Примерное время на чтение статьи 21 минуты
гомер узгач
Аклык!Тирә-якта күз камашырлык аклык!Кышның алыштыргыз бер бизәге бит ул.Тәрәзәдән күренеп торган Ык ярларының мәгърур таулары да ап-ак кар юрганы астында.Елның елга ошамавы да быел аеруча сизелгән кебек булды.Гадәттә халык телендә кыш көтмәгәндә килә диләр.Быел ул сүзне беркем дә әйтергә җөһрәт итмәгәндер.Кыш вакытында,һәм кышның бөтен сыйфатларын үз вакытында күрсәтеп килде шул.
Бүген декабрь утыз бере.Бер айлык үтеп киткән кыш салкыннарын да,бураннарын да,җепшек, сылап яуган карларында күрсәтте.Нәтиҗәсе: җир йөз аклыкка күмелде.Табигать әйтерсең ,бөтен иксез-чиксез җиһан буйлап кешеләр өстенә ябырылган явыз афәтне аклыгы-сафлыгы белән каплап мәңгелеккә арындырырга тырыша.
Гөлчирә эшләгән бинаның Ык ягына караган тәрәзәсеннән көз буе күзәтер күренешләр куп булды.Башка елны бу вакытны күптән бушый торган елга өсте быел кара көзгә тикле шау-гөр килеп торды.Тук,эре кыр казлары ,берничә,берничә берләшкән аккош гаиләләре Ык елгасының бу өлешен ташлап китәргә кыймый бик озак тоткарландылар.Инде җепшек карлар ява башлады,бүгеннән дә калмый китәрләр дип күзәткән Гөлчирә эшкә килгәч беренче итеп Ык ярына күз сала.”Аллага шөкер,ныклап суыклар өткәнче инде китеп өлгерделәр”дип җиңел сулап эшенә тотынуга ,елга буеннан кыр казларының таныш аһәңнәре яңгырап ала.Ул үз күзләренә үзе ышанмый тәрәзәгә капланып,эчтән генә шул казларны ачулана:тамак дип инде,шул кадәр соңармасагыз,бүген иртәгә җилекләргә үтәрдәй кыш килеп җитә,ә сез һаман юлыгызның авырлыгын, ераклыгын исегездән чыгарып гомерегезне кыл өстенә куясыз”дип битәрли.Ә казларның үз дөньясы.Дистәләп-дистәләп арлы-бирле очалар,үз телләрендә сөйләшәләр,бер-берсенә эндәшкән назлы тавышлар да ишетелә.Астан гына да очып үтәләр,саубуллашу күренеше ясап югары күтәреләләр дә, баш очында моңсу каңгылдашып әйләнәләр.
Бүген декабрьнең соңгы көне.Ык буйларында тирән ак тынлык.Гөлчирә озын көз буе күзәткән,һәм ул яратып өлгергән кыр казлары турында матур хәтирәләрен яңартты:иншаллаһ барасы җирләренә исән-сау барып җиткәннәрдер”дип өенә кайтырга машинасын кабызды.2020 елның соңгы эш сэгатен төгәлләп җылы өенә,минутларын барлап,көткән җәмәгате янына кузгалды.
Өйдә бәйрәм рухы.Бер ел да калмый бизәлә торган яшел чыршы Гөлчирәне сөенеп каршылады.Булаты көтеп көтек булган:Гөлчирә юынып өстәл артына утыруга йөгертеп ризыклар тезә башлады.
Мунчада коенып чыгып,тыныч күңел белән телевизордан татар тамашасын карарга дип әзерләнгән Гөлчирә хәле китеп йокы бүлмәсендәге ятакка башын төртте:
-Булат биш кенә минут ятып алам.Мунчадан соң әллә нишләп хәлем бетеп китте.Әллә ни кызу да кермәдем,югыйсә,- диде иренә. Хәлсезлеген ул көндез үк сизенгзн иде инде,әмма елның соңгы эш көнендә тегесенә өлгерим,бусы калмасын ,дип тән авырлыгына бик игътибар бирмәскә тырышты.Хатынының яңа мичтән чыккан, уңган күмәчтәй йөзенә сокланып утырган Булат та:
-Ярар,ярар үзең беләсең.Ни генә булса да, мунчадан соң,ятып алу кирәк,унсигез яшьлек чагың түгел,дип телевизор каршына җайлап утырды. Өйдә һәммәсе тәртиптә,бу афәт заманында кунак чакырылмады,балаларга да кайтып йөрмәгез,чир заманы, без картлар булсак,сез чир ияртеп китәрсез,алла сакласын дип,ныклап әйтелгән.
Биш минутка дип яткан Гөлчирә,шул ятудан тора алмады.
Хастаханәнең керәчтәй итеп юылган ятагы бик каты иде.39 температура белән кызышкан тәннең бер генә җире дә әрнеми тормый.Ах,ничек шулай ул,хаста кеше ятарга тиеш ятакны ничек шулай тәннәргә кисеп керерлек итеп була инде.Гөлчирә каты ятакның кулының беләзек өлешенә кадалып,кабарып торган җиреннән күчереп куясы килә,әмма аның шул кулны күчереп куярга бер бөртек хәле юк.Их, күчереп куярга иде,бер әрнегән җире тынычлар иде ,ичмасам.Хәзер,хәзер аз гына булган барлык көчен туплар да, күчереп куяр.Хастаханәдә аның беренче төне.Иртәгә табиб килер,аның чиренә туры килгән дәвасын билгеләр.Ә бүген?Бүген аның эше тыгыз булган,бер Гөлчирә генә түгел бит авыручы.Әнә ич, чирли башлагач өч көн рәттән шалтыраттылар ашыгыч ярдәмгә,дару эчегез дә,тыныч кына ятыгыз,поликлиника эшли башлау беләр кабул итү бүлмәсенә, табибка барырсыз диделәр.Димәк авыручылар күп.Ә кая соң алар? Гөлчирә нинди дә булса берәр авыруның тавышы ишетелмәс микән дигәндәй тыңланып алды.Хастаханә буш.Бөтен бер бүлеккә биш-алты авыручы ята.Ул “таҗлы вирус” дигәннәре кайлардан килеп чыкты?
Бүген табиб кермәде.Кабул итү бүлмәсендә бер күтәрелеп карау белән:”Сезгә хастаханәгә кереп ятарга кирәк” дип юллама биргән табиб,авыр хәлдәге авыру янына кермәде.
Гөлчирә ут булып кызышкан тәненең дерелдәп калтырый башлаганын тойды.Аягының табан ягы кызыша,аяк йөзендә боз салкынлыгы үзәкләргә үтә.Ничек җылытырга?Баш астындагы мамык шәлен алып аягына ябарга башын күтәрде.Әмма мамык шәл белән генә котылып булмады.Калтырау бөтен тән буйлап тарала.Түзеп булмаслык салкынлык!Хәлсез кул күрше ятакның одеалына үрелде.Бу тәмуг мәңге сузылмас бит,тәнгә әзрәк җылы иңү белән кире урынына куяр.Гөлчирә булган бөтен киеменә, күрше ятак одеалларына төренеп кире тәненең бөтен җирен авырттырган ятагына ауды.Тәрәзәгә карау үзәккә үтә торган туңуны тагын да арттыра ,бөтен диварны биләп торган тәрәзә артында ишеп-ишеп кар ява .
Көтелгән җылыну тәнгә иңмәде.Калтырау ,туңу тагын да көчәйде.Гөлчирә тешен-тешкә шакылдатып коридорда йоклап яткан шәфкать туташына эндәшергә булды:
-Апаем,бик туңам бит.
-Хәзер, апа .Кереп ятып торыгыз,температурагызны үлчибез.Шәфкать туташы ятып торган урыныннан кубып ,градусник белән кереп Гөлчирәнен тән температурасын үлчәгәнче ул яткан ятак идән белән түшәм арасында үрле-кырлы сикергән кебек булды,кысып торгач теш уртлары сизмәс дәрәҗәгә җитте.Температура төшерә торган уколдан соң, салкын тиргә баткан Гөлчирә ятакның бик тә йомшак икәнен аңлап үзен-үзе битәрләп алды:гаеп итәргә дигәндә без ,хатын- кызга куш инде,чип-чиста,йоп-йомшак ятак,ходай үзе кичерсен инде,дип күзләрен йомды.Күзләр йомык,көчле киеренкелек кичергән тән таралып сулкылдый .Шул төндә Гөлчирәнең баш турысында ак-ак күлмәгенең итәк очларында фирүзә төсендә бәбәй итәкле күлмәк кигән бер зат пәйдә булды.Башта Гөлчирә аңа бик игътибар итмәде. Тып-тын, бер сүз эндәшми басып торган таныш түгел хатын-кыз заты, Гөлчирә күзен йомса барлыкка килә,ачса юкка чыга,игътибарга алырлык бер хәрәкәт тә башкармый.Авыру кешенең күзенә ни күренмәс,торсын шунда,беркемгә зыяны юк дип уйлады Гөлчирә.
Иртән санаулы гына авыруы булган район хастаханәсенең ыгы-зыгысы булып алды:тән температурасын үлчәү,ашату-эчертү,тузан сөртеп, идән юып алу.Ә Гөлчирә үзен хастаханәгә салган табибны көтә,аның кергәндәге рентген рәсеме үпкә ялкынсынуын күрсәтте бит,аның уйлавынча,һич кичекми дәвалау башланырга тиеш.Сәгать иртәнге ун,төнге шәфкать туташы урынына икенчесе килгән,постында салмак хәрәкәтләр белән телефоннан сөйләшә,бүлекнең аргы башыннан бер авыруның аңа эндәшкән тавышы Гөлчирә яткан палатага да ярым ачык ишек аркылы килеп керде:безгә бүген таблетка да юкмыни?
Хастаханә тәртибен Гөлчирә дә белә, бу вакытта табиб обход үткәрергә тиеш.Ә ул күренми.Гөлчирәнең хастаханә ятагына кереп ауганына бер тәүлек булды.Аңа төнлә кадаган уколның тәэсире үтте бугай,тән температурасы тагын утыз тугызга җитте.
Гөлчирә ил буйлап,дөнья буйлап йөргән афәтне эләктергәнен аңлаган иде инде.Аны бит үлем куркытмый,гомер яшәгән ханымның телендә әнисенең җир куенына кереп ятканчы кабатлаган сүзе:”ходаем,аз авыру ,ансат үлем генә насыйп ит”.Алда тагын билгесезлек белән тулы озын-озак төн.Тагын ниләр кичерер ул ,бу озын төннәрдә?Авыру төнлә аза.Көндез тамырларга агызылган сыекча хэлне әзме-күпме җиңеләйткәндәй булды.Гөлчирәнең хәлсез генә эшләгән баш миендә ,бәлки бүгенге төн җиңелрәк узар дигән өмет бар.Булатка да,”аллага шөкер,хәлләрем алга таба “диде.Кышкы көннең озынлыгы бер саплам җеп дигәндәй,җай гына җиһанга тагын караңгылык үрмәләде.Палатада Гөлчирә икенче тәүлек берүзе.Анысы начар түгел,синең газаплануыңны берәү дә күрми.Ә тышта күз ачкысыз буран.Юлдагыларны,авыр хәлдә калучыларны рәхмәтеңнән ташлама,ходаем!Һәр туган яңа көндә изге хәбәрләр генә ишетергә язсын!
Укол тәэсиреннән айныган тән тагын кызыша башлады,сәгать төн уртасын узып бара.Ятак таш кебек.Көндез тип-тигез ,йомшак губка матрас бүртмәчле-бүртмәчле аңлаешсыз нәрсәгә әйләнгән.Янбашын да авырттыра,кабырга турысына каян калкып таштай каты нәрсә туры килгән.Ул каты әйберләрдән әйләнеп китеп кенә котылыр идең,тәннең башка урыннарын да шундый катылык каяндыр барлыкка килеп бәгырьләргә үтеп кадала.Ә фирүзә каймалы ак күлмәк кигән зат тагын пәйдә булды.Әнә ул басып тора Гөлчирәнең каршысында да түгел,алда,артта да түгел,нәкъ менә күз карашы кырыенда гына.Гөлчирәнең аңа эндәшерлек хәле юк,дөресен генә әйткәндә эндәшәсе дә килми.Инде ул аңа ияләнде дә.
Авыру баш мие бер генә мизгелгә дә эшләүдән туктамый.Бүгенге төн кичәгесе кебек булырга тиеш түгел:бүген яхшымы-яманмы тамырларга ниндидер дару агыздылар,кич белән шәфкать туташы бер уч төймәләр калдырып чыгып китте.
Төннең тыныч кына үтүенә өметләнгән Гөлчирә төнге икеләр тирәсендә тәненең утлы табада куырылып, үрле-кырлы бәргәләнүенә түзә алмый тагын медсестра кызга эндәште:
-Кызым,тагын лихорадка башланды,-дип күрше палатада бөгәрләнеп йоклап ятучы кызны уятты.Медсестра кыз мондый хәлләрне бер генә кичермәгәндер ахры,градуснигын тотып кереп тә җитте.Тән температурасы кырыкны узып бара иде.Я ходаем,бу тәмуг газаплары тагын күпмегә сузылыр?
Ходай тәгалә Гөлчирәне түземлектән,сабырлыктан мәхрүм итмәгән.Шәфкать туташының уколыннан соң ,эчтән генә саный –саный температурасы төшүен көтте.Сигез-ун минут үтте микән чәч төпләреннән саркып-саркып салкын тир бәреп чыкты.Калтыранган бармаклар хэлсезләнеп ятак читеннән асылынып төштеләр.Әмма тәнне хәлсезлек биләп алса да,Гөлчирә җиңеллек сизмәде.Аңа чәч бөртекләре һәрберсе аерым-аерым керпе энәләредәй башын кадалып тора кебек,ә күзләре оясыннан атылып чыгардай булып тасырайган.Бу аның өчен икенче төрле яңа халәт.Хэле кичәгедән дә,авыр кебек.Үлем килүе шушыдыр,җаным чыкса,янымда беркем юк,дип уйлады ул.Үлеп китсәм озак тотмаслар анысы,таң атарга да озак түгелдер.Хэлсез куллар тумбочка өстендәге телефонга үрелде.Телефонда өйрәнергә,ятларга дип кертеп куйган “ясин” догасын табу авыр булмады.Гөлчирә бәрхет тавышлы гарәп мәкаме белән көйләгән ясинны телефонын одеал астына тыгып берничә тапкыр тыңлады,ятлап өлгергән урыннарын кушылып кабатлады.
Газиз әнисе бакыйлыкка күчкәндә Гөлчирә икенче класста укый иде.Китмәскә ябышкан чирдән интеккән әнисе ике ел урын өстендә ятты.Укый белмәсә дә,янында һәрвакыт коръән китабы тотты.Хәл белергә кергән күрше карчыгыннан сүрәләр отып калырга тырыша иде.Чирнең әҗәлгә тиюен аңлаган кешенең дингә тартылуы,догалар өйрәнүе табигый хәл.Ул икенче,аңа таныш булмаган дөньяга барырга әзерләнә.Анда аны ни көтә,беркем белми.
Гөлчирә лычма юеш мендәрен коры ягына әйләндереп салды да,күзләрен мәҗбүри йомып йокларга тырышып карады.Әмма юк.Йөрәк чабышка чыккан аттай ажгырып каядыр чаба,күкрәк читлеген җимерердәй кага.Колак төбендә әйтерсең бер дистә чылбырлы трактор эшләп тора.Моңа түзү бик авыр.Ул бөтен көчен җыеп тагын аякка басты,тагын төнге шәфкать туташын борчырга туры килде.Шушы яшенә җитеп бер генә дә кан басымы белән интекмәгән Гөлчирәнең кан басымы күтәрелгән иде .Бу яшьтә инсульт,инфаркт янда гына йөри бит.Гөлчирә бик жәлләсә дә медсестра кыздан төнге дежур табибны табарга кушты.
Ниһаять икенче катның аргы башында авыр аяк тавышлары шәйләнде.Аяк тавышы хуҗасы Гөлчирә яткан икенче палатага килеп җиткәнче авыру кеше өчен бик озак тоелды.Гөлчирә каршына авыр мышнап,үз гәүдәсенә бер-ике размерга кече аксыл халат кигән, йөзен сакал баскан ,тук чырайлы яшь кеше кереп басты.Ни русчасы,ни татарчасы өчле-тугызлы гына булган табиб,Гөлчирәне битараф кына тыңлады да,кавказ халыкларына хас акцент белән:
-Скажите ,вам сколько лет?
-Пятдесять пять
-А мне вот тридцать три,у меня давление тоже стошестдесять на девяносто.-диде табиб ризасыз гына.-Медсестра дайте ей таблетки от давления.
Вакытлы-вакытсыз уятканга кәефе кырылган докторга Гөлчирә әйтәсе сүзен дә әйтә алмый калды.Ул үз алдына нидер мыгырдана-мыгырдана кире чыгып китте.Авыру хатын язмышына буйсынып караватына ауды.Бу минутта һәркем үзен хаклы санады:Гөлчирә табибларны сансызлыкта гаепләп үрсәләнде,ә табиб авыруның урынсыз көйсезләнүе дип нәтиҗә ясады.
Яңа ел каникулларыннан ял итеп килгән бүлек мөдире икенче палатага керү белән йөзләренә сары иңеп,сүнеп барган шәмдәй лепердәп торган Гөлчирәнең күз карашыннан имәнеп китте.Бу очракта хәлегез ничек дип сорау урынсыз икәнлеген аңлап:
-Сезне Чаллыга җибәрербез,дүшәмбегә миннән юллама алырсыз.-диде.Нинди дүшәмбе булырга мөмкин.Улы белән Булат бүлек мөдиренең эшкә чыгуын ишек төбендә дүрт күз белән көтеп торалар.Гөлчирә табиб артыннан ук чыгып юлламаны алды да,юлга чыктылар.
Ике арадагы йөз чакрымны күпме вакыт аралыгында үткәннәрдер,аны Гөлчирә белми.Машинага утырганда:
-Баруын барам,әмма кайтуым ничек булыр,барысына да әзер булыгыз.Кара пакетта кайтарсалар,ишегалдыннан булса да әйләндереп чыгарыгыз.-дигән сүзне әйткәндә күзләреннән яшь сытылып чыкканын тойды.Аннан соң ул күзләрен бер генә мәртәбә дә ачып карамады.Элек төннәрен генә баш турысында торган фирүзә каймалы ак күлмәк кигән җан сакчысы Чаллыга барып җиткәнче Гөлчирә яныннан китмәде.Ә палатага кертеп салып,кислородка тоташтыргач,Гөлчирә янына башка килеп тормады.
2
Ходай Тәгалә гомерне һәркемгә тигез өләшмәгән.Бик яшисе килгәннәр,бик иртә китеп бара.Дөньядан туеп, китә алмый интегеп ятучылар да бар.
Гомернең кадерен кем белә?Дөньяга килгәндә үк гомер өчен көрәшеп,бөтен көчен яшәү өчен сарыф итүчеләр була.Әлбәттә аның өчен көрәшеп караганнар гына гомернең кадерен беләләр.
Бәхилләшүгә үк барып җитмәсә дә,Гөлчирә дә чирен әҗәленә тиде дип кабул итеп язмышына буйсынды.Ниндидер бер битарафлык белән сабыр гына гомеренең соңгы минутларын көтте,үзен үзе җан бирү мизгелләренә әзерләде.Ходайдан сабырлык сорады,аз авыру, ансат үлем бир ходаем дип теләде. Яшәгән гомереннән ул бик риза иде.Илле бишкә җитеп,аек акыл белән китеп бару күпләргә тәтеми.Бу җиһанда илле биш ел яшәргә хыялланучылар күп.Ә менә ул яшәде,аллага шөкер, һәммәсеннән риза-бәхил.Ходай биргәннән артыкны алып булмый.Әҗәл чире генә озакка сузылмасын.Көне түгел,һәр сәгате,минуты авыр бит.Күз керфеген тибрәндереп,табиб биргән сорауга әйе,юк дип җавап бирү менә чыгам,менә чыгам дип лепелдәп торган җанның соңгы егәрен ала.Ә табиб сөйләштерә.Җир йөзендә илле биш ел яшәгән инде,моңа җитте дип тормый, тырыша-тырмаша Гөлчирәне яшәтергә тели.Ул аны әллә нинди аппаратларга тоташтырган,ул аппаратлар Гөлчирәнең беләге аша ниндидер сыеклык кудыралар.Менә күзләрен дә ача алмый яткан Гөлчирә табибның соравына җавап биреп ята.Бәлки шул сыеклыклар аның инде туктап беткән йөрәгенә ярдәм итәдер.Хәрәкәтсез калган тәнне ташлап китәргә җыенган җан чыга алмый егәрсез генә бәргәләнә. Керфекләр күтәрелеп, хәлсез караш баш авышкан юнәлештәге тәрәзәгә төбәлде.Тәрәзә яктылыгында аны сөйләштергән табиб .Ак тукымадан махсус кием кигән,авыз- борынын битлек белән каплаган.Гөлчирә бик тырышса да аның йөзен күрә алмый.тавышына караганда бик мәрхәмәтле игелек ияседер.Шушы табиб аны кабул итеп алды,күпме гомер инде ул аның яныннан китми.
Ишектән, шәфкать туташы булса кирәк,кечерәк буйлы бер гәүдә күренде.Ул да шундый ук киемнән:
-Рәсүл Равилевич,анализлар әзер.-дип табибка берничә кәгазъ сузды.Табиб авыр кыймылдап сүзсез генә аның кулыннан кәгазьләрне алды.Кәгазьләр аның өметләрен канәгатьләндерде ахры.Тумбочка өстендәге сул кулының бармакларын җитез генә биеп алды.Аннан Гөлчирәгә ,апа әйләнеп ятасыгыз булса беләгегездән энә шуып чыга күрмәсен, ятак башындагы төймәгә басарсыз,шәфкать туташы булышыр,дип чыгып китте.
Ике урынлы палатада Гөлчирә тагын берүзе.Беләккә килә торган сыеклык тумбочка өстендә торган ниндидер аппарат аркылы үтеп килә.Табиб чыгып киткәч ул тирә-якны хәлсез карашы белән күзәтеп чыкты.Тәрәзә каршында үскән тупыллар җайсыз гына селкенәләр.Гөлчирәләр килергә чыкканда яуган кар туктаган.Тупыллар артындагы йортларда сирәк-мирәк утлар кабынган,димәк көн кичкә авыша.
Шәфкать туташы кереп бармактан кан алып шикәрне тикшерде,бармакка кер каптыргычка ошаган нәрсә кигереп кандагы кислородны үлчәде.Гөлчирә аның түшендәге табличканы укып Гарифуллина Люция Галим кызы икәнен белде.Ә шәфкать туташы үз чиратында,апа бик яхшы табибка эләктегез,хәлегез бик катлаулы иде,сөенегез, аякка бастырыр ул сезне диде.
Дөнья белән бәхилләшергә җыенган Гөлчирә кабат яшәп китәр микән?Ак күлмәкле җан сакчысы да каядыр китте.Ул якыннарын уйлый башлады.Ничек итеп җанын ярып бирердәй булып өзгәләнгән улын ,Гөлчирәнең бөтен көйсезлекләренә түзеп,ничек ярдәм итәргә белми газапланган Булатын калдырып кире кайта алмас җиргә китәргә ризалашты?Үзен яклап,якыннарын яклап утка-суга ташлана торган Гөлчирәгә ни булды?Яшәүдән туйдымы ул,әллә өмет өзелдеме? Юуук! Болай ярамый.Улы бит әле үз тормышын да кормаган.Бу җиһанда аның әнисен алыштырыр кеше юк.
Хастаханә коридорынның аргы башында ниндидер җанлану булып алды.Кәстрүл капкачы,калак-тәлинкә шалтыраган тавышлар ишетелеп алды.Ягымлы гына хатын-кыз тавышы:
-Миленький,нельзя ходить в коридоре,ну сколько можно?-дип кемнедер тәртипкә чакырды.Ә ул хастаханәнең “эчке тәртибен бозучы”әйтерсең ишетми,чыштыр-чыштыр бу якка килүен белә.Гөлчирә уйларыннан бүленеп коридордагы тавышларга колак салды.Аяк тавышы вак-вак кына атлап килә.Менә ул шәфкатъ туташы артыннан ябылып бетмәгән Гөлчирә ята торган палата ишеге төбе тирәсендә тукталып калды.Берара аяк тавышы тынып торды.Аннан ишек киң итеп ачылды да,ишектән ап-ак чәчләре үрә баскан ,кечкенә гәүдәле карт күренде.Үзе дэ хәл эчендә яткан Гөлчирә куллары күкрәк турысында җайсыз калтырап торган,күз карашлары тонык картны күреп куркып сискәнеп китте.Ул да булмады,баягы тавыш иясе,давай,я тебе помогу,пошли,пошли,дип картны култыклап, килгән ягына таба алып китте.”Я, алла! Картлык шатлык түгел дию,шундыйларга әйтелә торгандыр ,бу хәлгә үк калырга язмасын иде инде “дип уйлап алды Гөлчирә.Бу хәл шуның белән онытылган да булыр иде,чөнки көчкә сулыш алып яткан хатында чит кеше гаме түгел иде.Бераздан теге чоштырдавык аяк тавышы тагын барлыкка килде.Әллә колагыма ишетелә инде дип Гөлчирә сагаеп игътибарлап тыңлады.Юк,аяк тавышы тагын барлыкка килде.Нәкъ баягыча,чаштыр-чоштыр бу якка таба килә.Бу юлы картка Гарифҗан абый,палатаңа кер дип татарча эндәштеләр.
-Так,Люся он всеровно не слышит,проводи его,-диде бая Гөлчирә яткан палатадан картны алып чыгып киткән тавыш иясе.
Гарифҗан,Гарифҗан!Менә кемне хәтерләткән икән бу карт Гөлчирәгә.Нуры сүнгән күзләр,бер туктаусыз кыймылдап торган, күгәргән иреннәр хуҗасы,әллә….әллә әтисе Гарифҗанмы?Исемен ишетмәсә дә ,икеләнмәс иде.Исән булса, исән булса…Бу картның яше дә шуңа тартым.Я хода!Неужели ул!
Гөлчирәнең гомер юлы тоташ сынаулардан гына торды дисәләр, бер дә хилафлык китмәс.Бу чирне биреп нигә сынарга иде тагын.Сынаулардан арып-алҗып, инде дөньядан да китәргә ризалашкач,кинәт аның язмышын ходай болай итеп борып куйды.Монысын ничек аңларга.Язмыш дигән нәрсәгә бик сак карый ул.Күпләрнең язмышка сылтап, килеп чыккан катлаулы хәлләрдән коры чыгарга тырышуын җаны-тәне белән кабул итә алмый.Ә бу юлы язмышы ачыктан-ачык аның катнашыннан башка гына язылды.Ходай тәгалә аны һич кызганмый яман афәт кочагына атты да,һәм шуннан үзе үк тартып алырга да азаплана.Димәк,аның әле күрәчәге моның белән генә бетмәячәк.Ходай тәгалә аңа яңадан- яңа сынаулар әзерләячәк.Ә сынаулар нинди булыр? Гөлчирә хәлсез карашын палата буйлап йөртә башлады.”Ачның күзе икмәктә,тукның күзе хикмәттә “дигәндәй,аңга килеп,күз ачыла башлагач,кызыксыну барлыкка килә башлады.Әмма кызыксынып карардай нәрсә тапмады,инде күзләре дә алҗып йомыла башлады.Күзләрне йомып,үз алдыңа уйланып яту күпкә уңайлырак.Ятагы җайлы,палата җылы,хәлсезлектән башка авырткан җирен тоймый.Үтә күренмәле үткәргечләр аркылы ике борын тишегенә килгән кислород аппараты авылдагы бакча артында ага торган инеш тавышы чыгарып утыра,ә беләккә тоташтырылганы тавыш-тынсыз эшли.
Озакка сузылган чирдән интеккән әнисенең үлеме абыйлы-апалы,әтиле-әниле, иркә кочакта җәйрәп үсеп яткан Гөлчирәнең тормышын бөтенләй икенче якка үзгәртте дә куйды.Әле әнисе урын өстендә ятса да,мәктәптән зур эш майтаргандай уфылдап кайтып кергән кыз әнисенә иркәләнә,мәктәп хәлләрен сөйли,ул кайткач,мендәрен артына терәп торып утырган әнисенең сирәк-мирәк ак сызылган чәчләрен тарап үрә иде.Кайбер көннәрне почта тартмасыннан абыйсы Саматтан килгән солдат хатын алып кереп әнисен сөендерә иде.Әнисе белән кычкырып хат укыйлар.Әтисе кайтуга кичке ашка бәрәңге әрчеп,аш кайнатып куя.Атна азагында апасы Рәйхана Казаннан кайта.Ул кайткач тагын да күңелле була.Тормыш гел шулай барыр кебек иде аңа.Әнисе торып йөри алмаса да,Гөлчирәнең әнисе бар иде,ул исән иде.
Кояшлы бер язгы көндә,аны әтисе иртәрәк уятты:
-Тор кызым,әниең өзелде бит,-диде.Йокыдан айныр-айнымас мич арасындагы караваттан торып чыкканда өй уртасына әнисе яткан карават борып куелган,аның өстенә ак япма ябылган ,тирә-ягына күрше карчыклары тезелеп утырган иде.Кече якта апасы берөзлексез елый,күрше Бибинур апа аны :
-Чү, балам чү…Түзәргә тырыш,кычкырып елама,марҗалар гына кычкырып елый.Әни шул инде,нишлисең.Аңа шулай язылган,ходайдан узып булмый бит,-дип апасын кочаклаган да,яшьле күзләрен кул аркасы белән сөрткәләп, юаткандай итә.Гөлчирә килеп чыккач апасы:
-Акыллым,әниебез ташлап китте…-дип тагын да ныграк үкседе.Бу мизгелдә әнисез калуның бөтен асылын аңлап бетермәгән Гөлчирә әрнеп,өзгәләнеп елаган апасын кызганып елады.Аның уенча менә хәзер олы якка керсә,йөзенә сары иңгән әнисе хәлсез булса да, назлы күз карашы белән бәләкәй кызын каршы алыр кебек.Аның шунда кереп әнисе өстенә япкан җәймәне ачып карыйсы килде.Әмма ул керә алмый калды.Өйдә ниндидер җанлану башланды,шул ара аны күрше Бибинур апа үзләренә алып чыгып китте.
Ә көн шундый матур,җылы яз.Иртәнге сәгатьләр булуга карамастан ат тәгәрмәче эзендә элпәләнеп торган боз астыннан гөрләвекләр челтери.Электр чыбыгына сыерчыклар тезелешкән.Юлга коелган ат тизәгендә чыпчыклар нәрсәдер табып шуны бүлешә алмый тарткалашалар.Язның килүен берни дә туктатырлык түгел.Менә шундый матур көндә Гөлчирә әнисез калды.
Бибинурның кызы-Гөлчирә белән бер сыйныфта укыган Хәтирә дә аның мәктәпкә бармасын белгәч әнисеннән Гөлчирә белән калырга рөхсәт сорады.Бибинур аларны самавыр куеп чәй эчертте дә,йортның вак –төяк эшләрен караштырып кызларны җитәкләп тагын Гөлчирәләргә керделәр.Ул вакытта инде Гөлчирәнең әнисен юып,кәфенләп,эшен бетереп куйганнар иде.Түбәноч Бибимәсүфә абыстай:
-Теләгән кешеләр,якыннары,балалары,җәмәгате соңгы тапкыр Кәримәне күреп калырга теләсәгез керегез дип өйгә чакырды. Рәйхана Гөлчирәне килеп җитәкләде.Аның куллары дерелди,бертуктаусыз елаудан күзләре шешенеп кызарган:
-Әйдә акыллым,әниебезне соңгы кат карап калыйк,ул бит мәңглеккә китә,безне калдырып китә.-дип олы якка алып кереп китте.Алар артыннан,и балакайлар ятим калдыгыз шул,әнисез бала бигрәк кызганыч шул инде дигән пышылдаулар ишетелеп калды.Ятим дигән сүз үлем белән бәйле икәнен Гөлчирә бик яхшы белә.Ул әле мәктәпкә дә кермәгән чагында бер казларына сыер баскач өч бәбкәсе ятим калган иде.Әнисе шуларны икенче ояга кушты,ул ояның бәбкәләре дә,ана каз да аларны кыерсыттылар.Шунда әнисе, и-и-и ятимнәрне кыерсыталар инде, дип жәлләгән иде. Алар артыннан да ятим сүзе ишетелеп калгач,Гөлчирә кыю гына үз әнкәләре артыннан барган бәбкәләргә ияргән йончу кыяфәтле ятим бәбкәләрне уйлады.Ә әнисе елмайгандай ,бик матур булып ята.Бер ара Гөлчирәгә әллә әни терелгән микән дигән уй да килеп китте.Ул кинәт үксүеннән туктап аңа текәлеп карады.Әнисенең йөзендә чирләгәндәге газаплы авыртынулар югалган,ул бернинди гамъсез йоклаган кешедәй ята иде.Аларны әниләре эргәсендә озак тотмадылар,чыгарга куштылар.
Шуның белән әниле тормыш бетте.Әнисе исән чакта очынып кайта торган Гөлчирә салмакланды.Самат абыйлары әниләре җеназасына кайтып җитә алмады.Әтисе Гарифҗан көннән-көн аз сүзлегә әйләнде.Эштән кайтып ашап-эчкәч гомерен ишегалдында үткәрә.Кулыннан тәмәкесе төшмәс булды.Өйдә ялгызына гына кыен булгач Гөлчирә дә әтисе янына чыга,аңа ияреп ишегалдында эшләгәндәй итеп йөри.Әмма әтисе озак тотмый,Гөлчирәне тизрәк кертеп җибәрергә сәбәп таба.
Мал карау,ишегалдындагы вак-төяк эшләр Гарифҗан өстендә булса да,сыер савуны моңа тикле Рәйхана кайтмаганда күрше Бибинур апалары башкара иде.Ул да чирләп китеп хастаханә юлын таптый башлагач,якын –тирә күршедә ул эшкә тартырдай кеше табылмагач,Гөлчирәне әтисе абзарга алып чыгып өйрәтә башлады.Башта сыер янына килергә куркып елаган Гөлчирә,соңыннан имчәккә ябышып тарткалый башлады.Әмма сөтнең бөртеге дә чиләккә төшми әнисенең иске бишмәт җиңенә тулды.Анысына да риза булып торган Гарифҗан кызын мактап та алгалады.Болай интегү озакка бармады.Бердән бер көнне әниләре яратып моның нәселен калдырырга кирәк дигән сыерны Гарифҗан сатып җибәрде.Гөлчирә саварга өйрәнеп җитмәсә дә,сыерны кызганды.Ә апасы Рөйхана:
-И әти кирәкмәс иде,әнинең яраткан сыеры….дип мышкылдады.Әниләре үлеп,көннән көн кырыслана барган әтиләре:
-Сиңа җайлы ул,атнага бер кайтып.Мин монда ир-ат башым белән сыер астына да кереп утыра алмыйм инде,әле әнә Самат кайтып өйләнер дигән өмет бар иде ,армиядә хезмәт итәргә калам дип язган.-диде.
Мәктәптә башка балалар белән аралашып,уйнап,укытучы апасының кайгыртучан,җылы карашын һәрдаим сизеп торган Гөлчирә,укулар төгәлләнгәч өйдә ялгызын бик бәхетсез тойды.Алар классындагы Фәрзиянең әтисе биш баласына әни булырдай Талига апасын алып кайтты.Әтисе нигә Гөлчирәгә әни булырдай кешене алып кайтмый икән?ҮЗ әнисе үк булып бетә алмаса да ,Гөлчирә дә аны яратыр иде.Әнә бит Фәрзия үз әнисе булмаса да Тәлига апаны бик ярата. Тәлига апа үзе дә Фәрзиянең шаян,шук абыйларын,энеләрен ярата.Малайлар чамасыз шукланып китсәләр шелтәләп тә ала,әмма яратып ачуланганын һәркем аңлый.Гөлчирәгә менә әнисез бик кыен. Тәлигане авылда һәркайсы үги ана диләр.Гөлчирә белүенчә үги ана бик кырыс,усал кеше булырга тиеш,әмма ул андый түгел.Шуңа күрә аның да үги булса да әниле буласы килә.
Соңгы вакытларны әнисе Гөлчирәгә һәрдаим җирдән айга ашкан үги кыз Зөһрә хакында әкият сөйләде.Зөһрә атлы бик тә чибәр кечкенә кызга төбе тишек кисмәккә инештән су ташытып интектергән үги анага Гөлчирәнең бик тә ачуы килә иде. Ә менә Фәрзияләрнең үги әниләре андый әшәке әни булмагач,күңеленең ерак бер почмагында аңа тиешле үги әнисенә карата сәер бер ярату йөри.Әтисе тизрәк алып кайтсын иде инде ул әнине.Гөлчирәгә үзенә генә кыен бит.Апасы Рәйхана атнага бер генә кайта иде,инде соңгы араларда тагын да сирәкләде.Ниндидер бер Әлфис исемле егет белән никах укыттылар.Тулайторактан бер бүлмә алып үз тормышларын корып йөриләр.
Җәйге көннәр озын булса да,әтисе кушып калдырган эшләрне тиз-тиз эшли дә Гөлчирә күрше-тирә кызлары белән көннәр буе үзләренә шөгыль табып көннең үткәнен дә сизми кала.Көтү кайтып малларны урнаштыргач әби-чәбиләр,күрше апалар капка төбендә утыралар.Әбиләрнең кемнең дә булса капка төбендә җыелуын күреп урамда чәчелеп-сибелеп уйнап арыган балалар да алар янына елышалар.Китә көндәлек яңалыклар белән танышу.Балалар зурларның сүзенә катышмыйлар.Кайсы чүгәләп,кайсы әбисенең итәгенә сырышып утырган кызлар -малайлар тын гына сөйләүченең авызына карап багалар.Шулай бер ара тынычланып,көне буе йөгереп хәрәкәтләнеп арыган балалар хәл җыеп алалар.Сөйләр сүзләр саегып киткәч Хәйретдин карчыгы :
-Бар.Гөлнара балам,алып чык гармуныңны бу артистларның көне буе җыелган тузаннарын кактырыйк булмаса,ди. Гөлнара да ,Гөлчирәләрдән дүрт-биш яшькә олы ,җитеп килә торган кыз,әнисенә җәйләүдә сыер савышып кайттым,алҗыдым дип тормый,йөгертеп гармунын алып чыга.Җырга-биюгә балаларның һәркайсысы оста.Алар оялсалар да ,кыенсынсалар да,капка төбе тамашачыларына ялындырмыйлар.Гөлчирәләр биегәнгә кызыгып Хәйретдин карчыгы да тыпырдап ала.Аның биюе һәрчак такмаклы була:
Биюченең итәге бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез бии-бии остара.
Һәммәсе дә гөрләтеп кул чабалар.Гөлчирәләр Гөлнара уйнаган һәр көйне беләләр: бергәләп тә,аерым-аерым да җырлыйлар.Ә тамашачы бик гади монда:һәр чыгышны да бик яратып кабул итәләр .Үссендереп артист булырсың ахры,дип кабат-кабат җырлаталар.Черкиләр күбәеп,күзгә йокы эленә башлагач,кайсы әнисен,кайсы әбисен җитәкләп өйләренә юнәләләр.Бер Гөлчирәне килеп җитәкләүче,”әйдә,кызым,без дә керик инде” диюче юк.Былтыргы капка төбе концертларында чирләсә дә,Гөлчирәнең әнисе исән иде,алар икәү җитәкләшеп өйләренә кайталар иде.
Кыз як-ягына каранып,әкрен генә өйләренә юнәлде.Аның күзләренә яшь пәрдәләре эленде.Авыл читенә эленгән ай да тагын шул бәхетсез үги кызны искә төшереп тора.Әниләре нигә шулай иртә ташлап китте соң аны?Өйдә аннан башка күңелсез.Әтисе инде йоклагандыр.
Гөлчирәгә алты яшьләр чамасы .Ул көнне кыз аз булса да хәтерли. Бәхетсезлек китергән ул көнне Гөлчирә йокысы туеп уянды да,тәрәзәдән тышка күз салды.Ә анда үзәккә үткән көзге саз,пычракны каплап,тирә-якка бәйрәм төсе сибеп ап-ак кар яуган.Табигать кышка кереп бара.Әти-әнисе эшкә,абыйсы Самат,апасы Рәйхана күрше авылга укырга киткән.Фермада сыер савучы булып эшләүче әнисе озак тормас,иртәнге савымны төгәлләп, кайтып керергә тиеш.Шуны уйлап кыз ашык-пошык киенде дә,әнисен каршы алырга ишегалдына чыкты.Мамыктай карга кулына эләккән таяк белән нәрсәләрдер сызгалады, бозгалады,учларына алып шарчыклар ясап атты.Салкын кар кечкенә учларын өтеп алды.Ишегалдында озак юанмыйча,урам якка күз салды.Ә анда ерак түгел үзенә чакырып ферма белән авыл арасында шоп-шома боз белән капланган авыл буасы ялтырап ята.Гөлчирә күп уйлап интекмәде,сөенә-сөенә буага чапты.Кичтән үк җыелып торган суларны чыйратып торган суыклыкны ,буа өстен яхшы гына катырган иде.Гөлчирә бик җиңел генә буа уртасына ук шуа-шуа керде.Боз өстенә сузылып ятып, карны бияләйләре белән чистартып көзгедәй бозның астын күзәтте.Җәйге буа суы үрдәк-каз коенудан болганчык булса,хәзер үтә күренмәле,чип-чиста.Су төбендә ул белмәгән серле тормыш кайнаганын күрү теләге белән әле бер җирен,әле икенче җирен күрергә теләп кар катламын чистартып азапланды.Буа өстендә бер үзе генә мәш килеп йөргән кызын Кәримә әллә кайдан күреп кычкырды.Гөлчирә әнисенең тавышын ишетеп андагы кызыкларны калдырып аңа таба йөгерде.
-Кызым,боз әле ныгып җитмәгән,яңадан анда барма.-диде Кәримә,кәгазъ калынлыгы боз өстеннән кызының исән-сау чыгуына сөенеп.
-Әни,анда шундый кызык,су чиста,балыклар йөзә.Мин тагын киләм әле.-диде кыз куанып.
-Юк кызым!Үзең генә әле ныгып та җитмәгән бозга кермисең.Болай да ходай саклаган.Ишетсын колагың!Боз астына китәрсең.-диде.Кәримә кызының үзсүзле бала икәнен исендә тотып кабат-кабат әле бозга керергә ярамаганын,боз яралып су төбенә китсә үзе генә чыга алмавын аңлатты.Өйгә кайткач төшке ашка кайткан Гарифҗаннан да әйттерде.Әти-әнисе сүзенә ярар,ярар дип торган Гөлчирә әллә ишетте аларның сүзен,әллә юк,икенче көнне әнисе кайтыр алдыннан буа бозына тагын килде. Су төбеннән кызык эзләп йөреп шактый эчкә керде ул.Буаның таллар үскән җаена таба шуып киткән иде,боз кинәт чытырдап куйды.Боз чытырдаган тавышка куркып талларга ябышырга уйлады ул.Әмма таллар төбендәге боз кинәт ватылып Гөлчирә суга чумды.Эндәшергә җае да калмый ,кыз төпкә китә башлады.Шулчак куркынган бала ерактан әнисенең ачыргаланып кычкырган тавышын ишетте.
Ара шактый булса да, Кәримә ниндидер бер кыргый көч белән буага чапты.Баланың гомере кыл өстендә икәнен сиздереп шашкын бер дулкын авырттырып аның бәгырен кисеп үтте.Кәримә акылдан язган кешедәй буага ташланды.Билгеле юка боз аны күтәрә алмый.Ул шуны аңлап боз өстеннән түше белән шуышып талларга карап китте.Ә Гөлчирә бу вакытта тончыга-тончыга бозлы су эчә,юешләнгән киемнәр аны төпкә сөйри башлаган иде.Гөлчирә янына җитеп газиз баласын эләктергәндә аның тирәсендәге бозлар ватылып ул да суга чумды. Аның аяклары буа төбенең ләм катлавын үтеп җир катысын тойды ,Кәримә кызын күтәреп, чыгуга борылды. Ул арада авыл ягыннан фермага таба баручы трактор күренде.Трактордагылар аларны күреп ярдәмгә ашыктылар.
Үпкәсе ялкынсынган Гөлчирә айдан артык хастаханәдә ятты.Ә Кәримәнең ятакка калуы шуннан башланды.Башта үпкә,буыннар ялкынсынуы белән интекте,әкренләп аяктан язды.Соңгы чутта ревматизм йөрәккә бәреп ,шул чир алып та китте.Әле әнисе исән чакта Гөлчирә бу хакта бик уйламый иде.Ул үлгәч,уйлары әнисе хакында гына бөтерелде.Уйлар һәрчак шул вакыйганы искә төшереп тора.Кәримә чирләгәндә дә,үләр алдыннан да ,бер чакта да бу хәл турында сөйләмәде,исенә дә төшермәде.Күрше хатыннары кереп утырып сөйләшкәндә,сүз шул вакыйгага борылса,сүзнең очын үз кулына алып җай гына икенче эзгә борып куя иде.
Дүртенче класска Гөлчирә Казанга интернат-мәктәпкә китте.Авыл белән алыш-биреш шул елны төгәлләнде.Бүтән ул гел кайтмады дию дөрес булмас.Рәйхана апасы белән алар бер кайтып киттеләр.Октябрьнең кар катыш яуган яңгыры җылы автобустан төшеп калган юлчыларны куырып алды.Өйгә якынлашканда ук ниндидер бер күңелсезлек сизенгәндәй Рәйхана апасы Гөлчирәнең кулын кысыбрак тотты,тизрәк атла дип ашыктырды.Тыкрык башыннан ,борылыштан ук балкып күренеп торырга тиешле тәрәзә утлары бүген шәйләнмәде.Күңеленә билгесезлек шомы йөгергән Рәйхана Гөлчирәгә:
-Әти өйдә юк бугай,алдан хәбәр дә бирмәдек.-диде.
-Өйдәдер апа,әти иртә йоклый бит ул.-диде Гөлчирә.Әмма кызларның өметләре акланмады.Капка төбенә кайтып, керә алмый торган кызлар янына күрше Бибинур апалары чыкты:
-Танымый да торам күрше кызларын.-дип үзләренә әйдәде.Әтиегез өйдә юк бит балалар диде.Әтиләре өйләрен сатып Чаллыга күченгәнен аларга ул җиткерде.Балаларга бу хакта нишләп әйтергә кирәк тапмагандыр Гарифҗан,алла белсен.Әмма шул китүдән ул,кабат бер генә тапкыр да авылга кайтмады.Ә Гөлчирә аны эзләп Чаллыга берничә кат барды.Беренче тапкыр Рәйхана апасы декретка чыккач, алтынчы классны тәмамлагач барганнар иде.Беренче йөклелеген авыр уздырган апасы үле бала тапты,аннан соң үзе дә озак яшәмәде.Әнисе үлеменнән соң үз канаты астына алган апасын да югалткач,Гөлчирә ,билгеле әтисенә сыенырга теләде.
———————————————————
Әти,әти!Чынлап та синме соң бу?Нәрсә соң бу?Ходай тәгалә нинди сынауга әзерли тагын Гөлчирәне?Гарифҗан дигәнне ишетмәсә дә, болай шикләнмәс иде Гөлчирә.Кырык бер ел буе исәнлеген белдерми яшәгән әтисе белән нишләп монда очраштырырга булды соң әле?Ничә тапкыр Чаллыга әтисен эзләп барды ул.Шәһәрнең паспорт өстәле аркылы төгәл адресы белән барып тапкач та,ишек ачмадылар аңа.
Тышта буран башландымы,хастаханә тәрәзәсенә төн карасын аралап кар сырыша башлады.Авыру белән көрәшеп йончыган организм ял белән уяулыкны бутый,баш мие ял итәме,эшлиме башта ниндидер томанлы халәт.Ә уйлар буталчык булсаларда,болганалар да ,болганалар.
Иртәнге төгәл биштә ишектә шәфкатъ туташы күренде.Гөлчирәнең шәфкатъ туташының гаҗәпләнүенә каршы телен көчкә әйләндереп сораган соравы шул карт хакында булды:
-Кызым,кем ул,нинди карт ул?-диде.Хәл эчендә яткан хатынның ниндидер бер алмашынган карт хакында соравы аны гаҗәпләндерде билгеле.Әмма ул өйрәнгән гадәт буенча бик ипле генә итеп кулындагы жгутын Гөлчирәнең нечкәреп калган беләгенә урады да,анализга дип беләгеннән кан суырта башлады.Үзе тыныч кына Шарипов Гарифҗанның нишләп бу хастаханәдә тоткарлануын сөйләде.
-Алар ,апа җаным,сезнеке кебек диагноз белән кергәннәр иде,карчыгы
үлеп китте,бабай ялгыша башлады.Өенә чыгарырга,өендә беркеме дә юк икән.Бердән бер малайлары төрмәдә срок тутыра.Бабай картлар йортына чират көтә.-диде дә,Гөлчирәгә тыныч кына ятырга кушып чыгып китте.
“ Әти,диде Гөлчирә,бу бит әти!Я ходам!Кырык бер ел буе бер генә тапкыр да күрмәгән кешене пыялаланган күз карашыннан да танып була икән бит ”.Гөлчирәнең тәнен салкын дерелдәү биләп алды.Нишләргә?Тагын килерме аның әтисе?
Кичә дә санитаркалар ашарга тарата башлагач йөри башлаган иде.Гөлчирә ашарга таратуларын көтә башлады.Ул ничек туп-туры Гөлчирә яткан палатага керде икән.Ә бит бер генә тапкыр да ул Гөлчирәгә таба карамады.Җан тартуымы бу?Нишләп гомер буе эзләгән очрашу,фани дөньяда санаулы гына калган соңгы минутлар да гына насыйп булды соң?
Гөлчирә саташу катыш аек акылының җеп очын табарга тырышып бәргәләнде.
Язмыш,язмыш!!!Юк,бүген аның бу турыда уйлыйсы килми.Килми генә тугел ,ул уйлый да алмый.Ничә көннәр тәннең һәр күзәнәгенә үзенең мәкерле укларын кадаган чир баш миендәге бу хакта уйлар өчен бүленгән өлешен дә бик нык талкыган ахры.Уйлар бер ноктада гына бөтерелә дә бөтерелә.Ул хәлсез,ул башкача булдыра алмый.Ах!
Гөлчирә әллә тәненә кудырылган сыекчадан,әллә инеш челтерәвен хәтерләткән су тавышына саташулы ыңгырашу белән күзләрен йомды да ,йокыга киткәндәй булды.Бик-бик кирәк иде бу онытылу.Аның чир белән көрәшеп хәлсезләнгән күзәнәкләре иңрәп-иңрәп ял сорыйлар.
Гөлчирә кыймылдап та карамый ятты да ятты.Кемнәрдер палатага кереп аңа эндәштеләр,сорадылар,кагылдылар.Ул аларга җавап бирде,әмма уянмады.Тумбочка өстендә торган,аппаратның сыекчасы бетте,аны кереп алыштырдылар,шәфкать туташлары укол ясап чыктылар, табиб кереп Гөлчирәдән хәлен сорады,Гөлчирә җавап бирде,ләкин уянмады.Тыштагы буран чатнап торган раштуа салкыннары белән алышынды.Хастаханәгә чирлеләрне алып килделәр,терелгәннәрне башка чирләмәгез дип өйләренә озаттылар.Ә баш очындагы инеш челтерәде дә челтерәде.
Ниһаять,Гөлчирәнен сулган бит алмаларына сизелер-сизелмәс алсулык йөгерде,күз керфекләре тибрәнеп алдылар.Яшәү суты белән сугарылган күзәнәкләр өзелергә җиткән өметне ялгау өчен тырыша башладылар.Хәлсез күз карашы тагын ишек ягына юнәлде,аннан газиз кешесен эзләде.