Гадилә дә күреп белә,Гөлшәһидә апасын.Өрфиядәй җиңел ,җыйнак гәүдәле,түп-түгәрәк ак йөзенә сирәк кенә сипкелләр сибелгән айдай якты йөз,кушылам-кушылам дип торган дугадай кашлар,дулкын кара чәч башка бер кемдә дә юк.Аны кызганып бөтен авыл елады.Гайникамалттәй дә кич сакларга барды .

                            -Гөлсарага ходай сабырлык бирсен инде,бердән бер кызлары бит.Саклап кына үстерделәр,бик тәүфыйклы бала иде югыйсә,-дип сүзгә кушылды ул да дымланган күзләрен сөртеп.» Яшь җан бигрәкләр кызганыч инде,калган ата-анасына икеләтә авыр ,ни хәлләр итәсең.Бигрәкләр нык ялгышкан шул,бигрәкләр ялгышкан,»дип ах-вах килделәр карчыклар.

                            -Теге нәмәсе күмәргә дә кайтмаган бит.

                             -Ничекләр кайтсын Җамалия,адәм башы белән уйнаган кабәхат .Әллә авыл көтеп торамы,өзгәләп аталар бит аны.Латыйпның бит туган-тумачалары,нәсел-нәсәпләре ярты авыл.Ул юньсезгә авылга юл өзелде инде.

                              -Алмыйм,дигән икән җирбит,Гайникамалттәй.Әлләкем диярсең,Гөлшәһидә чыкса бик алган булыр идең дә,син олтыракка чыгып адәм рисвае булганчы бауга менәм мин дигәндер әле балакаем,менә синең белән бәйләнешеп кенә харап булган шул.

                               Әбиләрнең ярсуларының чиге-чамасы юк иде.Гөлшәһидә алданган егет үзе дә төшеп калганнардан булмаса да,аңа бернинди аклау, яклау булмады әбиләр тарафыннан.Бу авыл тарихында икенче шундый вакыйга икән.Беренчесен, сугыш вакытында булган хәлне дә искә алдылар.Анысын жәлләмәделәр,гыйбрәт итеп кенә сөйләделәр.Сугыш вакытында председательдән авырга узып ,тапкан баласын өй нигезенә күмгән кызны җәмәгать суды ясап җиде елга төрмәгә япканнар, ул кеше хәзер дә авылда яшәп ята икән.Әмма ул кара тап мәңге бетмәс булып аның артыннан ияреп йөри һәм һәр кызлы өйдә бу вакыйга һәрчак искә алына икән.

                      — Мәрьямтәйнең дә хәлен белеп кайтасым бар әле Җамалия ,иртәгә барырмын инде,бүген карт сарык бәрәнләп җай булмады,-дип уфтанды Гайникамалттәй-Гөлшәһидәне саклаганда да күренмәде,бер дә үлек саклаудан калмый торган иде,чирләп -нитеп ята микән өч-дүрт көн барганым юк бит,бигрәк авыр көннәре шул.

                          -Бәй,күпер башы Мәрьямтәй капкасыннан кулына төенчекме, баламы күтәргән берәү кереп бара иде бүген,мин танымадым,күзем бит аермый,үзең беләсең,диде Җамалия.-Ә менәтерәк сезгә керер алдыннан гына килен эштән яңа хәбәр белән кайтты:Зөлфәнең ире Миншәех бу хәлләрдән соң аңкы-миңке килеп йөргән дә балаларының кабер рәшәткәсенә асылынып үлгән ди.Бәлкем Зөлфә булгандыр.Моңа нинди адәм йөрәге чыдасын.

                           -Алайса,Зөлфә кайтты микән,әллә?

                               Тирә-якны тетрәндерерлек хәлләр быел бигрәк күбәйде.Яңа елга тикле генә чәчләр үрә торырлык вакыйга бөтен кешене шаккаттырган иде.Моннан ерак та түгел Каратирәк авылына килен булып киткән Зөлфә,Мәрьямтәйнең төпчек кызы,район үзәгенә өченчесенә бәбәйләргә киткән.Ә ире берсе биш яшьлек,берсе җиде яшьлек ике кызларын калдырып,иртүк ягылган мичне томалап эшкә чыгып киткән.Фермага килеп маллар алдына азык тарата башлауга Миншәехның артыннан килеп тә җитәләр,өең яна дип.Күз ачкысыз, котырган декабрь буранында көздән генә салынып, өй туйлары үткәргән нигез санаулы минутлар эчендә янып көл була.Кара күмер,кисәүләр арасыннан бер-берсенә ябышып каткан, ике кызны йоклаган караватларыннан табып алганнар.Сөенешеп көтеп алган малайларын Зөлфә күршеләренең иске мунчаларына алып кайткан.Мәрьямтәйне каз өмәләре заманында күрше- тирә күчтәнәчләр төяп яңа өйгә коръән ашына озаттылар.Сугышта хәбәрсез югалган ирен көтеп,колхозның бар авыр эшен эшләп бөкересен чыгарган Мәрьямтәй кызының бәхетенә сөенып салам түбәле,җил капкалы өендә сөенә-сөенә,тыныч кына яшәп ята иде әле.Ямьсез хәбәр күңелгә авыр тәэсир итә шул.Гадилә дә ул көнне изелеп сабый йокысы белән йокламады.Күз алдыннан бауга асылынган чибәр Гөлшәһидә йөзе китмәде.Аннан янып үлгән ул балаларны да күреп белә иде бит ул.Алар белән саташып чыкты.Иртән бик авырлык белән генә торып Килмәткә укырга чыгып китте ул.Бүген дә буран котыра иде,иртәнге алты тулганда өйдән чыгып киткән бишенчеләр зур класста укучы үсмерләр артына ышыкланып чак дәрескә барып җитештеләр.Көне буе буран ниндидер ярма сипкәндәй кулларны,битләрне чеметтерә торган карны мәктәп тәрәзәсенә сылады.Тәрәзә каршындагы тополь ботаклары сынып-сынып төштеләр.Бишенчеләрдә уку кайгысы булмады.Кара такта каршында укытучы ниндидер тигезләмәләр чиште,кемнәрдер тактага чыгып шакы-шокы акбур белән нәрсәдер яздылар,сыздылар.Күзләр барыбер тәрәзәдә булды.Башта тигезләмә кайгысы түгел,бер генә уй:ничек кайтып җитәрбез?Ә Гадиләнең биш сәгать буе башы авыртты,тәне сызлады,ут булып янды.Хәлсезлектән башын партага куеп ятып торды.Укытучылар бер-бер артлы алышынып торды,кергән берсе «Гадилә йокың туймадымы әллә»дип кисәтү ясый.Озын тәнәфескә тыгылган ике телем ипи өйгә шул көенчә кайтты. Өйгә кайтып башын мендәргә терәгәндә Гадиләнең җеп өзәр хәле калмаган иде.Биш көн башын да күтәрә алмый кипкән кура җиләге,кипкән карлыган чәе генә эчеп грипп белән көрәшеп ятты ул.Биш көн малларга салам кайтмады,биш көн сарыкларга башак бирелмәде.Болай да учма -учма гына салынган печән көннән-көн кимеде.Гайникамалттәй оныгының неп-нечкә калган беләкләрендәге җеп юанлыгы зәңгәр кан тамырларын сыйпап баш очында утырды.Эченнән генә аягына басып йөреп китә алыр микән бу бала дип пошаманда йөрде.Тәҗел генә йомышы булмаса да Гәүһәрне чакырды,аның болай булгач «җиңдек чирне» дип тынычландыруына күзендә өмет нурлары биешеп алды.Быелдан да калмыйм әнкәсе янына җибәрәм дип яши торгач,Зөбәрҗәтнең кайтып китүенә дә сигез ел җәй башында тула, хәл дә белми ,кош теледәй бер хәбәр дә җибәрми ятуына да елдан артып киткән .Сирәк-мирәк ,анда- санда килгән алимент акчасын санамаганда,шул гомердән бирле Гайникамалның пенсия акчасына яшәп көн күрделәр алар.Менә ничәнче кат «быелдан калмый җибәрәм әнкәсе янына»дип ант итте ул.Җәйгә тикле исән торсалар быелдан калмас ахры.Гадиләгә дә берничә кат әйтте инде бу турыда.Яхшымы,яманмы әнкәсе янында булсын бала,дип ныклы карарга килде ул.

                    Көттереп кенә җылы,йомшак,дымлы яз якынлашты.Язгы каникуллар үткәч,күрше Килмәткә йөреп укучылар,басу аркылы йөри торган юлны ташлап, авыл көтүе йөри торган атау аркылы бара башлыйлар.Яз көне басу юлыннан йөрү ,дөресен генә әйткәндә,әҗәлгә тиң,резин итекләрнең балагына тикле саз менә, урманнан тагын йөреп булмый,урман әле кардан әрчелмәгән,анда керсәң муеннан карга чумасың.Моннан юл урау булса да,аякка саз иярми,былтыргы чирәм өстеннән атлавы җиңел ,аннан соң,язгы кояш тау битләрен кардан тизрәк әрчи.Ике яктан басулардан агып төшкән кар сулары чокыр су җирләрдән вак таллыклар ,карамалар,зирекләр арасыннан ашыга -ашыга түбәнгә Килмәткә таба агалар.Һавада тургайлар җыры, иртә ачылган тау битләрендә йомраннар сызгыра,баш очыннан кыз казлары торналар очып үтә.Әнә анда каршы якта аларның сабантуй мәйданы.Сабантуйның флагын элә торган колга аларны сөенеп сәламли кебек,шунда ук авыш колга,аннан ерак түгел күзне бәйләгән килеш сабантуй бүләкләрен кисеп ала торган П хәрефен хәтерләтүче нәрсә.Аннан бик кечкенә чагында Гадилә бүләкләр кисеп ала иде,бабасы да исән иде ул чакта.Аннан ары үсмер нарат поласасы башлана.Озак та үтмәс алар тагын нарат урманы аша йөри башларлар.Аның үз матурлыгы.Әмма хәзергә таулардан йөрү күңелле аларга.Юлларны болай ел фасылларына карап үзгәртү элек-электән үк күрше авылга йөреп укучыларның язылмаган законы.Алар шулай җайлашкан,аларга шулай кулай.Кулаен кулай да,ул шулай чарасызлыктан килеп чыккан закондыр инде.Шушы ашыга-ашыга агучы урманнан,басудан төшкән кар сулары бервакыт Килмәткә якынлашкан җирдә укучыларның юлларын бүлә.Җәй көннәрен атлап кына чыгышлы инеш ярлары зур елгадай тулып ташып ага.Ургылып аккан шул язгы ташкынны укучылар ,зурмы ул ,кечкенәме, кем булуына карамастан озын колгаларны каракучкылланып бөтерелгән суның кыл уртасына батырып икенче якка сикереп чыгарга тиешләр.Зур класс укучыларының эше көйле,алар сикерәләр,кечкенә классларда куркып елап кире кайтып китүчеләр дә бар,яки чүт кенә читкә тайпылып төшкәннәр итекләренә су тулып елашалар.Чөнки аларга инде юеш аяк белән мәктәпкә барсаң көне буе бер ничектә утырып булмый,аларга кире чыгарга кирәк.Ә беркөнне хәтта,алтынчы класста укучы Гамилә колгасыннан кулы шуып китеп суның нәкъ уртасына килеп төште.Төште дә ,зәңгәр пәлтә итәкләрен җәеп, бата-калка агып та китте.Югалып калган балалар бермәл тынсыз булдылар.Язгы ташкын аны бөтереп батыра-калкыта торгач ераккарак алып китте.Берзаман Гамилә бөтенләй күмелде,барысы да «аһ» итте.Шулчак кемдер «колга сузыгыз» дип ачыргаланып кычкырып җибәрде.Һәммәсе колгага ташланды.Яр буеннан йөгереп аңа ике яктан да колгалар суздылар.Бозлы суда тыпырчына торгач,Гамилә бер колганы эләктерде.Аны шулай ярга сөйрәп чыгардылар.Шушы хәлләрдән соң гына ташкын суы тынгач,колхоз тракторы бу урынга ике юан бүрәнә салып китте.

                           Иртәгә Гадиләгә районга барасы.Кичтән күрше Рәбига апасы кереп»җомга көн районга барам,кызым бәбидән котылган ,хәлен белеп кайтам,берәр иптәш булса әйбәт булыр иде,»дип сөйләнеп утырды.Шулчак Гадиләнең дә башына уй сукты,бераз уйланып торгач ул:

                           -Мин дә синең белән барам әле Рәбига апа,диде.

                         -Син нишләп йөрисең анда,дөньяда булмаганны,дип элеп алды әнкәсе-каян килгән олы кеше,сорау юк,нитү юк,барам дип утыра.

                         -Әңкәй барыйм инде,теге кәгазьләрне әзерлик тә,үзем кереп чыгармын нарсуд дигәннәренә,-мин аның кайда икәнен беләм,больницадан кайтканда сөт тракторы белән аның яныннан узып киттек бит,диде Гадилә ышандырырлык итеп.

                        Рабига апасы аңа күтәрелеп карады.

                       -Менә,Гайникамалттәй,эшләр хутта бит хәзер синең,үзең куркып тора идең,Гадилә барса,тизрәк тә хәл итмәсләрме әле.

                     Җомга көн иртүк кардон буена чыгып басып хәйран гына тордылар.Иртәнге суык тез башларын тешли башлагач кына авыл күпере өстеннән ДТ-74 тракторы күренде.Язгы-көзге пычракларда колхоз сөтен район үзәгенә төшерү өчен шуннан да ышанычлы техника юк.Иртәнге салкын һаваны чытырдатып ,торбасыннан кара төтеннәрне мул пошкырып хәтәр җитез килеп җитте үзе.Кырдан килгәндә гөлдерәп кенә килгән кебек тоелган трактор тавышы урманга килеп кергәч агач башларын кыеп төшерергә тырышкандай үкереп алга ыргылды. Урман юлыннан чылбырлы көпчәкләре күмелерлек суларны да җиңел генә үтте.Урман эчендә урыны-урыны белән кар күренә,усак кәүсәләре җетеләнгән,юл буендагы тал песиләре матур булып бүрткәннәр.Арба читенә тотынып утырган Гадиләнең аягы оеп меҗ-меҗ килә башлагач,чак кына күтәрелеп,аягын язгалагандай итте дә,Рәбига апасы янына, сөт флягасы өстенә идәндә яткан брезент кисәген куеп утырды.Болай уңайрак икән.Флягалар тулы булгач,больницадан кайткандагы шикелле аяк өстенә менеп интектермиләр.Митрофановкага җитәрәк текә генә тауны менгәндә тракторның кара төтене эчендә калдылар алар.Митрофановкада сирәк-мирәк кешеләр очраса да, теге вакыттагы кебек этләр кумады.Ат арбасы яныннан юаш кына теркелдәгән соры эт тә койрыгын болгый-болгый каранып узып китте.Бик күп чокыр-чакырлар үттеләр алар,таулар менделәр, төштеләр,тагын бер авылның бер башыннан икенче башына чыктылар,ниһаять район үзәге күренде.

                 Ул барып җиткәндә нарсуд бинасы әле ачык түгел иде.Бераз торгач кына бер күзлекле ир кеше еш-еш борынын тарта-тарта килеп ишекне ачты.Аңа Гадилә дә курка-курка иярде.Артыннан бастырып кергән балага гаҗәпсенеп карады ир кеше.

                           -Син үскәнем,нишләп йөрисең,кем кирәк сиңа?диде ул,ниһаять электр лампочкасының төймәсенә баскач.Аның аптыравы,гаҗәпләнүе бөтен гәүдәсенә чыккан иде.

                           Гадилә инде кичтән үк әзерләп куелган әйтәсе сүзләрен онытып бетергән,теге абзыйга җавап бирәсе урынга сумкасына кереп китте дә,бер көтү кәгазь сөйрәп чыгарды:

                         -Менә.

                       Күзлекле сәерсенеп кулына төрткән кәгазьләрне учлаган килеш нишләргә белми торды да,Гадилә шикелле кыска гына :

                  -Әйдә,диде.

                  Гадилә калышмаска тырышып теркелдәп аңа иярде.Алар ике тәрәзәле ,стена буендагы шкафлары әллә нинди папкалар,кәгазьләр белән тулган бүлмәгә килеп керделәр.

                -Тәк,тәк,тәк.Кем җибәрде сине үскәнем бу кәгазьләрне тоттырып,диде ул ниһаять өстен салып,аларга күз йөртеп чыккач.

                  -Үзем килдем абый,миңа алимент акчасы кирәк,диде Гадилә күзлекленең лупа кадәр күзлек пыяласыннан күзләренә карарга тырышып.Беренче чирканчыкны алды ул,күзлекле бер сүз эндәшмәде.

                      Күзлекленең «Соңгы тапкыр кайчан килде алимент акчасы?»дигән соравына да ,әнкәсе өйрәткәнчә шартлатып:»Бәрәңге алганда» дип җавап бирде.»Кем белән яшисең?Ничәнче класста укыйсың?Ничәлеләр аласың? Әтиеңнең кайтканы бармы?Кем белән килдең монда? кебек сорауларга да җавап бирде ул.Күзлекле абый кәгазьләрнең әле берсен,әле икенчесен карады,бармаклары белән өстәлгә шакылдап нәрсәдер уйлап та утырды,һәм урындыкның читенә генә артын терәп утырган Гадиләгә күтәрелеп:

                 -Исемең бигрәк матур синең ,үзең шикелле.Кем куйган синең исемеңне?дип сорады-ирененең бер як чите белән генә хәйләкәр елмаеп. Гадилә мондый сорау көтмәгән иде.Кыенсынып кына :

                 -Бабам,диде.

                 Шуннан соң күзлекле бер карарга килгәндәй урыныннан торды да:

                     -Бар үскәнем,Гадилә кайт инде,әнкәңне сөендер,озак тормас килер сиңа акча-,диде.

                      Гадиләне утырып килгән тракторы аскы урам чатыннан алып,буш флягаларын шалтырата-шалтырата кайтып китте.Район үзәгенә икенче сәфәре дә уңышлы тәмамланды аның.

                              Алимент акчасы килгәнгә сөенешеп кенә туктаганнар иде.Гадилә мәктәптән кайтуга әнкәсе тагын бер яңалык белән кайтты.Бу май аеның унбере иде.»Балакаем, мәктәбеңнән сорап кайт,сине әниең янына җибәрәм,Гыйлменисалар Ташкингә баралар икән,ияртәбез диделәр сине»диде Гайникамалттәй өйгә керә-керешкә.Шулай яхшырак булыр,диде Гайникамалттәй аптырап калган оныгына карап.

                          Ул оныгын иркәләп,сыйпап үстермәде.Аның ул сабыйны иркәләп утырырга җае да юк иде.Ире үлгәч,ничектер югалып,бетеренеп калды Гайникамал.Шәйсолтан дөньяны җигелеп ,җаен белеп тартты,бөтен эшне рәте белән эшләде,авылдашлар, күршеләр белән уртак тел табып яшәде,һәммәсенә йомшак,ягымлы,тыңлаучан булды.Гайникамал ул исән чакта артык кыенлык күрми,ир хатыны гына булып яшәде.Ире печән чапса,ул тырма күтәрде,бәрәңге алсалар Шәйсолтан казыр иде,ул чүпләде,әзер кисеп,ярып уелгән утынны ире кертеп бирде,мичкә ул якты.Сыер саварга чыкса,сыерның алдына ире салып куя иде,ул әзер басып көтеп торган сыерны саварга утырды.Иртән торып тышка чыкса,ишек тупсасыннан алып капка төбенә кадәр ишек алды себерелеп ялт иткән.Пенсиягә чыгып хөкүмәт биргән пенсияне ашап,бер-береңнең кадерен белеп, җай гына яшәргә иде дә соң,син сорыйсың алтыны ,ходай бирә яртыны,дигәндәй,Шәйсолтанны бик ашыгып үз хозурына алды шул.Гадилә аңа бер караганда бик тә кирәк:ялгызлыгын онытып торырга иптәш тә ул,өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшләрне эшләшергә алыштыргысыз ярдәмче дә,һәм шул ук вакытта олы җаваплылык та.Кыз бала бит ул.Кыз баланың исеме кыл өстендә дип борынгылар белми әйтмәгәннәр.Көннән көн үскән кыз бала көннәрдән бер көнне иркенлек сизеп ялгышлык арты ялгышлык эшләп ташламасмы?Ничекләр җавап бирерсең?Әтисез генә түгел,әнисез дә үскән кызның чынбарлыкны ничек кабул итүе куркыта Гайникамалны.Бабасы исән чакта иркәлеккә өйрәнгән бала үсә-үсә тәртәгә типмәсме?Артык кыю,чая,башбирмәслеге дә бар.Кирәкмәгән җиргә тыгылып ,дөреслек эзләгән булып ялгышлыклар эшләп ташласа,хәзердән үк үзсүзлелеге,үз фикерен алга сөрүе сизелә,я,нишли ала Гайникамал?Алай гына яшәп булмый бит җир йөзендә.Кайчагында баш ияргә дә,каршылыклы фикер белән дә килешергә туры килә.Юк,мең мәртәбә юк.Карамады түгел,карады.Зөбәрҗәт калдырып киткәндә ими баласы иде бит ул.Анасының күкрәк сөтен юксынып өзгәләнгәндә Гайникамалның сөтсез күкрәген суырып тынычлана иде.Бәгъремнең яртысын йолкып алып китсә дә,җибәрәм.Аны саклый алмый үземне гомерлек үкенечкә дучар итмәм ичмасам. Китсен генә берүк,ни булса да миңа үпкәләмәсләр.Шулай уйлады ул.

                                    Алар Ташкентка килеп җиткәндә кичке алты иде.Поездга утырганда ниндидер бер дулкынлану белән утырды.Шулай булмый ни,күпме хыялланалар иде алар,шул рәсемдә һәм киноларда гына күреп белгән поездга утырырга.Менә утырды Гадилә.Күпме җирләр күрде,күпме шәһәр-авыллар аркылы,елгалар,сулар,чүлләр-далалар аркылы үтте.Поезд тәрәзәсеннән казах далаларын үткәндә дөяләр,ишәкләр,ничектер кара чутыр,түгәрәк йөзле казах балаларын күреп исе китте.Әнкәсе сүзенә карап дөрес эшләдеме ул?Үзе уйнап үскән болыннарын,су кергән күлләрен ,бәбкә саклый торган су буйларын ташлап китеп дөрес эшләдеме?Мәктәпкә бара торган наратлыклар,атау буйлары,таң туса ,көндә таптала торган бормаланып иген басулары аша үтә торган Килмәт юллары инде хәзер үк күзләргә яшьләр тутырып искә төшәләр дә,күкрәк турысында нәрсәдер ачы булып өтеп бугазга тыгыла.Инде шул интегүләргә ,шул кимсенүләргә ияләшкән иде бит инде ул.Бусы,яңасы тагын нигә кирәк аңа,нигә монысын әнкәсе аннан башка,аның белән киңәшмичә уйлап чыгарды да,үзе генә хәл итеп куйды.Үзе югыйсә, ике сүзнең берендә син Зөбәрҗәткә кирәк бала түгел инде,дип йөрәккә кадап кына тора

                   Ташкентның гүзәллеге ушларны алырлык иде.Поезддан төшү белән тоташ чәчәк диңгезе-розалар каршы алды аны.Открыткалардан гына күреп белгән розалар монда һәр тарафта,кая карама,ниндиләре генә юк.Беркемне ишетми,бүтән бер нәрсәгә карамый ул розаларны гына карады.Гыйлменисаттәйләрдән дә калышмаска кирәк,ә розалар баш әйләндергеч исләре,матурлыклары белән аны бөтенләй әсир иттеләр.

                  Гыйлменисаттәйләр поезддан төшү белән аларны каршы алырга килгән кызлары, туганнары белән кочаклашып күрешеп,елашып куанышып алгач,читтәрәк торган утыргычка барып киемнәрен,төенчекләрен рәтләштерергә тотындылар.Шул вакыт Гыйлменисаттәйнең кызы алардан калышмый ияреп килгән Гадиләгә игътибар итте:

                     -Бусы кем була тагын,-диде ул Гадиләне кочагына алып.

                       -Ә,ә,бу Зөбәрҗәтнең кызы Гадилә,Гайникамалттәй безгә ияртеп җибәрде,әнисендә калдырып кайтырсыз дип,диде Гыйлменисаттәй,-илтеп килербез,әзрәк хәл алгач,бездән ерак яшәми дигән идең бит.

                         -Соң,әңкәй алар былтыр ук Ферганә даласына күчтеләр бит.

                           -Бәрәч,нишләп хатта бер дә язмадың,менә сиңа тамаша, хәзер каян табабыз аларны?дип аптырады Гыйлменисаттәй.Гадилә коелып төште,менә сиңа кирәк булса,чакырылмаган кунакның хәлләре катлаулана әле монда,»инде нишләргә?дигән уй бөтереп алды аны.

                          -Я,ярар әңкәй,адреслары бар телефоннан сөйләшергә чакырырбыз да,килеп алырлар,әйдәгез киттек,калышма үскәнем ,-дип ашыктырды аларны Гыйлменисаттәйнең кызы.Автобуста ярты сәгатьләп баргач,зур гына бер казахлар кышлагына килеп чыктылар,Гыйлменисаттәйнең кызлары шунда тора икән.Җимеш агачлары арасында күмелеп утыручы,акбур белән ялт итеп агартылган,буйга озын итеп өсти-өсти салынган бер өйгә килеп җиттеләр.Зурлар кочаклашып күрешкәндә Гадилә ишегалды тулы бала-чагага игътибар итте.Башларына һәммәседә түбәтәй кигән,ялан аяклы эреле-ваклы кызлар, исләре китеп Гадиләне күзәтәләр иде,ә кыюрак берничә малай Гадиләне тикшереп, аның тирәли әйләнгәләп йөрделәр.Бу озынча өйнең биш ишеге бар,һәммә ишектән кереп чыгып йөриләр,ашыга кабалана ниләрдер ташыйлар,өйнең зурлыгы белән чагыштырганда тәрәзәләр кечкенә.Өй янында утыргычлар көйләнгән,арырак челтерәп арык агып ята ,ул өйгә терәлеп үк торган бакчага кереп китә.Арык буйлап Гадилә белмәгән ,күрмәгән чәчәкләр, үләннәр үсеп утыра,ә ишегалдының өсте тоташ йөзем агачлары белән капланган,алар зур кешенең куллары җитәр-җитмәс биеклектә чыбыклар буйлап сузылганнар да,яшел төймәләрен асып утыралар.Бакчаның урам ягында башлары кыркылган тут агачлары күренә,өйнең аргы башында юан гына әчтерхан чикләвеге агачы җәелгән.Монда бакчаны ,ишегалдын урамнан аерып тора торган койма ише әйбер юк,ә бәлки койма урынына ниндидер вак яфраклы ,чытырман куак үстергәннәр дә ,шуны матур итеп тигезләп кисеп куйганнар.Бакча шул тикле караулы иде,Гадилә исе китеп әнкәсе сөйләгән җәннәт бакчасын исенә төшереп утырды.

                          Әчтерхан чикләвеге төбендәге дәстарханга кичке ашны ашарга утырдылар.Гадиләне дә зурлар белән бергә ашарга кыстадылар.Әмма аның ашавы ашау булмады.Чит кешеләр табынында «артык кашык» итеп сизде ул үзен.Кайчан килеп алыр аны Зөбәрҗәт?Тагын күпме барасы бар икән инде?Әнкәсе нишли икән хәзер?Берүзе ничек яшәр ул,кем ярдәм итәр аңа?Ике көннең берендә чирли торган карт карчыкны кем карар?Әнкәсе кит,дигәнгә китеп дөрес эшләдеме Гадилә?Зөбәрҗәт апасы сирәк-мирәк искә төшкәләсә дә,аны бик сагынып интекмәде ул,ә менә әнкәсен искә алмый калган сәгате юк.Юлга чыкканга бүген биш көн булды.Бәрәңге бакчасы да сөрелмәгән килеш калды,кем белән утыртыр әнкәсе бәрәңгене?Әле орлыкны баздан чыгару үзе бер газап.Гадилә киткәнче көннәрне җылытмады шул,бер эшен булса да киметеп киткән булыр иде әнкәсенең.

                          Гыйлменисаттәй юл буе бөтен яңалыкка исе китеп,тегесен-монысын сораштырып килгән Гадиләнең тынып калуына игътибар итеп,кызыннан Зөбәрҗәтне сораштыра башлады.

                       -Әңкәй,Зөбәрҗәтләрнең гаиләсе ишәйде,тулайторакта кысан,шуңа моннан китәргә булдылар.Аннан соң,иренең әти-әнисе,туганнары җир тетрәүдә үлеп беткәннәр иде бит,аны да монда тотып торыр сәбәп юк дип Ферганә даласына киттеләр.Анда хөкүмәт мамык үстерүче совхозлар төзеде,зур-зур йортлар салдылар.Йорт янында зур гына бакча җире,кош-корт,мал-туар асрарга абзар-сарае да бар дип сөйләде Зөбәрҗәт бер килүендә,-дип сөйләп китте Гыйлменисаттәйнең кызы.

                       -Ярар,кызым,уңышлы булсын,бәхетле нигез булсын,менә Гадилә Зөбәрҗәткә малайларын карашырга ярдәмче була инде,аллабирса.

                       Хәтәр ашап сөйләшеп утырганнан соң,тирләп-пешеп чәй эчеп йокларга киттеләр.

                        Килгәннәренә өченче көн киткәч кенә ,Зөбәрҗәт килеп алды аны.Ябыгып ,сулып калган Зөбәрҗәтнең йөзендә Гадиләне күреп сөенү чаткысы шәйләнмәде,ә бәлки ниндидер бер шикле курку шәүләсен яшерергә теләсә дә барысы да сизделәр.Гыйлменисаттәй аерылышканда:

                          -Ярар,балам,Гайникамалттәйнең аманәтен үтәдем,аллага шөкер исән-имин әниеңнең кулына тапшырдым,калганын үзегез беләсез,алдагысы хәерле булсын,-дип Гадиләнең аркасыннан сөйде.Шулай итеп авыл белән ,авылдашлар белән бәйләп торган соңгы җеп тә өзелде.

                             Бакыр башлы ,елтыр күзле ,терекөмештәй тик тормас өч малай каршы алды аларны.Балаларга күз-колак булып калган ,балалар бакчасында бергә эшли торган Зөбәрҗәтнең ахирәте Тулганай да килеп керде.Гайникамалттәй җибәргән күчтәнәчләрне каклаган каз ,чәкчәк,төш,урман чикләвеге,кипкән җир җиләге,как ише әйберләрне җәеп салды Зөбәрҗәт.Теге бер-бер артлы туган өч малайга йон оекбашлар да килеп чыкты.Алар аны идәнгә утырып мыш-мыш килә- килә киеп тә карадылар.Шул арада өстәлгә куелган күчтәнәч конфет,прәннекләрне эләктереп чыгып та чаптылар.Тәмле әйбер эләккәч аларга монда кызык беткән иде инде.Гадиләләр өчәүләп чәй эчәргә утырдылар.Зөбәрҗәт әңкәй ни хәлдә,диде бертуктаусыз авыл хәлләрен ,авылдашлар,күршеләр турында сорашты.Нишләп болай капыл гына сине монда җибәрде?дип гаҗәпләнде.

                                    -Әңкәй гел чирләп тора,ул-бу була калса,син кем кулына калырсың,шуңа куркам,ичмасам әниең янында булсаң күңелем тыныч булыр ,дөньядан китүе җиңелрәк булыр иде ,ди.Сине бик сагына.Ичмасам балаларын карашырсың дип җибәрде менә.

                                    -И-и,әнекәем һаман мине кайгырта,-дип күз яшьләрен сөртеп алды Зөбәрҗәт.

                                  Иртән кояш Гадиләнең йөзенә төшеп битләрендә,алтын төсендәге тыңлаусыз чәчләрендә уйнады.Торасы килми иде.Тагын бераз гына ятам да торам,дип уйлады ул.Үзебезчә сәгать алтынчы ярты икән бит,классташларым торып мәктәпкә җыена торгандыр,әнкәй каз бәбкәләрен су буена төшерә торгандыр.И Әнкәй Әнкәй,нишләрсең миннән башка?Кинәт Гадилә күргән төшен исенә төшерә башлады.Әнкәсен күрде бит.Әйе,әйе әнкәсен күрде.Кулына ике тармак зәңгәр чәчәк аткан гөл тоткан да Гадиләгә суза,теге тау башына менгереп утырт,ди.Бар кызым,бар,син утыртырга тиеш боларны,ашык,мин сине монда көтәм ди.Китте Гадилә,ашыга-кабалана.Гөлен тотып ул тырыша- тырмаша тауга менә,артына борылып карый.Әнкәй китмә яме,мин тиз булам,китмә ди.Тау менүе авыр булса да рәхәт иде аңа.Тау биек,бер якта кояш,тау башына тиям-тиям дип болытлар йөзә ,тирә-як ямь-яшел үлән,чуп-чуар чәчәкләр,әмма аның кулындагы төсле гөл башка юк.Шуңа әнкәсенә бик кадерледер инде бу гөл,дип уйлый Гадилә.Менә шундый матур төш күреп уянды ул.

                                 Кухня ягында өзек-өзек тавышлар ишетелә,табак-савытлар шалтырый.Сөйләшү русча бара,сөйләшүгә караганда,күбрәк талашуга ошый.Зөбәрҗәт елый ахры,ә ир-ат тавышы бик әшәке сүгенә.Сүгенү дигәннән,сүгенүне дә Гадилә беренче тапкыр поездда ишетте.Ике урыс агае юл буе эчеп бардылар ,ара-тирә якалашып алалар,аннан тагын дуслашып китәләр.Ә сөйләшүләре гел сүгенү белән пычранып бара.Зөбәрҗәтнең ире дә тач шул пычрак сүзләрне кабатлый,әммә бер генә, «дармоед»дигән сүзне генә Гадилә беренче тапкыр ишетте һәм аңламады.Кичә Зөбәрҗәтнең ирен күрергә туры килмәде аңа.Тагын лыкынгандыр,диде Зөбәрҗәт.Бик озак кына сөйләшеп яттылар алар Зөбәрҗәт белән.Иренең холыксыз булуын,эчәргә яратуын әйтте ул.Аның күзләрендә элеккеге зәңгәр очкыннар тоныкланган,карашлары уйчанланган.Түр башында елмаеп торган рәсем белән чагыштырып карады аны Гадилә.Әнкәсе рәхәт тормыш эзләп чыгып китте дия иде,эзләгәнен тапмаган икән дип уйлады .Бакча ягыннан ниндидер бер кошның сайраган тавышы ишетелә,нәрсәләрдер чурлый,тагын ниндидер карлыккан тамаклы бер кош кушылды,күзләрне йокы баса.Ул киткәндә күршеләрнең шомыртында бер саескан оя кора башлаган иде.Аны Гадилә бер ничә көн күзәтте.Ул күренә башлагач үзләрен хуҗа итеп сизеп тавыклар белән бер табактан ашап йөргән чыпчыкларга да көн бетте.Бабасы ясап калдырган иске оядагы сыерчыклар белән генә тату яшәде ул.Бу кошның тавышын нәкъ шул саескан тавышына ошатты.Кинәт тышкы ишек шапылдап ябылды,йокы бүлмәсенең ишек яңагыннан зур гына кисәк штукатур кисәге ычкынып обой кисәгенә асылынып калды.Ишектә Зөбәрҗәт күренде.Төнне йокламаганмы,елаган ,күзләре кызарып шешенгән,бер як яңагында зур гына каралып торган урын барлыкка килгән,бер кулын икенчесе белән тоткан да авыртуына чыдый алмый,Гадиләнең кровате янына утырып елап җибәрде.Бабасы намаз карты иде аның.Ә аларның авылларында да эчеп көн күрүчеләр юк дисәң дә бар.Гадиләләр күршесендә әнә Шакир абзый-балта остасы көн саен исерек.Балтасын кайда эшли ,шунда калдыра да,туп-туры өенә кайта.Урам буйлап кайтканда капка төбендә көтү каршы алырга дип өйдәге эшләрен алданрак бетереп чыгып утырган карчык-корчыкларның хәлләрен сорашып,сөйләшкәләп кайта да,өенә якынлаша башлагач,борылыштан җырга күчә.Шул тавышны ишетеп өендә минут эчендә бер кем калмый,кайсы кая качып бетә.Ул өенә тикле Герман көе уңаена атлап кайта да,кайтып җиткәч җыр тына.Шакир абзый йокыга тала.Бу ходайның һәр бирмеш көненә шулай кабатлана.Аннан хатыны, бала-чагасы качкан җирләреннән чыгып тыныч кына көндәлек кайткан мал-туарны урнаштыралар.Өйдә бер тавыш-тын юк,пөхтәлек чисталык,һәр нәрсә үз урынында,ишек алдыннан имгә бер бөртек чүп тапмассың.Ул торуга чиста кием-салым урындык башына элеп куелган булыр. Шакир абзыйның эш кораллары саклана торган келәткә кергәне бар Гадиләнең:андагы тәртипкә м узейдагы кебек исе китеп чыкты .Ә балта…балта бар бит әле.Ул Шакир абзый балтасы.Аңа бер кем кагылмый,ничек бүрәнә башына чабып куелган, ул хуҗасы килүгә шул килеш тора.Бу авыл халкының алыштыргысыз остага аерым бер хөрмәт билгеседер ахры.Классташы Рәвиянең дә әтисе эчә.Ул аракы эчкән көнне бигрәк мәрхәмәтле.Эштән соң үзенең биш баласы,күрше -тирәдәге эреле-ваклы балалар белән бакча ягыннан үсеп чыккан шомырт күләгәсендә юан бүрәнә өстенә утыра да әвәрә килә.Аңа биш баласы биш яктан асылынганнар:берсе колагын тарта,берсе алдына кереп утырган,кемдер аягын салдыра,ул бер ни әйтми,канәгать елмаеп һәммәсен сөеп алырга өлгерә.Ә Зөбәрҗәтнең ире бүтән камырдан күрәсең.Зөбәрҗәткә дә көн күрсәтми,балалар да тукмак астыннан чыкмый,ди бит әнә.

                         -Әтиең килеп киткәннән соң бигрәк аяусызланды,-диде Зөбәрҗәт Гадиләнең мендәр өстендә таралып яткан алтынсу чәчләрен сыпырып.Әтиең дигән сүз Гадиләгә сәеррәк ишетелә.Аның үз гомерендә авыз тутырып әти дигәне юк бит әле.Әти ,аның әтисе нинди микән ул?Рәвиянең әтисе кебек елмаеп кына тора микән,әллә Зөбәрҗәтнең ире кебек йодрык уйната торган микән?Юктыр, ул ягымлы,сөйкемле кешедер.Зөбәрҗәттә аны якын итеп,яратып искә ала бит.

                             -Сөйлә әле,Зөбәрҗәт апа миңа әтием турында,-диде Гадилә,әкрен генә Зөбәрҗәтнең авырткан кулын тотып, яңагына терәде.

                                   -Нәрсәсен сөйлим инде,-диде Зөбәрҗәт бераз тын гына утырганнан соң ,-яшь идек,җүләр идек,миңа унҗиде яшь,аңа егерме ике. Дөньяның да, бер-беребезнең дә кадерен белмәдек.Ул начар кеше түгел.Җырга,рәсем ясарга сәләтле,баянда бик оста уйный,һәряктан булган.Әмма шул сәләтен булганлыгын кирәкле урында,кирәгенчә файдалана белмәде.Кылтык иде,мин мин микән,мин кем икән дип йөрергә яратты..Ул төскә-биткә дә бик тә чибәр кеше,сиңа аннан сөрмәле күзләр күчкән. Минем Ташкентта икәнне белгәч,ул да килгән.Уртак танышлар аркылы сине үзенә алырга дип сөйләшергә мине эзләп килде.Әмма аның килүе Иван белән канга батып сугышу белән төгәлләнде.Менә шул.Тагын ни сөйлим.Әбиең бик ярата иде сине,исән чакта күрешә алмадыгыз,ул инфаркттан үлеп киткән.

                         Зөбәрҗәт янында беренче көн башта малайларны ашатып-эчертеп,ике зурысын мәктәпкә әзерләп озатып,аларның бихисап күп трусик-майкаларын юып,аннан инде бакчада тәгәрәшеп яткан,картая башлаган кыярларны тозлап үтте.Гадилә киткәндә әле авылда әнкәсе кырауга эләкмәсә ярар иде дип кыяр орлыкларын курка-курка гына җиргә төртеп калган иде.Кичкә Зөбәрҗәт Гадиләне ахирәте Тулганайга кертте.Шул беренче көнне кунганнан соң ул кабат Зөбәрҗәт янында куна алмады.

                                 Гыйлменисаттәйләрнең кайчан кайтып китәсен шалтыратып белешкәннән соң,Зөбәрҗәт Гадиләне кайтарып җибәрергә әзерли башлады.

                                   -Гадилә акыллым,син инде зур кыз.Минем ничек яшәгәнне күрдең.Мин инде беренче малаем тугач тә Иванның кансызлыгына түзә алмый,аннан качып кайтырга чыккан идем.Артымнан килеп перронда күпме халык алдында үтергәнче тукмап кире алып кайтып китте.Син килгәч тә нинди генә сүзләр ишетмәдем, иң яхшысы сиңа әңкәй янына кайтып китү.Әңкәй янында булсаң синең өчен дә,әңкәй өчен дә тыныч булырмын.Мин әңкәйгә дә,сиңа да терәк була алмадым,кичерегез мине.Кичер мине булдыра алсаң,-диде.

                                      Ташкентка аны озатырга Тулганай апасы да килгән иде.Поезд көткәндә алар янәшәсенә әтисе белән әнисе җитәкләгән зәңгәр бантиклы кыз да килде.Әти-әнисе янында ниләр генә кыланмады ул.Сикерде ,чыркылдап көлде.Аннан әтисе белән куышып уйнадылар.Әнисе тыйнак кына аларның уйнаганнарын күзәтеп елмаеп утырды.Ә чигә чәчләренә сизелер-сизелмәс көмеш йөгергән,күз төпләренә иртә җыерчыклар яткан Зөбәрҗәт кече улын җитәкләп поезд артыннан кул болгап калды.Гадиләгә ул бик кызганыч иде.

                                          Авылдан чыгып киткәненә бүген егерме икенче көн.Ул инде әнә кайтыр юлга да чыкты.Әнкәсе аңа Зөбәрҗәт янында калырсың ,балаларын үстерешерсең,бергә-бергә җиңелрәк булыр,дигән иде.Ә Зөбәрҗәт апасы,син дә минем балам бит,Иван белән киңәшербез дә,безнең янда яшәрсең димәде.Күрәсең ,алар бу турыда алдан сөйләшеп куйганнар.Иван күземә күрсәтмә ул балаңны диде микән әллә?Аны Тулганай апасы бик яратты анысы,әллә кайларга алып барды,әллә ниләр күрсәтте,тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлады.Ә Зөбәрҗәт белән алар кичләрен генә күрештеләр.Иван кайтканчы дип бер-ике сәгатькә генә кереп чыкты ул.

                                              Поезд тәгәрмәче бер көйгә генә шакылдый,йокыны китерә.Баргандагы кебек һәр яңа әйбергә исе китеп тәрәзәгә капланмый ул.Тәрәзә аркылы күренеп китүче күренешләр кызыксындырмый аны.Үзе генә хәл итә алмастай мәсьәләләр ,уйлап-уйлап та очына чыга алмастай уйлар биләгән аның бөтен барлыгын.Әнкәсе ,Зөбәрҗәт кулына тапшырам,үстермәдем түгел ,үстердем,миңа үпкәләрлеге юк.Инде үз баласын үзе карасын,бер-ике елдан инде зур кыз буласың,син аңа авыр йөк булып түгел ,кул арасына керердәй ярдәмче булып барасың,диде.Ә Зөбәрҗәт апага мин кирәкми.Мин ,үзе тудырган баласы гына түгел,аны тудырып кадерләп үстергән әнисе дә кирәксез кебек аңа.Нигә болай корылган бу дөнья?Нишләп ул миңа гына шулай аяусыз?Мин бит дөньяга үзем сорап килмәдем,ә мин бер кемгә дә кирәк түгел.Аның күзләренә ачы яшь тыгыла.Кемгә ачылырга,кемнән ярдәм сорарга,кая олагырга?Тыныч кына яшәп яткан җирдән нишләп уйлап чыгарды моны әнкәсе?Әллә чынлап та,әңкәй кечкенә чактан ук куркыта торган детдомга китәргәме?Ул хәзер инде белә,детдомның андый ук куркыныч җир түгелен.Анда да, менә Гадилә шикелле әтисез,әнисез балалар яши икән,мәктәптә укыйлар,һөнәр алалар,һәммәсе дә бер иш,бер язмыш балалары.Бу уй аны Зөбәрҗәт Тулганай апасы янына кертеп куйгач ук килгән иде башына.Нигә? Анда да яшиләр бит,бәлки ул кадәр ук начар булмас әле, кем белә?Бәлки авылга кайтып тормыйча поезддан гына берәр зуррак станциядә төшеп калыргадыр?Кешеләрдән сорап белермен әле детдомның кайдалыгын,ә әңкәйгә Гыйлменисаттәй артыннан хат язып җибәрермен.Хатны әңкәй борчылмаслык итеп язарга кирәк.Ул үзе дә бик начар урын дип белә бит детдомны.Зөбәрҗәт апа турында да начар язмаска кирәк,борчылып чирләп китүе бар.Шуларны уйлап ручка ,дәфтәр алды да ,сәндерәгә менеп аркасын мендәргә терәде.

                                  » Исәнме минем өчен кадерле булган әңкәй!

                                  Сиңа бу хатны кызың Гадилә яза.Мин сиңа юлдан поездда язам.

                        Ничек,каян оңгайлы сүзләр табарга,ничек детдомга китүен йомшаграк итеп,Зөбәрҗәт апаның катлаулы тормышын йөрәккә тиярлек итмичә генә аңлатып язарга?Ул тагын уйга батты.Бик җайлы гына язар кебек иде дә,хат язу да катлаулы икән бит.Гыйлменисаттәй белән Гомәр бабайның күңелләре булган,бертуктаусыз балалары ,оныклары турында гапъ куерталар,Гадилә аларга әллә бар,әллә юк.Ул сәндерәгә менеп киткәч иркенләп аякларын сузып утырганнар да,кызлары юлга тыккан күчтәнәчләр белән юл буе чәй эчәләр.Гадиләгә генә шулай тоелгандыр ахры.Гомер яшәгән карт белән карчык күзләренә яшь бөялеп,боегеп калган кызның хәләтен ничек аңламасыннар инде.Алар да сиздерми генә аны күзәтәләр дә, бер берсенә карашып тынып калгандай булалар.

                           Хатның дәвамын таба алмый озак азапланды ул.

                          «Зөбәрҗәт апа ныклап кунак итте.Кал,дигән иде,мин үзем детдомга китәргә булдым.Мин синең янга кайтып йөрермен әңкәй, борчылма,әйбәт укырмын.»

                           Тагын ни язарга?Баштагы уйларның очы-кырые юк.Әмма ни язарга?Юк ,булмый.Бу хатны язып әңкәйгә тапшыр дип Гыйлменисаттәйнең кулына бирсәң,аның соңгы таянычы да югалыр кебек.Тормыш диңгезендә шулай ук ул берүзе генә йөзәр микән? Ул аңламаган нәрсәләр ай-һай күп лә бу дөньяда. Әтисе һәм әнисе җитәкләгән зәңгәр бантиклы кыз дөньяда иң бәхетле кыз кебек тоелды аңа.

                    Гадиләне озатып канәгать күңел белән атна- ун көн яши алды микән Гайникамал,үзәкләрен өзеп ачы сагыш биләп алды аны.Инде ничәнче көн ул таң атмас борын кинәт уяна да ,үзен үзе кая куярга белми җафалана.Стенадагы күкеле сәгать тукмагы идәнгә тиеп тынып калган.Гадиләнең тигез тын алып җәйрәп йоклый торган караваты өйгә ятимлек өстәп моңаеп тора.Аның язмышы өчен җаваплылыкны өстемнән төшерәм дип дөрес эшләдемме соң?Зөбәрҗәт кебек сансыз булып үсмәсен дип катырак та булмадым микән?Балалык шуклыкларының кайберләрен бәлки күрмичә дә үткәрергә кирәк булгандыр.Әти-әниле балалар кебек аның да иркәләнәсе,яратыласы килгән чаклары булгандыр.Гайникамалның башындагы уйларының очы-кырые юк,әмма алар барасы да Гадилә тирәсендә бөтерелә.

                               Өйдәге кабер тынлыгыннан качып ишек алдына чыкты ул.Кичке якта бертуктаусыз һаваны ярып чебен-черки аулап очкан карлыгачның абзар кыегындагы оясында да тынлык.Бертуктаусыз азык сорап чи-чи килгән кошчыклар тирән йокыда.Бәрәңге бакчасы башында каралып торган урман ягында гына өзлексез сандугачлар сайрый.Кичке концертларын төгәлләп кайара йоклап алганнар,тагын дәртләнеп затлы концертларын башлаганнар.Сандугач тавышларына үзгә бер тон биреп күке кычкыра,тагын әллә нинди , Гайникамал исемнәрен дә белмәгән кошлар сөенә -сөенә сандугачлар җырына кушылалар.Алар туган җирләренә исән-имин кайтып оя коруларына,сөйкемле чиелдык балалар чыгаруларына куанышалардыр.Әмма аларның шушы сөенеч тулы җырлары да Гайникамалны сагышка сала,күңелендәге тынычлыкны урлый.Өйдәге тынлык та ярамый аңа,җиһандагы сөенечле авазлар да моңлы көй булып сагышка урый.

                                   Бибилатыйфа белән Әхмәтханның күп балалы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килде ул.Урта хәлле ,нык бәдәнле Әхмәтхан малайларын үзеннән бер тотам да калдырмый кыр эшенә йөртте,ә кыз балалар әниләре итәгенә уралып,өйдә хатын-кыз нинди эш башкарырга тиеш ,шуның барысын сеңдереп үстеләр. Абыйлары ,апалары ышыгында тәгәрәп үскән Гайникамал да,әти-әнисе кебек бер оя балалар үстерербез дип матур хыяллар белән кияүгә чыккан иде,баксаң,гомер узып киткән ,оя буш.Уртак ояда чөкелдәшеп үскән туганнары -абыйлары аклар- кызыллар сугышында гаилә дә кора алмый шәһит киткән булсалар, тутасы да күптән гүр иясе.Менә шул икән инде ул,кеше гомере- каш белән күз арасы.Шәйсолтан үлеме арына алмас чирләшкәгә әйләндерсә,Гадиләне җибәреп ясаган ялгышы озак тотмас ахирәткә илтер ахры.Миңа бит ул терәк-таяныч та,күңел юанычы да,олы ярдәмче дә булган.Шәйсолтан да Зөбәрҗәтне кайтарту ягын кара,диде дә,кайта ди әнә,балага батып ,урыс кияү көен көйләп ята.Әле урыс кияү Гадиләне ничек каршы алгандыр бит әле. Анда үз әнисе генә түгел,Гадилә өчен чит зат барлыгын да белде югыйсә Гайникамал.Хәер,юк,Зөбәрҗәт кагын-сугын китерергә ирек бирмәс анысы.Күршеләрнең:»Нишләп Гадиләне җибәрдең » дигән сәерсенеп сорауларына да Зөбәрҗәт үзе чакырды,кайтып алырга һич җаем юк,зинһар әңкәй берәр бу якка килүче булса җибәр Гадиләне дип язган,диеп үз ялганына үзе ышанып йөрде.Авылда бит баласын әнисенә кайтарып ташлау түгел,ирдән аерылып кайтучы да сирәк ,меңгә бер генә бит. Гайникамал Гадиләне караудан бигрәк,шул авылда авызлары тик тормый һәр адымнан гаеп-кыек табучы гайбәт чәйнәүчеләр сүзеннән күбрәк курыкты бугай. Шәйсолтан исән чагында ир, ышыгында андый сүзләр Гайникамалга бик килеп ирешмәсә,хәзер кыеклап булса да җанын телүчеләр табылагалый торды.Әмма Гадиләнең китүе ул сүзләрдән мең мәртәбә авыррак булды.

                                 Шул чыгудан өенә керми ишегалдында барлы-юклы эш белән кайнашты Гайникамал.Җай гына авыл да уяна башлады.Тир-күрше иртәнге мәшәкатькә уралды.Иртәнге әкияти һавага төче сөт исе,яшь мал исе, сыер-сарык тавышы кушылды.

                                   Ишегалдындагы да һәрбер нәрсә аңа Гадиләне хәтерләтте.Нигә тотынса да эшкә кулы бармады.Барысына да ул үзе генә гаепле.Менә хәзер тыны белән тартып кайтарырдай ул Гадиләне.Алдагы көнне алып кайткан себеркеләр бәйләнми ятуы искә төшеп ул мунча алдына таба китә башлаган гына иде капкадан Гыйлмениса күренде.Күңеле белән ул Гыйлменисаларны инде күптән көтә иде.Менә кайтып җиткәннәр икән.Изге хәбәрләр белән кайтсыннар берүк.»Исән-имин йөреп кайттыгызмы?» дип җил-җил атлаган Гыйлменисага таба борылды ул.Һәрчак ачык йөзле,игелек эшләргә генә торган Гыйлменисаның йөзе кара көйгән иде.Ниндидер авыр хәбәр ишетәсен сизенеп Гайникамал коелып төште.Капка шакылдаган тавышка чит кеше кергәнен хәбәр итеп күршеләрнең агачындагы саескан ду килеп кычкыра-очына башлады.»Я, ходаем ахры хәерле булсын» дигән сүз төште Гайникамалның теленнән.

                                  -Хәерле түгел шул Гайникамалттәй,ни әйтте менә Гомәр,шуның сүзен тыңламадым,алмыйк диде,ул баланы,үзебез тыныч кына йөреп кайтыйк диде,тыңламадым.Яхшы тамыр баласы бит,барсын,үзен-үзе йөртә торган ,күтәреп йөртәсе түгел дидем.Менә башка бәла алдым.Моннан түбән минем аңгыра башка сабак булыр,дип такмаклады Гыйлмениса,-Югалды Гадиләң,менә шул.

                                 -Ай алла,аңлатып сөйлә Гыйлмениса,йөрәгемне ярасың,ниләр булды балакаема?Гайникамал йөрәген тотып утынлыктагы түмәр өстенә утырды.Йөрәгенең кысуына көчкә түзеп күтәрелеп Гыйлменисага карады. Гыйлмениса да, тирә-яктагы һәммә нәрсә талгын гына әйләнә башлады.Ул Гадилә кая дип сорамакчы була,әмма тел тыңламый,авыз ачылган да калган, сүзе чыкмый.Гыйлмениса да куркып,кинәт күңелсез хәбәр әйтүенә югалып Гайникамалга барып ябышты.

                                  -Гайникамалттәй,Гайникамалттәй ни булды,нишләтим,ай ходаем кинәтләр әйтеп ташладым шул,үлеп китә күрмә тагын,дип Гайникамалны кочаклады.-Әйдә өеңә керик әле,ятып торсаң берәр каба торган даруыңны табып бирсәм, иншалла исән калырбыз.

                                    Гайникамал аңа тимәскә,тыныч кына утырырга кирәген аңлатты.Гыйлмениса нишләргә белми өзгәләнде.Башта кинәт кызган баштан эшләгән ялгышын югандай:

                                        -Әллә ни юк Гайникамалттәй,поезддан төшеп калды Гадилә,шул гына ,кайтыр,кайтыр ,табып кайтарырлар.Әле бездә кеше югалганы юк,поезддан калучылар очрап тора диде милиционер.Хатын да таптык,сумкасын да алмаган.Сиңа хат язып сумка кесәсенә тыккан,диттумга китәм дигән.Табарлар,табарлар ,авыр инде нишлисең.Табып өеңә китереп китәрләр.Кая барасын әйткән бит,качмаган.Диттумга барып керү белән тотып алалар да,китереп тә китәләр, менә күрерсең.

                              Тел астына салган төймәдән генә Гайникамалның хәле яхшырмады.Ул Гыйлменисага фельдшерны чакырырга кирәген ничек кирәк алай аңлатты.Гәүһәр кадаган уколдан изрәп күзләрен йомып ятты ул.Гәүһәр аның пульсын санап ,тотып хәйран вакыт янында утырды.Укол кадап бер-ике сәгать үткәч,аның маңгаена бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыкты.Ул әкрен генә

                                    -Менә апаем,бусыннан да калдым бит әле,ә Гадилә кызым кайтыр ул ,исән генә була күрсен.Югала торган түгел,үз юлын табар минем кызым.Кайтып күренсә,бер генә тотам да үземнән калдырмам алла бирса диде Гайникамал тынычланып .Чыннан да берничә көннән Гадиләне милиция киемендәге күркәм генә бер ханым китереп китте.

                                                                                                                                                      2017ел

                 

                    ———————————————————     

Похожие статьи


Spread the love
Exit mobile version