Примерное время на чтение статьи 8 минуты
Гадилә
Ярар,чәйне умарталыкка баргач эчәр. Болай да соңга калды. Бригадир да:”Бүген председатель кагылмагае умарта бакчасына,чамалабырак тор,Шәйсолтан бабай”,дигән иде бит.”Вәт сабый диген. Бөтен нәрсәдән уен гына эзли торган чагы шул. Яңа йомыркадан чыккан бәбкәләр җайсызрак тотсаң да кәкерәергә генә торалар бит алар. Ә бала чамаламагандыр шул. Менә кайткан саен арбага утырып басу капкасына кадәр озата бара иде, бүген юк.” Ул эшләгән акылсызлыгына үкенеп елаудан күзләре кызарган оныгын күз алдына китереп бераз уйланып торды да, балта ,пычкы ише коралларын арбасына җайлап урнаштырып олы капканы ачып куйды. Бүген аның умарталыктагы эше үзгәрәк. Басу белән умарталыкны аерып торган инеш аркылы күпер шикелле нәрсә әтмәлләсе бар .Әзерләп куйган агачларын кичтән үк инеш буена ташып куйган иде.
Шәйсолтан бабай арбага чыгып утырды да атына чөңгерде. Хәер, аның аты дилбегә какканы көтми , хуҗасын сүзсез дә аңлый. Бу юлы ул да кечкенә Гадиләнең уктай атылып чыгып”Бабай, мин дә”дигәнен көткәндер.”Гел-гел жәлләп әллә үзебез бозып барабыз инде баланы “дип уйлап куйды карт.
Басу капкасын чыгу белән ат шәбрәк атлап китте, тәгәрмәчләр дә басу юлын таныгандай ниндидер күңелле көй көйләп дәртләнеберәк келтери башладылар. Иртәнге саф һава тын юлларын ярып үпкәгә тула.Авылның урынын да сайлый белгәннәр ил картлары.Ике чакрымга сузылган урамның ике ягыннан да челтерәп инеш ага ,һәркем үз сукмагы белән бакча артына суга төшә,җәй көннәре су керәм дисәң җәйрәп яткан күле бар, ул урманы ,басулары.Ә умарталык- авылның иң күркәм почмагы.Авыл белән умарталык арасын күпме генә үтсә дә ,сокланып туялмый Шәйсолтан карт шушы җирнең матурлыгына. Дөнья күрмәгән кеше булса да бер хәл булыр иде. Кайларда гына булмады,ниләр генә күрмәде,әмма олы ялан юлы кебек матур табигать почмагын күргәне булмады аның. Ул аңа һәркөн игътибар итми , әмма бүген аның күңеле кузгалды,үзәкләрне өзеп кызы исенә төште. Ничек итеп шушы гүзәллекне ташлап, карап туйгысыз сөйкемле балаңны калдырып кит тә,бер кайтып күренергә җай тапма.Бердән бер ,иң кадерле булу шулай иттеме аны? Баласының үскәнен дә күрми кала бит.”Урнашам да кайтып алам Гадиләне”дип киткән кызлары ни сәбәптәндер, исәнлеген дә белдерми.
Бердән бер кызын бик яратты Шәйсолтан бабай. Балалары булмады түгел,булды.Туа тордылар,үлә тордылар. Нилектән шулай булгандыр,бәлки хәзерге медицина сәбәбен белә торгандыр,әмма ул заманда аны уйлап тору булмады. Ходай үзе бирде,үзе алды дип кенә куялар иде. Дөньяга килеп тә яши алмаган балалар саны ундүрткә җитте. Ә бары тик Зөбәрҗәт кенә яшәп китте.Исемен дә Шәйсолтан үзе тапты.
Зифа буйлы, карап туйгысыз чибәр кыз булып үсеп җитте ул. Алтын чылбырдай ике толымын аллы-артлы үреп төшереп ,авылда ул заманнар өчен сирәк күренгән затлы алсу крепдешин күлмәктән бер әйләнеп үтү күп егетләрне йокысыз калдыргандыр.Үз бәясен белде ул. Җиде классны бетерде дә бер көн колхозда эшләмәде.Кечкенә чактан ук ата-ананың кул арасына кереп изалану да гайрәтен чигергәндер ,күрәсең. Казан янындагы бер бистәгә барып эшкә урнашты. Бер-ике тапкыр күчтәнәчләр төяп кайтып та китте.Кемнеке дигәндә ,Шәйсолтанныкы дип ,горурланды әти кеше. Ләкин чибәр кыз гүзәллек чәчеп озак йөрмәде. Күп тә үтмәде “кияүгә чыгам”дигән хат килеп төште.Ә бит аңа ул вакытта унҗиде дә тулмаган иде.Әти белән әни исләрен җыярга да өлгермәделәр , почтальон хатын туй карточкалары белән шыплап тулы тагын бер конверт кертеп чыкты.
Кияү кыздан да шәбрәк иде. Дулкынланып торган аксыл чәч, сөрмәле күз,горур кыяфәт. Зөбәрҗәт үз тиңен тапкан диделәр тирә-күрше. Әмма чибәрлек туйда кирәк,дигәндәй…
Шәйсолтан бабайның аты инешкә җитәрәк ялгыз имән төбенә килеп туктады. Ул атын тугарып умарталык ягына чыгарды да балта-пычкысын алып эшкә кереште. Шулай итеп иртәнге чәй онытылды.
Олы ялан ягыннан урман авызыннан агып чыга торган инеш чытырман куаклар арасыннан тар гына булып агып килә дә умарталыкка керергә уңай булган шушы урында таралып китеп сазлык ясап ага башлый. Шәйсолтан бабай уйлап чыгарган шушындый төр күпер бик туры килеп тора монда . Беренчедән агачлар өстеннән бик матур булып ага инеш,икенчедән арба тәгәрмәчен сазлыкка батудан саклый ул.
Киртә юанлыгы гына таза агачларны юынып ,ботакларын чистартып бер җиргә өйде дә, аннан шуларны бер-берсенә туры китереп ипләп кенә инеш агымы уңаена тезә барды. Искеләрен басу ягына чыгарды. Саф инеш суы көмеш тәңкә челтыраган тавышлар чыгарып яңа юынылган агачлар өстеннән сөенә-сөенә ага башлады. Алдагы күпер-басма да шулай эшләнгән иде.Шомырт –чиягә йөргән әби-чәби дә ,кыз-кыркын да бик яратты аны. Аркылы чыкканда бит- кулын юып,тез тиңентен итәкләрен күтәреп арыган аякларын чылатып,мәш киләләр иде.
Кояш төшлеккә якынлаша башлагач,нык кына тамагы ачканлыгы сизелде картның. Башка вакыт булса ,шунда имән төбендә генә капкалап алыр иде. Ә бүген иртәнге чәй дә эчелмәгәч,Шәйсолтан карт умарталыкка менеп учакта ,бәрәңге күмеп чәй кайнатырга булды. Аннан соң корткайларының хәлен белүне дә мәслихәт тапты.Эшкә бирелеп китеп вакыт үткәне дә сизелмәгән бит.Ни генә дисәң дә балта эшен аеруча якын күрә шул ул.
Учак тергезеп азапланганда ат пошкырган аваз ишетелде. Бригадирдыр мөгаен,дип уйлап алды Шәйсолтан бабай. Әмма килүче зәңгәр күлмәк якаларын җилбәгәй җибәргән председатель булып чыкты. Күрәсең,умарталыкка машина белән кереп булмаслыгын чамалап машинасын бригада йорты буенда ук калдыргандыр.Председатель җитез генә итеп умарталык авызындагы карт юкә төбендә атын калдырды да,аты туктар туктамас җитез генә трантастан сикереп ,төшкән шәпкә дилбегәне ат сыртына ташлап Шәйсолтан бабайга таба килә башлады.
-Күрәм,юкка гына “умарта бакчасы” дип сөйләшми халык,бакча ясап бетергәнсең бит син монда Шәйсолтан абзый,-диде председатель исәнлек-саулык алышкач,-Да-а,оҗмах бакчасы бу чынлап та. Быел килгән юк иде бит әле,ярыйсы,ярыйсы-ы бабай. Йөз кызарырлык түгел,диде ул канәгать елмаеп.
Председатель рәт-рәт тезелгән умарталарны карады,ничек кышлап чыгулары белән кызыксынып кортларның кәефләренә игътибар итте."Быел да балсыз калмабыз боерган булса "диде
Шәйсолтан бабай председатель мактады дип, бик егылып төшмәде,аның күңелендә мең төрле гамь: кайсын уйларга да белмәгән мәле.Гамьсез ир булмый анысы,әмма сәламәтлеге артка чигенү үз җилкәсендәге бөтен дөнья мәшәкатьләрен өскә актарып ташлады да,күңелдә бер тынгылык калмады.Соңгы вакытта ярга ташланган чабактай хис итә ул үзен.
- Табигате Шәйсолтан бабай,һавасы нинди!Күрче бу юкәләрне!Җитмеш төрле чиргә дәва торырлык !- диде ул йөзъяшәр юкәләргә учы белән суккалап,Шәйсолтан бабайның уйларын укыгандай.
Шәйсолтан да күрә лә ул матурлыкны.
-Шулай да соң энем,әмма әҗәл чиренә дәва юк икән лә,диде карт салмак кына көрсенеп.-Читтән караганда гына ул чәчәк-яфрак шифасы белән табигать кочагында саф һава иснәп яшәгән умартачы мәңге үләргә тиеш түгел кебек бит .
-Хак әйтәсең Шәйсолтан бабай.Умартачы үлү турында сөйләү түгел,чирне дә искә алырга тиеш түгел.Аңа бит шушы кечкенә җан ияләре табигатьнең бар шифасын, сутын җыеп бирәләр. Көен табучы, телен аңлаучы булса алар меңе белән кайтарырлар сиңа түккән хезмәтең өчен,диде председатель карт умартачының тел төбен аңламагандай.
- М-м да...Бал кортлары рәхмәтле җаннар. Адәм баласы гына үз кадерен үзе белми ул.Соңгарак калынды бугай шул,диде ул ачынып-.Дөнья мәшәкате белән үзебез турында онытабыз .
Председатель сагая калды.Бу картның бер генә дә төксе чыраен,канәгатьсез чагын күргәне юк иде аның.Карап торышка пөхтә киенгән, килешле сакал-мыегы һәрчак чип-чиста итеп кырылган булыр.Әңгәмәне дә ипле генә алып бара белә торган чын авыл карты ул.Көткән дөньясы да нәкъ үзе кебек:җыйнак кына бүрәнә йорт,капка-коймалары, абзар –куралары һәрчак төзекләндерелгән.Авыл халкы мондый йорт-җирне “сандык” кебек дип сөйләшә .Ишегалдында ялгышып кына тошеп калган бер генә шырпы кисәге дә таба алмассын.Бу юлы бабай икенче төрлерәк.
-Нишләп алай дисең ,Шәйсолтан бабай? диде председатель карашын юкәләрдән алмый гына,әллә борчый торган чирең бармы?Бер дә зарланганың юк иде бугай диде ул.
-Бармы дип ,бугаздан алган инде ул энем. Бөерләр борчый бит инде. Менә хәзер аяклар шешенде. Көннән-көн артка. Кеше файдасы бар дигәч,менә монда әле кырмыска оясына да куеп утырып карадым. Бердә файдасы гына күренми,-дип чәчелеп түгелеп китте бабай үзе дә сизмәстән.
Типсә тимер өзәрдәй, алыптай гәүдәле Шәйсолтан сугышка кадәр авыл сабантуйларының күрке булган көрәш батыры иде.Ике ел сугышта йөреп ярым-йорты гәүдә белән, күксәү картка әйләнеп кайтты ул.Ныклап карасаң исән кайтучылар арасында һәммәсе шулай.Ни хәл итәсен инде.Ил белән күрелгән михнәт бит.
-Ала-а-ай.Үтә торган чир булсын Шәйсолтан бабай, чирнең аның килүе генә тиз, китә башласа шулай бугазга ябышып тартыша ул дия иде минем әткәй, бирешмә инде син,өметеңне өзмә,-диде килеп күтәрелеп карау белән йөзенә сары иңгән картның хәлен үзе әйтмәсә дә сизенгән җитәкче,-Үзеңә генә авыр булса менә берәр ярдәмче дә бирербез . Өмет өзеп яталар димени ,шушындый хозурлыкта!Күңелеңне төшермә. Әле күрәм ,шәп итеп күперләр салып ятасың,дип үзенчә күңелен күтәрергә тырышты картның,- Тирә-ягың җиләк-җимеш оясы,юкәлек ,кукысы-кузгалагы дисеңме,барысы да үз кулыңда. Икенче килүемдә терелдем бит улым,диярлек бул,штубы.
Анысы шулай,хактан да,әле дә кайта алды туган -үскән якларына.Я кайтырбыз,я кайтмабыз,дип бер ат арбасына утырган җиде авылдашы арасыннан берүзе кайтты бит ул.Ходайга мең рәхмәтле Шәйсолтан.
-Ярар,бер килгәч күреп чыгыйм гына дигән идем Шәйсолтан бабай, чәең дә кайнап чыкты әнә,жәл,синең белән чәй эчәрлек вакыт калмады инде.
-Ә-ә-ә улым ,чәй эчми җибәрмим инде. Тәмле итеп чәй пешерәм хәзер,диде Шәйсолтан бабай чәй хәстәренә керешеп,прсидәтел кеше көн саен килми ул умарталыкка.Берәр чынаяк кына шифалы чәй эчәрсең инде улым.
-Юк бабай, ачуланма. Ничек тә бүтән вакыт. Хәзер китмичә булмый. Үзең беләсең ,районнан кунаклар көтәм. Әле хәл белеп чыгу гына.Басулар карарга чыгасы идек,диде дә ничек тиз генә килгән булса ,шулай ук китеп тә барды.
Юньле нәрсә,дип бәяли Шәйсолтан бабай председательне. Читтән китерелгән булса да авыл халкының көен табып,яратып эшли эшен.Аз гына зарланып алу дөрес булды анысы.Белеп торсыннар,дип уйлады ул әкрен генә учактагы бәрәңгеләрне чикләвек таягы белән читкә алгалап,берәр кулы эшкә ятыбырак торган яшь кеше бирсәләр үзем дә тынычлармын,Мансур белән икебез дә яртышар гына кеше бит без.”.Күп көчләр түгеп оештырган умарталыгын ышанычлы кулларга тапшырасы килә иде аның.
Табигатьнең чынлап та иң күркәм вакыты.Бизәк-төсләрнең ниндиләре генә юк,аяк асты тулы җиләк төймәләре,басарга да читенсенеп торырсың. Ярыша-ярыша кошлар сайрый,күке кычкыра. Бал кортлары үзләренең төрле төсләргә буялган йортларына сөенә-сөенә үлән-чәчәк суты ташыйлар , бер-берсенә кунакка йөрешкән яшь кызлар кебек йортларына бер керәләр,бер чыгалар. Атна да үтмәс каен җиләге кызара башлар. Июнь башы- табигатьнең садә чагы. Каен сумаласы исе борынны ярып кереп үпкәләргә тула. Их яшисе иде тагын бер ун ел гына,тормышның ямен ,яшәүнең тәмен табып яши башлагач кына…
Шәйсолтан карт чиренең әҗәленә тигәнен белә. Ай үкенечле дә соң! Яшисе бик тә килә бит.Шушы гүзәллекне ташлап ничекләр китәрсең.Сугыш та да үлем белән күпмеләр күзгә-күз очраштылар,әмма анда үлем турында уйларга вакыт булмаганмы,әллә исән каласына ышанычы көчле булганмы мондый хәләт кичермәде ул. Гадиләне алып кайткач яңадан яшәреп дәртләнеп яши башладылар бит алар .

