Site icon anisa-muslim-blog

Гадилә-өченче кисәкнең беренче өлеше.

рассказы на татарском языке:Гадилә 3 кисәкнең беренче бүлеге.
Spread the love

Примерное время на чтение статьи 6 минуты

Гадилә.

Өченче кисәкнең беренче өлеше

Самолет тигез асфальттан хәйран гына шуып барды да,җирдән аерылды.Расписание буенча төнге сәгать бердә очарга тиешле самолет бер минут соңга калмый Волгоградка юнәлеш алды.Очыш вакыты тулар-тулмас ике сәгать.Бу вакыт аралыгында ни йоклап алырлык түгел,ни күрер күзгә кызыксындырырлык берни юк.Самолет салонындагы пассажирлар һәммәсе дә утыру белән утыргычларының аркасына башларын төртеп күзләрен йому ягын карадылар.Җай гына гүэлдәп барган самолет тибрәнеп ала.Янтаеп борылганда караңгы түгәрәк тәрәзәдән җирдәге ут төрткеләре күренеп китә.Стюардесса ханым тыз-быз бер алга ,бер самолетның койрык ягына барып-килеп йөрде дә,ул да салонда тонык кына ут калдырып, күренмәс булды.Салонда көндезге бөркүлек сакланган.Гадилә үзенең турысындагы җилләткечне көйләп азапланды.Җиңелчә генә һава агымын йөзенә юнәлткәч,күзләрен йомды.Күңелендә ниндидер бер үзе дә аңламаган халәт.Ул сөенеч тә түгел,борчу да түгел,канәгатьлек дип тә әйтеп булмый.Канәгатьлек диясе килә…Юк,әле куелган максатка ирешелмәгән.Аңа җитү өчен соңгы ноктага җитәргә кирәк бит.Шулай да , бик тә канәгатьлек диясе килә.Я ярар!Ни генә булса да башланган эшнең азагы булырга тиеш.Азагы хәерле булсын!Аллага тапшырды инде.Ярый юлга үзе генә чыкты.Болай мәшәкать азрак.Кемнедер көйлисе юк,артык сорауларга җавап биреп интегәсе юк:үз уйлары белән генә мәш килә.Соңгы елларны халык гороскоплар белән саташа бит.Имеш кеше гомере унике елга бүленгән цикллардан тора икән.Быел менә Гадиләгә дә утыз алты яшь.Инде 12еллык дүртенче цикл башланып ята.Язмышыңдагы хәлиткеч вакыйгалар менә шушы циклларга бәйле икән.Алай дисәң,үзен-үзе белгәннән бирле әзерләнә инде ул бу очрашуга.Ул вакытларда әле цикллар турында ишеткәне дә юк иде.


Spread the love
Exit mobile version