Примерное время на чтение статьи 1 минута
Мөслимнең танылган шәхесләре.
Язмышның урау юллары адәм баласын кайларда гына йөртми дә,ниләр генә күрсәтми.Мөслимгә килеп урнашып ,һәр ягыннан җилләр уйнап торган ялан кырда,үз нигеземне корам дип беренче казыкны какканда 2014нче елның сентябре иде.Тирә-якта беркем юк.Мөслим үзе астарак,боргаланып аккан Ык елгасына табарак.Гомерем буе елга буенда яшәргә хыялланып яшәгән кешегә Ык елгасы ким дигән дә ике чакрым ераклыкта.Анысы ярар,ничектә җырларда җырланган елга буена бару җаен табармын дип беренче казыкны кагып эш башлаганга да байтак вакыт үткән.Инде мин йорт салган урам танымаслык булып үзгәрде.Матур-матур йортлар калкып чыктылар.Урамга асфальт юл да түшәлде.
Ә урамыбызга күренекле язучы Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев исеме бирелде.Моңа мин бик сөендем.Бу җирлек җитәкчеләренең бик акыллы адымы дип бәяләр идем.Чөнки язучы үзе исән чагында аның хезмәтен олы бәяләп,аңа зур хөрмәт күрсәтеп аның исемен мәңгеләштерүне район халкы да хуплап кабул итте.Җирлектә үз эшләре,кылган матур гамәлләре белән танылган башка бик күп күренекле шәхесләрнең дә исемнәре белән аталгән урамнар бар.