Примерное время на чтение статьи 9 минуты
Кызыл чишмәнең батыр улы
1943елның ноябре.Биек тау куенына сыенып утырган Кызыл чишмәдән йончу гына алаша Бөгелмә ягына юл алды.Ноябрьнең салкын караңгы таңында авылны йоклый дип булмый.Авыл күптән инде,сугыш башланганнан бирле йокы күрми.Кичтән,военкоматтан чакыру кәгазе алган абыйлары Мөхәммәтгали белән Мәгъсүмвәлине Бөгелмәгә илтергә чыккан Галимҗан кара төнгә кадәр эшләп арыган атны жәлләп кенә куалый.Куаламый да булмый:сугыш заманының кануннары каты,вакытында барып җитәргә кирәк.
Кичтән ява башлаган яңгыр катыш карның туктар исәбе юк.Кантарланып каткан юл балчыгы юеш кар белән буталып атка атларга комачаулый.Кар яхшы гына салган җирләрдә ат та җитез кыймылдый.Үрләрне менгәндә Галимҗан атка җиңел булсын дип чанадан төшеп аның белән янәшә атлый.Мөхәммәтгали белән Мәгъсүмвәли чана түренә сузылганнар да,тын гына баралар.Һәркем үз уена чумган.Тиз генә нимесне җиңәбез дә кайтабыз,сезгә чират җитмәс дип киткән авылдашлардан сыек кына хәбәрләр килгәли.Әмма ул хәбәрләрдә дә күңел җылытырлык берни юк .Яшьләре җитү белән Галимҗанның абыйларына да иркенәергә ирек бирмәделәр.Ә Галимҗанга килгәндә,ул да гәүдәгә абыйларыннан әлләни аермалы түгел, эре сөякле. Мөхәммәтгали белән Мәгъсүмвәлидән кайтыш булмаса да,аңа әле унҗиде генә.Ул да үзен абыйларына тиңләп алар белән тәгәрәп үсте. Алар белән яшь аермасын мәктәпкә укырга кергәндә бер искә төшерсәләр,военкомат менә икенче кат искә төшерде.
Галимҗан егетләрне әйтелгән сәгатьтән күпкә алдан китереп җиткерде.Алар барып кергәндә әле яктылык шәйләнә генә башлаган,военкомат ишегалдында хәрби киемдәге берничә кешедән кала,адәм заты юк иде.Егетләр военкомат янына килеп җитү белән мулдан салам түшәлгән чанадан җитез генә шуып төштеләр дә,юл капчыкларын алып эчкә үттеләр.Галимҗан атын аулаграк урынга алып,алдына печән салды.Атның юеш кар сарган сыртын чистартып,иске чыпта япты.Ишектән кереп -чыгып йөрүчеләр ишәя башлагач,ул да өстендәге юеш карны каккалап баскыч астына елышты.Галимҗан абыйлары түгел микән дип ишектән чыккан бер кешене күз уңыннан үткәрә.Менә эчке яктан калын идән такталарын шыгырдатып авыр, саллы адымнар белән тәмәкесен кабыза-кабыза майор чыгып басты.Галимҗан аны таный.Инде ул сугышка чакырылганнарны беренче генә китерми.Бу военком иде.Военком йокысызлыктан кызарган күзләрен Галимҗан атын куйган якка төбәп сигаретын суырып тора башлады.Башындагы мең төрле уйларның кайсысын уйларга белми интеккәне аның йөзенә чыккан,һәр хәрәкәтеннән сизелеп тора.Ул сигаретын тирән итеп суырганда ике яңагы эчкә уелып керә дә,төнлә төртеп чыккан төкләре каракучкыл булып оеша.Дымлы тыгыз һавада сигарет төтене таралмый военкомның йөзен урап ала.Ул кискен бер карарга килеп,үз тирәсендәге төтенне кулы белән тараткалап, үзе чыккан ишек ягына карап бер хәрбигә эндәште.Алар үзара нидер сөйләшеп алгач,военком адымнарын кызулатып кереп китте.Теге хәрби җитез генә баскычтан төшеп Галимҗанның аты тирәсендә бөтерелә башлады.Үзе як-ягына карангалап кемнедер эзләгәндәй итенә.Аңа игътибар иткән Галимҗан баскычтан төшеп хәрби янына килде.
-Кайсы колхоздан?-диде ул Галимҗанга кырыс карашын төбәп.
-Кызыл чишмәдән.
-Атыңны тугар,сбруйларын чанаңа төяп теге сарайларга кертеп куй .Чанасына яңадан килерсеңме?Атыңны сугышка җибәрәбез.-диде.Көтелмәгән хәлләрдән югалып калган егет ярдәм көткәндәй тирә-ягын күздән кичерде дә,каяндыр килеп чыккан кыюлыгын эшкә җигеп:
-Кызыл чишмәнең күз алмасыдай бердән- бер аты бу.Аны да сугышка алсагыз безгә ни кала? -диде ул чарасыздан нишләргә белми.-Юуук!-диде ул чертләтеп теш арасыннан төкереп.-Мин Сабирҗан абзыйдан башка аны сезгә калдыра алмыйм.Ат колхозныкы!-диде.Чынлыкта колхозда атлар булса да,исәпкә бар,санга юк дигәндәй барысыда өшәнеп авыр, ялсыз эштән сутлары сыгылып беткәннәр иде.
-Синнән сорап торалар ди монда!Әйткәнне эшлә!-дип җикерде теге хәрби.
-Сорамасаң сорамассың.Сиңа ат тикле атны калдырып кайтырга минем башыма тай типмәгән!Җүләр бар ди монда сиңа!-дип Галимҗан сүтелгән чабата киндерәсен бәйләргә иелде .Шул арада хәрби игътибарын башкага юнәлтеп,читкәрәк тайпылды.Сарбай умырып-умырып алдына салынган печәнне ашый, колакларын шомрайтып пошкыргалап ала.Галимҗан хәрби торган якка күз салып алды.Ул каяндыр килгән некрутларга нидер аңлата башлады.Аның уенча,приказ үтәлергә тиеш.Килеп чыккан мәтәвекне ничек хәл итәргә белмәгән Галимҗан хәрбине күз уңыннан югалтмады.Аның башында,бәлки ул кереп киткәч шыпырт кына кайтып таеп булыр дигән уй бөтерелә иде .Алай булса,абыйларын тагын бер кат күрми кала.Мөхәммәтгали белән Мәгъсүмвәли абыйлары да һаман чыкмыйлар.Атны алып калсалар авылдашлары каршына ничек кайтып керә инде ул?Колхоз Сарбайдан да коры калса ничек итеп икмәкне амбарга ташып бетерер?Элеваторга икмәк илтергә башка атка ышаныч юк.Ярты юлда ятып калачаклар.Сабирҗан абыйсы ,минут та артыгын торма,һәр минут санаулы, фронт бездән икмәк көтә диде бит.Болай булса эш харап.Кылануын күр!Әйтерсең,бөтен фронт шушы Сарбайга карап
тора,әйтерсең башка ат юк!Бик беләсең килсә,монда күбрәк файда китерә әле ул.
Чынлап та,военкомат ишеге ягында ниндидер ыгы-зыгы булып алды да,теге хәрби ишектән кереп китте.Ул арада военком тагын чыгып басты. Галимҗан ни булса шул булыр дип чанасына сикерде.Сарбай да дилбегәне кагуга ашап торган печәненнән аерылып алга ыргылды.Шул ара халык арасыннан военком атылып атның авызлыгыннан эләктереп алды.
— Син нәрсә,сволочь,ут белән уйныйсың? Әйткәннәр бит сиңа!-дип атка асылынып барды.Сарбай мескен туктарга мәҗбүр булды.Галимҗан чарасызлыктан инде ялыну алымын сайлады:
-Абый,зинһар өчен,җибәрегез инде!Фронтка җибәрергә безнең Сарбайдан башка ат беткәнмени?Мине Сабирҗан абый үтерә бит!-дип ялынды.Военком уң кулының буш җиңен җилфердәтеп Галимҗанга таба атлады.
-Бу приказ малай актыгы! Синең Сабирҗан абыең да үтәргә тиеш приказ!Маңка!Синнән башка да баш каткан монда!Алып кереп тугар атыңны диләр сиңа!-дип Галимҗанның изүеннән эләктереп җилпеде.Галимҗан ярсып военкомның кулын изүеннән йолкып алды да,тезе белән аңа китереп типте.Военком бөгелеп калды,ул атын калдырып чыгып йөгерергә мәҗбүр булды.
2
Галимҗан Бөгелмәдән кайтып ,кәнсәләргә барып җиткәнче военкомат янындагы маҗара Сабирҗан абзыйсына мәгълүм иде инде.
-Бу кадәр суыкбаш булсаң булырсың икән -диде-Кайчан чебен дулап тәрәзә ватканын күргәнең бар?Шулай тыныч кына узса ярый инде.Яшьлегең белән дадурланасың.Бар,әнә көлтә суга торган машинаның барабаны ватылган.-дип тизрәк Галимҗанны эшкә куды.
Декабрь бураннарын керәшен салкыннары алыштырды.Галимҗан караңгыдан караңгыга колхоз эшендә.Абыйлары сугышта.Фин сугышыннан гарипләнеп кайткан әтисе эшкә ярашлы түгел: яралары сызлауга өстәп,сыңар күзе көннән-көн начарая.Моңа кадәр үзен-үзе йөртә алган әтисе кеше ярдәменә мохтаҗ.Сугышның икенче елы бара.Колхоз көннән-көн хәлсезләнә.Кабыргалары кер тактасы кебек шалтырап торган атлар авыр эшкә түзә алмый егылып үләләр.Өйдә ашау ягы көннән-көн кысыла.Болай да җитәр-җитмәс арыш онына кибәк көннән-көн күбрәк кушыла.Язга әле ерак.Сураеп озын булып үсеп киткән организмның җүнле ризык күргәне юк.Сугыш яше җиткәннәрне чүпләп кенә тора.Шундый көннәрнең берендә унҗидесе белән барган Галимҗанга да повестка тоттырдылар.
-Ялгыштыр улым,яшең җитмәгән бит әле-дип хафаланды әнисе.
-Булсын,әни.Абыйлар киттеләр дә югалдылар.Чыгып киткәннән бирле бер хәбәрләре юк.Бәлки аларның берәрсе белән очрашырмын.-дип соңгы улыннан аерылудан тетрәнеп калган анасын тынычландырып азапланды.Әтисенең бары тик шәүләләр генә күргән күзләреннән мөлдерәп яшь акты.Күрешә алмасак бәхил,мең кат бәхил,балам!дип ул калтырынган кулларын улына сузды.Аерылышу авыр булды.Әмма канга сусаган фашист этләрен үз ояларында туздыру өчен ачуы ташып торган егетне хәзер бер кем дә туктатырлык түгел иде.
Балачак сизелми дә үтте.Җигелеп колхоз йөген тартучыларны сугыш чүпләп торды.Алар урынына Галимҗан кебек иртә балалыктан чыкканнар баса торды.Колхозның терәге булып калган Галимҗаннарга да инде чират җитте.Кабат әйләнеп кайту насыйп булырмы?Бәбкә саклаган су буйлары,көтү көткән киртләч ,җиләкле тау битләре үсмерлектән чыгып та бетмәгән,аулак өйләргә яңа йөри башлаган егеткә бик күп еллар төшләренә кереп,бәгырьләрен телгәләп исләренә төшәрләр.Күтәрә алмаслык авырлыклар ишелеп ,бөгелеп төшкәндә тел төбендә сакланып калган Кызыл чишмә суының тәме,каш өстенә кулын куеп үзәкләре өзелеп озатып калган, туя ашамаудан,авыр эштән кечерәеп чүккән әниеңнең күңеле җылысы сине саклар,яшәргә көч бирер.Шушы китүдән күпме юллар үтте. Сугышның иң кызган вакытында җир белән тигезләнгән авыллар,хәрәбәгә әйләнгән шәһәрләр аша,ярты европаны әйләнеп,гомеренең сигез елын, яшьлек дигән иң кадерле мизгелләрен ут-төтен арасында йөреп, җан яралган төбәгенә әйләнеп кайту насыйп булды аңа.Ярсу йөрәкле,гаярь,батыр егет күкрәк тулы орден-медальләрен чыңгылдатып Кызыл чишмә урамнарыннан үтү бәхетен татыды.Горур иде Галимҗан.Иле алдында бурычын үтәде ,халкы алдында йөзе ак.Авылдашларының олы ихтирамын күпләр белән тигез яулады ул.
Совет гаскәрләре 1943 елны немецларның кикрикләрен шиңдереп сугыш дилбегәсен үз кулларына алганда, Курск боҗрасында барган иттарткычка китереп тыктылар аларны.Авыр артиллериядә башлады ул сугышчан юлын.Аңа җиңел,маневрлы пушкалар белән дә,ерак аралыктан немец “тигр”ларын үтәли тишә торганнары белән дә эш итәргә туры килде.Артиллерия белән эш иткәндә рассчет төгәл булырга тиеш.Күпне күргән,фин сугышларын кичкән карт сугышчылар да Галимҗанның артиллерия белән оста эш итүенә сокланып тел шартлаталар иде.Кечкенә авылдан чыккан,сугыш кырында яңа чирканчык алган,кыю, курку белмәс Галимҗанның исәп-хисап эшендәге төгәллеген дә бик тиз күреп алдылар.Сугыштан бушаган арада,йокысыз төннәр исәбенә данлыклы “Катюша”белән идарә итәргә өйрәттеләр аны.Үзенең кул астындагы арысландай җиде егет белән бер йодрык булып сугыштылар алар.Егетләре өчен командир да,яклаучы,саклаучы да,кирәк чакта акыллы киңәшләре белән юатучы чын иптәш тә була белде Галимҗан. Сержант дәрәҗәсендәге отделение командиры данлыклы армия генералы Рокоссовскийны күрү бәхетенә иреште.Җиңүне ул Кенигсбергта каршы алды.Җиңү яуланды дип баш киемнәрен һавага чөйделәр.
Бу җиңү сөенече күз яшьләренә чыланган иде.Күпме өзелгән гомерләр,күпме гарип-горабәләр,йортсыз-җирсез калган сукбайлар!Барысын да күрделәр! Ашкынып өйгә кайтуны көткән арада,өмет тулы шатлыклы хатлар туган якка очты.Әмма Галимҗандай солдатларга бил каешын тиз генә бушату насыйп булмады.Европаның совет гаскәрләре азат иткән илләрендә эреле-ваклы оешкан бандаларны юк итү дә алар өстенә төште.Анысы дошман белән күзгә-күз карап сугышудан да хәтәррәк булгандыр.Чөнки син сугышта алдыңа карап сугышасың,ә монда кайсы почмактан сиңа мылтык көпшәсе төзәлгәнен белмисең.Сугыш бетте дип документларга кул куелгач та ,байтак сугышчан дусларын югалттылар алар.Ил чикләрен ныгытып,эстафетаны тапшырыр өчен алар артыннан килгән яшьләргә үзең белгәнне,сугыш нечкәлекләрен өйрәтү вакыты сигез елдан артып китте.Дөнья күргән,чын ир-егет булып җитешкән Галимҗан илгә шаулап яз килгәндә,челтәрләнгән кар астыннан җырлап гөрләвекләр акканда,сыерчыклар белән бергә кайтты.Күр син нинди хозурлык,нинди илаһи дөнья!Туплар тавышы,мылтык тавышы ишетелмәгәч,бөтенләй башка тормыш!Әмма җимерелгән койма-киртәләр,өшәнгән хуҗалыкны ничек аякка бастырырга?Туган авылга да,туган нигезгә дә Галимҗаннардай ир-егетләрнең егәрле куллары кирәк шул.Кайдан ,ничек итеп тотынырга?Сугыш җиле кагылмаган бер генә нигез дә,бер генә нәсел дә юк.Җиргә кадәр юклык,ачлык бөккән әти-әнинең өмет белән мөлдерәп караган күзләренә ничек итеп нур иңдерергә?
Атна-ун көн авыл Галимҗанны кунак итте.Туган-тумача,сугыштан исән кайткан дус-иш тупсаны суытмадылар,күрешергә килгән авылдашлардан ишек ябылып тормады.Күпләр Шөгер,Тимәш,Писмән якларында эшкә урнашып, уңышлы гына эшләп яталар икән.Әле төпле генә бер фикергә килмәгән Галимҗанны да кодалаучылар,кулга керә торган “тере” акчага басым ясадылар.Эшкә барып кайтуның бернинди авырлыгы юк диделәр,вахта машиналары йөреп тора икән.
Май аеның җылы бер кичендә вичырдан кайткан Галимҗан капка төбендәге утыргычка озак утырды.Тыныч матур төн.Тәмуг утларында көеп исән-имин туган туфракка аяк басудан,газиз кешеләрнең исәнлекләрен күрүдән күңел сөенә,бар җиһанны колачлардай булып җилкенә,Йөгәнләнергә теләмәгән хисләр йокыны качыра.Өй каршындагы сирень куагыннан башларны әйләндереп хуш ис аңкый.Аргы якта су буенда кошлар сайраша.Кайдадыр якында гына, тыелып кына кемнәрдер мыдыр-мыдыр сөйләшә.Сугышсыз тормыш, җанга газиз авыл тормышы ничек сагындырган!Кошлар тавышы тынып торган арада,авылны калкан урынына ачы җилләрдән,бураннардан саклап ятучы тау күкрәгеннән тибеп чыккан Кызыл чишмәнең җанга якын аһәңе колакны иркәли.Төнге тынлыкта чишмә тавышы серле бер моң булып ишетелә.Ярабби!Нинди мәшхәрдән исән кайтты бит ул!Ничә кат яраланып,ничә кат үлем белән тартышып яткан егет ходай тәгаләгә рәхмәтле.Комсомол булса да,ул һәр җан иясенә кадерле булган яшәүдән аермаган өчен эченнән генә рәхмәт укый. Инде тормышның кадерен белеп яшәргә дә яшәргә!
3
Берничә көн уйлап,ныклы бер карарга килгәч,ул нефтьчеләр сафына басарга карар кылды.Әнисе ,әле улым бик ашыкма,күзгә күрендең,кулга тимәдең дигәндәй ял да итмәдең бит,дип туктатырга да уйлаган иде.Галимҗанга шушы атна-ун көн җитте,Писмән ягына китеп эшкә урнашып та кайтты.Тыныч җәйге айларда оператор булып эшләүнең бер җайсызлыгын да сизмәде ул.Киресенчә,иркен киң болыннарда,урман аланнарында эшләп йөрү , тыныч хезмәткә,туган ил һавасына сусап кайткан кешегә бик килеште.Ул рәхәтләнеп күңел биреп эшләде.Эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә бар иде.Кайбер скважиналар тәүлегенә кырыгар тонна нефть куалар,нефтеразведка бригадалары яңадан-яңа нефть чыганаклары табалар.Егетнең оештыру сәләтен,эшкә махирлеген күреп,озак та тормадылар,мастер итеп күчерделәр.Эшнең җаваплылыгына,катлаулыгына карап акчасы да сизелерлек артты.Күңеле үсеп киткән егетнең күрсәткечләре дә көннән-көн өскә үрмәләде.Шуңа ияреп һәр эшкә кулы ятып торган егет туган йортын аякка бастырып,өйләнеп җибәрде.Улларының җиң сызганып дөнья көтеп ятканына,әти-әнинең сөенүләренең иге-чиге юк иде.Алар оныклар сөю бәхетенә дә ирештеләр.
Сугыштан соң,халык хуҗалыгы акрынлап аякка басты.Һәрчак җиңел булды дип әйтә алмый Галимҗан.Авыр чаклар,чарасыз чаклар булса да,алдагы өмет яшәтте аларны.Аларның артка карарга вакытлары да,теләкләре дә булмады.Ул буын Совет хөкүмәте алга куйган бурычларны үтәү өчен иңгә иң куеп ,янып яшәделәр . Эшкә уңган,һәр сүзен өзеп әйтә белүче,эшнең асылына төшенеп,акыл белән эшли белгән Галимҗан мастердан участок начальнигына күтәрелде.Аннан озак та тормады,промысел начальнигы булды.Бәйрәм саен аның сугышчан бүләкләре янына хезмәттәге уңышлары өчен дә орден-медальләр өстәлде.Урыны һәрчак алдынгылар рәтендә булды.Булганына канәгать булып,яшәүнең кадерен белеп яшәде Галимҗан.
Гомер юлын Татнефтьнең төрле тармакларында намуслы хезмәт итүгә багышлаган Мөхәммәтҗанов Галимҗан Мөхәммәтвәли улының нәселе дәвам итә.Бөтен ил өчен кадерле булган Җиңү көнендә батыр йөрәкле ил, оныгы -:Чечен сугышында катнашкан һәм илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән ветеран, Мөхәммәтҗанов Айрат Азат улының балалары, Бабаларының рәсемен горурлык белән тотып Әлмәт урамнарыннан үтәләр.

