Примерное время на чтение статьи 47 минуты
Кай арада караңгы төште дә,ул арада көнчыгыш ягы яктыра да башлады.Дөньяның тулысынча караңгылыкка чумуына күп дигәндә ике сәгатьтән артты микән,офык читендә яктылык шәйләнде.Таң атуын көтеп алалмам, йоклап китәрмен дип куркып утырган Гадилә таң ату шулай бик тиз булыр дип уйламаган да иде. Гаҗәп бу дөнья!Җәйге төн бер саплам җеп,ди бит әнкәсе дә.Шулайдыр шул.Бүген төннең иң кыскасы-22июнь.Мәктәптә география укытучысы Сәкинә апа сөйләгән иде бу турыда.
Гадилә төнне керфек тә какмый үткәрде .Әнә офык ягы күзгә күренеп яктыра.Кояш бер яктан керде,икенче яктан чыга да башлады.Синең белән без дә йокламыйбыз дип утырган дуслары Гүзәлия белән Камилә,әнә берсе диванда,берсе караватта, яту белән йоклап та киттеләр.
Гадилә тәрәзә төбеннән төшеп ,ишегалды ягына караган тәрәзәне ачып куйды.Бакча артындагы инеш ягыннан ялгыз сандугач тавышы ишетелә.Искитмәле,кич буе тынмый сайраган кош,кай арада ял итеп алган да,тагын җиһанны үзенең көмеш тавышы белән коендыра.Кояш торган саен кыюланып нурларын бакча артындагы урман өстенә сузды.Кояшның мәрхәмәтле нурларыннан урман кошлары да җанланды.Сандугачның монына алар да кушылды.Ә авыл тын.Илаһи тынлык!Җиһанда бары тик кошлар моңы гына .Мондый могҗизаи мизгелне Гадилә беренче тапкыр кичерә.Моңа тикле дә аның таңнан торганы булды:җәйге,кышкы таңнарны каршылады.Әмма бүгенге күк таңның сихри матурлыгына никтер игътибар ителмәгән.Бәлки татлы сабый йокысы белән йоклаганда,торырга мәҗбүр булып таң ату,кояш чыгу кайгысы булмагандыр.Ә хәзер ул-зур кыз.Быел җидене бетерде.Әнкәсе аңа ышанып өйдә бер үзен калдырды.
Җәйгә чыккач,өч чакрым ераклыктагы туган авылына бертуганы белән күрешергә,ата-анасы каберен зыярат кылырга бара торган Гайникамалттәй башка елларны Гадилә янына кунарга Әмин карчыгын калдыра иде.Быел үзен зур кыз итеп саный башлаган Гадилә,бик ышандырып күрше кызлары белән кунам диде.Гайникамалттәй башта карышып маташты:
-Кит аннан, булмаганны.Олы кеше олы кеше булыр,я көтүне калдырырсың.Нурисә апаң уята алмас,-дисә дә,Нурисә белән сөйләшеп ризалашты тагын.-Ишетсен колагың,көтүгә тора алмасаң,чәчеңне йолкып бетерәм.-дип куркытты.Көтүне калдырмас өчен менә Гадилә бүген таңны каршылады.Беренче тапкыр җиһан белән күзгә-күз бер үзе калды.
Әкрен генә авыл җанлана.Авылның әле бер башында ,әле бер башында кешеләрнең сөйләшкән тавышлары,сыер мөгрәгән тавышлар ишетелде,Түбән очта Закир абзый тракторын кабызды.
Нурисә апасы Гадиләне уятырга кергәндә ,ул инде кәҗәләрен савып,сарыкларын абзардан чыгарган иде.
-Бәй,мин сине уята алмый интегермен инде дип иртәрәк тә кергән булам,син эшеңне бетереп тә куйгансың бит кызыкай.-диде күрше апасы.
-Ә мин йокламадым Нурисә апа,торалмам дип уйладым.Менә көтүне куып,казларны инешкә төшерәм дә,йокларга ятам.
-Иии,үскәнем,йоклыйсың калган.Уяткан булыр идем әле.Мәктәп бүлгән чөгендереңне дә бетерәсең бардыр бит.
-Бар инде анысы.Көн бүген дә кыздырыр дип төштән соң гына барабыз дип сөйләштек кызлар белән.Минем ул күп калмады инде.
Түбәночтан чыбыркы шартлаган тавышлар ишетелде.Гадилә сарыкларны чыгарып, усаллыгын басар өчен борынына каурый кыстырган ата каз җитәкчелегендәге ,мамыклары агара башлаган җиде бәпкәле гаиләне инешкә төшерде дә,йомылып йоклап яткан күрше кызлары янына ятып йоклап китте.
———————————————
Быел җәй коры килде.Мәктәп бүлеп биргән колхоз чөгендере озын күпер ягында гына,былтыргы кебек күрше авылга йөрисе булмады.Күп калмады инде дип Нурисә апасына шапырынса да,шул ук көнне бетерә алмады аны Гадилә.Башкалар энеләре,сеңелләре белән эшләделәр дә ,ярдәмчеләре булгач тиз бетерделәр.Кайберләренең әниләре чөгендер басуы янындагы җәйләүдән чыгып булыштылар.Алар бетереп кайтып киткәч Гадилә дә, барыбер бүген үк бетерәм дип,калган ике йомыркасы белән шешә төбендәге чәен эчте дә,җилкенеп кабат чөгендер арасына кереп китте.Әмма авыл башында көтүдән кайтучы малларның тавышлары ишетелә башлагач, ул тиз-тиз кәтмәнен яшереп өенә йөгерде.Әнкәсе әле берсекөнгә генә кайтасы.Сарык-кәҗәләр Гадиләдән җитезрәк булганнар.Бакча артыннан кайтып керүгә,капка төбе тулып аны көтеп торалар иде инде.Озак та тормады,авыр буксәләрен көчкә күтәреп казлар да кайтты.Әнкәсеннән башка беренче көн шулай уңышлы гына түгәрәкләнде.Башка көннәр дә матур гына үтте:сарыклар да көтүдән калмады,кош-кортлар да вакытында ашатылып,капка төпләре,ишегаллары себерелеп йөз кызарырлык булмады.
Гайникамалттәй сәфәреннән бик күңеле булып кайтты.Төш вакытларына кайтып кергән әнкәсе йорт-җиренең исән-саулыгына сөенеп Гадиләне очындырып мактап та алды.Ул арада өстәл түренә көмештәй түшен киереп ак самавыр менеп кунаклады.Шуны гына көткәндәй ,ак яулыкларын баш өстенә генә чөеп күрше –тирә юлдан кайткан Гайникамалттәйнең хәлен белергә керә башлады.Кергән берсе сүзне Гадиләне мактаудан башлады:
-Иллә дә булдырды Гадилә,мактанырлыгың бар Гайникамал,-диде иң беренче булып килеп кергән Сәлимәттәй,-моннан соң һич курыкмый китә аласың барыр җиреңә.
-Мин дә шуны әйтермен дигән идем,авыздан тартып алдың Сәлимә.-дип сүзгә кушылды Миңзифа әби.
Йөзенә канәгать елмаю кунган Гайникамалттәй күршеләрен туганы тыккан күчтәнәчләр белән сөенә-сөенә кыстады.Хәл белергә керүчеләр җай гына алышынып, самавыр яңартылып торды.Кичкә тикле өйдән кеше өзелмәде.Өч көн эчендә булган яңалыклар ,узгәрешләр берсе калмый телгә алынды.Гайникамалттәй барган көнне генә Кызылъярда коеп түккән уч төбе кадәр генә болытның ичмасам чите генә дә кагылып үтмәде безгә дип уфтаныштылар.Яздан бирле тамчы яңгыр төшмәүгә авыл халкы бик пошаманда шул.Ут-күзе бер куркытса,малларга азыксыз калу икенче куркыта.Ут-күз дигәннән,аның җиле Гайникамалттәйгә дә килеп кагылды.Кайткан көнне үк, балалыктан да чыгып җитмәгән кызын ялгыз калдырып кунакта йөри,алла сакласын,бала-чага нишләмәс дигән сүз килеп тә ишетелде.
Ни булса да,авыл тормышы үз җаена агыла торды.Бала-чага Митрофановка ягында җиләк пешкән дип көтү артыннан ук төркем-төркем җиләккә киттеләр.Кемнәрдер тау башында кызарып көйгән җиләкләрдән башканы тапмый кайтса,бәхетлеләр уйсу җирләрдә,үлән арасыннан күңел булырлык җиләк таптылар.Ул арада печән эшләре дә башланып китте.
Гайникамалттәй белән Гадилә дә печәнлекләрен чабып салгач,агач араларыннан чабып азапландылар,аларны яланга ташып чиләнделәр.Инде чүмәлә салып ,алып кайтырга трактор-мазар көтә башладылар.Ә тракторга чират хәйран тезелгән.Чиратны борчылмыйча да көтәргә була анысы. Тик менә Митрофановка ягындагысы юл өстендә бит.Бер юньсезе кемнеке дип сорап тормас,салыр да алып китәр.Икесенең дә төнге йокылары качты.
-Ярар,юк тек юк инде.Бүген теге олы яландагы казан астына ягарга дип җыйган чикләвек утынын берәр арба булса да алып кайтыйк,- диде әнкәсе Гадиләгә.
-Тагын бәләкәй арба беләнме?- диде Гадилә ризасыз гына.
-Бәләкәй арба белән булмый,ни белән алып кайтыйк соң,син дә малай кеше булып тумагансың бит.Ичмасам мәктәпне бетергәч тракторчы булыр идең,я шуфир…-диде Гайникамалттәй Гадиләнең урынсыз соравына үртәлеп.
-Һи,мин аны малай булмасам да йөртә беләм,-диде Гадилә.-минем трактор да ,кәҗә матае да йөрткәнем бар.
-Йөрәгемне ярып торма,син башсыздан булыр.Кайарада җитештең әле анысына?-диде Гайникамалттәй чын-чынлап ачуланып.-Мең булмый ул, бер генә була.Ярый ул –бу булмаган,техника кыз бала эше түгел.Яңадан ишетмим ул турыда,ишетсен колагың!
Чынлыкта исә,быел җәйге бер кичтә Гадиләләрдән өстәрәк торучы Сәйфетдин малае Рафил Гадиләгә абыйсының матаенда йөреп карарга тәгъдим итте.Гадилә дә уйлап нитеп тормастан, бик тиз риза булды.Ни өчен әле,орчык буе малайлар йөри ала,кызлар юк.Рафил кабызып бирде,тизлекне ничек җыярга,ничек киметергә,газ педален күрсәтте.Ничек туктарга өйрәтмәде.Ул турыда Гадилә кузгалып киткәч кенә исенә төшерде.Матайда йөрүне велосипедта йөрү шикелле генә итеп кабул иткән бичара кыз мизгел эчендә шабыр тиргә батты.Вәт булды бу!Хәзер матайдан төшү өчен , я барган хуттан очып төшәргә,я башыңны эшләтеп туктату җаен табарга кирәк.Очып төшсәң,бик бәхетең булса да, бер җирең сынарга тиеш.Хастаханәсез котылып булмаячак.Әле аның ояты ни тора!Йөртә белмәгәненә матайга утырып адәм мәсхәрәсенә калды диячәкләр.Гадилә бөтен куркуын онытып башын эшләтә башлады.Газ киметкәндә тизлекнең әкренәйгәнен аңлап алды кыз.Берничә кат тизлекне алыштыргалап карады.Эчкә җылы иңгәндәй булды.Һич булмаса шулай итәрмен дип уйлап куйды.Шуны гына көткәндәй алда кара болыт булып,тузаннар туздырып авыл көтүе кайтканы күренде.Инде башка вариантлар уйларга вакыт та калмады.Матайны сүндереп,юлдан читкә өстерәп чыгаруга ,күзләрен тондырып, акыра-бакыра чабучы маллар Гадилә турысына килеп тә җиттеләр.Ә яңадан матайны кабызып Рафил басып калган югары очка барып җитү берни булмады.Боларын Гадилә әнкәсенә сөйләп тормады.Ә трактор йөртергә Закир абыйсының янына утыртып өйрәткәнен генә әйтте.Үз чиратында әнкәсе ,тагын бер машина-трактор янында бөтерелсәң дип колагына кирт кенә киртләмәде кызының.
-Әнкәй бәләкәй арба белән бармыйк инде утынга ә?-диде Гадилә әнкәсенең суынганын көтеп алгач.Кызының ул арбаны тартасы килмәгәнен сизенсә дә ,Гайникамалттәйнең бүтән җае юк инде.Ул да аптыраганнан гына шул.
-Соң балам,нишлибез инде.Бүтән чарабыз юк бит.
Гадиләнең яшьтәшләре арасында бәләкәй арба тартып йөрүче берәү дә юк.Бәләкәйрәк чакта уен итеп тартып йөргән арбадан оныгы туеп туктаган хәзер.Көннән көн һәр эшләгән эшен зурларныкына ошатырга тырышкан үсмернең хәлен Гайникамалттәй дә аңлый да соң…
Ул көнне утын кайтмады.Гадиләнең күңелен аннан башка ,бүтән борчуы каезлый иде.Инде алар Зөбәрҗәтнең кайтмасына,сирәк кенә килгән хатларына күнектеләр.Аннан артыгын көтмәделәр дә.Ел саен бакча тутырып бәрәңге утырттылар да,яз аенда шуны сатып акча ясадылар.Әнкәсенең пенсиясе янына,оныткан да бер килгән алимент акчасын да кушып көн итәргә җиткерергә тырыштылар.Аларның шуңа риза булып тыныч кына яшәп ятулары иде.
Берничә көн элек,Гадиләнең кулына почтальон хатын бер хат тоттырып китте.Конверт тышындагы адресы тигез хәрефләр белән язылган хат Гадилә исеменә иде.Кыз беркемнән дә хат көтми,язуы Зәбәрҗәтнекенә ошамаган.Ул хатны кат-кат әйләндереп төгәл үзенә икәненә ышангач кына,ачып укый башлады.Шакмаклы дәфтәргә пөхтәләп язылган хәрефләр сикергәләп алдылар.Хат Гадиләнең әтисеннән иде.Менә сиңа мәәә!Моны әнкәсе белсә,”туй үткәчтен дөмбергә!Үстереп бетергәч бу пропашшайга бала кирәк булганмени әле” дияр инде.Бүген шул хатны ,ни булса да булыр дип ,әнкәсенә укырга булды.Хат дигәч,әнкәсе Зөбәрҗәттән дип җайлап утырып тыңларга әзерләнде.Гадилә бераз дулкынланып ,тигез тавыш белән хатны укый башлады.
Сагынычлы сәлам хаты.
Исәнме кызым Гадилә!Сиңа сагынычлы сәламнәр белән…
-Бәрәч,бәрәч!..Әстагыфирулла!Әллә миңа сәлам дә юкмы?-дип аны Гайникамалттәй бүлдерде.
-Әнкәй сабыр ит,хат бит Зөбәрҗәт ападан түгел.Алга таба тыңла!
Әнкәсе сәерсенеп бар игътибарын Гадиләгә төбәде.
…сәламнәр белән әтиең дип белерсең.Сиңа сәламне тагын Люция апаң,Алмаз,Айрат,Гөлназ туганнарың да юллый.
-Бәрәкалла!-дип Гайникамалттәй тагын Гадиләне бүлдерде.-әллә нинди туганнарың бар икән,Зөбәрҗәттә өч урыс малае,монда тагын өчәү!Иии,тамаша!
Гадилә укуын тагын дәвам итте.
Үзем аллага шөкер,әйбәт кенә эшләп йөрим.Люция апаң да декрет ялыннан чыгып эшли башлады.Сине үстерергә генә җаебыз бар.Аннан соң, Сәрбиҗиһан әбиең дә, Гадиләне алып килсәгез мин дә барыр идем сезнең янга ди.Белгәнемчә ,кызым,син әниең белән яшәмисең.Риза булсаң,мин сине үз яныма алыр идем.Монда минем янда сиңа да уңай булыр,мин дә тынычрак булыр идем…
Озакка сузмыйча гана җавабыңны яз,мин көтәм.
Дәфтәрнең куш битен тутырып язылган хат, Гадиләне нормаль гаиләдә яшәтү,рус мәктәбендә укыту һәм мәктәпне бетергәч институтка кертү турындагы хәбәрләре белән дә бик кызыктыргыч иде.
Гадилә әкрен генә хәрәкәтләр белән хатны дүрткә бөкләп конвертка тыкты, аннан күтәрелеп әнкәсенә карады.Әнкәсе тынып калган да,карашы ачык тәрәзәдән өй эченә сузылган сирин ботагына төбәлгән.Ә күк йөзедәй саф зәңгәр күзләренә яшь бөялгән.Гадилә тетрәнеп китте.Ни уйлый әнкәсе?Гадилә китәргә ризалашыр дип уйлыймы?Әллә җибәрмәскәме уе?Гадиләнең китү-китмәве соңгы ике елда гомумән аларның теленә алынмады да.Ул әнисе яныннан урау юллар белән кайтып кергәннән соң,икесенең берсе дә бу хакта авыз ачып сүз кузгатмады.Алар бу тормышка күнектеләр,авырлыкта сыкранмадылар,шатлык-сөенечләре уртак булды.Әби белән онык бер җан,бер тән булып яшәделәр.Тынлыкны капка тавышы бозды,аннан күршеләре- Гүзәлиянең әнисе Затия апа кереп килә иде.Гайникамал тиз-тиз яшьләрен сөртеп,яулыгын рәтләгәндәй итте.Ә Гадилә авыр тынлыктан коткарган Затия апасы белән исәнләшеп тышка атылды.
Ул быел эштән бушаган арада вакытын өй артындагы карт чаган төбендә үткәрергә көйләде.Бабасыннан калган утыргычта аркасын чаганга терәп утыра да,уйга чума.Ә уйлар көннән көн күбәя.Бу әтисенең хаты тагын авыртмаган башка тимер тарак булды.Дөньялар тып-тыныч иде,үз җаена көндәлек мәшәкать белән яшәп яталар иде.Әнкәсенә әйтми калдырсаң тагын ярамас кебек тоелды.Ул аны һәрчак ачулана .Гадиләнең әтисен ачуландырасы килми.Менә әйтте!Я,нәрсә булды?
Әти,әткәй!Андый сүзгә Гадиләнен теле өйрәнмәгән шул.Ул кайвакыт әти сүзен кабатлап-кабатлап карый,юк, теленә йокмый .Шушы минутта да кабатлый менә:”Әти…Әткәй!”Әллә ничек!Күнегелмәгән.Менә “Әнкәй”ичмасам,җырлап тора!Кайберәүләр кылтаеп “Әни “дигән булалар,ә Гадилә авыз тутырып Әнкәй ди.Я,ярар!Әтиле кешеләргә “ Әти” сүзе дә матурдыр.Хатны укыгач әнкәсе нигә елады икән?Тагын бер ел укыса,мәктәпне ташлап эшли башлар.Колхозда сыер савар,яки район үзәгендә столовыйга эшкә керер.Әнкәсе минем кызым акча эшли башлады дип сөенер.Ә аның Гадиләне һаман укытасы килә,үзе акча җиткерә алмый.Былтыр алтынчы классны бетергәч,бригадир абзый Гадиләләрне дә ындыр табагында эшләргә чакырды,эшләгән өчен ул 12 сум акча алды.Шул акчага әнкәсенең сөенүе!Быел тагын эшләячәк әле.Дус кызлары белән урып-җыю җиткәнен зарыгып көтәләр инде.
Әтисеннән килгән хат аның өшеп куырылган җанын барыбер җылытты.Димәк еракта булса да,аның бер якын кешесе бар.Алимент акчасын даими җибәрә алмавын да кичерде ул аның.Җавап хатын да озакка сузмыйча,әңкәйнең берүзен калдырып китә алмыйм дип язды.
—————————————
Бөтен җиһанны кайнар нурлары белән өтеп торган кояш,ниһаять урман артына таба юл алды.Алай гына аның кызуы сүрелмәде.Шулай да,хәлсезләнгән үлән-чәчәкләр,бакчадагы бәрәңге сабаклары гәүдәләрен турайтып бастылар.Көне буе әлсерәгән кешеләргә аз гына тын алуы җиңеләйде.Һәркем өзелеп яңгыр көтә,күзләр күктән уч төбе кадәр генә булса да болыт кисәге эзли.
Куырылып кипкән печәнне авылга күпер эшләргә килгән тракторчылар алып кайтып бирделәр.Көндез өйсәң он-талкан булып ваклана дип Гайникамалттәй белән Гадилә аны кичке сүрәндә сәндерәгә тутырдылар.
Печән мәрәкәсеннән котылган Гайникамалттәй икенче көнне кич карчык-корчыклар белән капка төбендә утырды да,иртәгә кура җиләгенә барам дип канатланып керде.Гадилә бу хәлгә гаҗәпләнсә дә,эндәшмәде.Моңа кадәр бакчаларында алма,чия, карлыган ише җиләк-җимеш ел саен куандырып торгач, урманда үскәннәрен Гадилә алып кайту белән генә канәгатьләнәләр иде.
-Кызым,көтү сиңа кала инде иртәгә,-диде Гайникамалттәй-без көтү киткәнче кузгалырбыз.
-Ярар соң! Бу кызуда барган яллык тапсагыз ярый да соң…-диде
Гадилә.
-Иии,менә Сәлимәттәйнен килене су чиләген чөмәкәй тутырып кайткан,әллә кая йөрисе юк,унтугызынчы кварталга гына барыгыз диде.Сәлимәттәй белән “әһ”дигәнче җыеп кайтабыз аллаһы теләсә._-диде Гайникамалттәй кичке чәй өстәле янында.-Галәмәт күп икән.
Көтү куарга иртәрәк булса да,әнкәсе Гадиләне уятып китте.Кояш чыкканчы ике күрше карчыгы шыпан-шыпан гына бәрәңге бакчасыннан кура җиләгенә дип кузгалдылар.Кулларында чиләк,чиләк төбендә капкаларга дип салынган ипи кисәге белән бер шешә су.Барма әңкәй,чирләп китәрсең дигән сүз теленә килсә дә,әнкәсенең дәртләнеп йөрүе,ул сүзне әйттермәде.Йокысы ачылып бетмәгән бала ничек кирәк алай көтүне чыгарып, казларны куды да,тагын кереп йомшак ятакка ауды.
Таралып йоклап яткан Гадилә чатнатып бәргән күкрәү тавышына уянып китте.Ни икәнен абайламый яткан җиреннән сәгатькә күз төшерде.Сәгать сигез тулып килә.Өй эче кап-караңгы.Гадилә башта аңышмый ятты.”Иртәнге сигез туламы,кичкеме? Кинәт бөтен җиһанны яктыртып яшен камчысы сузылды.Ул да булмады, тирә-якны тоташ дөбердәү-гүелдәү биләп алды.Көчле җил агачларны җиргә кадәр сыкты,кайдадыр нәрсәдер шартлап сынды,кемнәрнеңдер ачык калган капкалары шапылдап ябылды,нәрсәдер гөрселдәп ауды.Җир әлсерәп,тилмереп яңгыр көтә иде.Бусы явар инде ахры!дип уйлады Гадилә,бигрәк куркытып килә бит.Яшен камчысыннан юрган астына кереп котылса да,күкрәү тавышыннан котылмалы түгел.Кыз колакларын томалап юрган астында яңгыр ява башлаганын көтеп ятты.Дөбердәү тынган арада,башын чыгарып тәрәзәгә күз салгалады.Ниһаять,тамчылар тамгалый ,әмма кыюланып китә алмый.Бер тамгалады,бер тукталы.Инде дә килеп, түбә калайлары дөбер-шатыр килә башлады.Гадиләнең куркуын кызыксыну җиңде.Ул җитез генә торып тәрәзәгә капланды.Анда минут эчендә ишегалды урман чикләвеге кадәр бозлар белән тулган иде.Ул да булмады,тавык йомыркасы зурлыгында бозлар коела башлады.Көчле җил,гарасат агач ябалдашлары белән шапылдатып өйнең диварына бәрергә тотынды.Кая барырга,бу мәшхәрдән кая качып котылырга?Гадиләнең йөрәге бугазына тыгылды. Ул болай да яшеннән курка.Өйдә берүзе булгач бигрәк куркыныч.Кайдадыр пыяла челтерәп коелып төште.Гадилә йөгереп өйалдына чыкты.Өйалды тәрәзәсенең бер өлгесе коелып төшкән дә ,аны ватып кергән йодрык кадәр боз су кисмәгенә бәрелеп туктап калган.Ул илереп ,”әңкәй!”дип кычкырып ишеккә ташланды.Әнкәсе бит урманда.Ул нишли торгандыр?Ишекне җил аның кулыннан җиңел генә йолкып алып ,каерып ачып ташлады.Бозлар бернинди каршылыксыз өйалдына тула башладылар.Өстенә шыбырдап яуган бозлардан качып Гадилә тизрәк ишекне ябарга талпынды.Җил ирегенә буйсынган ишек аның аягын китереп кысты.Ул аягы авыртуын тоймады.Чарасызлыктан нишләргә белми,елый-елый кире өйгә керде.Инде ул өйнең караңгылыгыннан курыкмый,шом өстәп торган мич артына куркынып карамый,уенда бары тик әнкәсе.Ул бит урманда.Нишли микән?Исәнме икән?Кача алдылар микән бу мәшхәрдән?
Ул тагын тәрәзәгә килде.Җәйгә чыксалар мондый яшенле-күкрәүле яңгырлар булгалап тора.Былтыр Гадилә үзе дә Митрофановка болынлыгында яңгыр астында калып өстендәге киеменең соңгы җебенә кадәр чыланып кайтып кергән иде.Ул вакыт бозлары да борчак кадәр генә иде шул.Мондыен хәтерләми кыз.Тышта боз яуу сирәкләнде,яңгыр белән алышына башлады.Ташкын кебек аккан күз яшьләре бите буйлап агып куенына керәләр.Калтыранган куллары белән ул аларны сыпырып атты да,караватка басып,әнкәсе кайтмый микән дип, авылның басу капкасы ягына төбәлде.Тоташ дивар булып яуган яңгыр басу капкасын түгел,үзләренең урам капкасын да күрсәтми иде.Ә әшәке итеп гүелдәгән күк күкрәү ,инде ачуымны алдым,китсәм дә була дигәндәй,тавышын тоныкландырып авыл өстеннән ераклаша башлады.Яңгыр астында калып чылануны бәлагә санамаган бала өстенә ни туры килсә,шуны элеп,әнкәләре киткән якка бәрәңге бакчасы сукмагыннан йөгерде.Өстенә киеп чыккан бишмәте мизгел эчендә лыч булды.Сукмакка сузылып яткан бәрәңге сабаклары боз бәрүдән теткәләнеп беткән,бәрәңге төбе араларындагы корылыктан ясалган кул сыярлык ярыкларга яңа явып үткән боз тулган иде.Яңгыр әкрен-әкрен тынычлана башлады,әмма туктамады.Бакча капкасына тотынып берара тыңланып алды Гадилә.Аннан “әңкәй”дип аваз салды.Тавышы үзеннән әлләни ерак китмәгәнен аңлап, ныграк кычкырды.Елаган,калтыравык тавыш урман өстенә җәелде.Ул тагын,тагын кычкырды.Як-ягына каранып,тыңланып җавап көтте.Яңгыр бер әкренәя, бер көчәя.Кычкырып тавышы беткән кыз чүгәләп утырып, үксеп-үксеп елады.Аның башына бары тик исән түгелдер дигән уй гына килә,болай да чирдән башы чыкмаган әнкәсе андый мәшхәрне күтәрә алмас кебек.Ул бертуктаусыз үкседе.Урман эченә керсә, әнкәсе чыланып, шәбәреп агач төбендә утырадыр,Гадиләне ишетә,җавап бирергә хәле юктыр кебек тоелды.Шушы уй аны урыныннан торгызды.Кыз текә, кызыл балчыклы ярдан су тамчылары тамып торган чикләвек куакларына тотына-тотына инеш буена төште.Чыпчык тезеннән булып калган инеш ярларына тулып, кара кучкылланып ,үз юлында үлән-яфраклар,чүп-чарлар ияртеп,ургып ага иде.Гадилә урман ягына чыга алмый туктап калды. Я,аллам,исән генә булсын!Әнкәсен югалтудан куркып яшәгән,бабасының җеназасын кичергән бала кинәт әнкәсенең җәсаден өйләренең уртасында ап-ак кәфенгә төрелгән итеп күз алдына китерде.Ул тагын күшегеп беткән куллары белән йөзен каплап үкседе.Я аллам,исән генә булсын!Инде яңгыр ява башлагач кайтырга чыксалар да,кайтып җитәргә тиешләр бит.Чү!Бәлки алар моннан кайтмаслар!Умарталык яклап кайтканнардыр.Унтугызынчы квартал әлләни ерак түгел бит.Гадилә монда елап йөри,и аңгыра баш!Бәлки әнкәсе кайтып өйдә утыра торгандыр инде?Шулайдыр.
Ул кинәт елауыннан туктады да,өмет белән килгән ягына карады.Әйе,әнкәсе кайткандыр инде.Шулай дип уйлау аның суык алган тәнен җылытып җибәргәндәй булды.Тизрәк өйгә ашыкты.Яңгыр сибәләп яууга күчкән.Бакчага чи бәрәңге сабагы исе җәелгән,шифер белән ябылган мунча түбәсе иләк кебек тишкәләнеп беткән.Гадилә башка корылмаларны да күздән кичерде.Һәркайда шундый күренеш.Бакчада ихаталарын карарга чыккан күрше-тирәләр күренде.Ул йөгерә-атлый өенә кайтып керде.Ишеккә кысылган аягы әрнеп сулкылдый.Әмма әнкәсе кайтмаган иде. Инде нишләргә?Кая барырга?
Бөтен халык тыннары белән тартып алырдай булып көткән яңгыр,шулай афәте белән килде.Кемнең өй түбәсе,абзар түбәсе тишкәләнгән,кемнең тәрәзәсе коелып төшкән.Кая карама ауган агачлар,ботагы каерылган алмагачлары,су төшкән базлар.Каза күрмәгән ихата калмаган иде. Беркемнен берәүдә кайгысы юк.Һәр йорт үз тишек-тошыгын ямый.Яңгырның туктар исәбе юк.Ул бер әкренәя,бер сибәләп яууга күчә.Урман ягыннан кап-кара болытлар ишелеп авыл өстенә ябырылалар.Каяндыр авылга күрше Субашы авылында бер хатынны яшен суккан дигән хәбәр килеп керде.Басу капкасын бертуктаусыз күзәткән Гадиләгә бу хәбәр бигрәк авыр ишетелде. Төшкә тикле елаганын ,эчендәге ялкынын күрсәтми йөргән бала ,артык түзә алмады,Затия апаларына барып керде.Алар да пошаманда, җиләккә киткән Сәлимәттәйне көтәләр иде.Елап шешенеп беткән,суык яңгыр астында йөреп иреннәре зәңгәрләнгән Гадиләне кайнар чәй эчәргә утырттылар.
-Син бик бетеренмә,бала!Кайтырлар.Бала-чага түгел бит,гомерләре шул урман-болында җиләк-җимеш җыеп үткән.-диде Локман бабай
-Шулай дисең дә соң әткәй…Анда урман үзгәргән хәзер,адашулары да бар.Мин дә бик шаккатып кайткан идем.Тоташ диләнкеләр ясаганнар анда.Элеккеләре үскән,кура баскан.Саташулары да бар.-дип шиген белдерде Затия апасы.-Үзем дә кергән җайда яшь усак агачына кызыл тасма кисәге асып кердем ,шуңа турылап чыктым.Аларга да шуны аңлаттым.
Җиләккә киткән ике әби ул көнне күренмәде.Гадилә шомланып,кичкә тикле аларны көтте.Пыскаклап яууга көйләгән яңгыр туктамады.Сабыр бул,дип Гадиләне юаткан Затия апасы да, Нурисә апасы да кичкә таба әбиләр киткән урманга барырга дип киңәштеләр.Менә кайтып керерләр дип көткән күрше-тирәнең минутлар үткән саен өметләре өзелгәне сизелә иде.Һәркайсының телендә исән булсыннар дигән теләк .Гүзәлиянең ике абыйсы атка атланып унтугызынчы кварталга киттеләр.Кайгырудан җанын кая куярга белмәгән Гадилә әнкәләре киткән юлдан китте.Аңа барма диюче булмады.”Аллам, исән генә булсыннар,исән генә булсыннар!Ходаем ярдәмеңнән ташлама!Син аларга дөрес юлларны күрсәт!Бәла-казалардан сакла,ходаем!”Калтыранган иреннәр туктаусыз “Алла” сүзен кабатлый.Гадилә үзе кабатлаган сүзләргә игътибар итте.Күрче,әнкәсе аллаһ сүзен кыстырып сөйли башласа,һәрчак мәктәптә укытучылар сөйләгән дәлилле сүзләр белән “алла юк ул”дип каршы төшә торган Гадилә аллага сыена,алладан ярдәм сорый түгелме?.Әнкәсенең сүзе дөресме әллә?Яклаучы,саклаучы,сыендыручы аллаһмы?Акылдан язарлык!Гадиләнең беркеме юк.Ул аллага сыена,аңа ялвара!Аның соңгы өмете,соңгы терәге-аллаһ!Я,аллам!Ташлама! Якынымны,бердәнберемне алма!Аңа туры юлларны күрсәт!Мин белер –белмәс көе сиңа беркайчан да тел тигермәм!Сиңа тел тигерүчеләрдән,денсезләрдән сине саклармын,яклармын!Юктан бар итүеңне,чиксез кодрәтеңне танырмын!Тәнемдә җанымның соңгы мизгелләренә тикле синең бөеклегеңә табынырмын!Минем ялваруларымны ишетсанә бер аллам!
Ул көнне беренче тапкыр Гадилә өйләрендә берүзе кунды.Ишеккә кысылып гөбе кебек шешкән аягын әнисенең иске шәленә урады да,шом таратып торган мич арасы ягына карамаска тырышып чытырдатып күзләрен йомды.
———————————————
Урман-авылның яшәү чыганагы.Кыр ягы авылллары ,урман куенына сыенып утыручы авылларга караганда кайтышрак кебек тоела Гайникамалга. Аларны ачлык елларында да,һәр адым саен ач үлем сагалап торган афәтле сугыш елларында да мәрхәмәтле ана кебек урман үз кочагына алды;ашатты ,киендерде,җылытты.Өметләре өзелеп,җаннарын кая куярга белми килеп егылганда,беркем белергә тиеш булмаган серләрен сыйдырып юатты,күңелләренә яшәү оеткысы салып җибәрде.Һаай урман!!!Синең һәрбер агачыңны сыйпап үстерерлек,һәр куагына табынырлык!Күпме кешене мәкерле үлемнән алып калдың син,һәр төр үләнеңдә сырхау-чирләргә дәва бар бит! Уйласаң уелып китәрлек!Моңа кадәр ничек яшәгән булса,бүген дә урман үз көенә яшәп ята.Җәй буе һәмма төр нигъмәтләре белән иренмәгән һәр адәм баласын юмарт кулы белән сыйлый.
Ничә айлар кызган кояш астында әлсерәгән урман әбиләрне хәерхаһлы каршылады.Урман йокыдан уянып килә,үзенә генә хас баш әйләндергеч урман исе аңкый, аланнарында зур-зур чүмәләләр күренә.Бар тереклекне чамасыз кыздыруына кыенсынгандай җай гына кояш күтәрелә.Тирә-яктагы җиләк исенә,нарат ылысы исенә башлар әйләнә.Урман таныш әбиләрен үзенең рәхәтендә салмак кына тирбәндерә.
Анда килеп керү белән ,урманның хозурына бер ара җайлашып,иркенәеп атлаган әбиләрнең сүз сөреше табигый ки, үткәннәргә борылды.Һәрбер хәтирә,яхшымы ул,яманмы ул- аларның үткәне бит.
-Фәүзиямне тапкан елны шушылай тамчы яңгыр яумый уракка төшкән идек Сәлимәттәй,хәтерлисеңме?
-Истә Гайникамал,инеш сулары корып,авыл буалары кипте бит.Чәй суына түбәноч чишмәсенә йөрдек.Урманы өскә авып торса да ,эчәр суга интегеш инде бездә.Ут-күздән сакласын ходай.
Ундүрт тапкыр корсак күтәрде Гайникамал.Авыл халкы аның яшь чагын корсаклы килеш кенә күз аллыйлар.Ә Гайникамал туып та яшәп китә алмаган һәр баласының ничәнче елның кайсы аенда туганын да сәгате минуты белән дигәндәй ,исендә тота.
-Кырый басу түрендә,урман итәгендә таптым бит мин аны.Кендеген кискәндә әле син дә урак белән кулыңны кистең,Фәүзиямнең кендек әбисе дә син идең бит Сәлимәттәй.
-Әйтмә дә инде Гайникамал,нишләп озак мыштырдыйсыз дип урман почмагына әллә ничә килеп кычкырды теге башы беткере, дошман!
-Бала тапканда да тынгылык бирмәде шул,чырайсыз Смелов.Үзе дә дөмекте , озак тотмадылар ул уполнамучны шуннан соң.
Сөйләшеп барып юл кыскара;алда ачыклык шәйләнде.Әбиләр килгән юлны ташлап кисентегә борылдылар.Искитмәле күп дигән кура җиләге тиз генә табылмады.Бер-берсенә тоташкан кисентене аркылы-торкылы чыгып кура җиләкнең акланын табу өчен байтак вакыт үтте.Тирә-як авылларда коеп түккән болытлар бу якларга да кагылырга уйладылармы,мәшрыйкъ тарафында тонык кына күкрәү тавышлары ишетелеп куйды.Инде сыгылып утырган җиләкләргә сокланып ,басылып җыя гына башлаганнар иде,бөтен дөнья караңгыланып,баш түбәсендә яшен чатырдады.
“ Ләә хәүлүәләә куәтәә!”дип әбиләр башларыннан шуышкан яулыкларын маңгайларына тартыбрак куйдылар.Ярларына сыеша алмый актарылып аккан дәрья кебек биниһая тизлектә килгән болытның алдыннан урманны яман шаулатып каты җил исте.Ул да булмады,җил давылга әйләнеп,кайдадыр шартлап агачлар сынды,баш түбәсендә генә яман дөбердәде.
Әбиләрдә җиләк җыю кайгысы калмады.
— Сәлимәттәй кайтыр юлга чыгыйк булмаса.Алла,әстәгы фирулла,тәүбә,тәүбә!бу яңгыр юньлелек белән килми ахры,исән чакта кайту ягын карыйк.-диде Гайникамал кат-кат бисмилласын укып.Сәлимә әби дә куркынып, кураларның куе өлешенә сыенып, Гайникамалны үзенә якынрак утырырга әйдәде.
-Сугалмаган олы күтәрер дигәндәй,кайчагында шулай куркытып килә дә ,яумый да үтә бит әле ул ләгънәт.Матур гына явып үтсә бик әйбәт булыр иде дә соң.Бер килгәч ,әллә мәйтәм аз гына сабыр итикме соң?-диде Сәлимәттәй.
Урман тоташ гүэлдәүгә күчте.Кисентенең әбиләр утырган җиреннән ерак түгел,нишләптер киселми калган галәмәт юан усак төбе-тамыры белән актарылып ауды.Ә бөтен тереклек өзелеп көткән яңгыр гына күренмәде.Куралар арасында куркынычсызрак кебек,өскә агач авар дип куркасы юк.Әмма ачыклыкта ялт-йолт килгән яшен нәкъ җиләкчеләрнең өстендә һич туктамастан һаваны яра.
Шулай хәйран гына котны алып торгач,үлән-яфракларны аяусыз кыеп эреле-ваклы боз коела башлады.Әбиләр боздан качып күзләре караган якка таба йөгерделәр.Тавык йомыркасы шае бозлар һич кызганмый аларның өстенә яуды.Иң якын торган агачлыкка җиткәндә боз ,җир белән күкне тоташтырган салкын боз катыш яңгыр белән алышынды.
-Я,алла!Бозы үтә бугай,иншалла яңгырына түзәрбез,тоз түгел эремәбез.-дип җиңел сулап куйдылар.Әмма иртә шатланганнар.Тоташ яууга көйләгән яңгыр туктарга уйламады да.Минут эчендә киемнәре сыгып алырлык булган әбиләр салкын яңгырдан бөрешеп туңа башладылар.Алар яртылаш кына тулган чиләкләрен тотып кайтыр тарафны табарга тырыштылар.Ары сугылып,бире сугылып сукмак эзләделәр.Сукмак табыла торды.Әмма әз генә атлауга,ул я бетеп китә,я авыл ягына кайта торган җиргә ошамаган ниндидер билгесез ешлыкка барып керә.Әбиләр туктап киңәшәләр дә,янә моңа кадәр барган сукмакларын ташлап, икенче юнәлеш сайлыйлар.Инде җиңел сулап үз авылыбызга кайта торган юл дип хәйран гына юлларын үрчеткәннәр иде, урман кисүчеләрнең тракторы аркылы үтеп ,төпләнгән агач тамырлары өелгән яңа кисенте башына килеп чыктылар.
— Булмады бу Гайникамал.Без лутчы шушы трактор юлыннан бер кая тайпылмыйча барыйк та барыйк.Юл барыбер бер авылга чыгачак.Монда бит һәр юнәлештә авыл.Үз авылыбызга чыкмасак,иртәгә кайтып җитәрбез боерган булса…
— Аллага тапшырдык Сәлимәттәй!Мин дә шулай уйлыйм.Шулай итик ,булмаса.Салкын җанга үрмәли,җәйге яңгыр димәссең.-диде Гайникамал аның сүзен куәтләп.
Чылбырлы трактор эзеннән бер адым да читкә тайпылмый бардылар да бардылар алар.Урыны-урыны белән трактор салган юлга су тулган. Андый урыннарны урап узу өчен чытырман куаклар арасыннан үзләренә сукмак салырга туры килде.Җыелган суларны урап узабыз дип барып зур гына күлгә килеп чыктылар.Күл дисәң күл дә түгелдер, аркылы-торкылы ауган агачлар белән ныгытылган ниндидер сулык иде бу.
-Бу сулыкның бетәсе юк Гайникамал ,әйдә яхшы чакта борылыйк без,теге трактор эзен югалтмыйк.-диде Сәлимә әби.Кире борылып трактор эзенә килделәр дә,юл читендәге чикләвек куакларына асылынып су тулган чокырны чак чыктылар.Кара урман эчендә,явып торган яңгыр белән вакытның күпме икәнен да чамалавы кыен.Алар уенча вакыт шактый булырга тиеш.
Бара торгач, өч-дүрт чакрым ара узылгандыр,алда ачыклык шәйләнде.Әмма бу таныш җир түгел иде.Шулай да әбиләрнең күңеленә җылы йөгерде .Тыңланып торгандай иттеләр дә,тагын атладылар.Озак та бармадылар колакларына эт өргән тавыш чалынды.Тагын тукталып як-якларын күзәттеләр .Алдаугыч тавыш кына булды ахры дип тагын алга атладылар.Юл үргә менеп сулга борылгач,кеше куллары белән утыртылган нарат урманына килеп керделәр,аннан трактор юлына тагын бер юл килеп кушылды.Инде эт тавышы аермачык ишетелде.
— И Сәлимәттәй генәм…аллага шөкер!котылдык болай булгач.-дип борылып эндәште Гайникамал,салкын яңгырдан шәмәхәләнә башлаган иреннәрен чак кыймылдатып.
— Шөкер,шөкер Гайникамал.Трактор юлын ташламый дөрес эшләдек.-дип Сәлимәттәй кулындагы таягын куаклар арасына ыргытты.
Алда каралып торган өй,каралты-кура түбәләре күренде.Бу әбиләрнең авылыннан биш-алты чакрым сулдарак урнашкан күрше мари авылы иде.
—————————————————
Салкын яңгырга эләгеп ничек кирәк алай өйгә кайтып өлгәшкән Гайникамал белән Сәлимәттәй атна- ун көнләп чирләп яттылар.Тән авыртуына,баш авыртуына ничек тә түзәсең.Сыкрый-сыкрый, яталы-торалы Гайникамал да йөрде.Әмма җан әрнүе,кимсенү,үзеңнең кирәксезлегеңне тою -бусы бигрәк авыр.
Боздан зыян күрүчеләр аларның авылы гына булмаган икән.Зыян күрүчеләргә һәр җирлек исемлек буенча ,кайсына шифер,кайсына калай алып кайтып,эштәгеләргә хезмәт хакыннан тотып,пенсионерларга кулдан акча түләү шарты белән ярдәм оештырдылар.Һәй сөенде халык!Дәррәү эшкә ябыштылар.Югары очтагыларга да чират җитте.Шифер төягән трактор борылыштан күренү белән Гадилә уктай атылып:
-Әңкәй китеп җитәләр,чык инде,-дип сулышы кабып кереп җитте.
Гайникамалга ябышкан чир тиз генә үтәрдәй түгел.Бума ютәл соңгы тамчы хәлне ала.Күкрәк читлеге ярылырдай булып әрни.Үпкәгә әллә тагын чуер таш тутырганнар.Өстенә киенеп,ишек төбенә җиткәнче шабыр тиргә батты.Хәлсезлектән башы әйләнде.Әмма мөмкинлекне ычкындырырга ярамый.Алып кайтып, капка төбеңә китереп йөргәч,үрмәләп булса да чыгарсың.Шифер бит гомумән сатуда юк нәрсә.Аны әле кибет, сату-алу тирәсендә таныш-белешең булмаса таба да алмыйсың.Күктән төшкән бәхеткә тиң бит бу.
Кичтән шиферга тотарга дип хәстәрләп куйган акчасын учында йомарлап трактор янына ул да ашыкты.Инде кичә үк шифер алу бәхетенә ирешкән күршеләре кайсы өй түбәсенә, кайсы абзар-кура түбәсенә тотынган.Шәт,Гайникамал да мунча түбәсен берәр мәрхәмәтлесеннән яптырып алыр аллаһы теләсә.Өй түбәсенә зыян- мазар килмәгән.Анысын Шәйсолтан үзе җилкенеп дөнья көткән заманнарында ук калайга алыштырган иде.Абзар түбәсен чүмәләләп өйгән печән саклаган.Ә менә мунча түбәсе Чалыш Яркәй иләгенә әйләнгән иде.
Шифер төягән трактор янында авыл җирлеге җитәкчесе кайнаша.Ул адәм күрше авылныкы.Гайникамал да трактор янына барып,кирәкле кадәр акчасын кассир кызга түләп куйды.Әмма теге бәндә кассир кызны эт итеп сүгеп атты:
-Бу соңгы шиферлар Бәдри абый малае Шаһитка,ни дип кирәкмәгән кешедән акча алып торасың.Җир җимертеп колхозда эшләгән кешене шиферсыз калдырабызмени?Башың бармы синең? -дип Гайникамал ягына күз дә салмый җикерде.Яшь кыз җитәкчесенең кычкыруына кыенсынып,кулларын пешергәндәй кабаланып Гайникамалның акчасын кире бирде.Гайникамал телсез калды.Йөзе бурлаттай булып,башы шауларга тотынды.Әйтерсең ул колхозда бил бөкмәгән.Я, алла!Йөзенә пычрак аткандай булды бу!Бар икән күрәселәре!Ул бәндәгә аның ни дә булса аңлатырга түгел,кайтарып бер сүз әйтергә дә хәле юк.Нишләргә белми баскан урынында таптанып торды да,яшенә төелеп,әкрен генә өенә атлады.
Гасыр башында дөньяга килгән Гайникамал колхозлашу заманыннан бирле бер көн калмый колхозга хезмәт итте.Улмы эшләмәгән?Ничекләр эшләмәсен?Колхозны камыт бавы белән сөйрәделәр бит алар!Менә инде ул кирәксез кеше!Аны кешегә санамасалар,җәмәгате бер аяклы килеш ,әле сөяге дә суынмаган, колхозда эшләп йөргән җиреннән гүр иясе булды.Гүәрдин гәүдәле Шәйсолтанны колхозның иң авыр эшләренә куштылар,берүзе өч кешелек эшли дип сугыштан да алып калып тордылар .Сыкранмый,зарланмый көнне төнгә ялгап эшләде.Ул өенә атлап түгел, йөзеп керде.Тотына-тотына әле җыелмаган да ятагына ауды.Өйдә бөтен нәрсә әйләнә,яткан караваты талгын гына чайкала.Гайникамал үз-үзен белештерми байтак ятты.Аның карават кырыннан асылынып төшкән кулын Гадилә учларына алды.Кызының күз яшьләре Гайникамалның кан тамырлары зәңгәрләнеп торган боздай кулларын чылатты.Кызы да аның көчсезлеген танып сыгылып төшкәнме?
Я аллам,нишлим мин?Шул каһәр суккан шифер өчен кара гүрләргә кереп бөтен өметен,ышанычлы саф карашын миңа төбәгән фәрештәдәй сабыемны шушы мәрхәмәтсез дөньяда япа-ялгыз калдырыйммы? Үземне кулга алырга кайлардан көч табыйм соң? Я аллам,мәдәт бир!Сабырлык бир!Балам хакына яшәр өчен көч бир!
Ул хәлсез кулы белән кызының чәчләреннән сыйпады.
-Я балам,елама безнең күз яшьләренә тормый ул шифер.Аллаһы тәгалә барыбер безгә уңын бирер.Сиңа җебергә ярамый.Юк,юууук!Бу җебегәннәр дөньясы түгел.Нык бул,кызым!Әле сиңа дөньяда яшисе дә яшисе.Их!Бабаң иртә китте шул.Сугышлардан да исән кайткан иде бит югыйсә.
————————————————————-
Сугыш берәүне дә аямады.Кырык икенең көзендә сугышка киткән Шәйсолтан да Сталинград янында аяксыз калып госпитальгә эләкте.Хәйран гына зур атлар сараен госпиталь итеп үзгәрткәннәр дә,йөзәрләгән яралыларны шунда тутырганнар.Снаряд кыйпылчыгы теткәләп, өшегән аягын Шәйсолтан аркылы пычкы белән кистеләр дип сөйли иде.Шулай итеп кенә исән кала ул.Бер грузин врачына, аз гына авызына ачы бал эләксә,теле ачылып ,рәхмәт укый иде.Әзрәк хәлләнеп алгач госпитальдәге аяксызлар-кулсызлар хатыннарын сынар өчен “ике аягымда юк,бүкән кебек утырып кына торам” дип хатлар яза башлыйлар.Кемгә нинди җавап килә,кычкырып укыйлар.Гайникамал да алды андый хатны.Аның да “нинди хәлдә булсаң да кайт,Бөгелмәдән үзем барып алам дигән хатын Шәйсолтан шундагылар белән бергә укый.
-Син бәхетле,Шәйсолтан,миңа,әнә Серафима,кемгә ышанып кайтасың,өй өскә ишелергә тора,өч ачлыктан киселгән бала,син дүртенчесе буласың,-дигән.Чак “кайтма” дип кенә язмаган.Әнә Кондратьевныкы боргалап тормаган,анда инвалидларны карый торган интернат бар икән,шуны табарга тырыш әле дип язган.-дип көрсенде госпитальдә ятаклары бергә туры килгән Паша Соболев.Сөенде Шәйсолтан,мендәренә капланып үкседе.
Колхоз көлтәләрне амбарга тутырып ,бәрәңге алырга керешкән иде ,Гайникамалга телеграмма тоттырдылар. Шәйсолтанын каршы алырга бәләкәй арба тартып Бөгелмәгә берүзе чыгып китте.Көзге пычраклар башланган чак иде.Ике йөзгә якын чакрым араны саз ерып килеп, төндә киләсе поездга көчкә җитеште.Ике аягы да юк дип уйлаган Гайникамал поезддан аны кем дә булса берәр кеше күтәреп төшерер микән дип көткән иде, туктар-туктамас әкрен генә шуышкан поезддан коелучылар арасында бер аягына нык басып ,икенчесенә такта кисәкләреннән нидер әтмәлләгән Шәйсолтан килеп чыккач,күзләренә ышанмый торды.Ач,көзге яңгырга эләгеп җебеп җәелгән чабаталы Гайникамал Шәйсолтанга килеп сарылды.Көзге яфрактай сулып калган хатынын күреп үзәкләре өзелде иренең.Хәер,ул үзе дә аннан әллә ни аермалы түгел иде.Әмма алар исән!
Болай булгач яшибез,Гайникамал,теттереп яшибез дип сөенде Шәйсолтан.Бәләкәй арбаны үзе тартып Гайникамал белән янәшә атлады.Хатыны ничек кенә ялынса да ,ул арбага утырмады.Район үзәгенә кайтып кергәндә,киселгән аягы чи ярага әйләнеп ,кат-кат бәйләнгән чүпрәкләрдән кан саркып,касмакланып каткан иде.
Шул агач аяклы Шәйсолтан ышыгында сугыштан соң егерме ел рәхәттә яшәгән ул.Алтын баганасы-ире гүр иясе булгач аны кешегә дә санамыйлар.
—————————————————
Августның азаклары якынлашты.Колхоз тиздән мәктәптә укулар башланачагын күздә тотыптыр инде, урып-җыю чоры төгәлләнмәсә дә ,ындыр табагында эшләгән балаларга хезмәт хакы бирде. Гайникамалның сөенече эченә сыймады.Ул да Гадилә эшләгәнгә 26 сум да 84 тиен акча алып кайтты. Шул акча мәктәп кирәк-яраклары алырга бик зур файда булды.”Иии кызым,минем ике пенсия кадәр акча эшләгәнсең бит диде”.Гадилә Килмәткә төшеп сигезенче сыйныф өчен китаплар да алып кайтты.Әле мәктәп формасы алырга да калды. Сигезенче сыйныфны шулай уңышлы гына башлап җибәрде .Мәктәптән кайтып өй эшләрен карагач,баш-аягы белән дәреслекләргә чума.Гайникамал мичкә терәлеп утырып бәйләм бәйли, йон эрли.Ул шулай тыныч кына оныгының дәрес хәзерләп утыруын күзәтергә ярата.Кышкы озын, салкын кичләрдә калай мичкә дә ягыла.Кай көннәрдә калай мичкә терәлеп ятып сарык бәрәннәре йоннарын өтәләр.Гадилә аларны “туныңа ямау салганнар” дип сөя.Кышлар ай-һай озын шул.Ягарга утынны җитәрлек әзерләделәр ,ул яктан аллага шөкер диярлек.Бензин пычкысы белән Галәветдин малае кисеп тә бирде.Ә яру Гадилә өстендә булды.Шыңгырдап кипкән,бик юан булмаганнарны бернинди кыенлыксыз ярды .Әмма ботаклы имәннәр,кызыл эчле чи усаклар белән интекте.Шуларның истәлеге булып ике каш арасында яра эзе уелды.Йодрык кадәр булып шешеп чыккан маңгаен бәйләп атна буе өйдә ятарга туры килде аңа.Алай да тиз генә төзәлмәде.Имтихан бирәсе елда дәрес калдыру файдага түгел дип мәктәпкә барган иде,Гадиләгә мөгез үскән дип күзен дә ачырмадылар.Һәр нәрсәдән кызык эзләп йөргән малайларны сыйныф җитәкчесе генә ачуланып туктатты.
Гадиләләр кышкы каникулга туктагач ата-аналар җыелышына барды Гайникамал. Ул җыелышны ярата әнкәсе.Кемнең баласы ничек укый,нинди һөнәре бар,нинди дәресләрдә ничек утыра ,барысын вәземләп сөйлиләр укытучылар.Тәртип ягы аксаучыларны да,дәрескә соңга калып укытучы белән әрепләшеп утыручыларны да исемләп атап үтәләр.
Быелгы җыелыш истә калырлык булды:мәктәп директоры үзе Гайникамалны президиумга дәште.Каушап, туктаусыз тез буыннары калтырап утырган Гайникамал бераздан тынычланды.Директор бит “берүзе тәртипле,акыллы,дүрткә,бишкә генә укый торган менә дигән кыз үстерә”дип бик мактады.Башта кыенсынып азапланган Гайникамал иркенләп утырды.Нигә кыенсынырга?Мактап торалар,президиумга кызы начар укыса, яки үзен начар яктан күрсәтсә утыртмаслар иде.Ул җыелыш буе Гадиләнең беренче класска киткән чакларын,шаян-шук,теләсә кая башын тыгып теләсә нинди маҗараларга юлыккан чакларын исенә төшереп утырды.Соңгы елларны Гадилә басынкыланды,уйчанланды.Оныгы әкрен генә үсмер чорын үтеп бара.
Шул җыелыштан соң,Гадиләнең унынчы класска тикле укырга тиешле икәне төгәл хәл ителде.Гайникамал Гадиләгә сигездән соң китәм дип авыз да ачтырмады.Җыелышта мактап телгә алдылар дигәч тә бик очындырмады да:
-Һи,әллә шундый укытучылар укытып торып та начар укыр идеңме?Алла сугар, начар укысаң!-диде.
Сигездән китү уе,шул әнкәсен жәлләгәннән килгән иде инде Гадиләгә.Укырга теләге бар кызның.Физика,математиканы бик бүрттерә алмаса да,башка фәннәр аңа җиңел бирелә.Әдәби китапларны укырга ярата.Кайчагында төннәр буе укып утырган Гадиләне әнкәсе күзеңне бетерәсең дип ачуланып туктата.
————————————————
Уйлар,уйлар!Берюлы мең төрле уй бөтерелә хәзер аның башында.Кечкенә чагында рәхәт булган:уйлап интекмәгән Гадилә.Аның өчен әнкәсе уйлаган.Хәзер үзенә уйларга туры килә.Менә кем була инде ул мәктәпне бетергәч?Ярар,сигездән китмәде ди.Сигездән туктаса,ике дә уйламый фермага төшәр иде эшкә.Тыныч күңел белән әнкәсе янында торыр иде.Тугыз,унны укыса тагын да укуын дәвам итәргә тиеш була.Үзенең китәргә теләге булмаса да ,әнкәсе аны укыган кеше итеп күрәсе килә.Укып зур кеше булу өчен шәһәргә барырга кирәк.Гадиләнең Ташкентка барганда Бөгелмәдә генә булганы бар.Һөнәр алам дип шәһәргә барсаң ,барып керү өчен туган-тумача,таныш-белеш кирәк.Казанга китүне ул күз алдына да китерә алмый.Аңа класс җитәкчесе җырчы булырга,артист булырга куша.”Синең моңың бар,тавышың бар, музыканы тоемлау көчле синдә “ди.Казан бит ул күрше авыл гына түгел.Гадилә җырларга ярата ,сүз дә юк.Авылда ,мәктәптә оештырылган концертларда аның җырлавын яратып кабул итәләр,дәррәү кул чабалар.Әмма Гадилә уйлавынча,аның кебек бик күпләр җырлый белә.Кай көннәрдә мәктәпкә барганда,яки кайтканда машина очрый.Машина әрҗәсенә тулган эреле-ваклы балалар һәммәсе дә җыр башлыйлар.Алар өчен машинага утыргач җырларга дигән язылмаган канун яши кебек.Төялеп бетеп, кузгалып китү белән,бөтенесе бер тавыштан соңгы көннәрдә радиодан ишетелгән яңа көйне сузалар.Кай арада көен отканнар да, ничек бик тиз сүзләрен истә калдырганнар.Бу көнне һәммәсенең кәефе шәп була.Машинага утырып бару сөенече берничә көнгә сузыла.Менә шулай! Бар кеше дә җырчы булып бетә алмас.Аннан соң,әнкәсе дә “җырлама кызым,моңлы кеше бәхетсез була ул,мин синең бәхетсез булуыңны теләмим “ди.Ә үзе Гадиләнең җырлавын ярата.Концерт саен”синең кебек берсе дә булдыра алмады” дип үзенчә сөенеп йөри.Уйлый китсәң баш җитәрлек түгел.Ә тормыш алга бара,бер генә минутка да туктап тормый.Әле алда икән авырлыклар!Алга таба ул үзенә юл саба алырмы?Аяусыз тормыш дулкыннары йөзәрләгәннәрне,меңәрләгәннәрне аямаган кебек, Гадиләне дә ярдан ярга кагып тормыш төбенә бәреп төшермәсме?Көче җитәрме аның бу тормыш дигән дәрьяны кичәргә?Таянырдай кешеләр очрармы аңа?Мең төрле сорау.Берсенә дә җавап юк.
———————————————
Менә тагын ачы бураннары,каты салкыннары белән кышлар үтеп китте.Быел кыш карлы булды.Имтихан елы булгач,алтмыш градус салкын булса да дәрес калдыру юк диде мәктәп директоры.Бер көн калдырмый укуга йөрделәр.Инде тышта күңелләрне җилкендереп кояш балкый.Бүген язгы каникулның беренче көне.
Ихатадагы кояш төшми торган җирләрдән карларны атып бетерде дә, Гадилә тәрәзә төбенә китап укырга утырды.Кулына нинди китап эләгә,исеменә дә карап тормый,рәттән укый ул аларны.Үткән көздә Гадилә яратып йөргән Килмәт китапханәсе янгач,ул китапларны районга барган кешеләрдән алып кайттыра торган булды.Ә боларын татар теле укытучысы махсус каникулда укырсың дип алып кайтып биргән иде.Әнкәсе кушып калдырган эшләре күп булса да,байтак аерыла алмый укыды.Капка тавышы гына аны укуыннан бүлде.Коръән ашына киткән әнкәсе кереп килә иде.Аның да кәефе шәп бүген.Ишектән керү белән үзенең хис-кичерешләрен кызына сөйли башлады.:
-Әкълимә килене бик нык әзерләнгән,ходай кабул итсен.Бик күп ахирәтләремне күрдем.Ииии!Озын кыш буе түбәночка төшмәдем бит.Сагынышканбыз.Ашка Сәмигулла карчыгы Фәрдия дә килгән иде.Бик якын иткән ахирәтем бит.Аерыла алмый сөйләштек.-диеп үзалдына елмаеп тезде әнкәсе.Бер тын сулышын тигезләп алгач:-Ииии,аның бәхеткәе ,кызым,бәхете аягына уралган.Балалары тәүфыйклы шул,балалары.Менә колагыңа киртләп куй,тәүфыйк белән бәхет һәрчак янәшә йөри.Тәүфигың булса,әбизәтелне бәхетең була.Олы кеше сүзен тыңла,олы кеше синнән күбрәк яшәгән,кайда ничек икәнен ул синнән әйбәтрәк белә.Яшьләрнең дәрманы белән өлкәннәрнең акылын бергә бәйләп яшәгәндә генә эш үрчи,яшәү мәгънәле була.-дип нәсихәтләрен дә җиткерергә онытмады.Әле күңеленә хуш килгән нәрсәләр аның белән генә бетмәгәнен искәртеп,почмактагы сандыгы өстендә хәйран гына үзалдына елмаеп утырды да сүзен тагын дәвам итте,-Бу юлы да миңа тапшырдылар коръән укуны,аллага шөкер.Камәрттәй белән тиң итеп күрүләренә куанам инде.Мәкамең матур дигән булалар да…Иии…Камәрттәй дә инде”чирләберәк торам әле”дигән булып, җайлап кына юл куеп тора . Ярар,мин чын күңелдән тырышам инде,хата-кимчелекләрен төзәтеп кабул итсен аллаһым.
Гайникамалттәй шулай кичерешләрен уртаклашып, кешлеккә кия торган чәчкәле яшел күлмәген, ак яулыгын салып сандыгына таслап төреп куйды.
Гадилә коега суга чыгам дип кузгалды.Җиһан буйлап бөтен хутына яз атлый.Урамдагы кышкы чана эзеннән гөрләвекләр йөгерә. Электр чыбыкларына сыерчыклар тезелгән,затлы каурыйлары кояш нурларында ялт-йолт килә.Иске дип тормадылар,быел да бабасы ясаган ояга сыерчыклар килде.Эшләре бик тыгыз:тырыша-тырыша оя чистарталар.Гадилә артына борылып үзләренең сыерчыкларына күз төшерде.Оя тирәсендә ыгы-зыгы юк,димәк алар да ахирәтләре белән чыбыкта гапләшеп утыралар.
Кое чыгырын әйләндерә башлауга,кулына сыңар чиләк тотып Раил дә чыгып җитте.
-Бүген шәп кино кайткан ,чыгасызмы?-дип башлады сүзен ул.Түбән сыйныфларда укыганда сүз әйтмәгән әнкәсе хәзер клубка барам дигәнгә дилбегәне кыскартты.Гел концертта катнашып,репетициягә барып йөргән кызына “инде җитәр,кызның исеме кыл өстендә, ул клубка йөрүеңне туктат”диде.
-Юктыр,мине әнкәй чыгармас.-диде Гадилә шуны уйлап.
-Әйбәтләп сорасаң,нигә чыгармасын,сорап кара.
-Карармын да, но вряд ли.
-Иии,Гайникамалттәй дореволюционный кеше инде ул.Аның тормыш кануннары башкачадыр.Ярар,аннан сорап мин сине үзем кереп алырмын.-дип шаяртып,телен чарлап торган булды Раил.
-Ну акыл сатарга бигрәк оста үзең Раил.Алай тем более,революцияне күрсәтергә может.Мин үзем сорап карармын.Үзебезнең кызлар белән булганда бәлки каршы килмәс.-диде Гадилә.Раил белән тегесен-монысын сөйләшеп торган арада,алар янына Наис тә чыгып басты.Сүз иярә сүз ялганып әңгәмә озаккарак сузылды.Суны күтәреп өйгә кергәч,Гайникамалттәй пырылдап каршы алды Гадиләне:
-Бәләкәй генә дә кыенсынмыйсың ичмасам,берүзең ике егет уртасында кайчаннан бирле…Кит аннан, әзрәк инде тыйнаклыкны һич аңламыйсың.
-Ни булган соң?Алар белән без бит бергә укыйбыз,бергә мәктәпкә йөрибез.Гел аралашып торабыз.-диде Гадилә әнкәсенең сүзләренә гаҗәпләнеп.Ул электән дә Гадиләнең малайлар белән аралашуына теше-тырнагы белән каршы иде,соңгы араларда һич чарага куймый малайлар белән сүз алышуын да ныклы кысада тота.
-Каршы әйтеп тор тагын!Ни булганын үзең аңларга тиеш.Кешенең матурлыгы күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә.Бу борынгылар сүзе.Син инде җиткән кыз.Ярамый алай.Әле беркөнне дә Гандәлифә апаң килеп утырган иде.”Гадилә Җиһангирның уртанчысы белән урамны яңгыратып көлә-көлә укудан кайтып бара” ди.Туктатам әле мин сине авыз күтәреп көлүеңнән.Кыз кеше ул,авызын тотып тыныч кына көлә.Аннан соң,иптәш кызларың бетмәгән,үзеңнән олы егетләр белән кайтмасаң.Килмәт белән ике ара бәләкәй түгел,ни булмас,урман арасыннан кайтасыз,шыр ялан аркылы үтәсез.Алдыңны-артыңны карап йөр,аркаланыр кешең юк.
Әнкәсенең сүзләреннән соң,язгы кояштай балкып,очынып йөргән кыз ,аңа үпкәләде.Ничек аның әнкәсе кызы турында шундый уйлар уйлый ала.Ул бит бу күрше малайлары белән бергә уйнап үсте,алар белән ничә еллар мәктәпкә бергә йөриләр.Бураннарда шуларның артына ышыкланып Килмәт юлын таптадылар,язгы ташуларда ургылып аккан инешләрне алар ярдәме белән үтеп йөрделәр.Үсмер кыз әнкәсенең кисәтүен авыр кабул итте.Ул болай да сузылып үсеп киткән озын гәүдәсеннән кыенсынып кына йөри,нечкә беләкләренә чит әйбердәй асып куелган иләмсез кул чукларын кая куярга белми тилмерә,үзен сыйныфларында иң шыксызы итеп күрә.Сыйныфтагы күпчелек кызлар җиденчедә укыганда ук аның кебек гәүдәгә үсеп киттеләр ,ә менә малайлар киресенчә,үсә алмый калдылар.Алар кызлардан бер башка кыскарак.
—————————————————-
Уку елы башында сыйныфта таркауланып йөргән Гадиләләр сыйныфы имтиханнар башлангач тупланып,бергә йөри башладылар.Бу аларның беренче имтиханы.Бергә барганда имтихан сорауларының авырларын бер-берсенә аңлаталар.Шпаргалка дигән бик тә “уңай” ярдәмчене кайда,ничек урнаштырсаң файдаланып булганын сөйләшәләр.Гаять җаваплы сынау сыйныфны берләштерде.Консультацияләр көн аралаш булды.Инде болай да ятланып беткән темалар дип тормады Гадилә, берсен дә калдырмый йөрде.
Ниһаять алда соңгы имтихан ,аннан соң сабантуй җитә.
Консультациядән кайтуына Гадиләне яңалык көтеп тора иде.Ишегалдында чыр-чу килеп бала-чага чабыша,баскыч төбе тулы аяк киеме.Ишектән Зөбәрҗәт килеп чыкты.Җәйгә чыгу белән алар һәр ел саен Зөбәрҗәтне көтәләр.Әнкәсе иртә яздан каз каклый ,банкаларга ит тозлый,әледән-әле төшен,чәкчәген пешереп куя.Янәсе,Зөбәрҗәт кайтуга әзер булсын.Зөбәрҗәт хат саен кайту турында яза иде.Күп тапкырлар вәгъдә итеп тә кайтмый калгач,Гайникамал белән Гадилә инде өметләнеп көтүдән туктадылар.Торган җирләр рәхәт булса да,туган җирләрнең тартуы көчлерәк шул.Гадилә” Зөбәрҗәт апа” дип кулларын җәеп аның кочагына атылды.Алар кочаклашып торганда өч малай өчесе дә уйнап йөргән җирләреннән йөгереп килеп аларга сарылдылар.Малайлар Гадиләне онытмаганнар.Очрашмый торып,бераз кыенсыну булса да,аларда ул хис тиз үтте.Әйтерсең,гомер буе Гадилә белән яшәгәннәр,апаларын Гайникамал әбиләре аңлата алмаган сораулар белән күмеп ташладылар.
Өй эче кайнап тора.Өстәлдә кайнар самавыр,сый-нигъмәт мулдан куелган.Әнкәсенең Зөбәрҗәт кайтуына дип әзерләгән тәм-томнары өстәлгә тезелгән, тозлап куелган ите тәмле исләр чыгарып чуен казанда кайнап утыра.Үзе мич каршында табагач белән нәрсәдер тыгып ята.Шул арада өстәл артындагыларны кыстап алырга да онытмый.Аның әнис алмасыдай алсуланган йөзеннән әйтеп кенә аңлатып булмастай шатлык-сөенеч балкый.Алты яшәр юлдан кайтса,алтмыш яшәр хәл белер дигәннәр бит борынгылар.Күрше-тирә,авылдаш әбиләр,апалар Зөбәрҗәтнең кайтуын ишетеп килгәннәр.Һәрберсе аның тормыш хәлләрен,юл мәшәкатьләрен сораштыра,белешә.Авылдан чыгып китеп каядыр урнашканнарны искә алалар,соңгы елларны мәрхүм булганнарны сагынып елашалар.Өйдән халык кичкә тикле өзелмәде,бары тик мал-туар кайткан тавыш кына аларны өйләренә кайтырга икәнен искәртте.Килүчеләр Зөбәрҗәтне һәрберсе алдагы көннәргә, китәр вакыт җиткәнче кунакка чакырып таралыштылар.
Гадиләләр авылында шундый матур гадәт бар шул:берәүгә кунак кайтса,йөгерешеп күрешергә киләләр.Аннан һәрберсе туганмы ул,күршеме,чыбык очы кардәшме,кайткан кешене хәзинәсендәге бары белән кунак итәргә тырыша.Ә кайткан кеше ерак җирләрдән алып кайткан күчтәнәчен кыстырып һәр чакырган җиргә дә бара.Бигрәк тә Сабантуй алдыннан шундый ыгы-зыгы,җанлану башлана.Әле үткән атнада Украина якларыннан Фәттах абзый үзенең җәмәгате белән кайтып төшкән иде.Авыл өсте аның талъян моңына күмелде.Кунакка барганда ул берчакны да гармунын калдырмый.Ул киткәч авыл халкы аның талъянын киң тартып, өзгәләнеп урам буйлап җырлап үтүен бик озак искә алып сөйли.
Зөбәрҗәт Гадиләгә бу юлы да күлмәк алып кайткан.
— И,ошатырсың микән инде,Ферганәдән алдым.-дип чемоданыннан тартып чыгарды.Мичтән күмер чүлмәгенә күмер төшереп йөргән Гайникамалттәй дә ,кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп :
-Иии… кызым ,бер дә кешлеккә киярлек күлмәгең калмаган иде…менә сиңа агай,кая карыйк әле ,-дип якынрак килеп басты.Күз явын алырдай матур күлмәкне күреп Гадиләнең күзләре ут булып янды..Сөенечтән җиңелчә дерелдәгән куллары белән сак кына күлмәккә үрелде.Ул үзенең шул күлмәкне киеп урамга чыгуын күз алдына китерде.Аларда мондый матур күлмәкне бары тик сатучы кызы гына кия.Алай дисәң,былтыр аңа да эләкте сатучы кызы кия торган күлмәк.Аңа да сатучы Җиһангөл апасы Зәлия белән пардан түшләрендә перламутр сәдәфләр елкылдап торган күлмәк биргән иде.Гадилә кинәт сураеп үсеп китте дә,күлмәк бик тиз бәләкәйләнде.Иртәгә соңгы имтиханга киеп барсамы…,менә шәп була!Барысының да күзләре Гадиләдә генә булачак.Менә бәхет бу ичмасам!Күбәләк канатларыдай җиңле,аяз күк төсендәге ,түшләре тыйнак кына уелган ситсы күлмәк Гадиләне бөтенләе белән сихерләде.Их..!.алар Зөбәрҗәтне сүккән булалар.Менә кара инде, Гадиләгә нинди бүләк алган!Каян мондыйны ала белгән!Бу бит…бу бит!Мондый беркемдә дә юк! Күлмәк нәкъ тә Гадиләнең күзләре төсендә.Әнкәсе аңа күзләреңнең төсе Зөбәрҗәтнеке,ә сөрмәле күз кабаклары әтиеңнән ди.Кыз мизгел эчендә кечкенә чагында Зөбәрҗәт белән җитәкләшеп матур күлмәк күрсәтеп урам буйлап йөреп кайтканын күңеленнән уздырды.Ул вакытта да апасы аңа күлмәкнең иң матурын алып кайткан иде бит.Әнкәсе никадәр генә дөньяда яшәү газап ул дисә дә,аның матур,рәхәт мизгелләре күбрәктер.Менә Гадилә бүген күкнең җиденче катында бәхет диңгезендә йөзә.
Гадилә күлмәкне күкрәгенә кысып мич артына кереп китте.Шатлыгыннан менә чыгам,менә чыгам дип типкән йөрәген көчкә тыеп, күлмәкне киеп әнкәсе белән Зөбәрҗәт апасы каршына чыгып та басты.Аяк йөзеннән үк карый торган көзге булмаса да,ул күлмәкнең кыска икәнен шунда ук төшенде.Шулай да ,өстәлдә торган йомры көзгедән карыйсы итте.Күлмәк чыннан да аның төсенә бик килешә.Кеше йөзен генә күрсәтә торган көзгедән алтын чәчле,күзләреннән зәңгәр чаткылар чәчрәтеп Гадилә карап тора.Кинәт өй эчен уңайсыз тынлык басты.Һәр кайсысының эчендә давыл бөтерелгәнен Гадилә сизенде.Ул сүзсез генә бер әнкәсенә,бер Зөбәрҗәткә,бер өстендәге күлмәгенә карый.Аны алмаш-тилмәш куллары белән сыйпый,ниндидер бер могҗиза белән чак кына озынайтырга теләп итәкләрен тарткалый иде.
Тынлыкны Гайникамал бозды:
-Соң,балаңның үсәсен белмәдеңмени?Ике үлчәмгә бәләкәй күлмәк алып кайткансың.-диде ул канәгатьсезлеген тавышына чыгарып.Шул тикле отыры сөенгән оныгының сөмсере коеласын уйлап,аны кызганып күзләре яшьләнде хәтта.Зөбәрҗәткә дә уңайсыз иде,ул шулай да:
-И әңкәй!Чамаладым да соң,шулай зур үскәндер димәгән идем.-диде ул җилкәләрен сикертеп.-Ярар,шәһәр кызлары моннан да кысканы кияләр әле.-диде ул ничек тә хәлне җиңеләйтергә теләп.Гадилә дә җиңел сулап Зәбәрҗәт белән килешкәндәй итте.
Ул көнне алар өч малайны уртага алып,тәгәрәшеп идәндә йокладылар. Бу малайларның теләге булды.Йокларга урын җәя башлагач,өчесе дә Гадилә янына ятар өчен тарткалаша башладылар.Башта аларның бу кыланышлыры кызык булса да,соңыннан елашып беттеләр.Шуннан соң,алар белән Гадилә чиратлап йокларга күндерде.
Әнкәсе дә кунаклар кайтканнан бирле,сөенеп,канатланып йөри.Оныкларының әле берсен,әле икенчесен алдына алып сөя.Алар кайтканчы урыс малайлары дип кенә сөйләгән әби,балаларны исемнәре белән яратып дәшә.Икесе генә булганда җай гына,тыныч кына аккан тормыш,Зөбәрҗәтләр кайткач ияләнелмәгән җанлылык белән кайнады.Нинди рәхәт икән бит,туганнарың белән ду килеп яшәү!
Санаулы көннәр тиз үтте.Ул Зөбәрҗәткә аз гына тагын торыгыз инде дип әйтә алмады.Аларның барыбер китәчәкләрен,гелгә кайтмаганнарын аңлый,аерылу авыр буласын белә.Менә ул көн якынлаша.Рәхәт иде аңа,бик рәхәт булды.Әмма бу рәхәтлекнең вакытлыча булуын ул инде әллә кайчаннан уйлап йөри.Их!Нигә Гадиләгә генә мондый язмыш язган?Бабасы үлгәч ничек кыен булган иде.Инде хәзер шундый ук кичерешләр тагын кабатлана.Үлем белән аерылу арасында ниндидер уртаклык бар кебек тоела кызга.
——————————————————
Зөбәрҗәтләр киткәч Гадилә күзгә күренеп боекты.Әз генә буш вакыты булса,китапларын ала да бакчага ашыга. Бүген аның китап та укыйсы килми.Ул моңсу карашлары белән тирә-якны күзләде.Бакчада аңа бөтен нәрсә бабасын хәтерләтә.Әнә бакчаның иң кояшлы урыны.Анда бабасы тәмәке утырта иде.Әрекмәндәй зур яфраклы тәмәкеләрне мунча алдында күләгә дә киптереп, сөян тактадан ясалган тартмада өй чормасында саклады.Әнкәсе былтыр гына шул бабасыннан калган тәмәкене Әхмәтхафиз бабайга биреп җибәрде.Гадиләнең күңеленә тәмәке исе-бабасының исе булып уелган кебек .
Читән буйлап утыртылган буш умарталар ятимлек төсмере биреп утыралар.Алар искереп каралганнар.Сарылы-яшелле буяулары уңган,купшаклаган.Кар базының авызы ишелгән.Алмагачлар гына үз сыенда.Ябалдашларын киң җәеп,горур басып торалар.Август аенда бакча бизәге булып алмалары тулып пешкән. Алмагачларны бабасы Уфадан алып кайтып утырткан,чияләр Минзәлә сортлары.Куралар арасында инде тынлык.Гадиләгә иске дусларын хәтерләтеп, бик тырышып караган күзгә, иске кош оясы шәйләнә.Ул бер якка янтаеп ,ятим бакчага моңсулык өсти.
Быел куралар арасында Гадилә кош оясына тап булды.Ул күргәндә ояда куе яшел төстәге йомыркалар өстендә бер кош утыра иде.Икенчесе төсе,зурлыгы буенча беренчесеннән кайтышрагы бабасы корган утыртма читәндә Гадилә күренү белән үзенчә хәвеф барлыгын искәртеп,оядагысына хәбәр биреп тора.Ул якынрак килсә,оядагысы да очып чыга да,икәүләшеп,аны ничек тә оядан еракка алып китәргә теләп,борчыла-борчыла тавыш бирәләр. Гадилә аларны көн саен күзәтә башлады.Ике атналап вакыт үткәч,теге яшел йомыркалардан бик нәни генә шәп-шәрә кошчыклар яралдылар.Кыз исләре китеп карады.Әүвәл ул аларның ничәү икәнен дә аңышмады.Биш йомыркадан бишәү чыкканнармы?Берничә көннән ояда зур авызлы биш баш калкынып-калкынып ала башлады.Кыз шуннан соң гына тынычланды:аллага шөкер,барысы да яралганнар икән.Төкле аякларыгыз белән,нәниләрем,дип пышылдады кыз.Бәла-казаларга юлыкмый ,канат чыгарып якты дөньяны иңләргә язсын сезгә!Кошчыклар үсә-үсә оя кысанланды.Бер якка янтаеп калды.Әнкә кош ояны ныгытып азапланды.Оя азмы-күпме ышанычлырак төс алды.Бер генә кошчык та егылып харап булмады.Әтиләре өзмәс-куймас читәндә сайрады.Ә әниләре бала тәрбияләү дигән олы миссияне үзе бик яратып башкарды:оя читендә балалары белән мәш килде.Тагын ике атналап вакыт үтте.Алар шул кадәр тиз үстеләр ,кошчыклардагы көн саен ниндидер алга китешне күреп исе китеп күзәтте Гадилә.Ниһаять шәрә кошчыклар үзләренең әти-әниләренә ошаган кошларга әверелделәр.Оя читенә басып канатларын каккаладылар,сәйлән бөртегедәй чем кара күзләре белән тирә-якны күзәттеләр.Бәлки аларның шулай канатларын ныгытулары,дөнья белән танышулары булгандыр.Әллә ияләнделәр,әллә үзләренә ышанычлары барлыкка килде,алар Гадиләдән курыкмаган кебек тоелдылар кызга.Ул да әрсезләнеп ояга бик якын бармаска тырышты.Ә беркөнне Гадилә чыгып куралык янына килеп басу белән, биш кошчык биш якка очып төштеләр. Ә әти-әниләре куанычлы авазлар белән балалары янында ,берөзлексез ,арлы-бирле очтылыр.
Оя бушап калды.Гадилә кошчыкларның исән-имин очып китүләренә бер сөенсә,алардан аерылуны да авыр кичерде..Кыз карлыган төбенә утырды,ә күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь коелды.Кошчыклар нинди бәхетле!Әти-әниләре белән биш бер туган чиксез киңлеккә очтылар.Ах..!Нишләп Гадилә шул кошчыкларның берсе булмады микән?Хәерле гомерләр,хәвефсез очышлар насыйп булсын сезгә,газизләрем!Аның баш очыннан аккан бөдрә болытларга утырып еракка,күз күрмәгән якларга китәсе килде.Ул якларда һәммә кешеләр дә бик бәхетле яшиләр кебек.Гадиләнең күңеленә авыр минутларда Ташкент вокзалында әтисе белән әнисе җитәкләгән зәңгәр бантиклы кечкенә кыз күз алдына килеп баса.Аның ваемсыз,чыркылдап көлүе колагында яңгырагандай була.Менә ул кыз ичмасам җир йөзендәге иң бәхетле баладыр.Елауның сәбәбе кош балаларыннан аерылу микән?Кошларның да язмышы нәкъ кешеләрнеке кебек икән ич!Туа,үсә,канат яра,очып китә.Ул аларны шул кадәр якын итеп,яратып күзәтте,һич икеләнми үз тормышының бер өлеше итеп кабул иткән иде.Алар белән юану да кызга күпмедер юаныч,моңсу дөньясына азмы-күпме җете төсмерләр өстәде.Канат ярып зур дөньяга очканда әти-әниең булу нинди бәхет!
——————————————————-
Гомерләрнең үтүе каш белән күз арасы дияргә ярата әнкәсе.Кечкенә чагында тизрәк үсәсе килүдән чиреккә бүленгән уку аралыкларын ничек этеп-төртеп үткәрергә белми интегә иде Гадилә.Баксаң,бик тиз икән ул.Яңа гына башланган уку елы ,бетә дә китә.Моның шулай икәнен өлкән сыйныфларда сизә башлады кыз.Әле кайчан гына,мәктәпнең буйга сузылган коридорында озын тәнәфестә алтылы,сигезле биюләрен биегән буй җиткән,матур булып тулышып килүче югары сыйныф кызларына кызыгып карап торган Гадиләләр ,хәзер үзләре биюләрне оештырып йөриләр.Түбән сыйныфларның кечкенә почык борынлы кызлары тыйнак кына бер җиргә өелешеп аларны күзәтә.Рус теле укытучысы Рәйсә апа баянын алып коридорга чыгып утыру белән Гадиләләр әле алтылы,сигезле бииләр,әле башларын матур итеп бер якка салып вальс әйләнәләр. Өсләрендәге ак алъяпкычлары күбәләк канатларыдай килешле генә тирбәлә.Аларны күзәткән кечкенә кызлар соклануларын һич кенә дә яшерә алмый авызларын да ябарга онытып торалар.
Ул беренче тапкыр тугызынчы сыйныфта шундый озын тәнәфестә биергә чыккач күрде Вилданны.Укытучылар бүлмәсенә каршы ишек төбендә торган унынчылар арасындагы ят егетне аның карашы ничек эләктереп алды,аны Гадилә үзе дә аңламый калды.Әмма уртага чыгып әйләнгәндә сыйныфташы,Килмәт кызы-Кадриядән сорамый булдыра алмады:
-Кадрия җаным,кем ул?
Гадиләнең исе китеп сораган егет хакында Кадрия гади генә итеп аңлатты:
-Әәә ул…Теге ни…аргы урам Шәрифулла бабайның оныгы,себердән кайттылар.-диде.
Аннан артыгын Гадилә сорарга базмады,чөнки ул вакытта егет тә томырылып Гадиләгә карап тора иде.Кыз кыенсынып күз карашын ул яктан күчерде.Тез буыннарын калтыратып алган егетнең исемен соңрак белде кыз.Нык бәдәнле,калку гәүдәле Вилдан чаңгы ярышларында гел беренче булды,исеме һәр атна үтә торган мәктәп линейкаларында бик еш яңгырый иде.Гадилә Вилданның очкынланып торган күз карашыннан һәрчак качу җаен карый,ә үзе ерактан гына аны күзәтергә яратты.Мәктәптә үзгә бер кыяфәт белән аерылып торган, чәчләрен чын спортчыларча кистергән,мускуллары беленеп торган Вилдан кызның күңеленә чын ир-егет шундый булырга тиешле образ булып кереп урнашты.
Көннәрдән бер көнне Гайникамалны гаҗәпләндереп Гадилә шундый сорау бирде:
-Әнкәй,бабам белән ничек таныштыгыз сез?
Гайникамал үзе дә аптырады;ничек шушы көнгә кадәр кызы белән бу хакта бер генә тапкыр да сөйләшмәде микәнни?
Өстәл башында ручкасының башын тешләп,китап актаргалап утырган кызына күтәрелеп карады да ,җайлап аркасын мичкә терәп утырды.Аннан тирән сулыш алып:
-Иии кызым,без хәзерге яшьләр сыман клубларга чыгып яр сайлап йөрмәдек шул.Безгә тормыш юлдашларын әтекәйләребез,инәкәйләребез сайлады.Ә без ,җитеп килүче кызлар, сандык тутырдык,ягъни бирнә әзерләдек.Мендәр тышы,чаршау,кашага чиктек,булачак тормыш юлдашына аяк чолгауына кадәр әзерләдек.Мин бабаңны беренче тапкыр кыз ярәшергә килгәч кенә күрдем. Анда да әле чаршау ачылып ябылганда бер генә мизгел булды ул.Әле дә исемдә:күңелемә ягылу өчен шул да җитте.Мин аны шунда ук кабул иттем.Инәкәем, менә кызым насыйбың шул була инде дигәч,”иии…инәкәем бик зур гәүдәле бит соң ул” дигәнем исемдә.”Балам,уең бер булсын ул,буең бер булмаса да ярар!”диде.Ни кадәр дөреслек шул бер сүздә!
-Ә син әнкәй уйларыгыз бер булуын каян белдең?-диде Гадилә.
-Мин белмәдем,мин ул чакта унсигез яшьлек кыз бала каян белим.Күрше авыл Шәмсетдин картны әтекәем белгән,аның нәсел-нәсәбен белгән.Тормыш корганда беренче урында нәсел-нәсәп.Дөрес,аттан ала да туа,кола да туа.Әмма әткәйләр кемнең кемгә туры килгәнен белгәннәр шул.
Вилдан белән коридорда очрашып кыска-кыска гына сүз алышудан тыш тагын мәктәпнең балмаскарадында азакка тикле бергә әйләнде алар.Ул көнне маскарадтан кайтканда Гадиләдән дә бәхетле кеше юк иде.Ике авыл арасын очып кына кайтты кыз.Вилданны күрәсе килеп,кышкы каникулны үткәрә алмый интекте.Мәхәббәт дигәне шулдыр инде күрәсең.Ә ул нинди сихри көч икән!Ике атна каникул йөз ел кебек үтте.Мәхәббәт маҗараларын кинодан күреп,китаплардан укып кына белгән кыз,бердән бер көнне үзенең дә гашыйк буласын уйлый иде. Кыз янды-көйде дип Вилданның берәр төге селкенде микән,ул ягы Гадиләгә караңгы.Әмма күңеленә кереп оялаган бу сәер хис аның тагын бер агымга көйләнгән тормышын иксез-чиксез,давыл купкан диңгездәй болгатты.Бер караганда уйга батып моңсуланып йөргән кыз,икенче караганда кош тоткандай очынды.Мәктәп коридорында Вилданны очратып бер-ике минут кына күрешеп алу,кызга чиксез зур бәхет кебек тоела иде.Ләкин бәхетле мизгелләр озакка бармады.
Гадилә тугызынчы классны түгәрәкләп,уңышлы бетерүенә сөенеп йөргәндә Әхмәтхафиз бабайлар күршесе Кәшифә апа килеп керде аларга.Әнкәсен бик үз итә ул апа.Урамда Гадиләне очратса да,хәлен сорап сәлам әйтергә куша.
-Мактап кына йөрисең икән Кәшифәкәем,самавырым яңа кайнап кына чыкты.Әлләнием булмаса да,якты йөзем,тәмле телем бик әйбәтләп чәйләрбез алла теләсә.- дип сайрады Гайникамал.Гадилә үзләренчә сөйләшеп чәй эчсеннәр әле дип чыгып китәргә җыенган иде,Кәшифә апасы :
-Ашыкма апаем,син дә кирәк әле миңа,- дип аны да туктатты.
Ул арада хәзинәдә барын тезеп , чәй өстәле дә әзерләнде.Өчәүләп чәй эчәргә утырдылар.Кәшифә апасының ни сүзе бар икән Гадиләгә?Кыз тын гына аның сүз башлавын көтте.Җилдән җитез Кәшифә озаклап утырырга килмәгәнен искәртеп алды да, төп сүзгә күчте.
-Гайникамалттәй кызың тугызны бетерде,аллага шөкер.Олы ярдәмчең бар,-диеп сүзен башлады.-Әле мәктәп директоры белән силсәвит килеп киттеләр.Быел Кәшифә апа балаларның җәйге лагерын сезнең авылда оештырырга уйлап торабыз,ашарга пешерергә сезгә әйтербез инде диделәр.Мин ни, сөенеп ризалаштым.Яныңа берәр ярдәмче дә тап дигәч, уема беренче Гадилә килде.Син каршы булмасаң инде.
-Иии,Кәшифәкәем,ничекләр каршы булыйм,рәхмәтләрдән башка ни әйтим.- диде әнкәсе сөенеп.
-Мәктәп директоры да хуплады.Бик әйбәт, эшли алыр ул кыз,- диде.-Үзең ничек уйлыйсың соң Гадилә?-дип Кәшифә апасы карашын Гадилә ягына борды.Аңа нәрсә,ул риза инде:
-Мин,мин тырышырмын Кәшифә апа,белмәгәнемне өйрәтерсең ,-диде кыз сөенеп.
-Ике сменаны бер ай эчендә ябабыз инде,азмы-күпме акчасы булыр.-диде Кәшифә-Иртән эшкә сәгать алтыга киләсе.Төне буе клубта йөри алмыйсың инде.
Эшкә җай гына кереп китте ул.Иртән алтыга йөрү дә авыр булмады .Көтү куып,капка төпләрен себерергә чыккан күрше-тирәнең “Гадилә эшкә киттеңме?”дип калулары кызның күңеленә сары май булып ята.Беренче сменаны бетереп икенчесен башлаганда Кәшифә апасы иң катлаулы эшләрне дә курыкмый Гадиләгә тапшыра иде инде.Эшли башлау белән Вилдан гына”кара, син ашарга да пешерә беләсеңмени?” дип шаяртып алды. Унны бетереп чыгарылыш имтиханнары биреп йөргән Вилдан имтиханнар арасында бабасының мотоциклы белән кичләрен килгәләп йөрде.Башта ук кем тамыры икәнен белешкән әнкәсе башкалар белән сөйләшеп торганга да ут уйнатса,Гадиләнең Вилдан белән очрашуына сагаебрак караса да,сүз әйтмәде..Иң каты итеп әйткән сүзе”башыңны югалтасы булсаң,миннән рәхим-шәфкать көтмә” диде.
Ә кызга бик тә ошый шул Вилдан.Яратумы ул,мавыгумы ?Әле ул аңламый,әмма аңа Вилдан янында бик рәхәт.Аны уйлау да рәхәтлек бирә кыз күңеленә.Эшли башлагач Кәшифә апасы да кыз күңеле буш түгел икәнен чамалап алды.Кичә Вилданнарга аттестат тапшырдылар,сыйныф белән бергә үткәргән соңгы бәйрәмнәре.Гадиләнең уе гел шул хакта.Кәшифә апасы белән дә шул туры да сөйләшеп алалар.Эшләре тыгыз : лагерь балалары кайтуга төшке аш өлгертергә кирәк.Кинәт капка төбенә Иж планета мотоциклы килеп туктады.Кухняда Кәшифә апасы белән бәрәңге әрчеп утырган Гадилә күтәрелеп тәрәзәдән карады.Кәшифә апасы да кем йөри анда дип тәрәзәгә үрелде.Гадиләнең йөзенә елмаю җәелде:
-Кәшифә апа миңа килгән ул,мин тиз генә чыгып керим инде.-дип кулларын сөрткәләп чыгып китте.
-Апаем озак тоткарланма,төшке ашны җитештерәсе бар,бүген балалар кардон буена гына киттеләр.-дип кычкырып калды.
Гадилә Вилданнар сыйныфының кичә соңгы имтиханнарын биреп,таң каршылап йөргәннәрен белә иде.Бүген иртүк аның монда килүенә бераз аптырап китте.Ул чыкканда Вилдан борчулы кыяфәттә, баскычка утырган да койма артындагы карт каеннарда нидер бүлешеп тарткалашкан чыпчыкларны күзәтә.Гадилә ниндидер ашыгыч эш чыкканын егетнең йокысы туймаган йөзенә карау белән төшенде.
— Сәлам Гадилә!-диде ул бик җитди генә.Аннан соң,сөенеп,йөгереп чыккан кызга карап,уфтанып алды да-Китәргә кирәк Гадилә,саубуллашырга дип килдем,-диде.
Кыз коелып төште.Быел мәктәпне бетергәч Вилданның кая булса да я укырга,яки эшкә урнашырга ниятен кыз аңлый иде инде.Аларның бу хакта сөйләшкәннәре дә булды.Гадилә шулай тиз һәм кинәт булыр дип башына да китермәде.
-Кая китәсең,Вилдан?-диде ул аптырап.
-Әти безне алырга кайткан,поезд кичке сигездә.-диде.
Менә шулай кинәт кенә аерылышырга әзер булмаган егет белән кыз ни сөйләшергә дә,нишләргә дә белми,баскычка утырып башларын игән килеш тын калдылар,сүзләр сүзгә ялганмады.Нигә шулай тиз,нигә шулай кинәт?Бу дөньяда Гадиләгә кемнең дә булса кадерлесе булып,кемнең дә булса яратуын тоеп яшәргә ярамыймени?Аның керсез саф күңеленә әнкәсе белән беррәттән тагын бер җандай кадерле кеше урын алган иде.Нигә ходай аларны аера? Нигә шулай тиз?Кызның күңелендә шундый уй кайный.Шул җавапсыз сорау бәгырен телгәли.Урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләр аларга карап үтәләр.
-Кичер Вилдан,мин сине озата алмыйм .-диде Гадилә башын күтәреп.Аның керфекләрендә яшь тамчысы иде.Вилдан торып басып кулларын кызга сузды.
-Аңлыйм Гадилә.Исән бул!Мин сиңа язармын.-диде дә ,каяндыр килеп чыккан кыюлык белән кызны кочагына алып, иреннәреннән үпте.Кыз моңа әзер түгел иде.Ул аннан тартылып койма аша урам якка карады.
-Курыкма,бер кем дә юк,- дип Гадиләнең таралып төшкән чәч учмасын яратып сыйпады егет.-Нинди матур син Гадилә! Мин сине мәңге яратырмын!-диде моңсу гына.Бер тапкыр да егетләр белән үбешеп карамаган Гадилә югалып калды,читкә каерылып,йөгереп кереп китте.Мотоцикл кузгалды.
Аерылышу шулай бик тиз,бик сәер генә булды.
Ишеккә эленгән челтәр аркылы Вилданны Кәшифә апасы да якыннан күреп калган икән .Керү белән:
-Шушымени инде синең төн йокыларыңны калдыручы?-дигән сораулар белән күмеп ташлады.Гадилә дә сөйләшү кайгысы тамчы да юк,кул аркасы белән яшен сөртеп азапланганын Кәшифә апасы күреп-әллә елый да инде,Килмәтнеке дидеңме әле?- дип туктаусыз сөйләнде.
-Әйе,Шәрифулла бабайның оныгы ул Кәшифә апа,-диде Гадилә әзрәк тынычлангандай итеп.
-Ярар,ярар!Балавыз сыгып утырма!Әле дистәләп булыр андый егетләрең,-диде нигә килгәнен белгәч.-Себернеке булгач,яшәсен себерендә.Сиңа монда яшисе.Әле укуыңны бетерәсең бар.Хәзердән үк егет дип елап торсаң…Күз яшьләрең бик күп кирәк булыр.Кысыр хәсрәт нигә кирәк сиңа.-диде.
-Аерылу нишләптер авыр инде ул Кәшифә апа,миңа гына түгел,бар кешегә дә шулайдыр.-диде Гадилә авырсулап.
-Әле укуыңны бетергәч кайтып алырмын дигәндер әле.Гайникамалттәй нишләп бетәр?Аның хакында уйлыйсыңмы соң син?Ул нишләр менә?
-Юк,ул хакта сөйләшергә җитешмәдек.Аның әтисе белән әнисе ачуланышып,аерылып кайткан булганнар.Менә хәзер татуланышып, аларны әтиләре алырга кайткан.Миңа укырга кирәк бит.Шәһәргә китеп эшкә урнашу минем планда юк Кәшифә апа.
-Их,сабый гына шул әле син!Дөньяның агын,карасын аера белмисең.
Һич уйламаган җирдән кайтып төшеп ,сораусыз-нисез Гадиләнең тормышын ямьләндергән егет,шулай тиз генә китеп тә барды. Вилдансыз тормыш башланды.Гадиләгә аның бер кызыгы калмады.Ә Вилдан белән танышканчыга кадәр ничек яшәде икән ул?Чынлап торып карасаң,яшәү табулардан,югалтулардан тора икән.Аңа хәзер уналты яшь.Шушы уналты ел аралыгында күпме нәрсә тапты ул,күпме югалтты?Бабасы белән яшәгән алты ел балачагы төш кебек кенә үтеп киткән.Ул бик-бик рәхәт чаклар булган.Аны югалткач ничек кыен булды.Әтисе-әнисе ,туганнары берсе дә аның янында түгел,аларны бар дип әйтеп булмый.Әнкәсе әйтә бит,исәпкә бар,санга юк,шул инде.Аларны сагыну- ачы хәсрәт өермәсе.Бер әнкәсе генә ул бушлыкны тутырып бетерә алмый.Һәр кайсысы Гадиләнең күңелендә үз урынын били.Әмма алар Гадилә янәшәсендә түгел.Инде ходайның бер могҗизасы булып һич уйламаганда себер тикле себердән Вилдан кайтты.Могҗиза дими ни дисең:бер күз карашы белән алар бер-берсен табыштылар.Бер дә башкага түгел,нишләптер Гадиләгә тартылды ул.Ә Гадилә өзелеп көткән иң якын кешесе итеп күңелен ачты егеткә.Бу беркатлы авыл кызының үсмерлек җилкенүе генә булса да,Гадилә өчен мөһим мизгелләр булды.Ул әнкәсеннән башка да аны яратучы бар икәнен аңлады.
————————————————————-
Унынчы сыйныфны башлап җибәрүе авырга туры килде.Тоташ яңгырлардан торган көзнең матурлыгы да әллә ни сизелмәде.Бакча башындагы урманның җете сары яфракларын көзге салкын җил талкый,Биек булып үскән карт усакларның итәгендәге яшь, үсмер чыршылар кызларның бизәкле күлмәк итәкләре кебек.Урман буендагы миләш-балан куаклары да янып торган җимешләре белән үзгә бер ямь өстиләр.Әмма ул матурлыкны күреп хозурланучы бик аздыр.Һәркем эш белән мәшгуль . Колхозның бәрәңгесе ,чөгендере тулысынча мәктәп балалары өстендә.Сибәләп яуган яңгыр астында үзләре алып килгән ризыкны утырып ашар өчен ышыкланыр урын да юк.Яңгыр көчәйсә,кайтарып җибәргән булалар билгеле,әмма аннан ни файда.Салкын яңгырдан бөрешкән балаларның саз ерып күрше авыл басуыннан җылы өйгә кайтып җиткәнче җеп өзәр хәлләре дә,киемнәренең бер коры җире дә калмый.Аннан кайткач үз бакчаларында бәрәңге көтеп ята.Гаиләләре ишлеләргә рәхәт:тиз генә ,атна дигәндә бетереп тә куялар.Гадилә иртүк торып бер-ике рәт булса да казып китәм дип бакчага чыга.Аны Гайникамал чүпләп,Гадилә кайтуга бәрәңге сабакларын җилләтергә күтәртеп куелган куыш астында капчыкларга тутырып куя.Гадилә аларны караңгы төшкәнче ташый.
Сентябрь урталарында башланган яңгырлар кара көзгә тикле сузылдылар.Аннан яңгыры карга тоташты.Көз салкын һәм карлы булды.Октябрь бәйрәмендәге өмәләрдә каз юар өчен бәке ачучылар бозның калынлыгы яртышар метр дип зарландылар.
Унынчылар чыгарылыш кичәсе өчен акчаны концерт куеп эшләргә булдылар.Концерт куярга тәҗрибәләре бар унынчыларның.Клуб мөдире Хәдичә апа бер генә бәйрәмне дә алардан башка үткәрми иде.Бер заман шулай остарып киттеләр,бәйрәм якынлаша башласа,репетицияне мәктәптән кайтканда үткәрәләр дә,әзер программаны Хәдичә апага күрсәтәләр.Ә ул инде биш куллап кабул итә.Чөнки артистлар сыналган,кем нишлисе билгеле.Бәйрәм алдыннан һәммәсен барлап ,тикшереп чыга да,концертны тамашачы хөкеменә тапшыра.Бу концертка ныклап әзерләнделәр. Яңа ел каникуллары үткәч репетицияләр башланды.Көн саен алты сәгать дәрес укып,репетициядән соң өйгә кайтып кергәндә караңгы төшкән була.Дәресләрне караштырып йокларга ятасың да ,иртән тагын мәктәпкә барасы.Шундый бер төрле ,күңелсез көннәрдә Гадиләне сөендереп Вилданнан хат килеп төшә.Ул хатлар кызның күңелен вакытлыча гына юаталар.Чынлыкта исә,ике арада йөргән хатлар сагыну хисләрен отыры көчәйтә генә. Мәхәббәт дигән хис назга ,сөюгә,матур хыялларга гына төренмәгән лә икән!Инде Гадилә аның сагыну дигәнен дә кичерә.Аның баш җитмәс катлаулы кичерешләре дә бар икән.Ул “яратам” дигәндә ”мин дә” дип әйтә дә белмәде ичмасам.Бик тә ярата бит ул аны.
————————————————————
Февраль башында бер дипломат апельсин төяп Вилдан кайтып төште.Кайтам дип язганына ышанып җитмәгән иде Гадилә.
Унынчылар оештырган концерт тирә-як авылларда гөрләп барган чак .Халык өелеп концертка йөри.Шаулатып кул чабалар.Артистларның күңелләре көр.Колхоз бүген аларга Мари Яр авылына барырга чана таккан трактор бирде.Сап-сары ДТ-75 тракторы карга,буранга аптырамый.Теләсә нинди юлда,теләсә нинди һава торышында бернинди тоткарлыксыз чыгып китә.Концерт программасында Гадиләнең җыры иң соңгысы.Ул концертта җырлыйсы җырын сайлап та интекмәде.Каяндыр күңеленә сеңгән моң аны бик озак ташламады,гел тел очында булды.Концертта җырлыйсы булгач шушы җыр үзеннән үзе саф чишмәдәй тибеп чыкты. Залда җыр агыла.Баштагы мәлләрдә каушап азапланган Гадилә сихерләнеп җыр мөхитендә яши, тамашачы бирелеп йомшак моң аһәңендә тирбәлә:
Шул ил белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.
Бөтен җанын биләп алган җырның сүзләре кызның бәгырьләрен телә.Сәхнәдә басып торган Гадиләнең күз алдында ерактан томан аша Вилданның күз карашы шәйләнә.Томан тирбәлә.Гадиләнең күзләрен яшь элпәсе каплый.Җырның соңгы куплетын җырлаганда керфегендә эленеп торган яшь бөртеге тәгәрәп төште дә,күз карашы ачылып китте.Томан таралып,клубның акшарланган миче янында Вилданның очкынлы күз карашы чагылып китте.Гадилә баш иеп сәхнәдән кереп киткәнче гаҗәпләнеп тагын бер шул якка күз төшерде.Кызның күзләре алдамый икән бит.Я аллам!Анда чынлап та тыгызланып баскан яшь җиленчәк арасында Вилдан аңа кул болгый .Ул халыкның кул чапканын да, иптәшләренең уңышлы чыгышы өчен котлауларын да ишетмәде.Ут булып янган бит алмаларын ике учы белән кысып киенү бүлмәсенә атылды.Алар концерттан Вилдан җигеп килгән атта кайттылар.
Февраль бураннары котырып-котырып авыл урамнарын аклыкка төргәндә очрашуларына сөенеп,җирдә бәхет барлыгына бер-берсен ышандырып йөрделәр дә йөрделәр .Тыкрык башына ышыкка туктаган ат алдына салынган печәнен ашыкмый гына пошкыра-пошкыра чәйни.Аннан арырак урам уртасындагы бердән-бер яктырткыч астында бөтерелеп очкан карларга сокланып Вилдан белән Гадилә бер -берсенә сыенганнар.
-Их Гадилә!тизрәк укуың бетеп безгә килсәң ,син дә мин укыган геология факультетына керер идең.Менә беләсеңме,анда укуы шундый кызык!Әле мин ярты гына ел укыдым,күпме яңа нәрсәләр белдем.Инде беренче экспедициягә дә язылдым.Без җирнең тышчасын өйрәнәбез,минераллар турында мәгълүмат туплаячакбыз,җир өсте билгеләреннән газ,нефть запасларын билгеләячәкбез.Кызык бит ә?Минемчә бу профессиянең киләчәге зур.
Кыз аны йотлыгып тыңлый. Вилданның аның үзенең дә сөйләү күәсе
бик бай, тыңлаган саен тыңлыйсы килә.
— Син Вилдан шундый мавыктыргыч сөйлисең.Мин бик сай йөзгән физика,математика да сиңа ике тиен бер акча шикелле.Минем аңлавымча,анда, син укыган җирдә, менә нәкъ шул фәннәр кирәк бит.
-Әйе,нәкъ шулай!-ди Вилдан сүз сөрешен югалтмыйча.-Әле аның өстенә безнең укытучылар шаккаткыч кызыклы шәхесләр.Ә безнең университет Иркутскида иң-иң шәп уку йорты.
Гадилә үзе Вилданны тыңлый,үзе өзлексез башында кайнаган фикерләрен тәртипләргә тырыша.Аның уй-хыяллары,Вилданныкына караганда шул кадәр примитив,кыз үз уйларыннан оялып та куя.Аның башында ничек итеп якын -тирә шәһәрләрдә тулай торагы булган шәфкать туташлары әзерли торган уку йорты табарга.Фатирга түләп укырга акчасы булса ике дә уйламый Бөгелмәгә,я Түбән Камага китәр иде.
Буран бер тынычлана,бер көчәйгәндәй була.Бер ара кап-караңгы төпсез күктән бөтерелеп-бөтерелеп кар ява.Карга чумып утырган өйләрнең утлары сирәгәйде.Кышның бөтен матурлыгы белән җир өстенә төн иңде.
———————————————-
Иртән авылның чистартылмаган урамыннан тагын Килмәткә төркем-төркем балалар агылдылар.Басу юлында бары тик укырга баручы балаларның сукмагы гына.Иртән хуҗалык радиосы бүген Килмәт ягына саламга барырга дип нәрәт тапшырып ята иде.Димәк кайтканда юл ачык булачак.Әле саламга барырга тиеш тракторлар кузгалмаган.Гадилә белән ахирәте Камилә авылдан иң соңыннан чыгып киттеләр.Алар башка елларны дүрт кыз бергә йөриләр иде.Гүзәлия белән Нурсөя мәктәпне бетереп Казанга чыгып киттеләр.Хәзер алардан кызыктыргыч хатлар гына килеп тора.
-Гүзәлия белән Нурсөя котылдылар.-диде Камилә хәйран гына тын баргач.Бер-бер артлы барган сукмактан сөйләшеп баруы уңайсыз.Авыздан чыккан сүзне әле буран алып китә,әле күтәртеп куелган пәлтә якасы белән уранган шәл арасында кысылып кала.
-И малайкаем, Камилә,ичмасам трактор белән эттермиләр дә.Әнә теге Каратирәк ягында көн саен балаларга мәктәпкә барырга юлны ачалар икән.
-Безгә булмас инде ул малай,алар бит миллионер колхоз .
-Миллионер булмагае,күңелләре җитми инде.Әле мәктәп директоры ялтырап торган асфальттан үкчәле түфли белән генә килә башларсыз мәктәпкә дигән иде,хәтерлисеңме,моннан ике ел элек,асфальт түгел күтәртелгән юл да юк.
Гадилә кулындагы сәгатенә күз төшереп алды.Сәгать җиде тулып килә ,тирә як әле кап-караңгы.Аларга көн саен сигезенче яртыга тәрбия сәгатенә барып җитешергә кирәк.
-Әз генә тизрәк атлыйк Камилә.Кичә дә иң соңыннан без килдек.-дип Гадилә адымнарын кызулатты.Гадиләнең күңеле күтәренке,кәефе шәп!Камилә ахирәтенең Вилдан белән очрашуы турында ни дә булса сөйләвен көтеп барды,барды да,түзмәде:
-Иии,Гадилә ,мин Вилданны танымый да тордым.Тагын да үсеп киткән.Озакка кайтканмы соң?-дип хәйләкәр елмаеп,күңелен кымырҗытып торган сорауны бирде , ниһаять юлның киңрәк өлешенә чыккач.Гадилә Камилә белән башка нәрсә сөйләшсә дә,күңеленнән бер генә минутка да чыкмаган Вилданны уйлап бара.Тагын китә дип кайгыра.
-Бер атналап дигән иде,ничек булыр?-диде Гадилә моңсу гына.
-Нинди бәхетле син Гадилә,ерак дип тормаган кайткан бит Вилдан,-диде Камилә,чын күңелдән дусты өчен сөенеп.
Килмәткә килеп кергәндә дә көн яктырмаган иде.Өй тәрәзәләреннән төшкән ут яктысы гына аларның юлын яктырта.
—————————————————————
Бер атна күз ачып йомгандай бик тиз үтеп тә китте.Вилданның китүе белән Гадиләнең тормышы тагын сагышларга уралды.Вилдан үзенең тормышыннан ямь табып, тапкан юлының дөреслегенә ышанып,бар дөньяны колачлап якты планнар корып йөри.Гадиләне үзләренә чакыра.Бар бит дөньяда бәхетле кешеләр!Аңа балачагы шәһәрдә үтүе дә ярдәм итә шул.Ул тормышка бүтәнчә карый.
Көннәр әкрен генә язга таба борыла.Күңелләрне алгысытып тау башлары ала-тилә булып кардан арчыла.Концертлар куеп йөрүләр сирәгәйде.Чыгарылыш имтиханнары борын төбендә дип укытучылар да минут саен искәртеп торалар.Гадиләнең күңелен күтәрергә тырышып Вилданнан хатлар килеп тора.Кызның күңеле җылы хисләр белән тулы Сөйгәне хат саен аңа яратуы,көтүе турында яза .Гадилә егетне яратуын сиздерсә дә ,әнкәсен калдырып китә алмавы хакында аңа бер ни дә язмый әлегә.Кеше җиңә алмаган авырлыклар булмый.Ул да ничек тә укырга керер,кулына диплом алыр.Әнкәсе әйткәндәй шөкер итеп алга карап яшәргә кирәк.
Юк шул,дөнья булгач начар яңалыклар,иңнәр күтәрә алмастай авыр кайгылар дә ишетергә туры килә.Ах,шулай булмасачы!!!Нишләп бу җир йөзендә һәммә кешеләрдә бәхетле генә яшәми икән соң?Ходай ни өчен явыз ,хөсет, усал, бәндәләргә дә җир йөзеннән урын биргән?
Һич уйламаганда ,башка сыймаслык хәбәр канатланып йөргән Гадиләгә дә килде .Һич кызганмый бөтереп алып канатларын каерып атты.Көтмәгән яктан китереп сукты шул кайгы җиле.Иртән мәктәпкә килү белән аны Кадрия читкә чакырып алды да,пышылдап кына:
-Малай,ишетмәгәнсеңдер әле,Шәрифулла бабайларга телеграмма килгән бит.Вилдан бер иптәшен коткарганда шайка кулыннан харап булган.Гадилә кичтән генә Вилданнан килгән хат тәэсиреннән сөенеп йөри иде,бу хәбәргә әз генә дә ышанмады:
-Син нәрсә дустым!..Дөрес түгел Кадрия!Әле кичә генә Вилданнан хат алдым,дөрес түгел!-диде кыз кабат-кабат. -Шаярма,андый хәбәр белән шаярмыйлар.- диде .Аның йөзендә аз гына да шик-шөбһә чалымнары юк иде.Әмма тора-бара соңгы дәрес ахырына аның күңеленә кергән шом зурайганнан зурайды.Себердән хат озак килә,ә телеграмманы көнендә җиткерәләр.Соңгы дәрес бетү белән ул Камиләне Шәрифулла бабайлар урамы аша китик дип кыстады.Юл кире якка булса да,сәбәбен белгәч,Камилә дә каршы килмәде. Хәбәрнең бөтен нечкәлекләренә кадәр белмәсәләр дә,дөрес булуы ачыкланды. Гадиләләр юлында аргы урамның тыкрык башында ике апа нәкъ шул хакта сөйләшәләр иде.Бу апалар да Гадиләне һушсыз,өн итте.
Адәм баласы дөньяга килгәнче үк язмышлары язылып куелган була диләр .Ходай тәгалә аңа ни өчен мондый язмыш язды икән?Ярсып килгән язларны да,ак күбектәй шомырт чәчәкләренең матурлыгын да,хуш исле сириннәрне дә күрмәде ул.Әнкәсе хакына яшәргә икәнен аңлады,тәнендәге җанын сыкраганда гына тойды.Ах,тагын әнкәсенең дөньяда яшәү газап дигән сүзләре яши-яши раслана.Әле борын төртеп ,канат ярып очарга да өлгермәгән яшь җанга чамасыз күп түгелме соң аның өлешенә тигән газап.Өзгәләнүдән башын кая куярга ,яра тулы җанын кемгә ачарга белми интегүдән үз эченә бикләнде ул.Уттай янып,киләчәккә өметләнеп яшәгән кыз тирә-ягында бер якты нур да күрмәде.
———————————————————
Ике авыл арасында сөтле башларын күккә сузып,төнге уйнак җилдә арыш басуы җәйрәп ята.Басуны кыл урталай икегә бүлгән юлдан төркем-төркем кызлар, егетләр атлый.Төн уртасы таңга таба авышса да, бәйрәмчә киенгән бу төркем аттестат алып ,мәктәп белән саубуллашып,җиде ел буе таптаган юлларыннан кайтып баралар.Сул якта нарат урманы.Анда урман эчендәге соңгы карлар эреп беткәндә ,шар шикелле сары чәчәкләр махсус соңгы кыңгырау көннәренә ачылып җитәләр иде.Укучылар ул көнгә бер вакытта да чәчәк эзләп интекмәделәр.Мәктәпкә барырга чыккач шундагы сары шарларны гына җыеп алып бардылар.Уң якта атау,мәйморза таулары:иртә язда иң беренче кардан арчылып ,сызгырырга ярата торган йомраннары белән озатып кала иде.Кайбер шуграк малайлар укуга бармыйча шунда йомран аулап,учакта бәрәңге пешереп яткаладылар.Моннан җиде ел элек кызыксынып,исләре китеп караучан дүрт малай ,тугыз кыз шушы юлдан Килмәткә дүртенче класска килгән иделәр.Моңсу да, күңелле дә вакытлар артта калды.Инде алган белемнәрне кара урмандай билгесез тормыш юлында куллана белеп кулланырга гына кирәк.
Басу юлы бетеп иңкүлекне үткәч,алар машиналар йөри торган юлны ташлап сукмакка борылдылар.
-Кызлар,чишмәгә кагылабызмы?-диештеләр алданрак атлаган егетләр.
-Кагылабыз,чишмә белән саубуллашып чыгабыз-диеп чишмәгә таба йөгерештеләр кызлар.Бәлки тиз генә бүтән килә алмаслар бу чишмәгә.Тау күкрәгеннән тибеп чыккан чишмә бар шифасын җиһанга таратырга җыенган мәрхәмәтле тере җандай челтерәп агып ята.Буралап куйган өлешендә былт-былт итеп чишмә күзләре ярала.Бу күренеш таң атып килгәндә бигрәк серле кебек тоелды яшьләргә.Алар бертавыштан чишмә күзләрен санарга тотындылар да,үзләре дәррәү көлеп җибәрделәр. Шулай чишмә күзләрен санарга яраталар иде бит.Шат көлү тавышы тын гына йоклаган авыл өстенә таралды.Гадилә учларына чишмә суы алды.Әнкәсе таңда чишмә суы шифалы була, теләк теләп эчәргә кирәк ди .Теләде кыз,ходай кабул итсен.Бу вакытта Килмәт ягыннан таң сызылып килә иде.
Аттестат кулда,алга Гадилә! Аттестат ул-мөстәкыйль тормышка белешмә.Балачак үтте дигән сүз.Үтте дип үкенерлек түгел.Их!Нәрсәсе белән истә калырлык,сагынып сөйләрлек соң ул? Сагынмаячак ул балачагын,сагынмаячак!Ә алда билгесезлек.Шулай да менә шул билгесезлек чекрәеп торса да,ул ымсындыра.Билгесезлектә өмет бар.Өмет яшәтергә сәләтле.Яшәү балачак белән генә чикләнми.Дөньяга килгәнсең икән син яшәргә тиеш.Ә бәлки менә шул билгесезлектәге өмет Гадиләне бәхетсез балачагыннан аерып алыр да,ул теләгән матур киләчәккә илтер.Ә Вилдан мәңге күңеленнән китмәс.Вилдан исеме төзәлмәс яра булып кызның йөрәгенә язылган .Әле ул алдагы тормышының каһәрле балачагыннан әллә ни аермасы булмаслыгын белми,язмышлар язылганда ялгышлар буласын белми.Шул ялгышларның гомере буе кара сызык булып аның белән янәшә барасын белми.Өмет ташламасын сине Гадилә,ташламасын!